Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама театры баш режиссеры Рөстәм Галиев: "Милләтнең бер этәргечен төртешеп баручы малайны кыйныйлар. Мин бирешә торган малай түгел”

Быел Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры “Анам кыры” спектакле өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Бу премия тирәсендә кызу бәхәсләр, фикер алышулар барган чорда театр Казанда традицион гастрольләрен үткәрде. Әмма аның “Карурман аша” дип аталган балалар спектаклен җәмәгатьчелек уңай гына кабул итмәде: социаль челтәрләрдә фикер алышулар башланды. Тискәре фикерләр нигездә спектакльнең Тукай образын пычратуы турында иде... Аерым алганда, тәнкыйть сүзен әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова әйтте, бу уңайдан аның берничә мәкаләсе басылып чыкты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе, баш режиссеры һәм директоры Рөстәм Галиевка да үз фикерен әйтергә тәкъдим итте.

news_top_970_100
Түбән Кама театры баш режиссеры Рөстәм Галиев: "Милләтнең бер этәргечен төртешеп баручы малайны кыйныйлар. Мин бирешә торган малай түгел”

“Карурман аша”: “Тукай бөек! Аны пычратам дисә дә, беркем дә пычрата алмый”

Мин студент елларында ук Тукайга багышлап әкият язган идем. Тукайның тормышта нинди авырлыклар күреп, 27 яшендә зур шагыйрь булып, дөньядан китеп баруы турында еш уйланам. Шагыйрь үткән юл – карурман, шуңа әкиятне "Карурман аша..." дип атадым. “Кара гына урман, караңгы төн...” дип җырлыйбыз бит. Самими фольклор уйлап таптым. 

Наданов дигән җен: “Шагыйрь туган, аны юк итәргә кирәк”, - ди һәм үзенең иярченнәрен җибәрә. Башта җеннәр өйгә керә алмыйлар, чөнки мулла йорты догалы. Наданов үз иярченнәрен “Җиңә алмыйсыз”, дип кыйнагач, вакыйга икенче якка борыла - болар каршы эш алып бара башлыйлар. Ул җеннәр бит каяндыр килгән түгел, үз җеннәребез. Мин җен һәр кешенең эчендә утыра дип аңлыйм. Рөстәм Галиевнең үз җене үзендә, синеке – үзеңдә. Ә без фольклорда аны, янәсе, мунчаларда дип саныйбыз. Әни: “Җеннәр халыкны басып торалар, аңын алып, түбәнлеккә өндиләр”, - дип сөйли иде. Теге җеннәр халык күңеленнән җыеп алган яхшылыкларны Тукайга бирергә дигән карарга киләләр. Әсәрдә дә ачык әйтелә бит - кайнатып бөтенесен Тукайга бирәләр. Шүрәлеләр, Су аналары, төрле әкият геройлары аша матурлык барлыкка килә һәм алар шагыйрьне гомерләре буе озата бара. Акбайлары, күбәләкләре, сарыклары белән бер арбага төялеп, мәңгелеккә, зурлыкка озаталар. Җеннәр бит монда җиңелде, алар аста, ә символик Апушыбыз өстә. Спектакльдә Тукайның рухы видеоязмада гына бирелә. Юрий Павлов бик матур видеорәт эшләгән. Анда “Исемдә калганнар” сөйләнеп бара һәм Тукай шигыре белән “Җен-фәлән дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул, сөйләве яхшы, күңелле, шагыйрәнә ялган ул”, дип тәмамлана. Ә соңгы сүзе: “Бетте көч, сынды кылыч, шул булды эш”. Әкият шуның белән бетә. 

Балалар спектакльне яратып карап утырды. Бүгенге балалар өйдә “Аятел Көрси” барын, бөтине дә белми. Әни ишекне, морҗаны япканда: “Әгузе әйтеп ябыгыз, җеннәр кермәсен”, - дип әйтә иде. 

Анда Тукайны пычрату була алмый, Тукайны берничек тә пычратып булмый. Тукай бөек! Аны пычратам дисә дә, беркем дә пычрата алмый. Тукайдан да бөек зат юк. Рөстәм Галиев кебек бер шәхес кенә пычрата башласа, ул кая бара? Бүген Рөстәм Галиевны да юк итә алмаслар. Ул да үзенең хезмәтләре белән үз урынын тота.

Әкиятне Илдус Әхмәтҗанов карады: “Аю, бүре, куяннан туйдык бит инде. ичмасам, бер фәлсәфи әйбер карадык”, - диде. Ркаил Зәйдулла: “Бик ошады”, - диде. Миләүшә ханым миңа кычкырды, әмма без якыннан таныш түгел. Аның ямьсез сүзен мин дога укып чистартып куйдым, бу тирәдә пычраклык калмасын дидем. Аның “Сиңа лечиться надо”, дигән сүзе белән килешәм. Дөрестән дә, дәваланырга кирәк, чөнки мин “театр җене” белән саташканмын. Мин сигез яшемдә үз өебездә спектакль куйдым. Шуннан бирле театр чире белән авырыйм. Бүгенгесе көнгә кадәр мин чирле. Юк җирдән театр тудырдым. Бер, ике, өч, дүрт бүлмәдән үстердем, коллектив тупладым, театр барлыкка китердем. Ул бүгенге көндә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры дип атала.

Әкиятне карарга экспертлар чакырам - бәяләсеннәр

Мин “Карурман аша” әкиятен карарга тәнкыйтьчеләрне чакырачакмын. Алар суд ясасыннар. Карасыннар, эксперт буларак, сүзләрен әйтсеннәр. Әдәбиятчы театрга бәя бирә алмый. Бәлки яшь режиссер куйган спектакльдә җитешмәгән яклар да бардыр. Яшь режиссерга килсеннәр дә: “Энем, бу төшеңне төзәт”, - дип әйтсеннәр. Мин үзем дә кешегә уйлаганымны әйтә торган кеше. Әмма авыр булсын дип әйтмим, җиткезергә тырышып кына әйтәм. Аңлатып була бит.

Мин сәхнәләштергән “Җир уллары трагедиясе”н матәм көнендә күрсәттеләр

Берничә ел элек Һади Такташның “Җир уллары трагедиясе” куелган иде. Аны бик зурладылар. Мин аны Такташның әйткән һәрбер фикерен аңлап куйдым. Мин җир шарын таптым... андагы беренче үтерешү... беренче кан... Такташ ул дин фәлсәфәсе аша җәмгыятьне күрсәтеп бирергә тырыша. Ул искиткеч спектакль. Ул Әлмәттә уздырылган зур фестивальдә җиңеп чыкты. Шуны куйган өчен миңа Дамир Сираҗиев премиясен бирделәр. Кемероводагы фаҗига уңаеннан матәм көнне телевидение аны ике мәртәбә кабатлап бирде. Анда җәмгыятьнең трагедиясе. Кемнәрдер аңлап бетерә алмыйлар икән... татар башын татар ашар ди, без бер-беребезгә аңлатырга тиешбез. Гадәттә спектакльнең ошамаган җире булса, мин режиссерына барып, шыпырт кына әйтәм. Кеше алдында да әйтмим, кимсетмим. Төзәтеп, рәхмәт әйтәләр. Мин дә, төзәтсәләр, рәхмәт әйтәм.

“Анам кыры”н елый-елый куйдым, елый-елый карыйм

“Анам кыры” буенча спектакльне көнкүреш рәвештә куеп булмый. Ул заман үтте. Мин аңа, уйлана-уйлана, бик озак килдем. Ничә еллар... Башта төсләрдә куйдым. Кешеләр бит ап-ак булып, матур яшәргә туганнар. Төсләр аерыла башлый, сугышлар барлыкка килә. Шуннан яшел милли төскә чыктым – милли төскә. Яшәебезне тирмә итеп күрдем. Аның эченә кереп утырасы килә. Анда шундый аура. Мин аны караганда елыйм. Елый-елый куйдым. Исен табасың, төсен... Режиссерның эшенә матурлык аша килергә тиешләр.

Мылтык терәп торучылар да бар икән. Әлегә кадәр аны белми идем

Минем Миләүшә ханым турында начар фикер әйтәсем килми. Бар мәгълүмати киллерлар, бар идеологлар, бар котыртып җибәрүчеләр, тегесе-монысы... Кайсысында ул тукталгандыр – мин белмим. Заказмы, түгелме дигән уй да туа. Кайсысы булуы да роль уйнамый. Мин бер әйберне аңладым – борылып артка да карарга кирәк икән. Мылтык терәп торучылар да бар икән. Әлегә кадәр аны белми идем. Яшисең-яшисең, театр-театр дип күпме хезмәт куясың, баш күтәрмисең... Артыңа борылып та карарга да кирәк икән, артыңнан пистолеттан да атарга мөмкиннәр.

Мин тәнкыйтьтән курыкмадым. Матур булса, кабул иттем. Тәнкыйть булмаса, борчылыбрак та тора идем. Яхшымы-начармы – сүз килсен иде дип көтәсең. Хәзер Тукай премиясе кандидатлары турында фикер алышу бара. Шушы көнгә хәтле миңа автомат терәгәннәре, сүз уклары күренгәне юк иде. Ә бу юлы гел пычраклык. Бу сәнгать чисталыгы түгел, донос кебек язылган. Хәзер шушы сүзләр белән үтерәм дигән кебек. Шулкадәр пычраклык булмый бит. Мин бит шушы җир өстендәге адәм баласы. Хәсән Туфан, үзен алып киткәч, болай ди:

“Ант дидем мин, ант дидем.

Аны бар да көттеләр.

Сигез елда төзедем,

сигез көндә сүттеләр”.

Кеше карасын дип спектакль ясыйм, мине кыйнасыннар диеп ясамыйм. Мине бит Мәскәүдән килеп кыйнамадылар. Сындырырга җыендылар. Тукай премиясен бирсәләр ни дә, бирмәсәләр ни. Мин икесенә дә әзер. Бирсәләр шатланырмын, бирмәсәләр азрак борчылып куярмын. Ләкин театр тотып, милләтнең бер рычагын төртешеп бара торган малайны кыйнарга... Мин аларга гына бирешә торган малай түгел. Мине алай гына ала алмыйлар. Мин - ун бала арасында тәрбияләнгән Рөстәм Галиев. Минем рычагларымны төртергә әле көчем бар.

Берзаман Тукайны хурлыйлар: “Пушкин белән Лермонтов шигырьләрен бозгалап мактану бит бу”, диләр. Тукай болай җавап яза:

“Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул.

Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул.

Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!

Телләрең сузган буласың, җитми, җитми, кит күчеп.

Кит хәзер, ләкин китәрдә, сал колак бу сүзгә бер:

Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр!

Шушы әйбер Тукайның матурлыгын күрсәтә. Хәсән Туфанга әйтәләр: “Нигә үзегезне утырткан кешеләрне тегеләй итмисез, болай итмисез?” “Без алай итә башласак, татар әдәбиятыбызны сүтәбез” дигән Хәсән Туфан. Минем матур театрыбызны матурлыклар эчендә, матур тәнкыйтьчеләр белән күрәсем килә. Матур спектакльләргә Миләүшә ханымнар килсеннәр иде дә тегеләйрәк, болайрак эшләсен дип әйтсеннәр иде. Теләсә кайсы спектакльдән гаеп табып була. Бик каты эзләсәң, патша хатыны туныннан да бет табып була.

Татар театрларында потаповщина башланды

Мин гел яңа рухта яңа спектакль чыгарам. “Сихерче” спектаклендә дә “Ни өчен мәҗүсилек керттең?” дип кыйный алалар. Мәҗүсилек чорында халкыбыз табигатьне саклаган. “Бирнәсез кыз”ныы мин халкыбыз язмышы өстендә очкан вертолетлардан төшкән кешеләр турында куйдым. Битарафлык хөкем сөргәндә... аталар, үтерәләр дә, берни булмагандай кайтып китәләр. Монда да “Рөстәм Галиев Островскийны бозган”, дияргә мөмкин. Ә сез Потапов куйган “Чия бакчасы”н карагыз. Әгәр мин моны “Потапов куйды”, дип язган булсам, “О, Потапов куйган”, диярләр иде. Монда спектакль турында уйланмыйлар. Потапов дөньяның асылына әйләнде. Потаповщина!

Мин бит йомырка урлап тотылган малай түгел

Яңалык алып килгәндә, абынасың да, сөртенәсең дә... Бәлки, бу минем ялгышымдыр. Ялгышканмын икән, мине торгызырга тиешләр. “Рөстәм, балам, әйдә, яңа юлдан!” дисеннәр. Мин бит йомырка урлап тотылган малай түгел, карак-угры түгел. Мин бары тик шушы сәхнәгә спектакльләр менгезергә тырышам. Әни: “Каты сүз әйттең бит инде, артына түшәк куй”, - ди торган иде.

Мине газеталарга бу кадәр язганнары юк иде. Бу шаккаткыч булды. “Ну малай, кандидат булгач, популярлашасыз”, - диләр. 

Марат Башаровны пычраталар бервакыт, Үзәк телевидениедән хатынын кыйнаган дип күрсәтеп яталар. Әмма бит Марат Башаровның Марат Башаров булудан туктаганы юк әле. Гайбәт ул сәхнә кешесен үстерә дә. 

Иң куркынычы – бүген чиратта берсе булса, иртәгә икенчесе булырга мөмкин. Бүген Рөстәм Галиев эләксә, иртәгә башка кеше. 

Татар эчендә шундый иблисләр туарга мөмкин. “Иблис”ләрне (Минзәлә театры куйган "Иблис" спектакленә ишарәли - ТИ) дә күбрәк карасыннар иде. Һәр кешенең үзенчә яшәргә, сөйләргә, үләргә дә хакы бар. Биткә төкергәнче, төкерек турында уйла, бу төкерек үземә кирәк булмасмы, авызым кибә бит, дип уйларга кирәк. Кешеләр мәнле булырга тиешләр. Мин татарча әйткәнне бик тә аңлыйм, ләкин шунысы гаҗәп - татарча әйтүчеләр азая бара. Күбрәк урысча әйтәләр, урысча сөйлиләр. Бәлки, русчалык шушы хәлләргә китерәдер. Күбрәк миңа халкым телендә әйтсеннәр иде. Минем иманым да, вөҗданым да, алар тәнкыйтьләгән җенем дә үземдә утыра. 

"Татар-информ"нан мәгълүмат. Хәзерге вакытта Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры бинасы ремонтта. Проект эшләре бетеп, Дәүләт комиссиясенә тапшырылган. Шуннан соң төзелеш башланачак. Артистлар районның Халык иҗаты йортында репетицияләр ясаганнар. Читтән режиссерлар чакыртмавын Рөстәм Галиев урыны булмау белән аңлата. Шулай да якын киләчәктә Айрат Әбушахмановның спектакль куячагын, Рифкать Исрафиловның “Туфан исемен йөрткән театрга” спектакль куярга киләчәген әйтте. Федераль проект буенча бүленгән акчаларга быел Рөстәм Галиев дүрт спектакль чыгарырга җыена.


"Татар блогерлары" сәхифәсендә язылган фикерләр редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100