Шагыйрь Булат Ибраһимов «Дәрдемәнд» спектакле турында: "Тәҗрибәләр ясарга ярамый торган шәхесләр исемлеген булдырырга кирәк. Киләчәктә кемдер ялангач Аяз Гыйләҗевне, Әмирхан Еникине, Мөхәммәт Мәһдиевне дә алып чыкса...»

29 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали
Яшь татар шагыйре Булат Ибраһимов күптән түгел Казанда күрсәтелгән «Дәрдемәнд» импровизацион спектакленә карата үз карашын белдерә һәм тәҗрибәләр ясарга ярамый торган шәхесләр исемлеген дә булдыру кирәклеге тәкъдимен кертә.

  • «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасы - «Әлиф» иҗат берләшмәсенең чираттагы эксперименталь эше. Спектакленең төп артисты – Нурбәк Батулла. Дәрдмәнд шигырьләрен көйләп яңгырату өчен Мәскәүдән сирәк очрый торган контртенор тавышлы татар җырчысы Рөстәм Яваев чакырылган. Ул җырларын скрипка, альт, контрабас импровизациясенә кушылып башкарды. Композитор – Эльмир Низамов. Нурбәк Батулла тәненнән кан тамызып тамашачы алдында ул үз канына буялып биюе бәхәсләр кузгатты.

Әгәр дә мин җырчы Рөстәм Яваевның җырлавында Дәрдемәнд шигырьләрен тоемлап алмаган булсам, Нурбәк Батулла һәм Эльмир Низамовның нинди шәхескә багышлап әсәр тудырганнар икәнен бөтенләй дә аңламас идем.

Менә сәхнәгә ашыкмыйча гына Нурбәк чыга. Биюче тамашачыга кемне тәкъдим итә соң? Соловки төрмәсендә газап чигеп, 1937 елда атып үтерелгән шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйме бу, йә булмаса кызыл армиячеләр тарафыннан үтерелгән Шәехзадә Бабичмы, үпкә авыруыннан үлеп киткән Сәгыйть Рәмиевмы, төрмә больницасында вафат булган язучы Галимҗан Ибраһимовмы? Дәрдемәнд диләр!

Байлыкта, җитеш тормышта үскән, яхшы тәрбия һәм белем алган зыялы фәлсәфәче, символист шагыйрь, нечкә күңелле, ләкин шул ук вакытта «Россиянең алтын короле» булган нык куллы сәнәгатьче Дәрдемәнд һәм ап-ак трусиктан һәм тәненнән кан саркып торучы биюче шушы барлык сыйфатларны үзенә алган шәхес образын тудырамы? Бик шикле.

Дәрдемәнд ул – сагышлы, моңсу дигән сүз. Мәхәббәт шигырьләренең берсендә Тукай да үзен «Дәрдемәнд» дип атаган. Закир Рәмиев көнчыгышка гашыйк кеше. Ул Төркиядә белем алган. Нәкъ шуннан ул көнчыгыш әдәбиятындагы «сагышлы, моңсу» дигән көйне отып кайткан да. Шагыйрь Дәрдемәнднең үзенчәлекле иҗаты шуннан гыйбарәт, сагышка фәлсәфи төсмер, милли рух өстәлгән. Рус шигъриятенең көмеш чоры да шундый рухта бит, мисал өчен, символизм – пессимистик рухлы шигърият.

Хореографик спектакль авторлары әйтүенчә, татар халкы алдында ике юл булган: Тукай юлы һәм Дәрдемәнд юлы? Алар нидән гыйбарәт соң? Авторлар фикеренчә, татар халкы Тукай юлын сайлаган. Галимҗан Ибраһимовның Тукай, Сәгыйть Рәмиев һәм Дәрдемәнд иҗатларын анализлауга багышланган «Татар шагыйрьләре» китабы искә төште, аеруча «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән өлеше. Кабаттан бу темага кайтып калмыйк тагын! Халкыбыз гомеренең күпчелек өлешен Оренбургта яшәгән Дәрдемәнд артыннан ияреп китми, шуңа инкыйразга дучар була! Уйланырлык әйберләр бар монда.

Кан ул инкыйразмы? Әлбәттә, кан символы күпмедер безне шүрләтә. Нурбәк үз канын агыза. Үзеңне корбан итү түгелме бу? Үз тәненә үз канын сөртә. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова бу спектакль хакында: «Кеше ярасын һәм кан агуын күрсәгез, сез куркып каласыз, бу сезне туктата. Тик бер-берегезне яралаганда, ә бит күп кенә күңел яралары төзәлми, сез бу хакта уйламыйсыз», - диде. Режиссер Туфан Имаметдинов: «Дәрдмәнд бөтен яңа юнәлешләрне хуплаган. Ул татарның мәдәнияте оешкан кан булып калмасын, ә яңартылып торсын дип теләгән», - дип интервью биргән иде. Кыскасы, шушы теләкләр һәм милләтебез өчен борчылу – барысы бергә биюченең тәненнән кан булып чыга. Әллә бу кан яңартумы?

Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында» дигән әсәре бар. Укымаган кешеләр булса, алып укыгыз әле. Анда Мәҗит Гафури нәкъ менә Рәмиевларның алтын приискасында җәфа чиккән эшчеләр турында яза. Бу мисалым белән мин Дәрдемәнднең милләт өчен өзгәләнеп, кешеләр турында уйларга онытып җибәргән чаклары да булуын искәртәсем, идеаль кеше булмый дип тә әйтәсем килә.

Дәрдемәнд 62 яшьтә үлгән... Кул чабалар. Бу яңа мәдәният бит, сез әле моны аңлар дәрәҗәгә җитмәгәнсез диярләр миңа. Дөрес, бу яңа сәнгать, бу импровизация, ләкин бу Дәрдемәнд түгел. Бәлкем бу Такташның «Газраилләр» шигыредер, яки «Җир уллары» трагедияседер? Ни өчен мәдәният министрлыгы халкыбызның бөек шагыйрен киң җәмәгатьчелеккә шундый образ белән чыгаруын хуплый? Киләчәктә кемдер ялангач Аяз Гыйләҗевне, Әмирхан Еникине, Мөхәммәт Мәһдиевне дә алып чыгар. Ә югыйсә, Дәрдемәндне матур итеп киенгән килеш: күтәртмә якасы һәм түбәтәе белән алып чыгып күрсәтсәң дә, күрсәтерлек әйберләре күп иде.

Әлбәттә, тәҗрибәләр кирәк, ләкин тәҗрибәләр ясарга ярамый торган шәхесләр исемлеген дә булдырырга кирәктер, мөгаен.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар блогерлары

Җырчы Артур Исламов: “Мин Артур Исламов попсага китте дигән фикергә протест белдерәм”

TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестиваленнән репортажда журналист Рузилә Мөхәммәтова заманында легендар “Алканат” татар рок-төркеме солисты булган Артур Исламовны попсалашуда гаепләде. "Алканат" төркеме инде күптән таркалса да, Артур тамашачы күңелендә рок-җырчы булып калды, дип исәпли ул, шунлыктан Артур Исламовның фестивальдә башкарган репертуары белән килешми. Артур Исламов, үз чиратында, Рузилә Мөхәммәтовага җавап итеп: “Журналистның “Артур попсага киткән” дигән фикере миңа ошамады”, - ди. Җырчы үз фикерен "Интертат" өчен әзерләгән махсус язмасы аша җиткерә.  

Татар блогерлары

Сүрия Усманова Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында: "Монда яшь мәсьәләсе шулкадәр кечкенә - аңа игътибар итәргә дә кирәкми"

«Татар-информ»га җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова шалтыратты. «Мин Бөтендөнья татар яшьләре форумы тирәсендәге вазгыять белән танышып бардым. Яшьләрне инфантильлектә гаепләргә ярамый. Барысына да без үзебез гаепле, яшьләр түгел. Хәзер бит татар яшьләренә рәхмәт әйтү урынына аларны бетереп ташладылар», - диде ул. Бөтендөнья татар яшьләр форумында килеп чыккан вазгыять һәм анын сәбәпләре турында Сүрия Усманованың үз фикерләре һәм тәкъдимнәре бар.

Татар блогерлары

Журналист Вәсилә Рәхимова: "Татар булган җирдә мәчет бар"

Җәйнең уртасы, ялларның кызган чоры дисәм, әллә ни яңалык ачмам. Ел буе хыялланып, үзеңчә җыенып, өеңнән зур чемоданыңны тәгәрәтеп чыгып китүгә, син сәфәрчегә, заманча әйтсәк, туристка әйләнәсең дә куясың. Әмма ял дип кенә карыйсы түгел, алар да берничә төргә бүленә икән хәзер: актив ял итүчеләр, сәяхәт яратучылар, турист маршрутларына өстенлек бирүчеләр яки чираттагы ялын диңгез, елга комлыгында тыныч кына үткәрүне сайлап, су кереп, туйганчы кызынучылар...

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла