Салих Гайнетдинов: Көрәштә бүләкне шобага тотып уйнатуны уйлап чыгаручылар көрәшчеләрнең милли генофондыбыз икәнен аңлый микән?

15 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: авторның шәхси архивыннан
Чабаксарда узган федераль сабан туенда һәм Федераль авыл сабан туенда көрәштә төп приз - автомобильне жирәбә белән уйнатуга, бу лотереяга Татарстан спортчыларын кертмәүгә бәйле гауга дәвам итә. Салих Гайнетдинов Facebook социаль челтәрендә үз фикерен язды. Шуны, аның рөхсәте белән, "Интертат" укучыларына тәкъдим итәбез.

Кардәшләрем, исән-ме-сез? Нигә дәш-ми-сез? Нигә без шундый халыкка әйләндек соң әле? Телебез, гореф-гадәтләребез бетсә, без дә бетәчәкбез бит - нигә без шуның турында уйламыйбыз? Милләтебез өчен бу куркыныч хәлгә нигә безнең исебез дә китми? Телебезне генә түгел, инде гореф-гадәтләребезне бетерә башладылар бит. Журналистларны гына түгел, бу куркыныч хәл безнең барыбызны да борчырга тиеш!

Чуашстанда үткәрелгән Федераль сабан туенда Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре татар халкының гореф-гадәте булган милли көрәшне юк итәргә маташтылар. Аларның уйларында татар халкының гореф-гадәтләрен, милли көрәшен үстерү түгел. Аларны барыннан да бигрәк сабан туенда бирелә торган торган бүләкләр кызыксындыра. Ничек итеп шулай түбән төшәргә була икән соң?! Татарстан Президенты бүләген Татарстан көрәшчеләренә бирмәскә икән диеп аптырап беткәннәр бит, мескеннәр, имеш, алар бөтен бүләкләрне җыеп йөриләр икән бит. Хәлләреннән килсә әгәр, андый кешеләр бөтен бүләкне җыеп йөри диеп Уимблдон-2018 финалыннан Серена Уильямсны да төшереп калдырырлар иде.

Алар Татарстан көрәшчеләренең ничек итеп тир түгеп, күпме көч куеп Сабантуйга әзерләнгәннәрен беләләрме икән соң?! Ул көрәшчеләр милли көрәш белән шөгыльләнеп еллар буе спортзалдан чыкмыйлар.

Ул вәкилләр аңлыйлармы икән соң шул көрәшчеләребез безнең халыкның милли генофонды икәнен?!

Сабан туенда гасырлар буена безнең халыкта төп бүләк иң көчле көрәшчегә бирелә. Үзенең көндәшләрен күтәреп алып аркага салучыга!

Шобага тотып бүләк алыр өчен көрәшче булырга кирәкми дә. Шобага тотып бүләк бирү милли көрәшне үстерми, ә аны бетерүгә туры юл.

Ә кем комачаулый икән Чуашстан көрәшчеләренә көрәш белән яхшы итеп шөгыльләнеп сабан туена әзерләнергә? Әгәр Сабантуйда зур бүләкләр аласылары килә икән - әзерләнсеннәр яхшырак итеп. Әнә бит Мари илендә яшәүче батыр егетебез Татарстан көрәшчеләреннән куркып тормаган, көрәшеп җиңү яулаган. Татарстан көрәшчеләре бүләк җыеп йөриләр диеп әйтүче кешеләр үз гомерләрендә бер тапкыр да көрәшеп карамаганнар, чөнки көрәшү ул - бик авыр зур хезмәт, җырлап биеп йөрү генә түгел ул. Сабантуйда көрәшеп Батыр калыр өчен озак еллар буе бөтен буш вакытыңны, гомереңне милли көрәшкә багышлап спортзалдан чыкмыйча шөгыльләнергә һәм әзерләнергә кирәк! Сабан туенда шобага тотып кына хәрәм бүләк алып Батыр егет булып булмый шул ул.

Сабантуйда чын Татар егете Батыр исемен һәм бүләкне көрәшеп ала!!!

Фикерләр








Татар блогерлары

Салих Гайнетдинов: Көрәштә бүләкне шобага тотып уйнатуны уйлап чыгаручылар көрәшчеләрнең милли генофондыбыз икәнен аңлый микән?

Чабаксарда узган федераль сабан туенда һәм Федераль авыл сабан туенда көрәштә төп приз - автомобильне жирәбә белән уйнатуга, бу лотереяга Татарстан спортчыларын кертмәүгә бәйле гауга дәвам итә. Салих Гайнетдинов Facebook социаль челтәрендә үз фикерен язды. Шуны, аның рөхсәте белән, "Интертат" укучыларына тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла