Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Мөхәммәтова: Милләтнең өченче ренессансында татар әдәбияты яңа Зөләйханы тудыра алмады. "Зөләйха күзләрен ача"ны хатын-кыз иҗат итте... нәтиҗә күз алдыгызда

Гүзәл Яхина ни өчен «Зөләйха күзләрен ача» романын язган? Журналист шул хакта фаразлый.

news_top_970_100
Рузилә Мөхәммәтова: Милләтнең өченче ренессансында татар әдәбияты яңа Зөләйханы тудыра алмады. "Зөләйха күзләрен ача"ны хатын-кыз иҗат итте... нәтиҗә күз алдыгызда

Ниһаять, аңладым: Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы - гап-гади феминисткалар әдәбияты. Монда бернинди дә милли проблемалар юк. Гап-гади бер хатын- кыз язмышы. «Мадам Бовари», «Анна Каренина», «Гроза»... Азмыни әдәбиятта андый героинялар. Харап икән, шундый хатын-кызларның берсен татар милләтеннән итеп сурәтләгәннәр.

Югыйсә, үзебезнең татар ир-аты, халык шагыйре, күп төрле дәүләти һәм башка статуслы премияләр лауреаты Ренат Харис милли героебыз Сөембикәнең Кошчак белән яратышуын һәм икенче бер татар Шаһгалидән көчләнүен күрсәтте. Юк, безнең хөрмәтле ир-атларыбыздан ым да, шым да булмады. Ә инде уйлап табылган героиня яратмаган ире вафатыннан соң, бер ир-атны сайлап алган икән... аһ оятсыз – Иванны сайлаган.

Гафу итегез, гендер проблемаларына гына әйләндереп бик гадиләштердем. Проблема монда гына түгел, әлбәттә. Проблема тирәндәрәк.

Беренче бүлек: ренессанс-декаданс

Зөләйха – минемчә, ул - татар әдәбиятының мәңгелек символы... Без Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ындагы Зөләйханы һәм Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сын беләбез... Татар милләтенең һәм татар әдәбиятының ике Зөләйхасы. Чын ир-ат язучы язган чын Зөләйхалар.

Заман үзгәрде. Хәзер татарның «Зөләйха»ны язардай Гаяз Исхакыйлары юк. Аның каравы, татарның Гаяз Исхакый исемендәге премияне алган дүрт дистәдән артык язучысы бар. Сүз уңаеннан, лауреат 42 ир-аттан 10 проценты да хатын-кыз түгел.

Игътибар итегез, татар әдәбиятының ике Зөләйхасы татар милләтенең ренессансы чорында язылганнар. Фикерем аңлаешлырак булсын өчен шушы урында татар халкы яшәешендәге ренессанслар темасына кире кайтып, быел язылган үз мәкаләмнән бер өзек китерәм:

«Әйтик, күренекле галимә Резеда Ганиеваның татар халкы яшәешендәге ренессанслар турындагы фикеренә таянсак, ул өч яңарыш чорын билгеләп үтә. Беренчесе - Кол Галиләр чоры, икенчесе - Тукайлар чоры, өченчесе – туксанынчы еллар. Мәсәлән, - Тукайның «Туган тел»е.

Резеда Ганиева фикерләрен аның коллегасы Әлфәт Закирҗанов болайрак шәрехли: «Икенче яңарыш чорының символы - «Туган тел». Бу очракта ул «без Европа дәрәҗәсендәге халык», дигән күтәрелешкә омтылышыбыз. Өченче ренессанс чоры башлану - сиксәненче еллар ахыры - туксанынчы еллар башы. Галимә ренессанс символы дип Кол Шәриф мәчетен саный. Без ислам динен татар халкын исән калдыруның бер таянычы итеп күрәбез. Бер таянычы, Нияз Игъламовлар әйткәнчә, бәлки, театрдыр. Үзәктә мәктәп булырга тиеш. Татар мәктәбен саклап кала алмау киләчәктә иң зур афәт булачагын тоемлыйбыз».

Игътибар итегез, ренессансның беренчесендә дә, икенчесендә дә татар әдәбиятында Зөләйха барлыкка килгән. Беренчесе – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ындагы Зөләйха. Икенчесе - Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасындагы Зөләйха...

Өченче ренессанста – туксанынчы елларда андый Зөләйха тумады. Безнең язучыларыбыз, гомумән, ренессанс проблемаларына катышып тормадылар. Алар ул вакытта Тукай премиясенә чират бүлешәләр иде...

Хәер, өченче Зөләйхага бер омтылыш булган булуын. Туксанынчы елларда булса кирәк, Зиннур Хөснияр «Зөләйха кыйссасы» исемле повесть язган. Мин аны эзләп табып укып чыктым. Язучының рәсми сайтында бар – укый аласыз. Әмма ул иҗтимагый резонанс алган әсәр түгел. Минемчә, язылу сыйфаты ягыннан шактый уртакул әсәр. Әмма символик әһәмиятле. «Зөләйха кыйссасы»ның төп герое Зөләйха-Зоечка - авылдан шәһәргә китеп, нужа күреп, көчләнеп, аннары фахишәлеккә чыккан, шулай да кешелеклеген югалтмаган кыз бала. Әсәрдә Йосыф та бар. Әмма ул мәхлук итеп бирелгән. Ул Зөләйханы саклап кала алмый.

Кыскасы, Зөләйха турында кыйсса язылса да, ул ренессанс әсәренә тартмады. Ул таяну ноктасы булган, киң яңгыраш ала торган әсәр түгел иде.

Әмма ике ренессанста туган Зөләйха өченче тапкыр да туарга тиеш булгандыр. Туксанынчы елларда ук иҗтимагый резонанс тудырып яңгырарга тиешле Зөләйха соңрак туды. Ир-ат иҗат иткәнне көтте-көтте дә, булмагач, аны хатын-кыз иҗат итте һәм бүгенге вазгыятьтә бик табигый күренеш буларак – рус телендә иҗат итте. Нәкъ менә рус телендә иҗат ителүе һәм нәкъ менә хатын-кыз каләменнән төшүе символик мәгънәгә ия.

Әйе, яңа эпик «Зөләйха»ны хатын-кыз язды. Рус телендә. Беллетристика итеп тыпырчынсак та, танырга туры килә. Бу – күп гасырлык татар әдәбиятының финалыдыр, бәлки.

Татар милләтенең өченче ренессансы татар әдәбиятына кагылмаган икән, димәк, татар әдәбиятында декаданстыр инде. Андый вакытта бары тик «Зөләйха күзләрен ача» гына туа ала. Һәм ул туды да... Бәлки, кемгәдер ошамагандыр. Гафу итегез, урыс әйтмешли, как умеем...

Минем аудиоархивымда Гүзәл Яхинаның героинясына ни өчен Зөләйха исемен кушуы турында аңлатмасы да бар: «Татар мәдәниятендә тәрбияләнгән кеше өчен бу әсәрнең әһәмиятен яхшы аңлыйм. Мин бу героиняны уйлап тапкач ук аның Зөләйха булырга тиешлеген аңладым. Соңрак аны шул исемдәге башка әдәби геройлар белән, мәсәлән, Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы белән чагыштырачаклары турында уйладым. Моннан качарга тырышып, гарәп һәм төрки чыгышлы татар исемнәрен барлап чыктым. Башка яраклы исем тапмадым. Минем Йосыф белән Зөләйха кыйссасына параллель үткәрәсем килде. Минем өчен бу әһәмиятле иде. Бик матур блумаган чагыштырулар булу мөмкинлеген белгән хәлдә ин шул исемне калдырырга булдым. Бу минем Гаяз Исхакый белән бәхәсем түгел, минем сюжетны риваятькә тоташтыруым. Шуңа күрә героиня Зөләйха. Аның башкача аталасы килмәде». 

Икенче бүлек. Башкорт театры «Зөләйха» бренды астында Иван турында спектакль куйды

Татар халкының өченче Зөләйхасы, телибезме-теләмибезме, дөнья буйлап атлый. Әйе, бу хатын-кыз романы, әйе, беллетристика. Әмма ул бүгенге татар әдәбиятының чагылышы һәм аның баешы.

Айрат Абушахманов, автор сюжетын кулланып, үз әсәрен тудырган. Бу инде хатын-кыз романы түгел. Бу - ил язмышы, алданган буын язмышы турында хикәят. Режиссер иҗат иткән әсәрдә төп герой – Иван Игнатов. Бары тик революцияне, илне һәм тагын нинедер (өченче пункты хәтердә калмады) яраткан ир-атның, яши-яши кешелек кыйммәтләрен аңлый башлавы. 

Яратуның ни икәнен белмәгән, хатын-кыз бәхете татымаган Зөләйханың аңа тартылуы яратуы түгелдер ул, ә кызгануыдыр, аның җанын коткарырга омтылуыдыр. Хатын-кыз – үзен корбан итеп булса да, коткаручы. Феминистка булмаса, әлбәттә.

Миңа Игнатов турында актер Евгений Морозовның фикерләве ошый. Ул әлеге образны «Зөләйха күзләрен ача» романының киноверсиясендә гәүдәләндерә. «Ир-ат ул һәрчак ир-ат булып кала. Ир кеше өчен иң әһәмиятлесе – дөрес хатын-кызны табу. Югыйсә, ул урманнар буйлап котырган поши кебек чабулап йөриячәк. Мәхәббәтен һәм үз хатын-кызын тапмаган ир кеше шулай эшли дә. Монда яратылып бетмәгән ир тарихы. Ул коточкыч юллар белән мәхәббәткә лаек булуын исбатларга тырышкан. Башкалардан яхшырак булуын күрсәтү өчен пачкалап үтергән. Чөнки башкалардан яхшырак булуыңны шулай күрсәтү чоры булган. Ул үзенең яхшы чекист булуын расларга тырышкан. Ул - НКВДшник. Зөләйха үзен бик дөрес тота. Рус хатын-кызы, бәлки, алай итмәс иде. Зөләйха «Юк, Ваня» ди. Һәм Ваня тагын җиде ел эчә, кыйный, ата, буталып йөри. Ул аның янына Зөләйха кабул иткәч кенә кайта. Рус хатын-кызы баштан ук кабул итәр иде, бәлки. Ул эчәр дә кыйнар иде, хатын-кыз дә бәхетле була алмас иде. Зөләйханың «Юк» диюе – фильмда минем иң яраткан күренешем. Иван патефонын ала да китә...»

Кыскасы, уйлый белә торган ир-ат иҗатчылар гап-гади хатын-кыз романыннан киңрәк темалар тартып чыгаралар да, үз әсәрләрен тудыралар.

Ә кемдер Зөләйханың Иван кочагына ташлануына үпкәли, кемдер явыз кайнана белән килешми. Гафу итегез, ә «Гөлчәчәк» дип аталган халык әкиятендәге кайнана ниндиерәк? «Борын-борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган, ди. Карчык бик явыз икән, ди, гомер-гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән.

Гөлчәчәк әниләрен бик сагына икән, тик аны каенанасы — убырлы карчык бер җиргә дә чыгармый икән, үзе төннәрен яхшы кешеләрне аздырырга, батырларны юлдан яздырырга чыгып киткәндә дә киленен өендә бикләп калдыра икән, ди...»

«Әйләнмәле карама, бәйләнмәле карама, соры бүре куып җитте, яшерсәнә, карама!» Әкиятне оныткан кешеләрнең исләренә төшерәм – Гөлчәчәк артыннан соры бүре кыяфәтенә кереп кайнанасы куа.

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Зөләйха роленә ике актрисаны билгеләгән. Берсе – Римма Каһарманова – «Алтын битлек» театр премиясе номинанты. Былтыр Гүзәл Яхина Уфага килгәч тә Римма Каһарманованы сәхнәгә чыгардылар. Мин дә Уфага барып Риммалы версияне карап кайттым. Ә менә Казан сәхнәсенә икенче состав актрисасы чыкты - Илгизә Гыйльманова.

Ике актриса арасында аерма бар. Беренче составта Зөләйха активрак, ул сәхнә хуҗасы. Ә Илгизә Гыйльманова Игнатовның беренче планга чыгуына каршы килми – ул күләгәдәрәк кала. Миңа калса, моны режиссер Айрат Абушахманов Казан өчен махсус эшләгәндер кебек. Чөнки былтыр ул Уфадагы пресс-конференция вакытында спектакльне Казанга алып килергә бераз шикләнебрәк торуын әйткән иде. Шуңа күрә башкортлар Казанга Иван Игнатов турында спектакль алып килделәр.

  • Язганнарыма финал буларак татар халык мәкале - «Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә»...
<~>

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100