Рузилә Мөхәммәтова: “Татар дөньясындагы әдәби процессларда Татарстан язучылар берлегенең бер катнашы да юк”

3 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Ни өчен татар мәдәниятендә ел вакыйгасы булырлык әдәби казанышлар юк? Журналист Рузилә Мөхәммәтова фикере.

Татар мәдәниятендә ел вакыйгасы булырлык әдәби казанышлар юк. Татар әдәбиятында бердәнбер ел вакыйгасы – Ркаил Зәйдуллланың мишәр хикәяләре буенча куелган “Абага” спектакле. 

Тукай премиясен ел вакыйгасына санамыйбыз – ул традиция. Тукай премиясе – ул әдәби премия дә түгел, ә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышларыбыз өчен бирелә торган дәүләт премиясе. 

Казанышларыбыз бик күренмәсә дә, дәүләт премиясенә чират торган “аксакалларыбыз” исемлеге тиздән калкып чыгачак. Әз генә көтәсе калды.

Тик ни кызганыч, әлеге аксакалларыбызның да, аларны берләштергән Татарстан Язучылар берлегенең дә татар дөньясындагы һәм республикадагы әдәби процессларга катнашы аз.

Әдәби процессларны кем тудыра:

- кайчандыр татардан туып, төрле сәбәпләр аркасында рус телендә иҗат итүгә күчкән татар балалары – Шамил Идиатуллин, Илдар Әбүзаров, Гүзәл Яхиналар;

- Зифа Кадыйрова һәм аның юлын дәвам итүче тагын берничә хатын-кыз язучы;

- виртуаль дөньяда аралашуга күчкән яшь иҗатчылар – Йолдыз Миңнуллина мәктәбен узган яшьләр;

- татар театрын татар әдәбияты белән бәйләүче Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшиннар;

- әдәби әсәрләрне экраннарга чыгаручы продюсер Миләүшә Айтуганова;

- соңарып булса да, аудиокитаплар яздыра башлаган Татарстан китап нәшрияты;

- татар телле укытучыларны һәм китапханәчеләрне “Әдәби марафон”га туплаган “Белем” порталы хуҗасы Раил Гатауллин;

- Ркаил Зәйдулла китабы белән Санкт-Петербург режиссерын кызыксындыра алган Нияз Игъламов;

- үзенең Тукай премиясе акчасының бер өлешен китапларын тәрҗемә итүгә тоткан Камил Кәримов;

- пенсиягә чыккач блогер булып, инстаграмда 25 300 язылучыны туплый алган Роберт Миңнуллин.

Бу исемлекне мин тагын дәвам итә алам. Әмма шунда тукталыйк. Кыскасы, Татарстан язучылар берлеге әдәби процессны булдыруда да, аны пропагандалауда да катнашмый.

Дөрес, Язучылар берлеге, традиция буенча, ел саен әдәби ел йомгаклары үткәрә һәм аз гына өстәмәләр белән ел саен бер үк резолюцияне кабул итә.

Резолюциядән юллар: “Мәгълүм вакыт аралыгын колачлаган хисап чорында язучылар зур тарихлы әдәбиятыбызның дәвамчанлыгын иҗади тәэмин итү юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек күрсәттеләр. Гасырлардан килгән язма мирасыбыз барлык әдәби жанр буенча да сәнгать таләпләренә җавап бирә торган яңадан-яңа әсәрләр белән баетылды... Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бездә өлкән, урта һәм яшь буын иҗатчылар бергәлеге әдәбият алдындагы теләсә нинди катлаулы бурычларны үтәргә сәләтле... Югарыда шәрехләп үтелгән әдәби хәрәкәтне, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлеге әйдәкли. Әдәби тормышның көндәлек эшләрен координацияләүдә оешмабыз көченнән килгәнчә иҗтиһат куя”.

Бу координацияләү нидән гыйбарәт – анысы укучыга караңгы. Без бары тик Берлекнең шактый ябык оешмага әверелүен генә күрәбез.

Ни өчен дәүләттән финансланучы Татарстан язучылар берлеге әдәби процессларда катнашмый башлады? Әдәби казанышларыбызның юклыгы начар координацияләнүгә бәйле.

Татар халкы яшәешендәге ренессансларда әдәбиятның роле калмады

Галимнәр фикеренчә, татар әдәбияты татар халкы яшәешендә мөһим роль уйнаудан күптән туктаган.

Әйтик, күренекле галимә Резеда Ганиеваның татар халкы яшәешендәге ренессанслар турындагы фикеренә таянсак, ул өч яңарыш чорын билгеләп үтә. Беренчесе - Кол Галиләр чоры, икенчесе - Тукайлар чоры, өченчесе – туксанынчы еллар. Мәсәлән, - Тукайның “Туган тел”е.

Резада Ганиева фикерләрен аның коллегасы Әлфәт Закирҗанов болайрак шәрехли: “Икенче яңарыш чорының символы - “Туган тел”. Бу очракта ул “без Европа дәрәҗәсендәге халык”, дигән күтәрелешкә омтылышыбыз. Өченче ренессанс чоры башлану - сиксәненче еллар ахыры - туксанынчы еллар башы. Галимә ренессанс символы дип Кол Шәриф мәчетен саный. Без ислам динен татар халкын исән калдыруның бер таянычы итеп күрәбез. Бер таянычы, Нияз Игъламовлар әйткәнчә, бәлки, театрдыр. Үзәктә мәктәп булырга тиеш. Татар мәктәбен саклап кала алмау киләчәктә иң зур афәт булачагын тоемлыйбыз”.

Игътибар итегез – галимнәр беренче һәм икенче ренссансның символы итеп шагыйрьләрне алганнар. Өченчесе – Кол Шәриф. Музей-мәчет.

Ассызыклыйм – мәчет һәм музей. Әдәбият түгел!

Әлбәттә, бу әдәбиятның ролен бөтенләй дә сызып ату түгел. Әдәбият бар. Тик ул төп рольне башкармый башлады.

110 ел элек әдәбият роль уйнаган. Ә Язучылар берлеге 80 ел буена ренессанс булырлык әйбер оештыра алмады булып чыга. 

Иҗади берлекләрнең совет хөкүмәте тарафыннан идеологик максатлардан оештырылганын беләбез. Әлеге сиксәннең соңгы утызында Язучылар берлеге ниндидер идеологияләрсез яши. Ягъни, бары тик инерция буенча гына хәрәкәтләнә.

Совет заманыннан мирас булып калган иҗади берләшмәләр бүген нинди максатларда хезмәт итә?

Дәүләт берлекне финанслый икән, иҗат кешесе алдына нинди максатлар куела?

Иҗат кешесе белән иҗат берлеген тәңгәлләштереп карый алабызмы?

Бүгенге көндә язучылар милләтнең “нерв җепселе” булып торамы? Торса да, тормаса да, монда Берлекнең катнашы бармы?

Язучылар берлегенең халык белән мөнәсәбәтләре

Язучы милләтнең “нерв җепселе”, намусы булудан туктады. Тормышта барган иҗтимагый вакыйгаларга карата язучыларның публицистик сүзен, халыкка өндәмәләрен очратмый башладык. Быел Әдәби ел йомгакларында Балалар әдәбиятына күзәтү ясаган Айсылу Галиева чыгышыннан юллар китерәм: “Татарча укучыларны саклап калу, үстерү, тәрбияләү – үзе китап яза торган һәр татар язучысының бурычыдыр ул бүген. Язуыгызның төп максаты – китап бастырып гонорар алу да, аның кайда череп ятканын уйлап та карамау түгелдер дип ышанам. Минем эшем китап язу, шуның белән мин милләткә хезмәт итәм, тел сәясәте минем эш түгел дип әйтүчеләрегез дә бармак белән генә санарлык дип ышанасым килә... Мәктәпләр бүген сездән, бездән ярдәм көтә, 19 гасырдагы народниклар йөргән кебек, укучыларны, аларның ата-аналарын агарту эшенә алынуыбызны, алар белән даими аралашып, мәдәниятебез, халкыбыз тарихы турында мәгълүматны сеңдереп, милли үзаңны арттыруны”.

Кыскасы, язучы үзенең татар телле һәр укучысы өчен көрәшергә тиешле заманда, китап укучы үз туган телендә укымый башласа, аңа башка тел аша якын килергә тиешле вакытта язучы нәрсә эшли? аның эшен Берлек ничек координацияли?

Язучылар берлегенең дәүләт белән мөнәсәбәтләре: сәдака бир дә, оныт

Язучының дәүләт белән мөнәсәбәтләреннән башлыйк. Ул мөнәсәбәтләргә килгәндә, бу вазыйфаны, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлеге башкарып килде. Әмма хәзер Берлек рәисе Данил Салихов фикеренчә, язучы Берлектән акча алып эшләмәү сәбәпле, ул дәүләт кушкан җирләргә барып йөри алмый икән.

Идарә рәисенең “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсыннан юллар китерәм: “Язучының коралы урамга чыгып лозунг күтәреп, акырып-кычкырып йөрү түгел. Язучының коралы - кәгазь, каләм һәм китап... Әгәр без урамнарга чыгып чабып йөрсәк, кем әсәр язар? Миңа кайчагында әйтәләр – фәлән җиргә фәлән кадәр язучы җибәрергә кирәк диләр. Мин әйтәм, гафу итегез, язучылар бит берлектән акча алып эшләмиләр, алар - әгъза. Тели икән килә ул, теләми икән әйтә - гафу ит, мин иҗат итәм, мин язам, минем анда барырга вакытым юк. Каядыр баруга караганда минем утырып биш минут язган әйберем гасырлардан-гасырларга тәрбияли торган юллардыр бәлки, ди”.

Кыскасы, әгәр дәүләт ("Миңа кайчагында әйтәләр – фәлән җиргә фәлән кадәр язучы җибәрергә кирәк диләр". Бу әйтүчене дәүләт дип аңлыйм) язучының нидер эшләвен тели икән, димәк, ул Берлек аша эш итәргә тиеш түгел, ә язучы белән индивидуаль эшләргә кирәк. Бу сүзләре белән рәис берлекнең көчсезлеген, димәк, нәтиҗәсезлеген таныды. Бик гади: Берлек язучылар белән идарә итә алмый, чөнки язучы Берлектән акча алып эшләми. Ә икенче яктан караганда, ул “әйтүче”, ягъни, дәүләт бит ул акчаны бирә. Димәк, ул язучыдан аның каядыр баруын таләп итә ала. Берлек ул акчаны ала, ә әдәби процессны көйли алмый. Ягъни, Берлек субсидияне эш оештыру өчен бирелгән дәүләт ярдәме дип түгел, сәдака кебегрәк кенә кабул итә, “бир дә оныт”, янәсе.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуында без Язучылар берлеге алдына дәүләт тарафыннан нинди бурычлар куелуы турында сораштык.

“Профессиональ берлекләр - иҗат кешеләренең берләшмәсе. Кешеләргә аралашу кирәк. Алар шул берләшмә кысаларында инициатива һәм проектлар белән чыга алалар. Рәссамнар берлеге күп булгач, алар дәүләт акчасы өчен үзара конкурентлык булдырдыдылар. Тизрәк үзгәреп, проектларын тәкъдим итә башладылар. Бөтенесен дәүләт ресурслары белән генә төзү мөмкин түгел. Профессиональ берлекләрне яңа мәгънә белән тутыру әһәмияткә ия”, - диде министр.

“Иҗат берлекләре яшь талантларны алга этәрү белән шөгыльләнә ала, - дип үз күзаллауларын тәкъдим итте Ирада Әюпова. - Эшне үзгәртеп корырга кирәк. Сез хаклы: без максатчан субсидия бирүдән китеп барабыз”.

Министрның Рәссамнар берлеген мисал итеп китерүе игътибарга лаек. Әйе, язучылар берлеге берничә булса, алар да конкурентлар буларак активрак эшләрләр иде.

“Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров Татарстан язучылар берлегендә үткән утырышларның берсендә “Яшь язучылар берлеге оештырырга кирәк” дигән фикер әйткән иде. Дөрес, Данил Салихов: “Берлек ул бер генә була, ун берлек булмый. Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе бер булуы белән дә бүгенгесе көндә бердәнбер булып калды... Шуңа күрә мин мондый әйбергә кул куймыйм”, - дип каршы чыкты.

Ул соңрак: “Шушы язучылар берлегендә яшьләр белән эшли торган бүлек ача алабыз”, дигән иде. Әлегә андый бүлек ачылмады.

Берлекнең матбугат бүлегенә эшләргә алынган яшьләр дә Берлектә озак тоткарланмыйлар – киләләр дә китәләр

Әдәбият баш тарткач, милләтне кем саклар?

Кызганыч, Берлекнең үз көчсезлеген танып, “кулын күтәрүе” милләт файдасына түгел. Бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлеге әдәби процессларны үз кулына ала алмаса да, татар әдәбиятын пропагандалау белән шөгыльләнүче көчле оешма була ала иде. Аның шундый оешма булуы милләт өчен кирәк иде. Чөнки хәзерге вакытта милли мәдәниятне саклау вазыйфасы милли театр белән эстрада өстенә йөкләнеп калды. Әдәби жанр буларак, драматургия дә театрга ярдәм итәргә теләми, ә шагыйрьләрне эстрада үзе читкә этәрде, кызганыч.

“Безнең алдынгы әдәбиятыбыз булырга тиеш диләр. Ә кайда ул әдәбият? Әйдә, укыйм. Ай саен килә “Казан утлары”. Кайда соң ул, кайда? – дигән иде бер интервьюсында театр белгече Нияз Игъламов. - Татар мәдәниятен алга этәрү буенча дәүләт сәясәте булырга тиеш...”

Татарстан Язучылар берлеге пропаганда, пиар, алга этәрү кебек эшләр белән шөгыльләнми. Берлектә совет заманында уңышлы эшләгән пропаганда бүлеге дә юк.

Данил Салиховның “Татар-информ”га биргән зур интервьюсыннан юллар: “Мин үзем күп йөрим, барлык язучылар да күп йөри дип уйлыйм. Әмма язучыларыбыз бик аз йөри. Элек пропаганда бүлеге бар иде. Язучылар җыелышып районнарга, авылларга, мәктәпләргә чыгып китәләр иде. Хәер, аның дөньясы да икенче иде... Минем бөтен теләгем - көздән алып пропаганда бүлеген кабат торгызып эшләтеп җибәрергә кирәк. Балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл кешеләре, башка контингент белән очрашулар күп булырга тиеш”.

Әмма язучылар берлеге әлеге пропаганда бүлеген оештырмады. Язучылар берлегенең хәтта матбугат үзәге барлыгын да белмим. Язучылар берлегендә “мәгълүмат тарату мәсьәләсенең” актуаль булуын мәдәният министры Ирада Әюпова да әйтте.

Балконлы һәм челтәр коймалы бина?

Берлекнең әдәби процесста катнашмыйча, үз җаена тыныч кына кына яшәп ятуының бик куркыныч бер ягы бар – ул кайчандыр мөхтәрәм язучылар тырышлыгы белән алынган бинадан колак кагарга мөмкин. Социаль челтәрләрдәге фикер алышулар шуны күрсәтә - моны теләүчеләр бар.

Татарстан язучылар берлеге шәһәр үзәгендә урнашкан, мәдәни мирас объекты булган матур бинага хуҗа. Кемнәрдер шушы бинага кызыгудан да “Берлек кирәкми” дип кычкырырга мөмкин. Мир авызын томалап булмый, ди халык. Без берлекнең кирәклеген күрсәтә алмыйбыз икән, берлекнең үз үлеме белән үлгәнен көтәбез икән, яки исе чыкканчы, үлгәнен яшерәбез икән, без бинасыз калуыбыз да мөмкин.

Инде Берлекне җанландыруга шанслар булмаса, бинаны куллану системасын үзгәртергә кирәктер.

Берлек үз җаена яшәп ятсын шунда, ә менә Берлек бинасы Берлек өчен түгел, ә әдәби процесс өчен эшләргә тиеш.

Биредә татар әдәбияты музее оештырылып, анда төрле язучыларның иҗади экспозицияләре әзерләнә ала, әдәби кафесы булган татар китапханәсен эшләтеп җибәрергә мөмкин, аның эчендә язучыларның балалар белән очрашулары оештырып була, ниһаять, татар китабы кибете дә ачарга мөмкин. Ә инде данлыклы Тукай клубы дигәнебез күптән инде китап укымый торган пенсионер әбиләр өчен бесплат концерт мәйданына әверелде. Бу залның уңайсыз сәхнәчеген сүтеп, урындыкларны идәннән кубарып алып, менә дигән эксперименталь мәйданчык ясап булыр иде. Әлбәттә, мәдәни мирас объекты булган бинадагы һәр эш килештерелеп эшләнә. Килештерелеп куелган сәхнә килештерелеп алыныр да! Ут һәм тавыш аппаратурасы көйләнгән зал ясый алсак, яшьләр килмәс идемени?!

Кыскасы, бу бина “эшләргә” тиеш, бу бина татар милләтенә хезмәт итәргә тиеш. Ә аның Чабакса осталары бер гасыр элек ясаган челтәр рәшәткәләр белән әйләндереп алган бакчасында шигырь кичәләре ясап булмас идемени? Бу бинаның балконы гына ни тора!

Бина белән җитәкчелек итү өчен милли җанлы заманча мәдәни менеджер билгеләргә генә кирәк.

Шушы бинада әдәбиятны пропагандалау һәм тәрҗемә белән шөгыльләнүче аерым структура да булдырырга мөмкин.

Ә язучылар берлеген шушы бинаның бер бүлмәсендә музей экспонаты итеп саклыйк. Алар алга таба да язучылар берлегенең ветеран әгъзалары белән министрлык арасындагы бер чылбыр булып тора алалар. Үз проектларын тәкъдим итеп субсидия алып алга таба моңарчы шөгыльләнгән эшләре белән шөгыльләнә алалар.

Татарстан язучылар берлеге әдәби процесска тәэсир итә алмаса да, Иҗат йорты буларак, бинасы әдәби процессны җанландыра ала.  


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар блогерлары

Галимә Миләүшә Хәбетдинова: Мөдәррис Әгъләмовка кушылып, без дә яшьләргә: «Кузгалырга вакыт!» – дип кабатлыйк

Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның беренче драматургия тәҗрибәсе - «Төшке ялдан соң» спектакленә рецензия тәкъдим итә. Әлеге спектакль TatCult театраль лабораториясе кысаларында 14 май көнне тамашачыларга беренче тапкыр күрсәтелде.

Татар блогерлары

"Затлылыктан - биеклеккә, бөеклеккә": шагыйрь Равил Фәйзуллин музыкант Айдар Фәйзрахманов турында

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Равил Фәйзуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы өчен язган мәкаләсендә җырчы, музыкант, Дәүләт фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның татар сәнгате үсешенә керткән өлешен бәяли.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла