Римзил Вәлиев: Телебезгә канат куючының канатын кем кисә?

28 февраль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Мәгърифәтче Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин турында уйлаганда, һәрвакыт Нәкый Исәнбәт искә төшә. Үзе профессор, фәннәр докторы булмаса да, ул гаҗәеп гыйлемле, талантлы вә фидакарь зат иде. 1989 нчы елда аның Товарищеская урамындагы фатирына кереп,Татарстанга союздаш республика статусы бирүне таләп иткән хатка имза куйдырган идем. Бик рәхәтләнеп, ике дә уйламыйча куйды ул имзасын.

Гадәттә, Нәкый ага түрәләрдән читтәрәк йөри, сәяси уеннарда катнашмый иде. Болай да күрәсен күргән, авызы пешкән кеше. Әлбәттә, ул милләтнең, Татарстанның язмышына битараф түгел иде. Аның китап белән шыгрым тулы һәм шунлыктан кысан калган фатиры бер дә атаклы академик биләмәсенә ошамаган иде. Шулай да тарихи урын, тарихи шәхес белән очрашу беркайчан да хәтердән чыкмады. Шунда ук Нәкый абыйлардан чыккач,Туфан Миңнуллинның Шмидт урамындагы фатирына барып керүем хәтердә. "Идел" журналының яңа сайланган мөхәррире үзе кебек зур калибрлы әдипәрдән имза җыйганга атаклы әдип бер дә аптырамады.

Безнең барыбызга да милләт, республика кирәк иде бит! Биргәк тә Туфан Миңнуллинга, ул вакытта 90 яшен тутырган Нәкый Исәнбәткә. Милли терелешкә өмете өзелә башлаган бу шәхеснең кәефе үзгәрә башлаган иде ул чорда.

"Милли академик" Нәкый Исәнбәт галим булганмы?

Нәкый Исәнбәт үзе милли алгарышка бик зур өлеш керткән кеше. Рәсми даирәләр аның башыннан сыйпап тормаса да, ул 80 елга якын иҗат белән шөгыльләнеп, татар мәдәниятенә хезмәт иткән. "Идегәй" дастанын фәнни әйләнешкә кертүче, 43 мең татар халык мәкален җыеп, шуның 5 меңләбе цензурадан үтмәсә дә, калганнарын 3 томлыкка туплап чыгаручы "үзешчән галим" ул Нәкый Исәнбәт. Бу томнарга кергән мәкальләр аңлатылган, системага салынган. "Һәвәскәр" (ИЯЛИ түрәләре фикере буенча) галим Нәкый Исәнбәт күпләрнең башына сыймый торган уникаль тел һәм фикер сандыгы төзеп калдырган.

Мәкаль-әйтемнәрнең шул кадәр бай җыелмасы тагы нинди милләтләрдә бар икән? Димәк татар халкының меңъеллык рухи идеаллары, әхлагы, сүз һәм фикер байлыгы шушы мәкальләргә сыйдырылуны Нәкый Исәнбәт берүзе исбатлый алган. Зур гына лаборатория, фәнни институт эше бит бу! Акча биреп, фәрман чыгарып, мондый эшне кемнәргәдер кушсаң, алай ук җимешле булмас иде мөгаен.

Шуның өстәвенә Нәкый Исәнбәт улы, атаклы режиссер Празатны, шулай ук кызын - сәнгать белгече Йолдыз Исәнбәтне тәрбияләгән. Ул 93 еллык гомеренең соңгы көненә кадәр гел хезмәттә, иҗатта булган. Көн саен хәрәкәттә! Мәкальләр туплаудан, милли эпосын әзерләүдән гайре 3 мең табышмак җыю, ике томлык фразеологик сүзлек чыгару, "Уракчы кыз", "Син сазыңны уйнадың", "Бормалы су" "Гармун" кебек искерми торган җырлар иҗат итү, "Хуҗа Насертдин", "Портфельле кияү" кебек мәңге тузмаучы пьесалар язу, хәтта 1955 елда, ягъни Муса Җәлил лауреат, герой исеме алмаган вакытта, чын реабилитация килеп җиткәнче үк аның турында пьеса язу кебек хәзмәтләре бар аның.

30-40 нче елларда кайбер даирәләрдә аңа шикләнеп караган булса да, Нәкый абый үзе агымга-җилгә каршы бара торган зат булса да, аның кемлеген аңлаганнар. Аңа Ленин, "Хезмәт кызыл байрагы", "Халыклар дуслыгы" орденнары бирелгән, иң беренчеләрдән булып Исәнбәткә Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырылган. Чөнки ул шундый шәхес, аның хезмәте шул кадәр зур булган.

Дөрес, халык академигы дип саналган Н.Исәнбәт диссертация якламаган. Аны хәтта Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә дә алмаганнар дигән хатирәләр бар. Булырга бик мөмкин. Кем белә, фәнни квалификациясен нинди ысуллар белән бәяләгәннәрдер аның? Әмма 1937 елларда чак кына исән калган, һәрвакыт җыелышларда сүгелгән, "Идегәй" дастаны өчен партиянең Үзәк Комитеты карарында мөһер сугылган Нәкый Исәнбәт бернәрсәгә дә гаҗәпләнми иде. Без дә аптырамыйк диюем. Нинди генә хәлләр булмый бу дөньяда. 43 мең мәкаль җыеп, системага салган "һәвәскәр" фольклорчыны, гасыр башында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә гыйлем алган галим һәм классик язучыны өйрәнү, бәяләү бурычы киләчәк әдипләренә кала.   

          Капчыклы Илгизәр бабай


Нәкый Исәнбәтне искә алуым бер дә тиктомалга түгел. Бәләбәй педагогия училищесында (хәзер гуманитар-техник колледж) 55 ел татар телен һәм әдәбиятын укытучы Илгизәр абый Гыйззәтуллин килеп керде. Ул гадәттәгечә зур юл капчыгына 5-6 килограмм кульязма кәгазь төягән. Максаты аңлашылып тора: чираттагы "Канатлы сүзләр" сүзлеген Казанда чыгарып булмасмы дип йөри торгандыр. Соңгы елларда бу сүзлекләрне ул үз акчасына 100 данә тираж белән Туймазыда бастыра. 10 еллап элек аның канатлы сүзләрдән һәм аларга аңлатмадан торган җыентыгы Уфада "Китап" дип аталган дәүләт нәшриятында 5000 экз. тираж белән чыккан иде. Тиражы зур булса да, бу басма кибет киштәләренннән тиз генә югалды.

Бу сүзлекләрне халык ярата, ә Илгизәр Солтан улы үзе аларны чыгарудан рухи канәгатьләнү ала. Матди файда алу түгел, ул бу хезмәтен чыгару өчен пенсиясен сарыф итә. Ләкин бу эшен туктатмый, текстларны шомарта, системага сала, башка хезмәтләр белән чагыштыра. Үзенең яше 80 гә җиткән булса да, ару-талуны белми Илгизәр абый. Ул үз эшенең никадәр әһәмиятле булуына шикләнми. Менә шундый кешеләр бар татарда!

     Һәркемнең күңелен яулый торган сүзләр

Беренче тапкыр мин аның белән 90 нчы еллар ахырында очраштым. Татар конгрессының беренче катындагы мәгълүмат үзәге бүлмәсендә эшләп утырам. Зур гына юл капчыгына кульязма текстлар, китаплар тутырган олы яшьтәге абзый килеп кереп, татар теленең энҗе-мәрҗәннәре, хикмәтле сүзләре, башка халыкларның бөек әсәрләреннән кулланышка кергән тирән мәгънәле образлы төшенчәләрнең татарча мәгънәсе турында сөйли башлады.

"Буридан ишәге", "Ньютон алмасы", "Ил корабын җил сөрә", "Әндри Казнасы", "Чабаталы Морза", "Сөт калыр, ватан китәр" гыйбәрәләре каян килеп чыккан һәм алар нәрсәне аңлата? Тукай шигырьләре аша таралган, борынгы рим философлары әйткән фикерләр, атаклы шәхесләр кичергән анекдотик хәлләрне кушып, татарча иркенләп, образлы, җанлы чыгыш ясарга, мәкалә язарга өйрәтә иде ул. Укытучы бит!

Әйтик, "Сөй гомерне, сөй халыкны..." шигыренең ничек итеп Тукай кулы белән (әсәр С.Сүнчәләйнеке икәнлеген белүчеләр бик аз) Сәхипҗамал Волжская альбомына язылуы, шул көннәрдә артисткага кадимчеләрнең тупас һөҗүп иткән булуы турында нәкъ шул "Канатлы сүзләр" китабыннан белергә мөмкин. Әгәр аны табып укучы булса...


Илгизәр Гыйззәтуллин гомере буе Бәләбәйдә эшләсә дә, ул Татарстан кешесе. Ярты гасыр (дөресрәге 52 ел) элек Казанда пединститут тәмамлаган Минзәлә егете Бәләбәйгә эшкә җибәрелә һәм шул заманнан бирле Ф.Кәрим, Г.Кашшафлар укыган педучилищеда (хәзер ул колледж дип атала) татар телен һәм әдәбиятын укыта. Илгизәр абыйның фикерләренә, фразеологик бәйләмнәренә битараф калу мөмкин түгел. Аласың ул язмаларны, карыйсың хикмәтле җөмлә турында бирелгән аңлатмаларны - исең китә! Акыл ияләренннән калган цитаталарны, әллә кайдан табылган күп төрле мисалларны, ошаш конструкцияләре, кызыклы фикерләрне күңелгә сеңдереп, үзеңә гыйлем эстисең. Әмма ничек бу байлыкны ныгытырга, кайдадыр рәсмиләштерергә, таратырга икәнлеген әйтү кыен. Чөнки Илгизәр Гыйззәтуллин бер фәнни институт тартырлык эш башкарса да, аның хезмәтен бастыру, гамәлгә кую бернинди планга кертелмәгән.   

Бу гаҗәеп сүзлекне дөньяга чыгарырга башка чара булмагач, мин "Татэнерго" берләшмәсенең ул чактагы генераль директоры Илшат Фәрдиевны шушы канатлы сүзләр республикага энергия бирәчәгенә ышандырдым. Дөрес, кайчакта дусларны спонсор итеп куллану аларны мәңгегә югалтуга китерә. Шунлыктан мин гадәттә изге эшләргә акча теләнергә яратмыйм.

"Канатлы сүзләр" китабын чыгарырга саллы гына акча эләктергәннән соң Илшат Фәрдиевка якын бару форсатын югалттым диярлек. Андый шәхесләрнең ярдәмчеләре бик сизгер булып китәләр...

Әмма ни булса булды, эш эшләнде. Иң мөһиме - 2000 нче елда милли җанлы көчле җитәкче Илшат Фәрдиевның матди ярдәме белән 318 битлек 300 ләп термин-мәкалә кергән "Канатлы сүзләр" дигән китап басылды. Инде 18 ел үткәч, бу вакыйганың тарихи әһәмиятле булуы аңлашыла. Нинди китап бит әле ул! Атаклы галим Вахит Хаковны кереш сүзе белән, Илгизәр Гыйззәтуллинның саллы фәнни мәкаләсе дә кертелеп, матур итеп бизәлеп чыкты ул.

Кемгә, ни өчен кирәк мондый хикмәтле сүзлек димәссезме? Аңлашыла ки, кызыклы һәм мәгънәле итеп чыгыш ясаучылар, мәкалә язучылар бик сирәк очрый. Оста журналистлар, сәясәтчеләр чыгышында әйтемнәр, образлы сүзләр, кызыклы цитаталар ешрак кулланыла һәм алар нәкъ менә шушы китапка кергән сүзләр. Димәк, энергетиклар башлыгының химаячелеге эзсез калмаган, Россия мәгарифе отличнигы, новатор укытучы, энциклопедик зиһенле Илгизәр Гыйззәтуллинның тырышлыгы бушка сарыф ителмәгән.

Йөзләрчә хикмәтле сүз тезмәсенең мәгънәсен аңлаткан, матур әдәбиятта, матбугатта аларның кулланышын, конкрет чыганакларын күрсәткән әдип татар әдәбиятын, халык иҗатын һәм тел гыйлемен дөнья күләмендә таныткан дияргә була. Хәзергә төрки халыклар арасында мондый сүзлек чыгаручы татарлар гына үрнәк күрсәтә алды. Һәр милләттә афоризмнар, хикмәтле һәм канатлы сүз булып таралган тирән фикерле, популяр идиомалар, җөмләләр очрый. Аларны туплау, системага салу, күрсәтә һәм тарату үзе генә дә зур каһарманлык дип санаучылар арасында Вахит Хаков, Илдар Низамов, Васил Гарифуллин, Алмаз Шайхулов кебек фән докторлары, күренекле язучылар, мәгърифәтчеләр бар иде.

               "Канатлы сүзләр"гә канат куясы бар

Бу мәсьәләнең бер четерекле ягы бар. Илгизәр Гыйззәтуллинның үз көче яки спонсорлар ярдәме белән кечкенә тиражлы итеп чыгарган китапларын актаручы, укучы, кулланучы шәхесләр бик күп булса да, бу формат рәсми фәндә үз урынын тапмаган. Фольклормы бу, әдәбият гыйлемеме, этнолингвистикамы, әллә лексикографиянең бер тармагымы? Яки төрле фәннәр һәм тармаклар арасында тамыр җибәргән аерым бер фәнни-иҗади казанышмы? Бер тармакта башкарылган хезмәтне икенче бер фән белгеченә тоттырсаң, ул аны һичшиксез туздырып ташлаячак. Мәкальме бу, идиомамы, фразеологик әйләнмәме, әллә паремия дип аталган күренешме? Әллә матур әдәбияттан тормышка кайткан тирән мәгънәле, образлы цитатамы ул?

"Канатлы сүзләр" дигән мәдәни һәм әдәби, педагогик һәм лексик могҗизаны аерым бер фән киштәсенә салу бик читен булыр иде. (Илгизәр Гыйззәтуллин шунда ук "Прокруст ятагы" төшенчәсенең каян килеп чыгуын күрсәтеп, 3-4 әдәби әсәрдән мисал китерер иде.) Ләкин педагогикада, журналистикада, язучылыкта, халык алдында чыгыш ясаучы дәүләт җитәкчеләре һәм сәясәтчеләр мохитендә һәр көн кулланыла торган мондый сүзлекләрне тарату, интернетка кую татар теленең байлыгын кулланырга ярдәм итәр иде.

Белүемчә, Илгизәр Гыйззәтуллин басмага әзерләгән "Канатлы сүзләр"нең гомуми саны 1000 гә җитеп килә. Бу гыйбәрәләр сөйләм байлыгын арттырып кына калмый, ә бәлки әдәбият, тарих, лексика белеме иңдерә. Мондый хезмәтне фәнни яктан анализлау киләчәк галимнәре эшедер мөгаен. Аны туплаучыдан бу уникаль байлык турында теория таләп итү, аннан яңа фән тармагы булдыруны сорау килешмәс иде. Хәзинә тупланган, әсбап булырылган, аны кулланырга гына кирәк. Өйрәнергә һәм кулланырга. Хәзергә Илгизәр Гыйззәтуллинның бер генә сүзлеге дә китап кибетләрендә юк. Булган кадәресе (Уфада, Казанда чыккан зур тиражлы сүзлекләр, Туймазыда автор хисабына 100 данә тираж белән бастырылган китаплар) әллә кайчан таралып беткән. Хәзер инде 7-8 сүзлек чыгып та, хәзергә Татарстанда дәүләт хисабына рәсми нәшриятта бер генә китап та чыкканы юк аның.

Татар фольклоры да, классик һәм хәзерге әдәби әсәрләрдә кулланылган образлы төшенчәләр дә, рус һәм чит ил әдәбияты үрнәкләре дә саф татарча тасвирланган бу байлыкны зыялыларга тарату, аны уку әсбабы итеп куллану бик дөрес булыр иде. Һәрхәлдә чит телләрдә андый китаплар сирәк очрый, ә башка төрки милләтләрдә мондый хәзинә тупланмаган әле.

"Татар блогерлары" сәхифәсендә язылган фикерләр редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин. 

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла