Муса белән Артур кирәк: татар көрәше үсештәме? Журналист Фәрит Салиховтан күзәтү

12 Апреля 2017

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылган бәйгедә – беренче, шәһәр командалары да килеп кушылган республика чемпионатында – икенче, Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган турнирда – өченче, Данил Галиев истәлегенә уздырылган республикакүләм бәйгедә дүртенче урын... Көрәш сезонында шундый нәтиҗәләргә ирешкән Теләче районы командасы белән республикада тиңләшә алырлык башка авыл районнарын күрмим. Менә шул әйдәман районның иң дәрәҗәле турнирын – атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин истәлегенә уздырылган бәйгене тамаша кылырга насыйп булды.

“КҮРШЕЛӘРНЕ ДӘ ЧАКЫРДЫК”

“Көтүче Наил” буларак таныш көрәшчене хөрмәтләп, үзе исән вакытта ук аның призына атап уздырыла иде ошбу ярышлар. Инде хәзер, Наил ага бакыйлыкка күчкәннән соң,  аның истәлегенә оештырылган ярышта иң көчле көрәшчеләр ачыклана. Хуплана торган эш. Яшь буынны батыр якташларының гамәлләре аша тәрбияләүдә моннан да яхшырак эш булыр микән? 8 апрельдә ярышлар узган Теләченең  “Батыр” спорт комплексында иң зур уңышларга ирешкән көрәшчеләрен хөрмәтләп, аларның рәсеме төшерелгән һәм уңышлары язылган Дан әләмен күтәрүне дә гадәткә керткәннәр. Алар сафында да беренче булып Теләченең легендар көрәшчесе – Наил Хәмидуллин хөрмәтенә күтәрелгән Дан әләме тора.

  “...Ярышларда 11 командадан 52 көрәшче чыгыш ясый. Арада Татарстанның Саба, Биектау районнары көрәшчеләре дә бар. Барлык күрше район көрәшчеләренә чакыру җибәрдек – килмәделәр”, – көрәш турнирын оештыручылар әлеге сүзләрен утырып торган чагымда ишеттерделәр. Югыйсә, урындыксыз урынга “лап итәргә” туры килер иде. Бүгенге хәлне Наил Хәмидуллин күрсәме?.. Ярый әле Наил абыйның үзе исән вакытында келәмгә чыгарга чират тезелә иде.  Бил алышкан елларда турнирның җиңүчесе булу өчен дүрт-биш көрәшчене сыртына салырга туры килгәнен хәтерлим. Димәк Наил ага үзе бил алышкан 60 килограмм үлчәү авырлыгында егермеләп көрәшче келәмгә чыккан. Ә бүген 9 авырлыкта – 52 көрәшче!.. Турнирга килгән һәр икенче көрәшче бүләк алып кайтып китә, дигән сүз. Шулай булып чыкты да – елына бер тапкыр сөлге алучы ир-атларга да медаль тагып, алкышларга туры килде.
 
Гаеп аларда түгел, килмәүчеләрдә! Дөресрәге, башкаларны келәмгә тарта алмаучыларда.
 

фото: tulachi.ru

30 МЕҢ – КҮКТӘН АЛЫНГАН САН

  Теләчедә алдагы көнне генә тагын бер батыр көрәшчеләре Сәгыйть Гыйниятуллин призына мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып, югары сыйныф укучыларына кадәрге егетләр һәм билбау көрәше белән җенләнүче кызлар арасында бәйге уздырганнар. Ошбу турнирның инде ике дистә елдан артык тарихы бар. Анысына 8 мәктәптән 120ләп көрәшче җыелуы начар түгел. 
 
Ләкин медальнең икенче ягы да бар. Берара көрәш өчен җаваплы түрәләр авызыннан: “Татарстанда 30 мең кеше көрәш белән мавыга”, – дигән сүзләр чыгып ычкынган иде. Инде хәзер шул 30 меңне республиканың 40тан артык район һәм шәһәрләренә бүлгәләп карагыз. Лидер район – Теләчедә бил алышырга 200 көрәшче дә җыелмагач, ул саннар каян алынды икән? Әле ул 200нең барысы да даими рәвештә көрәш белән шөгыльләнә, дигән сүз түгел.
 
Бу урында Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәш турнирының быелгы җиңүчеләрен барлап китү урынлы булыр. Ярышның җиңүчеләре булып Фирзәр Гыйниятуллин (Олы Мишә), Динар Әкбәров (Биектау), Ильмир Зиябиев (Олы Мәтәскә), Динар Кәримуллин (Олы Мәтәскә), Азат Нурмөхәммәтов (Олы Мәтәскә), Рүзәл Гаязетдинов (Югары Кибәхуҗа), Илдар Гыйниятуллин (Олы Мишә), Рамил Мөхәммәтов (Олы Мишә), Радик Сафин (Саба) танылды.
 
Чит төбәк көрәшчеләре Динар Әкбәров белән Радик Сафин сафына Теләчедә туып-үсеп тә, бүген башка  команда өчен бил алышучы Азат Нурмөхәммәтов һәм Ильмир Зиябиевны да кертсәк, калган 5 көрәшче арасында республика көрәшчеләрен өркетерлек бертуган Гыйниятуллиннар һәм Динар Кәримуллин гына кала. Әйе, Теләченең биредә көрәшмәгән Раил Нургалиев, Рамил Корбанов, бертуган Раил һәм Илдар Мараков кебек көрәшчеләре дә бар әле. Шулай да 52 көрәшче арасыннан сайлап алып кына команданы тулыландырып булмавы бәхәс тудырмый. Менә ни өчен татар көрәшенә Муса һәм Мөнир Галләмов кебек мари егетләре, Артур Зөлкәрнәев ише башкорт батырлары кирәк. Теләчеләрнең аларны үз составына чарасызлыктан алуын, кем ничектер, шәхсән без шушы турнир аңладык. Авылларда көрәш түгәрәкләрен камил дәрәҗәгә җиткергәнче, әзер көрәшчеләрне үз итү кулай алым булуын Теләче генә түгел, тагын берничә лидер район күптән аңлап өлгерде инде.
 
– Җәелебрәк басыгыз, телевидение төшерә! – ачылыш тантанасына чыккан 52 көрәшчене парадка тезүче берәүнең әлеге сүзләреннән соң кемдер көлемсерәп куйса, шәхсән безнең елыйсы килде...
 
Ә мондый хәл Теләчедә генә түгел шул.
 

фото: tulachi.ru

САБАН ТУЕНДА КЕМ КӨРӘШЕР?

  Бүген татар көрәшен үз итүчеләрне ике төргә бүлергә була. Аларның бер өлеше өчен көрәш – яшәү рәвеше, профессиональ спорт төре. Алар уңышка ирешү өчен спорт залында шөгыльләнергә вакытын да таба, белемен дә шул юнәлештә сайлый, хәтта үзен яхшы формада тоту өчен “тәмле” ризыкка да акча кызганмый. Шул ук вакытта Сабан туйларында гына бил алышуны гадәткә керткән көрәшчеләр дә бар. Беләктә егәр, йөрәкләрендә дәрт бар аларының. Әмма спорт залына йөрергә вакыты, мөмкинлеге, бәлки теләге генә юк. Хәер, кирәк тә түгел ул аларга. Андыйлар Сабан туеннан икенче ел Сабан туен гына кайгырта.
 
Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәш бәйгесенә җыелган 52 көрәшченең өчтән берен, бәлки яртысын икенче төркемгә кертеп карарга буладыр. Сабан туйларында аларның саны тагын да кими төшәчәк әле. Чөнки профессионаллар авылларга “чәчелә”. Әнә бит, Наил аганың оныгы – Илдар Гыйниятуллин келәмгә чыгып баскач, аның белән бил алышырга батырчылык итүчеләр дә табылмады. Сабан туйларында да күпчелек авылларда шундый күренешкә тап булачакбыз.
 
...Әле без белгән 90нчы еллар башында авылыбыз Сабан туенда бил алышулар караңгы төшкәнче дәвам итә иде. Чөнки көрәшчеләрне тотыштыру өчен аркан озынлыгы җитмәде. Хәзер бәйрәмне эңгер-меңгердә башлап, караңгы төшкәнче төгәлләргә дә була – былтыргы мәйданда, мәсәлән, саны 10га да тулмаган (!) көрәшченең көч сынашуын тамаша кылдык. Монысы урындагы түрәләрнең эшләп җиткермәвенең бер нәтиҗәсе: үз авыл кешесенә ел буе спорт залында әүмәкләшерлек (профессиональ шөгыльләнү белән бутамагыз!) көрәш түгәрәге оештыра алмыйсың икән, һич югы Сабан туенда булса да спорт осталары белән көрәшергә мәҗбүр итмә инде син аларны. Көрәш мәйданына келәмне авыл кешесе өчен генә җәй, шуларны гына көрәштер һәм, иманым камил – быел күршесен күзәткән авыл агае киләсе Сабан туенда күршесен сыртка салырга тырышачак. 
 
– Республикада татар көрәше үсештә дип, сөйләшүләрнең дөрес булмавын бик яхшы беләм. Болар минем федерацияне ташлап китмәвем өчен салпы якка салам кыстыру буларак кына әйтелгән сүзләр. Асылда, бездә көрәш үсештә түгел, ә бары бер дәрәҗәдә тора, – дигән иде Татарстанда Көрәш федерациясе җитәкчесе, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның көрәш федерациясе Президиумының быелгы утырышында. 
 
...Көрәш үсештә түгел безнең. Ул югарыга кинәт омтылыш ясаганнан соң бер урында таптана. Чөнки профессиональлек артыннан куып, массакүләм көрәшне оныттык. Әйе, республикакүләм ярышларга 300дән артык көрәшче җыела, дип әйтүчеләр дә булыр. Командалар арасында урыннар чыгармый гына берничә турнир оештырып карыйк әле – ничә көрәшченең Казан келәменә мәҗбүри чыкканлыгын бик тиз аңлашылыр.

САБАН ТУЕ ДИМӘКТӘН...

  Сабан туе димәктән, 12-13 майда Әстерханда Федераль Сабан туе уза. Мәйданның баш батырын 725 мең сумлык Volkswagen Polo машинасы белән бүләкләргә җыеналар. Сүз уңаеннан, 2016 елда Россия һәм дөнья буйлап 317 Сабан туе уздырылган. Россия төбәкләре, ерак һәм якын чит илләрдә бәйрәм оештыру өчен Татарстан 86 миллион сум акча сарыф иткән.
 
Ә Татарстан авылларында Сабан туен, аның йөзек кашы – татар көрәшен саклап калу өчен ни башкарыла? Көрәшебез үсештә диючеләрдән шул сорауга җавапны эш-гамәлләрнең нәтиҗәсе аша күрәсе килә. Бүгенгесе күз алдында: 14 меңнән артык халкы булган, көрәш буенча лидер район келәмендә 52 ир-ат көрәшә.
 
Көрәш ярышларына гомумән йөрмәүче Бөгелмәдә ни хәлләр бар икән?..

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла