Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе волонтеры Галимҗан Галимов: Телебезне үстерүгә һәркем ярдәм итә ала!

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе 12 ел дәвамында йөзләгән волонтерларны туган телне саклау эшенә җәлеп итте. Галимҗан Галимов - шул волонтерларның берсе. "Интертат" электрон газетасы өчен язылган блогында ул бу эшкә алынуының сәбәпләрен аңлата.

news_top_970_100
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе волонтеры Галимҗан Галимов: Телебезне үстерүгә һәркем ярдәм итә ала!
"Ни өчен бу акциядә волонтер булып йөрисең?" дигәндә, җавабым бик гади: татар теле, милли мохит, яңа дуслар, яңа танышулар миңа чыннан да бик күп күтәренке кәеф, рәхәтлек алып килә, яшәү дәрте өсти, яңадан яңа үрләргә ирешү теләгемне арттыра! 

"Нәрсәгә кирәк соң ул?" диючеләргә, "Кирәк!" дип әйтәм. Иң беренче чиратта үзебез өчен. Казанда татар дөньясына хас бер мохитне табу авыр. Аны мин төгәл тасвирлап та бирә алмыйм, ләкин күбесенчә башка милләт вәкилләре белән аралашып укыган, эшләгән, әмма милли җанлы булып кала биргән кешеләр мине аңлыйдыр. Татар проектлары шушы сусауны басарга ярдәм итә. 

Милли рух булган җирдә, доньяга һич зарланмый киләчәкне төзүгә ике куллап тотынган кешеләр белән берлектә нәрсәдер майтару - үзе бер кызык. 


Бу "Мин татарча сөйләшәм"гә генә кагылмый, татар телендә сөйләшүгә, фәнгә, техникага, доньяны танып белүгә һәм башка өлкәләргә багышланган барлык берләшмәләр, төркемнәр, чаралар... бүгенге көндә аларның булуы, үсүе милләтебез өчен аеруча кирәк. Һәркем үзен генә кайгыртып яшәсә, әлләни уңышка ирешеп булмас дип уйлыйм мин. Шуңа күрә бергәләп, матур итеп, җиң сызганып эшләргә кирәк. Акча тамамы, юкмы, бу "Казан"да кайнавы үзе ни тора!

Татар проектларында беренче тапкыр гына катнашуым түгел, оештыру эшләрендә, башка төрле ярдәм кирәк булганда бик теләп катнашам.

Мәсәлән, бүгенге кондә "Гыйлем" берләшмәсе белән татар фәнен үстерүгә багышланган бик матур эшләр алып барабыз. 

Проектлар күп, һәркем үзенең теләкләреннән, мөмкинлекләреннән чыгып, үзенә фикердәшләр, яңа дуслар табып, милләтебезне, телебезне үстерүгә булдыра алганча көчен куя ала.

Әйтергә кирәк, эшсезлектән йөрү түгел инде бу. Катнашучыларны карасагыз, безнең арада бизнесменнар да, төрле эшләрдә эшләүчеләр дә, башын бәрә-бәрә бирелеп төрле уку йортларында укучылар да бихисап. Шул гадәти тормыштан, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, бер ял итү чарасы да бу.

***


"Мин татарча сөйләшәм" акциясен 2006 елда Казанның Бауман урамында “Үзебез” яшьләр хәрәкәте 26 апрель — Габдулла Тукай туган көнне “Мин татарча сөйләшәм!” дигән акцияне башлап җибәргән иде. Акциянең максаты - татар телен саклау, үстерү, аңа игътибарны арттыру. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100