Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдус Фазлетдинов: Арысланнар көтү белән йөрми, яки комсомол оешмасы быел үзенең 100 еллыгын каршылар иде

Башкорт дәүләт университеты доценты, Башкортстанда нәшер ителүче "Тулпар" журналы баш мөхәррире урынбасары Илдус Фазлетдинов 1990нчы елгы олигархларның көрәк белән акча көрәп, ил байлыгын бүлгәләргә комсомолда өйрәнүләрен сөйләде.

news_top_970_100
Илдус Фазлетдинов: Арысланнар көтү белән йөрми, яки комсомол оешмасы быел үзенең 100 еллыгын каршылар иде

Хәтеремдә, узган гасырның 80нче еллары уртасында, без, пионер галстуклары тагып, мәктәп коридорларыннан йөгереп йөргән дәвердә, хулиганрак малайларның берсе мине тотып алып, укытучы-фәлән күренмиме дип, алан-йолан карангач:

– ВЛКСМ сүзенең, чынлыкта, ничек озынайтылганын беләсеңме? – дип сорады. Аннары:

– Возьми Лопату, Копай Себе Могилу! – дип, үз соравына үзе җавап биреп, “вәт, кызык иттем моны!” дип шаркылдап көлә-көлә, ары йөгергән иде.

Заманында кулаклар уйлап чыгарган бу гыйбарәдәге “көрәк” сүзенең мәгънәсен әле генә аңладым. Комсомол оешмасының асылын аңлаткан икән бит бу корал. Үзегез уйлап карагыз: гражданнар сугышында большевикларга хакимият яулап алып биргәннән соң, комсомоллар, кәйлә-көрәк күтәреп, илнең икътисади куәтен күтәрүгә керешә, Магнитка, ДнепроГЭС, Беломорканал төзелешләрен алып бара, соңрак Бөек Ватан сугышында һәлак була. Беренче комсомолларның балалары сугыштан соңгы елларда, аталары юлыннан китеп, чирәм күтәрә, янә шул көрәк-кәйлә белән БАМ төзи, ә иң "акыллылары" - җылы кәнәфиләргә җәелеп утырган яшь чиновниклар, акчаны көрәк белән көрәргә өйрәнә. 

Тиздән алар “өлкән агалары” – КПСС җитәкчелегенә дә менеп утырдылар. Өйрәнгән “гыйлемнәре” инде үз балаларына зур файда китерде – алар бабаларының хәләл көче белән туплаган ил байлыгын үзләре төзегән төрле акционер оешмалары, ширкәтләр, банклар арасында бүлгәләп, СССР дигән дәүләтне таптый-таптый көрәк белән күмеп куйдылар. 1990нчы елларда “кинәтбай”-олигархларга әверелгән Березовский, Гусинский, Ходорковский, Абрамович кебек шәхесләрнең биографиясенә күз салсаң, аларның һәммәсенең дә комсомолдан үсеп чыгуын күрергә мөмкин. Көрәк белән акча көрәп, ил байлыгын бүлгәләргә шунда өйрәнгәннәр булып чыга инде...

Мин үзем ВЛКСМга 1989 елда кабул ителдем. Ул вакытта оешма исеме өстендә бернинди романтик ореол да калмаган иде инде, җәмгыятьтә булган ихтирамы да ташка үлчим иде. Комсомол җитәкчеләренең күпчелеге алыпсатарлыкка кереште, илдәге беренче бизнесменнар да алар арасыннан чыкты. Шуңа күрә мин бу оешмага мәктәптә пионер галстугы тагып йөрмәс өчен генә кердем. “Огонек”, “Пульс”, “Аргументы и факты” кебек либераль карашлы, тарихның күп сәхифәләре өстеннән серлелек пәрдәләрен алып ташлаган басмаларны йотардай булып укыгангадыр, күрәсең, тиздән минем бу оешмадан тәмам күңелем кайтты. Һәм мин (мәктәп директоры малае!) 1990 елда үз теләгем белән комсомолдан чыктым. Бу “олы” югалтуны ВЛКСМ да күтәрә алмады булса кирәк, 1991 елда, үзен тудырган илдән аз гына иртәрәк, җан тәслим булды...

  • Әйе, комсомол оешмасы Совет иле белән бергә туды, бергә үсте, бергә бакыйлыкка күчте. Илнең бу чордагы барча казанышлары да, югалтулары да комсомол исеме белән бәйләнгән. Тарихка караш ташласак, 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләренең 1нче Бөтенроссия корылтаенда Россия коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) оештырыла. 1924 елдан ул – Россия ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ), 1926 елдан — Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ) дип атала башлый. Оешманың эшчәнлеге Коммунистлар партиясе программасы нигезендә алып барыла. ВЛКСМның үз уставы, үзәк һәм җирле җитәкче органнары була. Ширкәтләрдә, колхоз-совхозларда, уку йортларында, Совет Армиясе гаскәри берлекләрендә башлангыч комсомол оешмалары төзелә. Оешманың иң югары органы — Бөтенсоюз съезды. Ул ВЛКСМның Үзәк Комитетын сайлый. Пленумнарда Үзәк Комитетның бюросы, секретариаты сайлана. Комсомолга әгъза буларак 14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул ителә.
<~>

Комсомол дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә, яшьләрне тәрбияләүдә, сәяси, халык хуҗалыгына кагылышлы һәм социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Коммунистлар партиясе ВЛКСМны яшьләр арасында үз идеологиясен уздыручы төп оешма итеп карый. Комсомолның төп вазыйфасы аң-белемле, хезмәт сөючән, төрле яктан әзерлекле коммунизм төзүчеләрне, чын патриотларны тәрбияләү, яшьләрне гамәли яктан коммунистик җәмгыять төзүгә җәлеп итү була. Комсомол яшь буыны пролетар интернационализм принципларына тугрылык рухында тәрбияләүгә омтыла, халыкара яшьләр хәрәкәтен җәелдерүгә ярдәм итә. ВЛКСМ әгъзалары хезмәттә үрнәк күрсәтергә, белемнәрне, мәдәниятне үзләштерергә, илнең сәяси тормышында актив катнашырга тиеш була. Комсомол Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы белән җитәкчелек итә, күпсанлы орден-медальләр белән бүләкләнә.

Ләкин “үзгәртеп кору” процесслары мәңгелек дип саналган идеологик кануннарны челпәрәмә китереп, комсомолны да юк итте. ВЛКСМның 1991 елның 27-28 сентябрендә узган XXII Гадәттән тыш съездында оешма үзенең тарихи вазыйфасын үтәгән дип бәяләнелде һәм таратылды. Бу исә җитәкчелекнең эчтән череп таркалганлыгын күрсәтүче бер факт иде, чөнки делегатларның 80 процентын төрле төбәкләрдәге ВЛКСМ аппараты вәкилләре тәшкил итте. Ягъни оешма җитәкчеләре үз-үзләрен юк итеп, ВЛКСМны яшьләр берлекләре федерациясе итеп үзгәрттеләр һәм оешманың барча мал-мөлкәтен үзара бүлештеләр.

Оешма нигә шулай тиз юкка чыкты соң? Моның төп сәбәбен комсомол оешмасының тулаем марксизм-ленинизм идеологиясенә корылып, аның шул идеологияне яшьләр арасында таратучы һәм пропагандалаучы булып хезмәт итүеннән күрергә кирәк. Коммунистик партия үзенең Конституциядә беркетелгән “совет җәмгыятен әйдәп баручы авангарды” ролен югалткач, аның яшьләр “канат”ына да ихтыяҗ калмады. Шулай итеп, бер әйбер ачыкланды: баксаң, дистә еллар дәвамында комсомол оешмасы яшьләр мәнфәгатьләрен түгел, ә рәсми идеологияне яклаган икән бит! Идеология юкка чыгу белән, ВЛКСМның да кирәге бетте. 

Нәкъ Галимҗан Ибраһимовның “Тирән тамырлар” әсәрендәгечә, “сәвит үз баласын үзе ашады”.

Бүген хәтта рәсми даирәләрдә дә ВЛКСМны яңа идеологик нигезгә корып, оешманы яңадан тергезү омтылышы ачык сизелә. Янәсе, ул үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләячәк. Кирәкме бу? Белмим. Ләкин шәхсән үзем балаларымның, сафка тезелеп, җитәкчелек сызган юлдан тайпылмыйча, каядыр – билгесез “якты киләчәккә” атлауларын һич кенә дә теләмим. Көтү белән йөрергә алар сарык түгел. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин сүзләре белән әйтсәк, “арысланнар көтү белән йөрми”...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100