Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимә Миләүшә Хәбетдинова: Мөдәррис Әгъләмовка кушылып, без дә яшьләргә: «Кузгалырга вакыт!» – дип кабатлыйк

Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның беренче драматургия тәҗрибәсе - «Төшке ялдан соң» спектакленә рецензия тәкъдим итә. Әлеге спектакль TatCult театраль лабораториясе кысаларында 14 май көнне тамашачыларга беренче тапкыр күрсәтелде.

news_top_970_100
Галимә Миләүшә Хәбетдинова: Мөдәррис Әгъләмовка кушылып, без дә яшьләргә: «Кузгалырга вакыт!» – дип кабатлыйк

Эскиз тудыру этабында ук Йолдыз Миңнуллина татар әдибе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов (1946–2006) иҗатына, шигъриятенең табигатенә, шәхес һәм халык төркеме каршылыгына үз мөнәсәбәтен күрсәтергә омтыла.

Пластик перфоманс формасында гәүдәләнеш тапкан «Ә аннары...» эскизы (19.10.18) тамашачыларга әдәби спектакльнең яңа чикләрен күрсәтә, биредә төп басым сүз көченә түгел, ә бәлки актёрлар уенының энергетикасына ясала.

«Ә аннары...» эскизының шул ук исемдәге шигырьгә нигезләнмәве күренеп тора:

Тормыш сине затлы атка

Атландырыр,

Тормыш сине шундый итеп

Якландырыр.

Һәм аннары... килер бер көн:

Капландырыр

Йөзтүбән.

Тик аныңчы әле сине

Очындырыр,

Юри түгел, төштә түгел,

Бу чын булыр.

Һәм аннары мыскыл итеп

Мыек борыр:

Күз тигән!

Шул рәвешле Йолдыз Миңнуллинаның диалогка басым ясавы күренә. Концептуаль планда ул күбрәк “Дөнья килде безгә” шигыреннән этәрелә:

Без дөньяга килдек, ә аннары

Дөнья безгә килде, билгеле...

Тамашачылар сихерләнгәндәй замананың полиэтилен «кузы»сыннан иҗади шәхеснең «туу» процессын күзәтә...:

Без калыктык

Кояшлары белән,

Явымнары белән яшәреп,

Дөнья әле бик кечкенә иде,

Без төштәге кебек яшәдек.

Йолдыз Миңнуллина шәхеснең дөнья белән диалог корырга омтылуын һәм моның нәтиҗәсезлеген күрсәтә. Сценарист буларак шагыйрә Әгъләмовның шигырьләрендә вакытны физик яктан тоя алуын осталарча сурәтләвен экскизда тасвирларга тырыша. Миңнуллина эскизының диалог формасына корылуы күзгә ташлана. Шагыйрәнең сәхнә диалогы 60 нчы еллар шагыйре әдәби мирасының бер төркем шигырьләренә нигезләнә. Хәрәкәтләренең пластикасы аша актерлар тормыш туу турындагы мифны сурәтләргә, Вакыт катламын тишеп, җирдә яңа тормыш барлыкка килүен күрсәтергә омтыла.

Шәхес һәм бернәрсәне ишетми торган саңгырау, агрессив халык төркеме каршылыгын сурәтләгән күренеш мәҗүси энергетика белән сугарылган. Йолдыз 60 нчы еллар шагыйренә хас булган фаҗигале ялгызлык хисен осталарча чагылдыра алган. М. Әгъләмов халыкның үзен ишетүе хакында хыялланган... Конфликтның сәбәбен ул үзенең халык дога кылганнарга дога кылмавында күрә. Шәхес белән халык төркеме арасындагы конфликтның чишелеше булып монументка табыну күренеше аңлашыла – ул заманага бәя бирүдә сатирик аккорд булып яңгырый. Шул ук вакытта бу күренеш тамашачыларга вакыт агышының фаҗигале котылгысызлыгын да күрсәтә.

Эскиз бөтенлеге белән аерылып тора, шуңа күрә тәмамланган мини-спектакль төсен ала. Йолдыз бу эскизда Мөдәррис Әгъләмовның Мәңгелеккә мөнәсәбәтен бик нечкә тасвирлый алган. Шагыйрь күңел түрендәге изге утның беркайчан да сүнмәвенә, кемдер “тәрәзәләрне” ачарга батырчылык итсә, күңелнең, әйтелеп бетмәгәннәрнең үлеп терелә алуына чын күңеленнән ышана (“Кайталар”). Тере җанның тибеше эскизда караңгыда кабынучы кечкенә фонарьлар аркылы җиткерелә.

Ахырда эскиз мәсәл, гыйбрәтле хикәя төсмерен ала. Йолдыз Миңнуллинаның исемсез персонажның көнкүреше турында хикәяләве ахыр чиктә тормыш мәгънәсе, кешенең тормыштагы чын миссиясе, иҗат табигате турындагы фәлсәфи уйланулар булып аңлашыла башлый... Артистларны һәм тамашачылар залын каплаган полиэтилен спектакльне сәхнәләштерүчеләргә максималь берләшү градусын табарга ярдәм итә. Миңнуллина һәм эскизда катнашкан актерлар Әгъләмовның “тере” тормыш белән яшәргә чакыруын тамашачыларга җиткерә ала.

Бер яктан, «Төшке ялдан соң» спектакле белән эскиз арасында ниндидер бәйлелек, дәвамчанлык бар:

· материал берлеге: М. Әгъләмов поэзиясе буенча төзелгән;

· форма берлеге: әдәби спектакль вариациясе;

· сценарийның диалогка корылуы;

· мәсәл, гыйбрәтле хикәягә якынлыгы.

Икенче яктан, әлбәттә, яңалыкка да урын бар: татар әдәби спектакленә физик театр эшкәртмәләген кертү омтылышы әнә шундыйлардан. Иҗади коллектив һәм режиссер «Блуждающее время» (2014) спектаклендәге Кеше белән Вакыт диалогын тудыручы Лидия Копинадан илһам алгандыр дип уйларга урын бар. «Төшке ялдан соң» спектаклендә Йолдыз Миңнуллина да кешенең Мәңгелектә үзен яңадан табуы турында уйлана. Шагыйрәнең иҗади методы физик һәм психологик театр синтезына нигезләнә. Бу спектакль тамашачыларның актив катнашуына ориентлашкан: алар үзләренең шәхси күзаллауларын формалаштырырга, сәхнәдәге тормыш картинасын ясап бетерергә тиешләр.

Сценарий язганда, Йолдыз Миңнуллина боҗралы композициягә мөрәҗәгать иткән. Спектакльгә кадәр һәм спектакльдән соң публиканы балачакта калган күренеш белән «җылыталар»: Евгений Скрипачев, Алмаз Әсхәдуллин, Альбина Ногманова, Айдар Әхмәдиев, Рузанна Хәбибуллина, Дмитрий Глухов, Энҗә Гыйззәтова әбәк-әбәк, качышлы уйныйлар. Кыса ролен биредә М. Әгъләмовнең шигыре үти: “Кешенең кешене җиңәсе килә..., / Дусларын узасы, / Һәр җирдә, һәркайда, / Беренче буласы”.

Төп пәрдәдә исә, эскиздагы сыман, кешенең тормыш юлы күрсәтелә. Йолдыз Миңнуллина эскиз композициянең нигезе булган антитеза, контраст принцибын кире кагып, спектакльдә вариативлыкны сайлый.

Сценографиядә минимальлек күзәтелә. Сәхнәдәге хәрәкәт вакытында актерлар баскыч, лампочка, баулар белән бәйләнешкә керәләр, һәр күренештә алар төрле мәгънә төсмерләре белән баетыла.

Шигъри образларга гаять сизгер булган Йолдызның Мөдәррис Әгъләмов ачышларын, кабатланмас метафораларын визуальләштерергә тырышуы күренеп тора. Тормыш юлы актерларның «баскыч» буйлап әле алга, әле артка хәрәкәт итүе аша сурәтләнә. Бу хәрәкәт юнәлешен замана юлламасы билгели. Монда спектакльнең пластикасы өчен җаваплы булган Евгений Скрипачевны билгеләп үтү дә урынлы булыр.

Шагыйрьнең шәхси потенциалны бетерүгә каршы протесты символик күренештә чагылыш таба. Бу күренештә актерлар үз заманнарының тырмаларына җигеләләр, замана исә аларга баш күтәрергә бирми. Финалда «тырма» замана кысасы образына әверелә, бу кысадан, чабыш тизлегенә түзмичә, бер-бер артлы персонажлар төшеп кала. Шагыйрьнең замананың ритмнары турындагы фәлсәфи уйланулары актерларның чабыш вакытындагы энергетикасы аша җиткерелә. Шигырьдәге сыман, спектакльдә дә «Кузгалырга вакыт!» өндәве әсәрнең төзелешен (структурасын) бербөтен итеп саклаучы чакыруга әверелә.

Тик бу процессның чын асылы күпләр өчен ачылмыйча кала. Дан яраткан кешелек ярминкәсенә Горькийның Данкосына якын герой-демиург һәм Мөдәррис Әгъләмов «мин»енең инварианты булган һәм тормышларын заяга уздыручы, дөньяны авазларда кабул итәргә сәләтсез «дальтоникларга» каршы торган герой-күзәтүче килеп керә.

Шәхси язмышның «җепләре»/«баулары» сәхнәдә Мәңгелектә теге яисә бу буын тарафыннан калдырылган «буразна»га үрелә. Җир һәм Җыр берлеге кыл-буразналар образы аша ачыла, баскыч биредә нигез вазыйфасын үти. Кайвакыт баскыч нота билгесе, ә сәхнә алдында тарттырылган баулар нота станын хәтерләтә. Һәр кеше тормыш симфониясендә үз авазың яңгырата.

Герой-демиург һәм чабышка түзә алмаучылар арасындагы каршылыкка нигезләнгән пластик миниатюра Мөдәррис Әгъләмовның тагын бер метафорасын «чирәм тавышы»н исебезгә төшерә: бу метафора ярдәмендә шагыйрь кайчандыр «нечкә күңелле» чирәмнәрнең сабырлыгын һәм түземлеген сурәтләгәндә, эспрессионистик хисләрен җиткерергә мөмкинлек бирә. Йолдыз Миңнуллинаның чирәм-кешеләре кычкырмыйча җиргә сузылып яталар (чаг. «Үләннең соңгы бәйрәме»). Үрмә баулар Мөдәррис Әгъләмов лирикасы өчен ачкыч булган галәм белән бербөтен булу идеясен сурәтли.

Композитор Алмаз Әсхәдуллин, спектакльнең музыкаль бизәлешен ясаганда, авазларның мәсәлдәгечә яңгыравына басым ясаган. Бу, әлбәттә, музыка уен коралларын сайлаганда да исәпкә алынган: сәхнәдә барабан даф, көнчыгыш барабаны, флейта, саз яңгырый.

Максатларның чынга ашмавы, драма төсе алып, сәхнәдә спектакльгә нигез булып торган шигырьне кат-кат уку ярдәмендә җиткерелә. Кызганычка каршы, текстны кычкырып укуга, һәр иҗеккә басым ясау өлкәсендәге тәҗрибәләр мәгънәләрнең югалуына, текстның яңа яңгыраш алуы өчен ясалган тәҗрибәләргә китерә. Йолдыз Миңнуллина сәләтен ихтирам итүчеләрне шигырьләрне кабатланмас итеп укый алуы белән таң калдыра килде. Тик спектакльдә аның тавышы әллә борчылудан, әллә башка безгә мәгълүм булмаган сәбәпләр аркасында хор эчендә «батып калды», Мөдәррис Әгъләмов җиткерергә теләгән мәгънәләр җиткерелми калды... Замана спектакльләренең үзенчәлегенә әверелгән аерым сүзләрнең пульсациясе бу очракта уңышсыз булып чыкты... Актерларның театр училищеларында танышкан сулыш техникаларын да шул яссылыкта карарга мөмкин...

“Тудырырга һәм төзергә килгән / Кеше ничек китә алсын ватып? – дип, остазы артыннан борчуын белдерергә омтыла шагыйрә.

Актерлары сүз белән түгел, ә тәннәре, тавышлары, авазлар белән эш иткән, шигъри җавап буларак уйланган бу спектакль тулысынча килеп чыккан дип әйтеп булмый. Кызганычка каршы, тамашачыны көчәнеп мышнау, тире исе аңкыту белән җәлеп итәргә теләү концептуаль мәгънәләрнең югалуына китергән. Бу алымнар белән спектакльне тудыручылар иҗат эшенең авырлыгын күрсәтергә теләгәнме? – Анысы билгесез...

Спектакль җыйнак түгел, кирәгеннән артык сузылган, ардыра. Мизансценалар арасындагы озакка сузылган паузалар, ут куелышындагы яктылык һәм караңгылык контрасты белән кирәгеннән артык мавыгу, залдагы тынчу һава дискомфорт тудыра.

Һәр персонажның сюжет сызыклары сценарийда сурәтләнгән булса да, аларны индивидуальләштерү өчен бар актерларга да осталык җитеп бетми. Кызганычка каршы, режиссер һәм сценаристның кызыклы идеяләрен инде билгеле булган хезмәтләрне «клонлаштырырга» омтылуы юкка чыгара. Тамашачылар биредә «Әлиф», «Шамаил» (реж. Туфан Имаметдинов), «Иблис» (реж. Сергей Потапов), «Ут чәчәге» (реж. Илфат Камалиев) спектакльләрендәге алымнарны һәм эшләнмәләрне күрә ала. Бәлки, режиссерның интертекстуальлеккә омтылуы шундый нәтиҗәгә китергәндер? Анысын әйтүе авыр... Бу спектакльне гарипли, оригинальлеген бетерә.

Яшь иҗатчыларның иҗади эзләнүләре еш кына оригиналь образлар тудыруга түгел, ә инде таныш образларны кабатлауга кайтып кала... Кызганыч, бу хезмәттә дә «бер урында таптану», «үз-үзен кабатлау» күзгә ташлана. Эскизда без «энергия» алмашуның шаһитләре булсак, спектакльдә бу алмашу килеп чыкмый. Күрәсең, иҗади коллектив үзе дә эзләнүдәдер әле. Бу – үзгәртеп һәм төзәтеп була торган нәрсә. Тик менә профессиональсезлекнең яшьләр сәнгатендә модалы тенденция төсен алуы гына кызганыч... Искиткеч сәләтле шагыйрә, сценарист Йолдыз Миңнуллина, һичшиксез, хөрмәткә лаек! Ә режиссерлык эше – профессиональ белемнәр таләп итүче бик катлаулы хезмәт.

«Алтмышынчылар» буыны татар мәдәниятендә бик нәтиҗәле булуы белән аерылып торган:.

Максатлар нык иде,

Адымнар нык,

Шуңа микән уздык һәйләп-көлеп…

Баш күтәрсәк — гаҗәп!

Ыргытканбыз

Дөнья кадәр җирне әйләндереп.

Алар татар мәдәниятендә үзләренең уникаль буразналарын салган, 1950–1960 еллар дөнья әдәбияты казанышларын милли шигъри традицияләр белән тоташтыра алган. Мөдәррис Әгъләмов татар поэзиясенең «алтын такыя»сында хаклы рәвештә үз урынын алып тора (Спектакльдә яңгыраган шигырьдән аның шигъри кумирлары булып Г.Тукай, Ш.Бабич торуы аңлашыла). «Алтмышынчылар»ның уникаль табышлары татар мәдәниятенең теләсә кайсы өлкәсендә вакыт сынавын уздылар, алар бүген дә милли һәм милли булмаган өлкәләрдә кызыклы. Безне борчыганы шул: бүгенге заман мәдәният эшлеклеләре буыны копия ясау, кабатлау, «ят» материалны клонлаштыру белән мавыга. Бу авыру һәм форма, һәм эчтәлек өлкәсендә дә күренә. «Икенчеллек», тутык сыман, хәзерге татар мәдәнияте басуындагы сәламәт үсентеләрне харап итәргә сәләтле... Менә шул куркыта һәм борчылырга мәҗбүр итә дә инде. Яшьләргә инде, «ходунки»лардан чыгып, мөстәкыйль адымнар ясарга вакыт. Хайп зур тарту көченә ия булса да, тиз үтүчән. Ә чын сәнгать мәңгелек, аның чикләре юк! Мөдәррис Әгъләмовка кушылып, без дә яшьләргә: «Кузгалырга вакыт!» – дип кабатлыйк.


"Татар блогерлары" сәхифәсендә автор фикерләре редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100