Фәрит Гыйбатдинов: «Татар фольклорында кризис. Үзгәрешләр күптән кирәк иде»

1 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Милли шура Президиумы әгъзасы, Чувашия татарларының милли-мәдәният мохтарияте рәисе, Комсомол районы сәнгать мәктәбе директоры, «Мишәр» фольклор ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге тирәсендә барга шау-шуга үз мөнәсәбәтен белдерде. Аның фикеренчә, фольклор өлкәсендә проблемалар күптән җыелып килгән. Проблема – масштаб булмауда.

«Гомере буе шул өлкәдә эшләгәнгә күрә бу проблемада битараф булып кала алмыйм. Фикерләремне моңарчы да гел әйтә килдем. Моннан биш еллап элек мин аны Бөтендөнья татар конгрессы трибунасыннан да әйткән идем инде. Миңа үпкәләп тә йөрделәр. Ә бит низаг кинәт кенә килеп чыккан очраклы хәл түгел. Бу системага әллә кайчан үзгәрешләр кирәк иде. Аларның эшендә масштаб юк иде. Үзгәреш дәүләт күләмендәме, иҗтимагый күләмдә буламы – һәрхәлдә ул үзгәреш булырга тиеш иде.

Монда Фәнзилә Хәкимовна (Фәнзилә Җәүһәрова – Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең элеккеге директоры - ИТ) һәм Түгәрәк уен турында сүз булырга тиеш тә түгел. Фәнзилә Хәкимовна – үз эшендә профессионал. «Түгәрәк уен» – аның җимеше, шушы зур системаның бер өлеше иде.

Кызганыч, татар фольклорында кризис бара. Әлегә кадәр безнең этнография буенча белгечләр дә, Казан консерваториясе һәм Казан мәдәният институты укытучылары да татар фольклорының ни икәнен дә әйтә алмыйлар. Нәрсә ул халык иҗаты? Нәрсә ул фольклор? Безнең бүгенге көнгә кадәр шуны аерып биргән галимнәребез дә юк.

Системага үзгәрешләр бик кирәк иде. Безнең бүгенге көнгә кадәр ни урта уку йортларында да, ни югары уку йортларында да татар фольклоры буенча белгечләребез дә юк. Дамир Габдрахманов, Лилия Җиһаншина кебек яшь галимнәребез Геннадий Макаров, Фәнзилә Җәүһәрова кебек күренекле галимнәребез җитәкчелегендә уку йортларында белгечләр әзерләргә тиешләр. Балалар музыка мәктәпләренә, сәнгать мәктәпләренә «Татар фольклор сәнгате» белгечлеге кертергә кирәк.

Чувашларның уңай мисалларын китерә алам. Алар 20-30 ел элек музыка училищесында да, мәдәният институтында да фольклор буенча белгечләр әзерләде. Аларда барысы да ачык – нәрсә ул фольклор, нәрсә ул халык иҗаты, нәрсә ул академик музыка. Казан дәүләт консерваториясендә этнография буенча белгечләр әзерләү яңа башланды.

Милли этник уен кораллары зур проблема булып тора. Башкортлар курай белән тулы бер кафедра булдырдылар. Ә бездә татар думбырасын кайдан сатып алырга да белмәссең. Тальянны кайдан алырга? Гомумән, халык уен коралларын масса күләмендә кайдан сатып алырга? Ул мәсьәлә буенча беркем дә эшләми. Этник татар музыка уен кораллары фабрикасы булдыру эше башланырга тиеш. Татар тальяны, татар думбырасы, татар барабаны һәм башка югалган этник уен коралларыбыз кайтырга тиеш.

Тагын бер мәсьәлә бар. Татар ул күпкырлы, күп төрле – Казан татары, типтәр, мишәр, себер татары, керәшен татары. Һәр төбәкнең үз фольклоры бар. Безнең бөтенебезне бер казанга бәрделәр дә, бөтенебез Казан телевидениесе һәм радиосыннан бирелгән мәгълүматны алып, җырлап-биеп яттык. 

Ә бит 100 ел буе галимнәр фольклор экспедицияләренә чыкты. Кайда ул материаллар? Эшләп кайталар да, архивларга куялар. Кайда безнең милли киемнәребез? Бүгенге милли татар киемнәре – ул көлке, оят. Керәшеннәр генә азмы-күпме үз киемнәрен саклап кала алдылар. Кайда мишәрнеке? Кайда себер татарыныкы? Ул да юк.

Бүген булган үзәк - ул киләчәк үзәге түгел. ТР Мәдәният министрлыгы каршында татар фольклоры буенча аерым үзәк кирәк. Булган Үзәк гомуми бер үзәк инде ул – анда «Каравон» да, анда башка милләтләрнеке дә... Безгә татар фольклоры өчен эшли торган зур масштаблы үзәк кирәк. Анда фән дә булсын, практика да булсын, методика да булсын! Бу проблема күптән өлгереп җитте. Алда күрсәтелгән проблемаларны хәл итү белән шушы Татар фольклоры үзәге шөгыльләнә алыр иде.

Бу мәсьәләдә минем министр белән сөйләшкәнем дә булды. Аның фольклор мәсьәләсендә фикере начар түгел. Аның эчендә татар фольклоры юк түгел, мин перспектива күрәм.

Мине мишәр үзенчәлеге өстендә генә эшлисең дип гаеплиләр. Башкасы башкалар белән эшләсен, бергә җыйгач, зур чәчәк булыр. Бергә җыелгач, зур татар халкы булырбыз!

Безнең «Мишәр» фольклор ансамбле «Түгәрәк уен» фестиваленә әзерләнә. Миннән «Түгәрәк уен» фестивалендә катнашасыңмы дип сорыйлар. Кемнәрдер эмоция белән катнашмаска да кушалар. Ә нигә мин анда катнашмаска тиеш? Мин анда катнашмасам, милләтем каршында хыянәтче булам түгелме?» 



  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла