Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Драматург Мансур Гыйләҗев: Татар дәүләт театрларының исән милли авторларны гына куюы турында карар кабул итәргә кирәк!

Танылган татар драматургы Мансур Гыйләҗев журналист Рузилә Мөхәммәтованың “Татар театрына татар драматургиясенең кирәге калмады” дигән язмасына карата фикерен әйтә һәм тәкъдимен җиткерә.

news_top_970_100
Драматург Мансур Гыйләҗев: Татар дәүләт театрларының исән милли авторларны гына куюы турында карар кабул итәргә кирәк!

Мин авторның татар театрына татар драматургиясенең кирәге калмады диюе белән килешәм һәм бу теманы күтәрүен хуплыйм. Бик дөрес күтәрелгән - аны күптән шулай тирәннән алып күтәрергә кирәк иде.

Нәрсә белән килешмим? Кризис дигән. Ә заллар бит тулы, кайчакта билетлар табып булмый. Димәк, монда каршылык туа. Ә тамашачыны бит алдап булмый. Һәрхәлдә, соңгы сүзен тамашачы әйтә.

Ә инде авторларга килгәндә, театрның авторларга игътибары юк. Театрларга авторлар кирәк түгел. Элек авторлар артыннан театрлар йөгереп йөргәннәр. Чеховлар заманында автор изге кеше булган. Аның пьесаларын көтеп алганнар.

Ә безнең театрларда - тәрҗемә дә классика. Театрларда авторларга урын юк! Театрлар, начар пьесалар булса да, үз авторларын куярга тиеш. Чөнки классика да искерә.

Мин бер проект тәкъдим итәм, аны язып та чыкканым булды. Бәлки, ул утопиядер. Без ниндидер зур күтәрелеш көтәбез икән... мин аны драматургия өлкәсендә ренессанс дип әйтәм, безгә кискен карарлар кабул итәргә кирәктер. Безнең бит театрлар - дәүләт театрлары, алар берсе дә үз-үзләрен туендырмыйлар, үз көннәрен үзләре күрмиләр, аларга акча дәүләттән килә - димәк, дәүләтнең үз карарын чыгару мөмкинлеге бар. Мәсәлән, биш ел дәвамында татар дәүләт театрлары татар авторларын һәм исән авторларын гына куярга тиеш дип карар чыгарылса... Бу ренессанс булыр иде.

Бөтен татар театрлары исән милли авторларны гына куйсалар, авторларга зур ярдәм булыр иде. Ул авторларда дәрт уятыр иде. Хәзер драматургларда бит дәрт юк. Дәрт сүнде. Чөнки язасың-язасың, куймыйлар. Язасы килми. Проблеманың нигезе шуннан килә – авторларда дәрт сүнә. Дәртне уятырга шундый мөмкинлек тудырылса, бу дөрес булыр иде. Биш ел дәвамында безнең күпме яңа авторлар барлыкка килер иде. Без көчле драматургия белән бөтен дөньяны шаккатырыр идек!

Драматургияне үстермәсә, театр үзе дә сүнәчәк. Беренче чиратта драматурглар юкка чыгачак, аннары театр үзе. Әле ул көн килеп җитмәгән, театрлар шушы юлдан барса, ул көн килеп җитәчәк.

Белешмә.

Мансур Гыйләҗев – драматург, киносценарист. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның улы. Камал театрында куелган “Бичура”, “Баскетболист”. “Казан егетләре”, “Тагын Казан егетләре” комедияләре авторы. Татар театрына яңа тема алып килгән "Курчак туе" пьесасын Ризван Хәмид белән автордашлыкта язган иде. Әсәрләре Әлмәт, Чаллы, Минзәлә дәүләт театрларында куелган. Беренче яңа татар киносы “Күктау”ның сценарие авторы да ул. Илдар Ягъфәровның “Байгал” тулы метражлы фильмы да Мансур Гыйләҗев сценарие буенча куелды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100