Чәчһәвәс Илназ Кадыйров: "Клиентымның татар телен белүен сизеп алсаммы?! Татлы телем гел Тукайча гына, татар сандугачы кебек сайрап тора!"

3 май 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Facebook
Танылган чәчһәвәс Илназ Кадыйров эштә клиентлары белән татарча сөйләшүен тасвирлап яза.

Мин эштә клиентларым белән татарча аралашырга күнеккән. Татар телен белүен сизеп алсаммы, бетте - озын телем, татлы телем гел Тукайча гына, гел татар сандугачы кебек кенә сайрап тора.

Кичә, әнә, шулай олы яшьтәге апаның чәчләрен кискәндә, кулларым гына эшләмәсен әле диеп, илһамланып, телемнең тәмен, ямен тоеп сөйләгәндә, салонга бер ак чәчле ханым килеп керде. Татарга охшамаган иде. Тырнак ясатырга килгән икән. Рәхим итеп утырыгыз, остагыз хәзер дәшәр үзегезне, дидем дә, клиентым белән серләшүне дәвам иттем. Үзем чәч кисәм, үзем җөмләләремне энҗе-мәрҗәндәй тигез-тигез тезә-тезә сөйлим дә сөйлим. 

Әллә кичә күп ычкындырдыммы шунда, әллә инде берсенең күз алмасы тәгәрәп төштеме, бүген телем авырта. Ярар, анысы икенче мәсьәлә. Чөнки барысы да милләтем өчен бит. 

Клиентым, олы яшенә карамастан, татарча начар белә. Дүрт сүзе русча, берсе татарча. Үзе болай барысын да аңлый. Алай гына да түгел, могҗиза диярсең - җавап та бирә әле. Күрәсең, минем үткен кайчыдан шөллидер. Чәчләрне шалт кына кисә бит. Телеңне дә кисеп алса?! 

Теге ханым педикюрга кереп китте, минеке гүзәлләнеп, күркәмләнеп, рәхмәтләнеп өенә таба кузгалды. Инде икенче клиентымның, ягъни, ак чәчле рус кызының чәчен кисеп маташканда, беренче ак чәчле чибәр ханым тырнакларын салдырып, яңаларын ябыштырып килеп тә чыкты. Миңа карады да: "Хушыгыз, рәхмәт сезгә, шулкадәрле матур итеп татарча сөйләшәсез, бая ләззәтләнеп тыңлап утырдым. Татарча сөйләшкән кешеләрне шундый яратам", - диде. Мондый сүзләрдән соң, әйтерсең лә, кыш уртасында җәй җитте, карт бабай малай булды, йөрәк икенче якка күчте. Үзегез татар телен аңлыйсызмы соң, дим? Өлешчә, дип җавап бирде. Артыннан уңышлар теләп калдым. 

Үткен кайчыларымнан куркыпмы, икенче ак чәчле гүзәлкәй дә: "Миңа да татарча сөйләшкән кешеләр ошый. Эшемдәге татар кызлары үзара татарча сөйләшә. Мин аларга исә, дәвам итегез, дәвам итегез дип, рәхәтләнеп тыңлап торам", - дип әйтеп куйды. Әйе, аның бу сүзләре чын күңелдән иде. Тәрбиясе шундый. 

Кичә искитмәле ягымлы көн булды. Күпме җылы сүзләр ишеттем, тәрбияле кешеләр белән аралаштым. Шундый затларны үз яныңа туплау ничек рәхәт! 


Фикерләр








Татар блогерлары

"Зөһрә ханым, Филүс синең улыңмы әллә, рәнҗергә?" - Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның Зөһрә Сәхәбиева сүзенә җавабы

"Интертат" электрон газетасында күптән түгел Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның интервьюсы чыкты. Зөһрә ханым әлеге интервьюда Филүс Каһировның Хәйдәр Бигичев җырларын рөхсәтсез башкарганына рәнҗүен белдерде. "Хәйдәрнең әзер репертуарын алып җырлаганда, аның исемен әйтмәүләренә рәнҗим. Гомумән, Хәйдәр җырларын яздырып, дисклар чыгаручыларга мин каршы! Аның җырларын кабатларга кирәкми, Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар", - диде ул. Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров бу сүзләргә үз фикерен җиткерә.

Татар блогерлары

Татар Швейцариясе яки Швейцария Татарстаны – Актаныш районы Сабан туе Магнитогорск татарлары күзлегеннән

Быел Актаныш Сабан туенда Магнитогорсктан “Татар рухы” дип аталган “Татарларның милли-мәдәният оешмасы” вәкиле Рафаил Мөхәммәдшин  беренче тапкыр катнашкан. “Интертат” электрон газетасы өчен язылган блогында ул Актанышның ни өчен Татар Швейцариясе исемен йөртергә лаек булганын аңлата.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла