“Болгар кызлары” триосын оештырган Заһидә Зәйнуллина: “Ләйсәнгә күп тапкырлар тормыш рәвешен үзгәртергә, үзен тыйнак һәм лаеклы тотарга куштык”

13 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

"Болгар кызлары" төркеме солисткасы Лəйсəн Басыйрова күптəн түгел интим җирлəрен күрсəтеп төшкəн фотоларын инстаграмга урнаштырды. Әлеге адымы өчен кызны төркемнән кудылар. Триога нигез салучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Зәйнуллина “Интертат” аша бу хәлләргә ачыклык кертергә һәм нокта куярга тели.

Мин 90 нчы елларны искә алам! Бу халкыбызның милли үзаңы уяну вакыты иде! Без үз халкыбызның тарихын, аның мәдәниятын, әдәбиятын өйрәндек. Күренекле шагыйрьләр, язучылар, татар милләтенең танылган галимнәре белән таныштык. Без ата-бабаларыбызның монгол-татарлар түгел, Идел буе болгарлары икәнен белдек. Нәкъ менә шул вакытта, 1991 елның мартында "Болгар кызлары” төркеме барлыкка килде. 

Төркемнең исеме шул вакыт шаукымы, бәйсезлек өчен көрәш вакытына туры килеп тора. "Алчәчәк "балалар ансамблендә, ә аннан соң "Ялкын "халык ансамблендә чыгыш ясаган өч кыз бала татар эстрадасының данын күтәрү, аны тагын да югарырак дәрәҗәгә җиткерү, татар яшьләрендә милли җырларга карата мәхәббәт уяту өчен "Болгар кызлары" төркеменә килде. Аларның чыгышыннан соң әти-әниләр концерт ахырында: “Шушы өч кыз аркасында безнең балалар татар музыкасын тыңлый башладылар, рәхмәт сезгә!"- дип әйтә башладылар. Безнең өчен бу бик зур мактауга лаек булды. Димәк, без дөрес юлда! 



28 ел сизелмичә үтте! Күпме хезмәт, йокысыз төннәр, иҗади эзләнүләр - "Болгар кызлары” ансамбленең тарихы. Безнең беренче җырларыбыз: "Болгар исән", "Алтын Урда", "Сөембикә манарасы", "Казаным", "Зиләйлүк", “Тәфтиләү”. Тугры тамашачыларның күңелендә алар әле дә саклана. Бу җырлар аша төркем зур танылу алды. Сабантуй бәйрәмнәрендә дә безне берьюлы Казанның җиде районында чыгыш ясарга чакырдылар һәм без бөтен җирдә дә өлгерергә тырыштык. Бүгенге көндә дә шулай, уңышларыбыз шактый. 

Узган ел трио Россия һәм чит илләрдә гастрольләрдә булды. Төркемнең репертуарына биш йөзгә якын халык һәм композитор әсәрләре керде. Алар арасында халык, эстрада, татар композиторларының җырлары, рус романслары да, чит ил эстрадасы да бар. Иҗади эшчәнлек чорында чит илдә эшләү өчен берничә тапкыр чакыру алдык. Әмма безнең бу хакта ишетәсе дә килмәде, чөнки без үз республикабыз, үз халкыбызның чын патриотлары булдык. 

    

28 ел дәвамында рәсми нигездә эшләргә туры килмәде: сәхнә костюмнары сатып алу, җырлар яздыру, студиядә эшләү - боларның барысы өчен дә түләргә кирәк иде. Шуның өчен “Болгар кызлары” төркемендә хезмәт хакы түләү беркайчан да булмады диярлек. Кызлар төркемдә төп эшләрендә буш вакыт булганда гына җырладылар. Шуңа күрә солистлар һәрдаим алышынып, үзгәреп торды. Укуны тәмамлаганнан соң кайберәүләр эшкә китә, кияүгә чыгалар, бәби алып кайталар... Билгеле булганча, Гүзәл Сафина авырып китте. Диләрә Мөбәрәкшина фаҗигале төстә вафат булды. 

Заманында "Болгар кызлары" төркеменә күп авырлыклар күрергә туры килде. Хәзерге вакытта да ансамбльнең тормышы җиңел генә бармый. Яшь чагымда Татар дәүләт филармониясе каршында профессиональ концерт бригадалары эшли, алар төрле программалар әзерли, гастрольләргә йөри иде. Әмма боларның барысы да үткәндә калды. Хәзер һәркем үз эшенә генә бирелгән. Афишаларга карагыз! Нигездә, Мәскәү артистларының концертлары гына була. Безнең артистларның концерт залы арендалау өчен дә акчалары юк, ел саен акча эшләү авыррак. 

Халыкның мәхәббәте, тугры булуы гына безгә исән калырга ярдәм итте. Кайда гына чыгыш ясасак та, һәркайда безне соклану хисләре һәм рәхмәт сүзләре озата йөрде.


Авырып китү нәтиҗәсендә төркемнең җитәкчесен алыштырдым. Мин үземнең кече кызым Айгөлгә тукталдым, ул төркемнең эшчәнлеге белән яхшы таныш иде. Айгөл – консерватория белеме алган искиткеч музыкант, халыкара дәрәҗәдәге конкурслар лауреаты. Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллинаның укучысы. Айгөл һәрвакыт иҗади эзләнүдә: яңа идеяләр, репертуар әзерли, вокал өлкәсендә яңа ачышларны өйрәнә. Төркемнең иҗади тормышы аның өчен яшәү рәвеше.   

 

Әйе, 28 ел эчендә "Болгар кызлары" составы берничә тапкыр үзгәрде. Без кастинг үткәрдек. Җырларга гына түгел, кызларның әхлакый тәрбиясенә дә игътибар иттек. Шуның өчен төркемдә һәрвакыт тыйнак һәм тәртипле кызлар җырлады. Үзен җәмгыятьтә лаеклы тота белүче кызлар. Бу һәрвакыт шулай булачак! Татар кызы образына туры килми торган, эчке күлмәктән яки ярым-шәрә төшкән фотосүрәтләрен бөтен дөньяга күрсәтүчеләр, үзләрен модель дип санаучылар безгә кирәкми. Андый кызлар белән шунда ук юлларыбыз аерыла.

Өстәвенә, кастинг вакытында Ләйсән Басыйровага төнге караоке-клубта чыгыш ясамаска әйтелде. Ул ризалашты, әмма вәгъдәсен үтәмәде. Аңа бик күп тапкырлар тормыш рәвешен үзгәртергә, үзен тыйнак һәм лаеклы рәвештә тотарга куштык. Тыңламады. Безнең алга шундый сорау килеп басты: бу тупаслыкка һәм хөрмәт итмәүгә сабыр итү, яки нинди дә булса мөһим карар кабул итү.

"Болгар кызлары” төркеме халык алдында танылу алды, тик югарыда түгел. 28 ел эчендә чыгыш ясаучылар арасында дәрәҗәле исем алучылар булмады. Кайбер катнашучылар төркемдә 20 елдан артык иҗат итә бит. Әмма кыенлыкларга, элеккеге солистларның ялган сүзләре һәм төркемне пычратырга омтылуларына да карамастан, "Болгар кызлары" триосы яшәп килә. Үз халкының музыка сәнгате чәчәк атуы өчен барлык талантларын биреп эшлиләр. 

"Татар блогерлары" сәхифәсендәге фикерләр редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар блогерлары

Мөселман яучысы Гөлназ Мөхәммәд: "Ифтарда мода күрсәтү - хата!"

Узган атнада Казан рестораннарының берсендә Fashion Iftar 2019, ягъни модалы ифтар мәҗлесе үтте. Анда мөселман модасы күрсәтелде, дизайнерлар эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды. Быел чара бик колачлы булып – 500 хатын-кызны сыйдырышлы итеп үткәрелде һәм шуның белән мөселман җәмәгатьчелегенә танылды. Әмма мөселман яучысы, Татарстан мөслимәләре берлеге әгъзасы Гөлназ Мөхәммәд ифтар мәҗлесен мондый форматта үткәрүне дөрес түгел дип саный. Бу фикерен ул “Интертат” аша җиткерә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла