Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ак калфак" рәисе Кадрия Идрисова Яңа Бүләк авылындагы бәйрәм турында: “Илһамлы көн!”

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Тукай районында Илһам Шакиров истәлегенә узган "Китмә, сандугач!" бәйрәме хакында тәэсирләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
"Ак калфак" рәисе Кадрия Идрисова Яңа Бүләк авылындагы бәйрәм турында: “Илһамлы көн!”
Сентябрь ае Республикабызның Тукай районы халкына тагын бер бик тә истәлекле вакыйга белән истә калыр. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Тукай муниципаль районы хакимияте, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, легендар җырчы Илһам Гыйлметдин улы Шакиров истәлегенә багышлап “Китмә, сандугач!” исемле зур чара оештырдылар. 



Бу чара Тукай районының Яңа Бүләк авылында – җырчының туган авылында тәгаенләнелгән иде. Тукайлылар бу көнгә бик зур әзерлек белән килделәр. “Алтын Аполлон” премиясе лауреаты исеменә лаек булган авылдашларының исеме белән аталган “Илһам” чишмәсен, мәктәпне, авылындагы музеен кабат карап төзекләндерделәр. Ә Илһам абыйның гөлбакчадай туган авылы, барыннан да бигрәк авыл халкы бу көнне кунакларны гаҗәеп зур ихласлык белән каршы алды. 



Җырчының бертуган абыйсының улы Рөстәм Кыяметдин улы Шакиров төп нигездә кунакларны каршы алды. Урам тулы халык. Кемдер җырлый, берәүләре бии, кайберләре сөйли, утын кисә, оек-бияләй бәйли, чигә, тегә, кайсы коймак пешерә. Гаҗәеп, Тукай районының барлык авылыннан җыелган фольклор ансамбльләр биредә. Авыл халкы дулкынлана, авылдашлары турында истәлекләр белән уртаклаша. Аллаһ Тәгалә мондый чараны үзе дә хуплады кебек – матур кояшлы көн белән дә бүләкләде... Чын мәгънәсендә якты хәтирәле – Илһамлы көндә Илһамлы тормыш белән яшәп алдык.

Музейга бару юлында җырчы тормышыннан фотосурәтләр куелган мольбертлар урнаштырылган иде. Шунда ук ул фотосурәткә аңлатмалар биреп торучылар да бар. Билгеле инде, районның иң оста чәк-чәк пешерүчеләре дә, Тукай гармунчылары да үз сыйларын тәкъдим иттеләр.



Бәйрәмнең төп сәхнәсе мәктәп мәйданчыгына урнаштырылган иде. Тантаналы өлеше Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе солисты, халык җырчысы Зөһрә Шәрифуллина чыгышы белән башланып китте. Аннан сәхнәгә чараны оештыручылар: муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, халык шагыйре, язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Рәшит Ваһапов фестивале директоры Рифат Фаттаховлар бу бәйрәм белән котлап чыгыш ясады.

Илһам абыйның җырларын Башкортостанның халык һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Идрис Тазиев, Рәшит Ваһапов Халыкара фестивале лауреатлары белән бергә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Мөслим районнары үзэшчәннәре бик матурлап халыкка җиткерделәр.


Фестивальнең махсус проектына Яңа Бүләктә старт бирелде һәм җырлы-моңлы Илһам дөньясы халык белән берлектә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100