Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа Чишмә комбайнчылары табиблар карамагында – район басуыннан репортаж

Комбайнчыларның "эше хутта": кирәк икән, сагышларын җырчылар тарата, хәлләре мөшкелрәк булса, табиблар булыша. Кәттәрәк чит ил комбайнына утырганнары челләдә дә тилмерми: эсселектән кызышкан тәннәрен кондиционер суыта. Яңа Чишмә районында медицина хезмәткәрләренең игенчеләрне үз химаясенә алып, өф-өф итеп торуларын журналистлар да күреп кайтты.

news_top_970_100
Яңа Чишмә комбайнчылары табиблар карамагында – район басуыннан репортаж

 Безне “Кулон” агрофирмасы басуына алып килделәр. Комбайнчыларның баскан килеш кенә “әбәт”ләп яткан чаклары иде. Төшке ашлары күңелле уза: җырчы апайлар кәефләрен күтәрә, ә табиблар тук комбайнчыларны үз канаты астына ала. Атнасына ике мәртәбә мондый кайгыртучанлык әлегә Яңа Чишмәгә генә хас үзенчәлек. Алар бу тәҗрибәне былтыр ук керткән. Ә быел, "Ир-атлар сәламәтлеге елы" булганын да исәпкә алып, медперсонал тагы да җаваплырак карый. Шулай булмый ни, беләләр алар ирләрнең табибтан куркып, үз ихтыярлары белән хастаханәгә бармаганын. Шулай булгач, кем әйтмешли, тау Мөхәммәткә бармаса, Мөхәммәт тауга бара.

Яңа Чишмәлеләр уракка 27 июльдә төшкән. Бүген игенчеләрнең бодай суктырып яткан көннәре, аннары арпага күчәчәкләр. Районның 23 фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре икмәк игүчеләрнең кан басымын үлчи, ЭКГ төшерәләр. Кичектергесез ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен аптечкалар составы, гипертониядән интегүче затларда гипотензив препаратлар булу-булмавы тикшерелә.

Узган атнада табиблар 200 дән артык хезмәткәрне караган. 10 кешедә кан басымы күтәрелүе ачыкланган, аларга киңәшләр бирелгән.

– Без, шул рәвешле, кешеләрдә үз сәламәтлекләренә игътибар тәрбиялибез. Икенче ел шулай эшлибез. Табиблар хәлләрен иртән дә сораша, рейстан соң тагын карыйлар. Без үзебез белән дарулар алып чыгабыз, чыкканчы ук, кемнең кан басымы күтәрелергә мөмкинлеген беләбез. Урып-җыю вакытында комбайнчылар янына чыксак, чәчү вакытында тракторчыларны тикшердек. Печән чабу чорында да чыктык, сыер савучылар янына да барабыз. Көзен авыл мәдәният йортларында халыкны җыеп, йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын кисәтү турында лекцияләр укыйбыз. Авырту кешеләр булган йортларга кереп, даруларны саклау шартларын карыйбыз, өйдәгеләрнең авыруга карата мөнәсәбәтен бәялибез, - дип сөйләде Яңа Чишмә Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рафис Вафин.

Аның сүзләренчә, тикшерүләр барышында, нигездә, йөрәк авырулары ачыклана.

– Мондый челләдә эшләү җиңелләрдән түгел. Чит ил комбайннарында кондиционерлар булса да, искерәк техникада андый уңайлыклар юк бит, - ди ул.

Гомумән, баш табиб сүзләренчә, район халкында ачыкланган авыруларның 40 процентка якыны - йөрәк-кан тамырлары чирләре. Узган елда эндокрин система авырулары, шикәр чире икенче урынга чыккан.

“Красный октябрь” авыл җирлеге ФАП фельдшеры Елена Темникова кырга кан басымын төшерә, авыртуны баса торган препаратлар белән чыгуларын әйтте.

– Кан басымы күтәрелгән вакытлар була, ләкин без аларның вакытында дару эчүен контрольдә тотарга тырышабыз, үзләре белән дарулары булу-булмавын тикшерәбез. Учетта торучылар даруларын үзләре белән алып йөрергә тиеш, - ди ул.

Урып-җыю башлангач, җиңелчә генә хәлсезлек тойган, башлары авырткан очраклар булган. Хәер, уракка керешкәнче үк, һәр комбайнчы медицина тикшерүе узган. Сәламәтлекләре яхшы дип табылганнары комбайнга утырган.

Комбайнчы Владимир Гаревның 30 елга якын эш тәҗрибәсе бар.

– Ярдәмче булып 3 сыйныфтан эшли башладым, хәзер 14 яшьлек улым булышчы. Басуда көненә хәтта 15 шәр сәгать вакыт үткәргән көннәр бар. Йокы туймаса, хәлсезлек булгалый үзе. Төнге 12-1 ләрдә ятып, иртәнге 4 тә тору рәхәт әйберләрдән түгел. Түзәбез инде. Беренче көннәрне авыр була, аннары организм ияләшә андый режимга.

Журналистларның берсен эштән соң бераз "салсагыз", иртән комбайнга утырып буламы, дигән сорау да кызыксындырды. Владимир Гарев сүзләреннән аңлашылганча, урак чорында исерткечләрне бөтенләй онытып торырга мәҗбүрләр.

– Шәхсән үзем бөтенләй эчмим, иртән табиблар рейска тикшереп чыгара, монда алай ярамый, диде.


58 яшьлек Исхак Нәҗипов комбайнда 40нчы сезонын эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге, былтыргы белән чагыштырганда, уңышның начаррак чыгуын әйтсә дә, Исхак абый сер бирмәде.

– Уңыш әйбәт чыга, былтыргыча дип әйтерлек. Комбайнда эшләр өчен теләк кирәк. Бөртекне югалтмыйча җыеп алу өчен тырышырга тиеш ул. Хәзер эшләү шартлары яхшы, кондиционерлар бар, без тузанга батып тешләр генә күренеп тора инде. Мин 6 сыйныфны тәмамлаганда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Үземнең өч кызым бар, хәзер алар тормышта инде. Төпчеге Айгөл мәктәптә укыганда 4 ел ярдәмчем булып эшләде. Үзе кызыксынып чыга, рульдә йөри иде, - дип сөйләде.

Исхак Нәҗипов әйтүенчә, урак чорында хуҗалыктагы эш-мәшәкатьләр өйдәгеләр җилкәсендә.

– Иртән 6 да чыгып китәбез, кичке 10 да кайтабыз. Хуҗалыктагы эшләр хатынга инде, - ди ул.

Былтыр комбайны ватылгалап торган, гектарыннан 28 мең центнер уңыш җыйган, быел исә, эше яхшырак бара. Комбайнчылар бәйгесендә катнашырга исәбе дә юк түгел.

Кырга чыгып табиблар тикшерүен дә хуплый Исхак абый.

– Үземнең сәламәтлек белән бәйле проблемаларым юк. Кан басымы уйнамый. Мондый тикшерүләрне кирәк дип уйлыйм. Безнең сәламәтлекне кайгыртып торгач әйбәт бит инде. Үзебез белән дарулар йөртәбез, баш авыртса, берәр хәл булса, эчеп куябыз, ди ул.

Әйткәнемчә, комбайнчыларга табиблар гына түгел, үзешчәннәр дә кадер-хөрмәт күрсәтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Леонид Богомолов һәр клубның үз ансамбле булуын, аларның график буенча фермаларга, ындыр такбаларына, басуларга чыгуын әйтте. 15 авыл җирлегендә мәдәният йорты хезмәткәрләре атнасына ике тапкыр төшке, я кичке аш вакытында рухи миссияләрен үтәүгә юл тота һәм моны бушлай башкаралар.

– Без механизатор, игенчеләрнең кәефен күтәрергә телибез. Икмәкне җыю җиңел барсын дибез. Сугышта җыр яралыларга тернәкләнергә булышкан, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Без дә шуның кебек инде, - ди Задорушка” коллективы вәкиле Мария Полякова.

Табиблар да карар, артистлар да җырлар, ләкин уңыш моңа карап кына мул була алмый, табигать шартлары кулай булу кирәк. Чәчүдән соң яңгырлар булса да, башак тулган вакытта корылык эзсез узмаган. Бөртекнең сыйфаты мактанырлык түгел. Былтыргы кебек үк мул уңыш булмаска ошабрак тора, дип фаразлый Леонид Богомолов. Аның сүзләренчә, былтыр район буенча 144 мең тонна икмәк җыеп алынган.

– Кырлар, башаклар әйбәт тә кебек, ләкин бөртек тулы түгел. Узган елда уңыш гектарыннан 31,5 центнер тәшкил итте. Чистартудан соң шул 30,5 центнер булгандыр. Быел аңа җиткерә алмабыз дип уйлыйм, тырышабыз инде анысы, бәлки, бөртеккә кукурузаны исәпкә алып, җиткерә алырбыз, - дип белдерде.

Леонид Богомолов сүзләренчә, уракта эшләр өчен техника җитәрлек, проблемалар юк. Бүгенгә барлыгы 6 мең гектар җир суктырылган.

– Хәзергә 15 проценты җыеп алынган дияргә була. Әлегә һава торышы сөендерә, киләсе атнадан яңгырлар фаразлана, менә ул комачауларга мөмкин. Сабан культураларын җыярга әле иртәрәк, көзге культураларны 2-3 көн эчендә җыеп бетерәсе иде. Алар барлыгы 15 мең гектар мәйданда. Булдыра алырбыз дип уйлыйм, - диде.

Леонид Богомолов комбайнчыларны тырышып эшләргә этәрүче чаралар булуын әйтте.

– Безнең инде ничәнче ел районда урып-җыю эшләрендә стимул бирүче программалар гамәлдә. 4 класслы комбайн бар. Дөрес, аерым бер класслы комбайнны безнең иске “Нива” белән чагыштырып булмый инде анысы, - диде.

Һәр класс комбайн буенча иң күп суктырган комбайнчыга 2 мең сум премия, комбайн ярдәмчесенә 1 мең сум, машинада иң күп ашлык ташучыга, шулай ук, 1 мең сум акча бирелә. Беренче нәтиҗәләрне дүшәмбе игълан итмәкче булалар.

Районда барлыгы 88 мең гектар сөрүлек җире чәчелә. Аның өчтән бер өлешен “Кулон” агрофирмасы били, тагын өчтән бере “Агро-Основа” агрофирмасына карый, калган 30 мең гектар җир крестьян-фермер хуҗалыклары арасында бүленгән. “Техник культуралар 7,5 мең гектар җирне алып тора. Без быел орлык маена 2,5 мең гектар көнбагыш чәчтек. Быел беренче тапкыр горчица чәчеп карадык. Нәрсә килеп чыгар – карарбыз. Әлегә яхшы гына күренә. 1,5 мең гектар мәйданда рапс үсә, - диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100