Тракторчы ханым: Биш балам да трактор кабинасында үсте

8 март 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Илгизә Габдрәшитова архивыннан
Хатын-кыз – нәзакәтле зат, иренең эштән кайтышын өйдә генә көтеп утырырга тиеш дигән фикер күптән актуальлеген югалтты. Хатын-кыз үзе акча эшли, үзе бала үстерә, иренә назлы хатын булырга да өлгерә. Актаныш районы Татар Суыксу авылында яшәүче “тракторчы Илгизә” - Илгизә ханым Габдерәшитова – шуның ачык мисалы. Ул бер генә көн дә "хатын-кыз эшендә" эшләмәгән, хезмәт кенәгәсендә бары бер вазифа – механизатор. Шул ук вакытта үзенең төп бурычын үтәп, биш балага гомер бүләк иткән герой ана ул. 

“Т-40 - яшьлек тракторым”

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң сатучылар әзерли торган курсларда укыдым. Аннан соң хисапчы һөнәрен дә үзләштердем, машинист-трактористка да укыдым, агрономия буенча да белемнәрем бар. Әмма тормышымны трактор белән бәйләдем. Белмим, күңелгә шунысы якынрак булгандыр инде. Юкса, хисапчы булып эшләргә дә мөмкинлек бар иде, – ди Илзирә ханым.

Гомерен тимер атка багышлаган ханым эшчәнлеген кайчан башлавын төгәл хәтерләми дә. 80 елларда ди, үзе.



- Иң беренче Т-40 тракторына утырдым. И, яраттым инде шуны. Яшьлек тракторым дип йөртәм аны. Аннан соң МТЗ-80, ЮМЗ-6, ДТ-75 тракторларын, Дон-1500 комбайнын иярләдем. “Беларусь”ларда да эшләп алырга туры килде. Савымчының һәр сыеры үзенә якын булган кебек, минем дә һәр тракторым йөрәк түрендә. “Тракторда эшләүнең нинди кызыгын табасың инде?” дип сорыйлар иде. Нинди кызыгы булсын инде аның, утырасың да эшлисең”, – ди Илгизә Габдерәшитова.

“Трактор кабинасы зур иде, матрас җәйдем дә, балаларны шунда салдым”

Иртә таңнан төн карасына кадәр трактор гөрелтесенә кушылып эшләгән ханымның ире кем булган соң дисезме? Чиләгенә күрә капкачы диләрме әле? Дилфак абый да – тракторчы.

 

- Икебез ике тракторда эшләдек. Өйдән икәү бергә чыгып китәбез, көндез күрешсәк - күрешәбез, очрашмасак - юк. Кич кайтабыз, – ди ул.



40 еллык тракторчы булуы өстенә, Илгизә ханымның герой-ана икәнен дә әйтеп үтәргә кирәктер. Тормыш иптәше белән биш балага гомер бүләк иткән алар. Өч малай, ике кыз.

- Балаларым кечкенәдән тормышка яраклашып, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, дөнья көтәргә лаеклы булып үстеләр. Олы кызым Гөлчәчәккә 9 ай вакытында эшкә чыктым. Баланы кая калдырасың? Үземнең әти-әниләр Яңа Кормаш авылында яши. Күкрәк баласын аларга илтеп куеп булмый бит, ашатып торырга кирәк. Тракторымның кабинасы зур иде, матрас җәйдем дә баланы шунда салдым. Икенче балам Дилшатны да 11 айдан үзем белән иярттем. Өченчесе – Ришат бөтенләй дә яшьли чыкты эшкә. Аңа 5 кенә ай иде. Өчесе берьюлы шулай трактор кабинасында үстеләр. 4 сыйныфта инде алар, без кайтышка мунча ягып, ипи салып, аш пешереп каршы алалар иде. Дүртенче һәм бишенче балам – Гөлчәчәк белән Азат кына миңа чын декрет ялының ни икәнен сиздерде. Алар белән икешәр ел өйдә утырдым.

“Балалар белән записка аша гына сөйләшә идек”

– Балалар белән записка аша сөйләшә идек. Иртән без чыгып киткәндә алар йоклап кала. Хуҗалыкта ниләр эшлисен язып калдырабыз. Без кайтканда исә алар изрәп йоклый. Алар исә үз чиратында безгә хат язып калдыралар. Менә шулай яшәдек, – ди Илгизә ханым.



Көне-төне эштә булсалар да, Дилфак абый белән Илгизә апа биш балаларына да югары белем биргән. Бүген олы кызлары Илсөяр үз авылларында инглиз теле укытучысы булып эшли. Белемен Англиядә арттыру бәхетенә дә ирешкән. Дилшат һәм Ришат “Челны-бройлер” компаниясендә эшли. Гөлчәчәк – шулай ук укытучы. Төпчекләре Азат КАМПИда укый. Спорт сөючеләр аны көрәшче буларак та белә.

“Тракторчы Илгизә” 2008 елда лаеклы ялган чыккан. Әмма гомере буе эшләгән хезмәтеннән тиз генә аерыласы килми аның. Җитәкчелек чакыргач, “Әнәк” агрофирмасында тагын 8 ел комбайнчы булып эшли әле ул.

– Инде хәзер эшләгән елларны сагынып, өйдә генә утырабыз. Ирем дә, мин дә лаеклы ялның тәмен белеп яшибез. Балаларга сөт, каймак ише күчтәнәч биреп җибәрергә дип, сыер да асрыйбыз. Бозау, тана, кош-кортларыбыз бар”, – ди Илгизә ханым.

Нәселләре белән трактор җене кагылган кешеләр



“Тракторчы Илгизә” инде бүген алты оныкның яраткан дәү әнисе. Иң зур оныгы медицина көллиятенең икенче курсында укый. Гыйнвар аенда – ике, мартта бер оныгына бер яшь тулган. Әти-әнисен, әби-бабасын шатлык-сөенечкә күмеп, тагын өч онык туарга тора. Игезәк оныклар да булачак, ди.

Алма агачыннан ерак төшми, ди бит татар халык мәкале. Илгизә ханымның кызлары да тормыш иптәше итеп механизатор егетләрне сайлаган. Хәер, тракторчы ханым – механизаторлар династиясен дәвам итүче бер звено гына. Аның әтисе дә, абыйсы да, энесе дә – шул техника җене кагылган кешеләр.

“Аяк атлап йөрмим, тракторга утырып йөрим” дип көлә идем”



- Әллә ни зур дәрәҗәләргә ирешмәсәк тә, гомерем буе үзем теләгән эштә эшләдем. Чиләнеп түгел, яратып. “Эшкә аяк та атлыйсым килми” диючеләр дә бар иде. “Мин аяк атлап тормыйм, тракторга утырып йөрим бит”, – дип көлә идем. Мин ул яктан бәхетле, Аллага шөкер. Зур-зур дәрәҗәләргә ирешмәсәм дә, иң зур исемгә лаек булдым – биш баланың яраткан әнисе, герой-ана мин, – диде Илгизә ханым.

Фикерләр








Авыл

Мал табиблары: “Кышлау чорында савым сыеры 25 чакрым йөрергә тиеш”

Авыл халкы мал-туар өчен үтә җаваплы чорга керде. Терлекләрнең ничек кышлавы, язга ничек чыгуы хуҗа һәм хуҗабикәнең тәрбиясеннән тора. “Татар-информ” хәбәрчесе Теләче районы баш ветеринары Ирек Нуруллин һәм районның баш эпизоотологы Азат Гаялиев белән малларны кышлату үзенчәлекләре; ашату кагыйдәләре; бозаулыйсы сыерга тәрбия; тәмле, йомшак ит алу өчен бозауларны ничек карарга кирәклеге хакында сөйләште. 

Авыл

Марат Әхмәтов сезонга йомгак ясады: сөт, ипи һәм шикәр комы

Авыл хезмәтчәннәре көне алдыннан узучы традицион брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге кыр эшләренә нәтиҗә ясады, авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре турында сөйләде, авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында хисап тотты һәм үзен борчыган мәсьәләләргә кагылып узды.

Авыл

"Хәзер сатучылар һәм каравылчылар заманы". Пенсиядәге җитәкче 34 кешене эшле иткән

Арча ремонт-механика җитәкчесе Даниял Фәсәхиевка тиздән 67 яшь тула. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул гел эштә, бер минут та тик тормый. Әллә табигате белән шундыймы, егетләр кебек йөгереп йөри. Аның көчле энергиясенә шаклар катарсың! Ул башкача булдыра да алмый кебек, чөнки холкы шундый.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла