Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Төнгә кадәр эшләргә дә әзер без, көннәр генә матур торсын". Язгы кыр эшләреннән репортаж

“Алан” – Теләче районындагы алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә игенчелек, терлекчелек өлкәсендә елдан-ел югары күрсәткечләр теркәлә. Тырышып эшләү нәтиҗәсендә узган ел игенчеләр уртача 46 центнер уңыш алган. Быел тагын да зуррак максатлар билгеләп, тиз арада аларны тормышка ашырырга телиләр. "Татар-информ" хәбәрчесе язгы кыр эшләренең барышы белән танышып кайтты.

news_top_970_100
"Төнгә кадәр эшләргә дә әзер без, көннәр генә матур торсын". Язгы кыр эшләреннән репортаж

Быел яз сизелерлек соңарды. Шулай да табигать үзенекен итә, соңгы арада һава торышының җылы торуы механизаторларга кырга чыгу мөмкинлеге бирде. Салкыннардан соң көннәр матурланып китүгә, басуларда җир өлгерүгә, хуҗалыклар чәчүгә чыкты. Игенчеләрнең мәшәкатьле дә, шул ук вакытта куанычлы да мизгелләре башланды. 



Шушы көннәрдә “Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәтчәннәре дә язгы кыр эшләренә кереште. Биредә дым каплату, уҗым культураларын һәм күпьеллыкларны тырмалау, туфрак эшкәртү, уҗымнарны тукландыру бара. 



"Алан" хуҗалыгының 5 000 гектар сөрү җирләре бар. Аның 2070 гектарында бөртекле культуралар игелә. Калганы терлек азыгы җитештерү максатында кулланыла. Чөнки биредә 2 180 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 600 башы - савым сыерлары. “Алан” хуҗалыгы җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов сүзләренә караганда, бүген хуҗалыкның төп яшәү чыганагы – игенчелек һәм терлекчелек.  


“Хезмәт хакын вакытында түлиләр, шуңа күрә рәхәтләнеп эшлибез”

Хуҗалыкта чәчүгә 4 май көнне керешкәннәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 май көнне алынган мәгълүматларга караганда, районда язгы чәчү 80 процентка башкарылган. Планда каралган 2 671 гектар җирнең 1 960 гектарында чәчү башкарылган. Уҗымнарны тукландыру 6 900 гектарда башкарылган, бу планның 100 процентын тәшкил итә. Күпъеллык үләннәр 8 700 гектарда, ягъни 76 процентка тукландырылган.




Хуҗалыкта читтән килеп эшләүче механизаторларда күп. Шудыйларның берсе – Питрәчтән Анатолий Гордеев.

- Кечкенәдән, үземне белә башлаганнан бирле тракторга утырып йөрдем. Техникага, җиргә мәхәббәт шул вакытта ук сеңеп калган күрәсең. Мәктәпне тәмамлагач, еракка чыгып китмәдем, колхозга эшкә урнаштым. Питрәчтә эш беткәч, "Алан" хуҗалыгында эшли башладым. Чәчүдә ел саен катнашам. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, шуңа күрә рәхәтләнеп эшлибез. Урып-җыю вакытында эшләгән акчам гаиләмне ел дәвамында туендырырга җитә.



Барлыгы 4 200 (60%) гектардан артык җир тырмаланды. Быелгы чәчү соң башланса да, уңышлы гына бара. Чәчкән орлыкларыбыз тишелеп, уңышын да мулдан җыйнап алырга язсын иде. Көннәр шулай кояшлы торса, без хәлдән килгәнчә тырышып эшлибез инде, - диде тракторчы.

Шушы көннәрдә армия сафларыннан кайткан улы да әтисенең юлын дәвам итә.

- Улым Казандагы эшен ташлап, авылга кайтты, хәзер бергә эшлибез. Авылда яшәргә, күпләп мал-туар асрарга хыяллана ул. Шәһәр тормышын яратмады. Монда яшьләргә дә эш җитәрлек, иң мөһиме - эштән курыкмаска кирәк, - ди Анатолий Гордеев.

 

“Чәчү бер атнага соңрак башланды”

- Чәчүлек җирләрен яхшы итеп әзерләү бик мөһим. Механизаторларыбызга зур рәхмәт, тырышалар, тоткарлыксыз эшлиләр. Хәзерге үтә җаваплы чорда егетләр ике сменага бүленде. Күреп торасыз,техника туктап тормый. Бер минутны да әрәм итмәс өчен, төшке һәм кичке ашауны да кырга алып киләбез, ягулык та басуга китерелә. Ягулык-майлау материаллары да запас белән әзерләнгән.



Белүегезчә, быелгы һава шартлары аркасында чәчү бер атнага соңрак башланды. Әмма шуңа да карамастан, эшне оешкан төстә алып бару нәтиҗәсендә былтыргыдан күпкә соңга калмабыз дип уйлыйм. Һава торышы бозылмаса, чәчүне 20 майда тәмамларга планлаштырабыз. Чәчүдән соң яңгырлар да явып китсә, Аллаһ теләсә, озакламый бу басулар ямь-яшел булачак. Җәйне матур килә диләр, насыйп булсын, - дип елмая җитәкче Хәбир Фәсхетдинов.                              

“Төнгә кадәр эшләргә әзер без, көннәр генә матур торсын”

Язгы кыр эшләрендә барлыгы 20 техника: тракторлар, чәчү агрегатлары һәм башка тагылмалы техника эшли. Юл уңаенда, “Джон-Дир” чәчкечен күрдек. Чит илдән кайтарылган зур агрегатта Зөфәр Шәйхетдинов эшли. Аның белән идарә итүе кыен түгел, дип әйтә ул.



- Чәчүгә ел да оешкан төстә, зур әзерлек белән чыгабыз. Һәр кешегә үз эше бүленеп куелган. Эшемне яратып башкарам. Зарланырлык сәбәпләр юк, эш шартлары яхшы. Кайнар аш белән тәэмин итәләр. Хезмәт хакларын да яхшы түлиләр, үз вакытында биреп баралар. Инде чәчүләрне тиз арада башкарып чыгарга, язсын. Төнгә кадәр эшләргә әзер без, көннәр генә матур торсын, - ди хуҗалыкта хезмәт куючы Зөфәр Шәйхетдинов.



Механизатор “акыллы” техниканың өстенлекле яклары күп булуын билгеләп узды. Аның фикеренчә, “Джон-Дир”  кешеләрнең кул хезмәтен алыштыра ала. “Монда барысы да заманча эшләнгән. Кабинада тавыш юк, уңайлы, кондиционерлар һаваны җилләтеп тора. Майны, фильтрны алыштырырга вакыт җитүен экран күрсәтә. Бер авырлыгы да юк, бөтен эшне шушы техника башкара. Тиз һәм сыйфатлы эшли”, - ди ул.



- Зөфәр 36 ел тракторда эшләде. Хәзер биш ел менә шушы чит ил техникасын иярли, - ди тәҗрибәле механизатор хакында сөйләгәндә җитәкче. Ул аның эшкә җаваплы каравын, алыштыргысыз кеше булуын билгеләп үтте.      

“Җир әле ныклап җитешмәгән”

Көннәр буе кырда эшләү, билгеле инде, җиңелләрдән түгел. Аларның эше иртәнге сәгать 6 да башлана, кичке алтыда гына тәмамлана. Тик моңа карап, егетләр зарланмый, һәркем үз эше белән мәшгуль. Шуңа күрә дә, озаклап сөйләшеп торырга вакытлары булмады аларның.



- Безнең өчен иң җаваплы чор башланды, - ди баш агроном Хәтмулла Хафизов. - Язгы кыр эшләрен уҗымнарны һәм күпъеллык үләннәрне тукландырудан башладык. Чәчүгә без елдагыча ныклы әзерлек белән кердек. Техниканы яхшылап әзерләп куйдык. Җир әле ныклап җитешмәгән. Шулай булса да, дым бар вакытта чәчеп калырга кирәк. Яхшы сортлы симәнә генә кулланабыз. Иң беренчеләрдән булып арпа, солы чәчә идек. Быел бераз гына соңга калу сәбәпле алай эшләмәдек.

“Икмәккә һәм сөткә бәя арзан”

“Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте элиталы орлык җитештерүчеләр ассоциациясенә керә. Җитәкче сүзләренчә, бу тармак шактый гына табыш китерә. Шулай булуга да карамастан Хәбир Фәсхетдинов борчыган проблемалар булуы хакында да әйтте. Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгында җитештерелгән икмәккә, сөткә яхшы бәя булса гына, барысын да эшләп була.



- Икмәк уңышы мул булса да, аны сату буенча бәяләр бик арзан. Узган ел җитештергән икмәкне сатып булмады, күбесе очсыз бәягә китте. Бүген безне борчыган төп проблема – ашлык сатып алу бәясенең бик түбән булуында. Сөт бәяләре белән дә шул ук хәл күзәтелә, - ди ул.



Җәмгыять башлыгы авылга тырыш эшче куллар җитешмәүне яшерми. “Яшьләр авыл җиренә кайтырга теләми. Хезмәт хакын да вакытында түләп, җирдә эшләүчеләр өчен төрле социаль программаларны да тормышка ашырырга мөмкинлек бар. Авылга эшлибез дип кайтканнарны йортлы итү өчен дә тырышабыз. Ләкин яшьләр сирәк кала. Аларга күп акча кирәк”, - дип сүзен йомгаклады җитәкче.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100