Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сез килгәч, күңелдә үзгәреш була": Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында яңгыраган фикерләр һәм киңәшләр

Бу атнада илнең 39 төбәгендәге татар авылларыннан 800 дән артык эшмәкәр Казанга VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килде. Бүген “Корстон” комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узды. "Татар-информ"пленар утырышта яңгыраган иң мөһим фикерләрне җиткерә. 

news_top_970_100
"Сез килгәч, күңелдә үзгәреш була": Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында яңгыраган фикерләр һәм киңәшләр

“Авылны милләтнең нигезе дип саныйбыз”

Президент авыл эшмәкәрләре белән тыгыз элемтә сакланырга тиешлеген әйтте.

– Авылны милләтнең нигезе дип саныйбыз. Татарлыкны, гореф-гадәтләрне шәһәрдә саклау авыр. Татарстанда әле мөмкинлек бар, ә чит өлкәләрдә телне, гореф-гадәтләрне, динебезне саклап калу бик авыр. Әгәр син көчле, нык, кесәңдә бераз акчаң булса, авыл өчен дә, бүтәннәр өчен дә ярдәм күрсәтә аласың, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Татар эшмәкәрләре продукциясен сату проблемаларын хәт итү буенча бер орган кирәк

Рөстәм Миңнеханов продукцияне җитештерү генә түгел, сату мәсьәләсе дә торуын әйтте. Татар авыллары эшмәкәрләре продукциясен сатуда ярдәм күрсәтү бурычын куйды.

– Кооперативлар төзү эшен республикада да башладык. Бәлки, Авыл хуҗалыгы министрлыгында берәр үзәк булдырыпмы, эшмәкәрләр белән аралашырга кирәк. Татар конгрессы алып бара алмас аны, моның өчен бераз эшмәкәрлек нигезе булу кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка. – Федераль челтәрләргә ничегрәк итеп, кайда, нинди продукция кертеп була – шуны уйлашырга. Елга бер генә очрашып түгел, бу проблемаларны җыеп хәл итә торган бер орган кирәк дип саныйм. Күп эшмәкәрләр Россия күләмендә генә түгел, чит илгә дә үз продукциясе белән чыга башлады. Ул җиңел мәсьәлә түгел. Бу мәсьәләләрдә татар авыллары эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтергә кирәк. 

Электрон сәүдәне активрак кулланырга

Президент электрон сәүдә популяр булуына да игътибар юнәлтте.

– Бәлки, моның буенча берәр курслар эшләргәдер. Сез җитештергән продукцияне Россия Федерациясенә, бүтән илләргә дә чыгарырга мөмкинлек бар, - диде ул . - “KazanSummit” дигән форум бар, ул апрель аенда була. Чит илдән дә кешеләр киләчәк, сезне дә чакырабыз. Хәләл продукция турында сүз алып барабыз, гомумән, хәләл тормыш турында да. Россиядә 20 млн нан артык мөселман бар. Аларга хәләл ризык, хәләл укыту, хәләл медицина – барысы да булырга тиеш.

Эшмәкәр булып һәркем эшли алмый

– Татарларның 30 проценты гына Татарстанда, калганы чит өлкәләрдә яши. Кая гына барсак та, татар халкы белән горурланабыз. Ул я эшмәкәр, я башка бер эштә үз-үзен тапкан кеше. Эшмәкәр кем ул? Ул Хөкүмәттән көтми, үзенә ышанган, үзен, якыннарын туйдыра, эш бирә. Бөтен илләрнең терәге – урта класста, шуңа сезнең кебек эшмәкәрләр кирәк. Эшмәкәр булып һәркем эшли алмый. Казылыкны гына карагыз: аны бер фабрика да эшли алмый. Ул шулкадәр авыр хезмәт, аның нечкәлекләре бар. Симәнкене алыйк. Нигә соң бездә Мордовиядагы кебек ясый алмыйлар. Аның өчен күңелне биреп эченә керергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Атчылык турында аңлату кирәк”

– Атны төрле максаттан - кем спорт өчен, кем эш өчен, кемдер ат асрап, итеннән ризык әзерләү өчен тота. "Чабышта йөргән атны ничек ашап була", - дип гаҗәпләнүчеләр бар. Андыйларга "Монысы - ризык әзерләргә, болары - нәселле атлар - чабыш өчен, монысы хезмәт күрсәтү өчен дип аңлатырга кирәк. Безгә атчылык, ат ите турында "Татмедиа" аша аңлатырга кирәк, - дип белдерде ТР Президенты.

Сабан туйлары ул – чит өлкә җитәкчеләренә сезнең нинди булдыклы кешеләр булуыгызны күрсәтү дә

– Сабан туйлары бәйрәм генә түгел, милләтебез, телебез, гореф-гадәтләребез турында җиткерү, милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтү, чит өлкә җитәкчеләренә нинди булдыклы кешеләр булуыгызны күрсәтү дә, - диде Президент.

Сүз уңаеннан, Мордовия Республикасы эшмәкәре Рафыйк Фәтхуллов быел зур Сабан туе үткәрергә җыенуларын әйтте.

– Быел җәен 6 июльдә Ләмбрә районы Аксюн авылында зур Сабан туе уздырырга җыенабыз. Кунак итеп Сезне дә чакырабыз”, - дип мөрәҗәгать итте Рафыйк Фәтхуллов Рөстәм Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә.

– “Кунакка чакырды” дип язым куйдым, - дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

Шәһәрдән авылга кайтучыларга – ярдәм

Татарстан Президенты чыгыш ясаучыларның гозерләрен дә игътибарсыз калдырмады.

Нигъмәтҗановлар шәһәрдән Апас районы Карамасар авылына күченеп кайткан. Гаилә башлыгы моңарчы Мамадыш районында фермерлык белән шөгыльләнгән. Хәзер аларның Апаста җир белән эшләү нияте бар, тик җир алу белән бәйле кыенлыклары бар.

– 100 гектар пай җире булса, эш башлар идем, - ди ул.

Өч кыз үстерүче Нигъмәтҗановлар бүген авылда йорт салулары турында әйттеләр.

– Кызларыбызга саф һава сулатып, саф чишмә суы эчертеп яшисебез килде. Безнең үрнәккә ияреп, бәлки, башкалар да авылга күченер. Авыл кешеләре өчен махсус программалар күп, тик күбесе яшьләр өчен. Ә миңа - 36, иремә 37 яшь. Пенсия яшен арттырдылар, программалар яшен дә арттырып булмасмы икән? – дип мөрәҗәгать итте Альбина Нигъмәтҗанова.

– Шунда тормыш корырга уйлагансыз икән, Марат Готовичка (Марат Әхмәтов - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - Т.И. искәрмәсе) сезгә ярдәм чараларын эзләргә күрсәтмә бирәбез", - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бөгелмә халык театры дәүләт театры булырмы?

Лениногорск эшмәкәре Фәрит Нәбиуллинны Бөгелмә шәһәрендәге элекке Хәкимбай йорты – татар мәдәнияте үзәге язмышы һәм анда эшләүче Бөгелмә халык театры киләчәге борчый. Аның сүзләренчә, бу муниципаль бина, алга таба аның таралуы да ихтимал.

– Театр ике ел рәттән Гран-при ала. Мин сездән шуны сорар идем: татар учагын саклау өчен, дәүләт программасына дәүләт театры итеп кертсәк, яхшы булыр иде, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Нәбиуллин.

– Аның гримеркасы, сәхнәсе дә бар. Бөгелмәнең йөзе дә булып тора бу бина. Татарлыкны шәһәрдә дә сакларга кирәк дибез бит. Бөгелмәнең татарлыгын көчәйтү өчен, дәүләт театры булдырырга кирәк. Баулы, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Бөгелмә районнары шушында йөрерләр иде. Эшләргә теләкләре бар, - диде эшмәкәр “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Рөстәм Миңнеханов бинаның муниципаль милектә булу-булмавы белән кызыксынды. "Бу мәсьәлә хакында сөйләшербез", - диде.

Кооператив булдыру нияте бар, тик бу хәрәкәткә комачаулый торган әйберләр дә бар

Чуашстан республикасы Батыр районы эшмәкәре Рәшит Сәнҗапов "Сәнҗапов" КФХ хуҗалыгы җитәкчесе. Ул елдан-ел авыл эшмәкәрләре саны арта баруын әйтте.

– Авылга игътибар арта, дәүләт программалары эшли. Аеруча Татарстанда алар күпләп кертелә. Татарстан эшмәкәрләренә вакыт-вакыт көнләшеп тә карыйбыз. Кооператив булдыру нияте бар, тик бу хәрәкәткә комачаулый торган әйберләр дә бар. Кибет киштәләрендә фальсификат күп. Сөт продукциясеме, колбаса продукциясеме... – дәүләт белән берлектә, эшмәкәрләр бу яман хәлгә каршы бергә көрәшербез дип ышанып калам, - диде Рәшит Сәнҗапов.

“Сез килгәч, күңелдә үзгәреш була”

– Сезнең кебек эшмәкәрләр үрнәк. Сабан туйлары уздырасыз, ярдәм булмаса да, гөрләтеп эшлисез. Сезнең белән аралашкач, сезне күргәч, үзебезгә, начар эшлибез икән әле, дип бәя бирәм. Эшегезне күргәч, үзебездә дә бу юнәлештә ныграк эшләргә кирәк дигән бурыч куям. Сез килгәч, күңелдә үзгәреш була, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100