Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба районы мәктәбе, теплицада кыяр үстереп, 200 мең сум акча эшләргә ниятли

Урамда 20-25 градус салкын. Ә Саба районы Иске Мичән авылында урнашкан мәктәпнең инде кыярлары өлгергән. Бу елның беренче уңышын 8 мартка җыеп, сатуга чыгаралар.

news_top_970_100
Саба районы мәктәбе, теплицада кыяр үстереп, 200 мең сум акча эшләргә ниятли

Теплицада бер мең төп кыяр үсә. Мәктәп директоры Равил Шәйдуллин әйтүенчә, 2016 елда 230 мең сумлык кыяр үстерсәләр, узган ел салкынрак булу сәбәпле, 98 мең сумлык кына сатуга чыгара алганнар.


- Быел һава торышы уңай килсә, 200 меңнән сумлык товардан да ким алмабыз дип торабыз. Үстергән уңышны сатуга гына чыгармыйбыз, укучыларның өстәлендә яңа гына сабагыннан өзеп алынган кыяр һәрдаим булып тора. Кышын үзебезнең консерваланган кыярны кулланабыз. 700-800 банка кыяр тозлаган еллар да булды, – ди директор.

“Читтән серкәләнсә, тәмлерәк була”



Июнь-июль айларында халыкның үз бакчасында кыяр өлгерә башлагач, сату кими. Шул вакытта, дәррәү килеп, кыяр тозлыйлар мәктәптә. Кафе-рестораннар да бик теләп сатып алалар алар тозлаган кыярны.

Кыярның “Эстафета-Ф1” сортын үстерәләр.

– 23 сантиметрга җиткәч, сатуга чыгарыла. Зурлыгын күргәч, халык зурайган инде бу, картайгандыр, ди. Алай дип куркырга кирәкми, аның сорт үзенчәлеге шундый. Әгәр дә без аны чын итеп үстерсәк, 56-60 сантиметрга кадәр үсә торган сорт. Эчендә орлыклары аз, куыш түгел, салатка да, тозларга да ярый, – дип ачыклык кертә Равил Шәйдуллин.

Әлеге сорт бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнә. Шуның өчен Башкортстанның Туймазы шәһәреннән бер оя төклетура кайтартканнар. Яз-җәй җитеп, табигый бөҗәкләр кергәнче, серкәләндерү өчен шушы бер оя төклетура җитә икән. Бөҗәкләр ярдәмендә серкәләндерүнең сере шунда – кыярлар тәмлерәк, формалары да матуррак була. 



“Әгәр кем дә булса шөгыльләнергә уйлый икән, фитолампалар кулланырга киңәш итәм” 

– Теплицаны 2012 елда урнаштырдык. Шул елны ук помидор, кыяр, борыч утырттык. Ләкин көткән кадәр күп уңыш җыя алмадык. Чөнки белеп эшләмәдек. Корткычлар уңышны ике-өч көндә юкка чыгарды. Шуннан соң, махсус әдәбият укып, Интернеттан өйрәнеп, эшкә керештек. Күрше авыл Миңгәрдә кыяр үстерүчеләрдән тәҗрибә туплап, бүгенге көндә менә шундый дәрәҗәгә килдек. Менә 28 февральгә 10-15 сантиметрлы кыярларыбыз бар иде инде, бер атнадан сатуга чыгарабыз дип торабыз.

Кыяр орлыкларын 8 гыйнварда чәчтек. Аны үстерү өчен 0,5 литрлы савытлар кулланабыз. Анда 4-5 яфрак чыгарганчы тотабыз да, аерым пакетларга туфрак тутырып, күчереп утыртабыз. Пакетларга утыртуның төп сәбәбе шунда – балчыкны ел саен алмаштырырга кирәк бит. 2,4 сутыйлы теплицаның гомуми балчыгын алмаштыра башласак, гаҗәп күп эш башкарырга кирәк булыр иде. Без алмаштырасы туфракны носилка белән генә алып чыгабыз да, бакчага агач төпләренә салабыз. Ә икенче туфрак инде ул – ике ел торган әзер черемә. Аның катнашмасында торф, тирес, салам, көндәлек чыккан яшелчә калдыклары да бар. Елдан-ел туфрак алмашынып барганлыктан, корткычлар, авырулар да кими. Шулай ук туклыклы матдәләр дә күп була - яңа туфракта, кыярлар да тәмле, сусыл булып үсә. 

Яңадан бер үзенчәлек бар, үсентене пакетларга күчереп утырткач та, көндез дә, төнлә дә яктылык кирәк. Без моның өчен ДНАТ лампалар кулланабыз. Боларның яктылык бирүчәнлеге бик зур. Әгәр кем дә булса шөгыльләнергә уйлый икән, фитолампалар кулланырга киңәш итәм. Аларның махсус җимеш бирә торган вакытта яктырта торганнары да бар. Фән алга бара, шуңа күрә отышлы вариантны сайлау кулайрак. Алга таба да без дә фитолампаларга алмаштырырбыз дип планлаштырабыз, – дип киңәш итә мәктәп директоры.


Гыйнварда утыртып, август-сентябрьгә кадәр уңыш җыярга мөмкин


Теплицада тамчылап сугару җайланмасы көйләп куелган. Ике тонналы чаңда су җылытыла. Көнгә ике-өч тапкыр кирәкме, автомат рәвештә көйләнгән, һәр төпкә су үзе килә. Су сибүнең дә үз үзенчәлекләре бар икән. Равил абый бу хакта да киңәшләре белән уртаклашты.

– Үсенте вакытында суны күп сибү кирәкми. Башта көн аралаш, аннан соң 4-5 көнгә бер сиптек. Чөнки, бу вакытта тамыр суны эзләргә, тирәнгә төшәргә тиеш. Һәм пакетларга күчереп утырткач, беренче аткан чәчәкләрне алырга кирәк. Бу да тамырның аска төшеп ныгуына китерә. Әгәр тамыр ныгымый икән, аңа туклыклы матдәләр, су килү бик аз була. Шул сәбәпле кыярның уңышы да мул булмый.

Өскә үрмәләгән кыярларны бауларга чорнап, өскә таба үрмәләтеп барырга кирәк. Чыккан мыекларны өзәргә, куе булып үсмәсен өчен бәбәнәкләрне чеметергә кирәк. Артык куе булса, яктылык та җитми, аның кадәр чәчәктән кыяр үстерү өчен аның көче дә җитми. Өскә менеп җиткәннән соң, чыбыкка ике тапкыр урап, очын чеметәбез, шулай эшләгәндә ян бәбәкләре аска таба үсә башлый. Май азакларында инде яфраклар саргая башлый. Аларны да алып барырга кирәк. Саргайганнары урынына яңа бәбәкләр чыгып үсүен дәвам итә, август-сентябрьгә кадәр уңыш җыярга мөмкин.

“Халык инде кайчан алып киләсез дип сорый башлады”

Теплицада төп эшне техник хезмәткәрләр, хуҗалык эшләре буенча җаваплы кеше башкара. Укучылар пакетларга туфрак тутырганда ярдәмгә килә.

– Төп эшләреннән тыш, монда да эшлиләр. Авырсынмыйлар, миңа әйткәннәре юк. Әлбәттә, уңышы булгач, нәтиҗәсе дә куанычлы. Халык инде кайчан алып киләсез дип сорый башлады. Химик матдәләр кулланмыйча, экологик яктан чиста продукция куркынычсыз.

Сатудан кергән акча банкка бюджеттан тыш счетка салына, шуннан мәктәп өчен кирәк-яраклар алабыз. Укучыларга 62 мең сумга чаңгылар алырга җыенабыз, 22 мең сумга укытучыларга урындыклар алдык. Узган ел культиватор алган идек. Дәрестән тыш чаралар, конкурслар үткәргәндә дә шушы бюджеттан файдаланабыз. Беренче булышлыкны хакимият тарафыннан тойдык, бу корылманы район башлыгы Рәис Миңнеханов ярдәме белән эшләдек. Мәктәптә 56 укучы белем ала. Укытучыларга да, укучыларга, техник хезмәткәрләргә дә рәхмәт. Барысы да бердәм булып, киләчәгебез өчен эшләнә, – дип тәмамлады ул сүзен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100