Сөт елгалары ташып ага: сөт күп, акча юк

3 Февраля 2018

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Расих Фәсхетдинов
Сөт акчасы – авылның өмет чыганагы да, баш авыртуы да. Хезмәт хаклары вакытында бирелмәсә, пенсияң булмаса, сөт акчасы – авыл җирендә төп капитал булып саналды. Гадәттә, елның бу фасылында сөт акчасы тотрыклырак була иде. Бүген исә ул кимүгә таба бара. "Татар-информ"га Алексеевск районыннан шалтыраттылар. Февраль аенда сөтне җәйге бәяләр белән җыя башлаганнар.
Авыл халкы инде, мескенем, авызын ачса, үпкәсе күренә, сөтнең майлылыгы түбән дип киссәләр дә, җәен сөт арткач, бәяне түбән тәгәрәтсәләр дә, сыер асравын дәвам итте. Кирәк бит! Соңгы арадагы вазгыять исә авыл халкының тез астына бигрәк тә китереп сукты. 

Сыер саны артудан мәгънә юк!

Сөт бәяләренең соңгы елларда чагыштырмача тотрыклы булуы саннарда күренә. ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рәшит Хәбипов соңгы ике елда 2 мең баш сыер саны артуын әйткән иде. Бу – хөкүмәтнең сыер асраучыларга йөз белән борылу, субсидияләр бүлү нәтиҗәсе. Тик бер савым сыерына бирелгән 3 мең сум акча гына сөтлебикәне саклап калырмы икән? Сөт акчасының күп өлешен элегрәк “сөт магнатлары” кесәсенә ага дисәк, бүген ул бөтенләй эреп югалган төсле.


Сыер асраучыдан сөт җыю схемасы, гадәттә мондый. Әйтик, сыер асраган кеше сөтне сөт җыючыга тапшыра. Ул исә аны эре компаниягә - ритейлерга илтә, чылбырның бу звеносы сөт заводларына барып тоташа. Исәп-хисап ясаганда исә, сөт заводы, әйтик, ритейлерга бер төрле суммадан исәп-хисап ясый. Анысы сөт җыючыга берничә сумга киметеп бирә. Ә сөт җыючы сыер хуҗасына тагын да арзанрак сумма белән исәп-хисап ясый. Шулай итеп һәр звенода берничә сум кими бара.

Татарстанның сөт базарында иң яхшы “йөзүчеләр” - Кама аръягы районнары булды. Апас, Тәтеш, Буада сөтнең бер литрын 17-18 сумнан җыйганда, алар 25 сумнан сатып кинәнде. Заводлары бар бит! Алексеевск сөт заводы уңышлы гына эшләп килде. Тик соңгы арада заводның көймәсе дә комга терәлгән дигән сүзләр йөри. Сөт запасы күп, халыктан җыюга ихтыяҗ юк.

“Сөт акчасы булмаса, яшәү юк”

Кече Кызыл Яр авылында яшәүче Светлана Ерофеева дүрт баш сыер асрый. Дөресрәге, өч савым сыеры һәм бер тана. Хуҗалык итү үз җилкәсенә генә төшә, ире ике ел элек вафат булган. Светлана ханым, пенсия яшенә ерак булса да, эшкә йөрми. Авылда эш юк, карап торган бердәнбер керем чыганагы – сөт акчасы.

– Мин дә, ирем дә тумышыбыз белән Зур Кызыл Яр дигән авылдан. Авылыбыз газ кермәү аркасында таралды. Монда күченеп яши башлавыбызга 30 елдан артык, – диде Светлана ханым.


Светлана Ерофеева – стажлы савымчы. 1992 елдан 2016 елга кадәр сыер сауган ул. Фермадан сыерларын алып киткәнче. Ә бит аена 17шәр мең сум хезмәт хакы алып эшләгән дәверләр булган. Әмма 2016 елның 19 мартында бер төркем савымчылар, авылда ферма бетү сәбәпле, эшсез кала.

– Башка авылга йөреп эшләргә дә эш юк. Эшсез калган ирләр “Кызыл Шәрык” җәмгыятенә, Алексеевск юллар идарәсенә йөреп эшли. Казан аэропортына барып йөрүчеләр дә бар. Менә яшьләр дә авылдан чыгып китә алмый, балалар бакчасы юк бездә, балаларны кемгә калдырасың? Шуңа күрә кем күпме булдыра алды, сыер асрый башладык. Кем өчне, кем дүртне дигәндәй, – ди әңгәмәдәшем.

Светлана ханым элек тә сыер асраган, авыл җирендә ансыз булмый. Эшсез калгач исә, кичәге савымчылар ихаталарныда мал санын арттыра башлый. Кемдер сыер сатып ала, кемдер үзенең бозавын сыер итә. Ерофеева ханым дә берне сатып алган. Тагын бер тана бозавын сыер итәргә җыена.


Узган ел – 25 сум , быел - 17 !

Эшсез калсалар да, тормыш итәргә әмәле табылганга сөенеп туя алмый Кызыл Яр халкы. Бер яктан, иртән-иртүк эшкә чабасы юк, үз сыерларыңны тәрбия кылсаң, ай саен акчасы килеп тора.

– Сөтне “Алексеевск сөт заводы"на тапшырабыз. Җәен көн саен, кышын ике көнгә бер килеп җыялар. Узган елның гыйнварында сөтнең бер литрын 24,50 сумнан җыйдылар. Җәен 17 сум. Яшел үләндә сыер сөтенең майлылыгы кими, сөт тә күп, шуңа бәясе дә төшә. Быел декабрьдә 20 сумнан түләделәр. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 сумга кимрәк. Әзрәк сагайтса да, артык хафаланмадык. Ә менә гыйнвар ае өчен 17 сумнан исәп-хисап ясыйлар икән дигән сүзләр йөри. Шулай була калса, сыер асрауның мәгънәсе юк, ачлык игълан итәргә генә кала.

Светлана ханым бүген бер генә сыерын сава, калган икесе буаз. Гыйнварда ул 200 литр сөт тапшырган. Әгәр бер литрын 17 сумнан исәпләсәң дә, 3400 сум дигән сүз. Ә җәен исә өч сыердан 34әр мең сумлык сөт савып саткан.


– Менә шуңа ничек яшәргә? 3500 сумны газ өчен генә түлим мин, – ди Светлана ханым еламсырап.

“13 мең сумлык ашлык кына алдым!”

“Ирсез калган төнең – таң атмаган көнең” дип юкка әйтми татар халкы. Ир кеше юк икән, хатын-кызга мал асрау әҗәл тагарагы белән бер. Ни дисәң дә, терлек азыгы юнәтү алтын бәясенә төшә.

– Дәүләт ярдәме буларак, һәр сыерга бушлай 5 центнер ашлык бирделәр. Ул гына җитми, 2 тонна сатып та алдым. Арпаны - 6, бодайны - 7 сумнан. 13 мең сумлык булды. Киләсе ел уңышына кадәр җитми әле ул. Печәнне дә сатып алам. Бер тюгы – 1000-1200 сум. Язын исә ул 1500 сумга менә. Мин 1200 сумнан 40 тюк печән кайтарттым, – ди Светлана.

Авыл халкы бүген ут йотып яши. Әгәр февральдән сөт җыйган машина килми икән, эшләр харап. Утсыз төтен булмый, Светлана ханым “Алексеевск сөт заводы”на да шалтыратырга өлгергән. “Сез ябыласызмы әллә?” дигән сорауга ул “Юк, әмма эшкәртәсе продукция күп. Сөтне халыктан кабул итсәк тә, юнь бәядән” дигән җавап алган.

СССР сулышы белән яшәүче авыл


Авыл яшәеше белән таныштырырга онытып торам икән. Гәрчә Советлар Союзын кинолардан гына күреп белсәм дә, авылга килеп керү белән үземне совет чорына эләккән төсле хис иттем. Сугыштан соңгы еллар кайтавазы килгән төсле кебек. 

...Авыл башында ук ярым җимерек фермалар каршы ала. Алар тирәсендә миннән дә биегрәк каты кура үскән. Әче җилнең сызгыруы шомлылыкны тагын да арттыра. Олы юлдан авылга 9 чакрым керәсе. Шул арада машина түгел, кош та очрамады хәтта. Авыл өйләре инде шактый искергән, җиргә сеңеп бара торганнары да юк түгел. Светлана ханымның дүрт бүлмәле кирпеч өе тирә-юньдәгеләре янында шактый бай күренсә дә, моңсу утыра, җылылык бөркелми аннан. Өйнең эче дә артык зәвыкле түгел, әйтәм бит, шул СССР “планировка”лы хрущевка. Залда бер диван, көзгеле трельяж, ике урындык. Кухняда гарнитур, өстәл һәм суыткыч. Аларның өстендә ник бер әйбер булсын, тап-такыр. Бар байлык шул.


– Әгәр сөтне бездән килеп җыймыйлар икән, нишли алам мин? Машинам юк, кая барып сатыйм? Авылдашларга да сатып булмый, барысын да да ике-өч сыер. Пенсионерлар да сыер тота хәтта. Мин инде 25 сум дип сорамыйм да, һичьюгы литрын 20 сумнан җыйсыннар иде, – ди Светлана.

“Без сыер савудан башка эш белмибез”

Светлана ханымның ике кызы Надя белән Оксана да, кияүгә чыгып, шушы авылда төпләнеп калган. Надя ике сыер асраса, Оксанада дүртәү.

–Ирем шәхси эшмәкәрдә эшли, әмма ул да мантып китә алмый, аяк чалалар. Ирем күпме эшли анда, бер ел, бер аймы, беркем белми. Шәһәр кешесе әйтә бит: “Авылда рәхәт, үзеңнекен ашыйсың”, диләр. Моның өчен иртәнге бишенче яртыдан торып чабарга кирәк. Хайван бит ул юкны белми, күзеңә карап ашарга сорый. 30 тюк печән алган идек, кипмәгән булды, череде. Яңадан алдык, икеләтә чыгым булды, ә сөт бәясе һаман төшә, – ди Оксана Никошова.


Оксана ике бала үстерә. Үзе авылда китапханәче вазыйфасында. Хезмәт хакы 5 мең сум.

Мәдәният йортында җыештыручы булып эшләүче Олеся Тимина ике сыер асрый. Биш баласы бар.

– Олы кызым Чистайда укый. Аны ничек кеше янына бер тиенсез чыгарып җибәрим? Ашарга да, киенергә дә кирәк. Фатирына да түлисе. Клубта эшләгән өчен 3 мең сум алам. Сөт акчасы – безнең көтеп алган керемебез, – ди ханым.

– Беркая да бара алмыйбыз без, белем юк, тәҗрибә юк,сыер савудан башканы белмибез, – диләр авыл апалары.


Кече Кызыл Яр авылында 165 кеше яши. 29 бала укый, 18 бала мәктәпкәчә яшьтә. Халыкның күпчелеген пенсионерлар алып тора. Дистә еллар элек авылга күченеп кайтучылар булса, бүген инде алар китеп тә беткән.

Сөт җыючыга сатып алу бәясен әйтмәскә кушканнар!

Кече Кызыл Яр авылыннан сөтне Юрий Дырыгин атлы эшмәкәр җыя. Бүген ул халыктан ничә сумга ала, завод аңа ничә сумнан исәп-хисап ясый, болар хакында әйтергә базмады ул “Татар-информ”га.

– Бу бит – таратылмый торган мәгълүмат. Сез инде аны заводтан сорагыз. Миңа бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә куштылар, - ди ул. "Кем кушты", - дип төпчендем. "Кем дип инде? Белмим дә хәзер, күптән булды", - ди Дрыгин, онытуын сылтау итеп. Әмма сөйләшә торгач, онытмавы, бары тик бәяләр турындагы серне әйтмәскә кушканнары ачыкланды. 
 
- Юк, юк, мин бит әле шул завод белән эшлим. Безнең хезмәттәшлеккә ярты ел гына әле. Үз-үземә баз казымыйм, – дип, чын дөресен әйтеп бирергә мәҗбүр булды Дырыгин.

Завод директоры күз-күз карап сөйләшә алмый

“Алексеевск сөт заводы”ның оештыручысы - "Эдельвейс Групп" җәмгыяте. "Эдельвейс Групп" - Россия дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллинның "Кызыл Шәрыкъ" империясенә керә. 



Кызыл Яр авылыннан кайтышлый “Алексеевск сөт заводы”на да сугылдык. Үзен директор урынбасары дип таныштырган Андрей Майоров сөт бәяләре турында түгел, гомумән, завод эшчәнлеге турында да сөйләмәде. Җитәкчелекнең билгеле бер вәкилләре генә журналистларга авыз ача ала. “Татар-информ” хәбәрчесе сөт бәяләре тирәсендәге ситуацияне ачыклау өчен сөт заводына рәсми мөрәҗәгать ясады. “Алексеевск сөт заводы” (алга таба АЗС) директоры – шул ук Майоров исеменнән мондый хат килеп төште.



"Завод халыктан сөтне беркайчан да турыдан-туры җыймады. Сөтне безгә сөт җыючы яки эре хуҗалыклар китерә. Алексеевск сөт заводында гыйнвар аенда сөткә бәя НДС белән 25 сум 86 тиенне тәшкил итте. Узган елның җәйге чорында ул 24,29 сум булды. Сөт бәясе сөтнең сыйфатыннан тора һәм май, аксым исәпкә алына".

Хаттан аңлашылганча, сөт заводының төп эшләп чыгара торган продукциясе ул – коры сөт һәм атланмай.

Сөт бәясе арзан булуга Беларусь һәм Төркия гаепле!

"Бүген барлык сөт заводларында да элек җитештерелгән продукция запасы җитәрлек. Чөнки бәяләр нык төште һәм ул сөтнең үзбәясеннән дә кимрәк. Моңа Белорусь, Төркиядән коры сөт һәм май кертелү сәбәпче. Шуның аркасында сөт бәясе дә төште. Сөтне сатып алу бәясе, кызганычка, әзер продукцияне сатудан тора. Һәм чит илләрдән продукция кертүдә билгеле бер регламентлар куелмаса, сөт җыю һәм сөт бәясе мәсьәләсе хәл ителмәячәк", – диелә хатта.

"Ялган! Ялган!!!"

Әлеге җавапны алгач, Светлана Ерофеева белән кабат элемтәгә кердек. “Ялган, ялган! Мин һәр ай саен күпме сөт тапшырганны һәм сөт акчасын 2015 елдан бирле язып барам. Менә, 2017 елның гыйнварында – 23,50 сум, февралендә 18 сумнан түләделәр. Шуннан соң сөт акчасы кими барды. Августтан бирле инде безгә 18 сумнан исәп-хисап ясыйлар”, – диде ул ярсып.

“Алексеевск сөт заводының миңа 2 миллион сум әҗәте бар!”

“Татар-информ” хәбәрчесе “Алексеевск сөт заводы” белән хезмәттәшлек итүче тагын бер эшмәкәр – Александр Денисов белән элемтәгә керде. Ул сөтне, башлыча, Спас районының 8 һәм Алексеевск районының ике авылыннан җыя.

- Заводның миңа 2 млн сум бурычы бар. Минем үземдә аның кадәр акча юк. Сөт тапшыручыларга ничек итеп түлим? Ноябрь, декабрь, гыйнвар айлары өчен авыл халкына бер тиен түләнмәгән. Сөт берәүгә дә кирәкми. Инде менә кичә Ульянга илттек сөтне. Аларга да артыгы кирәкми! 4 тоннаны алдылар, 2 тоннасын юк, – диде ул. 

Денисов сөт бизнесында 2004 елдан бирле. Эшли башлаган дәвердә ул Спас сөт комбинаты белән хезмәттәшлек иткән. Аннары “Вамин”, “Просто молоко” ширкәтенә ташыган, Ульян каласына да тузан кундырмаган.

- “Алексеевск сөт заводы” кабат ачылгач, безне район “глава”сы, авыл җирлеге башлыклары куып диярлек шунда кертте, – ди Денисов. 

Алексеевск сөт җыючылардан сөтне 17 сумнан ала, аның ике сумы безгә кала, ди ул. Димәк, халык 1 литр сөтне 15 сумнан саткан булып чыга.

– Ульян сөт заводы без тапшырган бер литр сөткә 20 сумнан исәп-хисап ясады. Әмма без анда барыр өчен көненә 100 литр солярка ягабыз. Бер литры 41 сумнан. Ике “УАЗ, бер “Газель”, бер “ГАЗ-53” машинасы авыллардан сөт җыя. Һәрберсен карап торырга кирәк. Ульян каласы бездән 110 чакрым”, – ди Денисов.

Сыер хуҗаларына ярдәмне каян көтәргә?

Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл халкына азмы-күпме ярдәм күрсәтү йөзеннән, савым сыеры һәм кәҗә асраучы 65 мең шәхси хуҗалыкка бер тапкыр бирелә торган субсидия бүленәчәк. ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов сүзләренчә, бер сыерың бар икән, 2 мең сум, ике сыер асрасаң, һәрберсе өчен 3 мең сум, өч һәм аннан да күбрәк сыер тотучыга һәр сыер башыннан 4 мең сум субсидия каралган. Әмма бу ярдәмне алган кеше 2019 елның 1 гыйнварына кадәр сыер малын киметмәскә тиеш. Субсидия февраль аенда түләнәчәк.

Министр урынбасарына “Алексеевск сөт заводы” хакындагы имеш-мимешләрне дә әйттем.

– Завод сөт җыймый дигән сүз юк, коткы таратмасыннар иде. Әгәр продукция чамадан тыш артса да, без сөт заводларына товарны чит төбәкләргә сатарга рөхсәт итәбез. Натураль продуктка ихтыяҗ һәрвакыт бар”, – диде Ришат Хәбипов.


Сөт дигәндә, кан тама, яки сыер тоту табышлымы? 

Хәтерегездә булса, ике ай элек кенә “Авылда сыер асрау күпмегә төшә?” дигән язмам дөнья күргән иде. Ул вакытта Ришат Хәбипов белән бер сыерны бер ел буенча асрауның якынча бәясен дә исәпләдек.

– Әгәр хуҗа кеше саламын-печәнен үзе юнәтә, ашлыгын җир паена ала икән, елы буенча сыер асрау 20-30 мең сумга төшә. Әйтик, сыер 15-18 л сөт бирә ди, 100 көнгә бу - 1500 литр дигән сүз. Лактация периодын 300 көн дип алыйк. 4500 кило сөтне 20 сумнан сатса да, 90 мең сум табыш дигән сүз. Ә үгезне симертеп сатсаң да, 60 мең сумнан артыграк акча җыеп булмый. Шуңа күрә, сөт җитештерү табышлы бүген, – дигән иде министр урынбасары.

Җир җимертеп тормыш итүче уңган авыл халкы сыер асрауның мәшәкатен күрми. Дөресрәге, яхшысынмый. Ничек инде авылда яшәп, сыер тотмыйсың? Бер асраган кеше, шәһәрләшү модасыннан өстен, асрый инде ул сыерын. Әмма сөт бәясе тагын да аска тәгәрәвен дәвам итсә, авылларда соңгы елларда арткан сыерлар яшәп кала алырмы? Әлеге дә баягы, сөт акчасына кызыгып үрчетелгән иде бит алар. Шуңа күрә бүген “сөт” диюгә авыл халкының йөрәгеннән кан тама. 

Соңгы сүз. “Татар-информ” булыша!

Шунысын да билгеләп үтми мөмкин түгел, сөт бәяләре буенча без атна башында чаң суга башладык. Күреп торуыгызча, халык белән дә аралашып кайттык, сөт заводына да сугылдык, “сөйләргә ярамаган” башлыктан язмача җавап алуга да ирештек. Ә беләсезме, боз кузгала башлаган бит! Әйтик, Александр Денисовка завод, ноябрь ае өчен, 100 мең сум акча күчергән. Дөрес, 50 мең сумы бурыч булып, һавада асылып тора-торуын. Әмма барыбер, 100 мең инде ул 100 мең!



Фикерләр








Авыл

Татарстанда 21 урында бәрәңгедә авыру табылган, ул 80 процент уңышны юк итәргә мөмкин

Көннәр җылыну белән табигатьтә зарарлы корткычлар, бөҗәкләр активлаша. Аларга каршы тору турында “Татар төбәкара ветеринария лабораториясе” дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Айтуган Мөбәрәков һәм фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкның сыйфатына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров белән сөйләштек. Белгечләр бер сәгать дәвамында сездән килгән сорауларга җавап бирде. 

Авыл

Маллар нинди үләннән агуланырга мөмкин, җимеш агачларын бактерияләрдән ничек сакларга, ашламаның кайсын сайларга? - Россельхознадзор белгечләре җавап бирә

“Татар-информ” мәгълүмәт агентлыгында “Татар төбәкара ветеринария лабораториясе” федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Айтуган Мөбәрәков һәм фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкның сыйфатына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров белән туры элемтә үтте. Чүп үләннәре, үсемлек авыруларына каршы көрәш чаралары, агулы үләннәр турында сөйләштек. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла