“Программалар ярдәмендә авыл хуҗалыгының үсүенә өмет бар”

13 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр үзләренең нинди ярдәмгә хокуклары бар икәнен кайчак үзләре дә белми. Ярдәм программалары шактый, “Лизинг-грант” - шуларның иң киң таралганы. "Татар-информ" 2009 елда гамәлгә кергән бу программадан уңышлы файдаланган эшмәкәрләрнең тәҗрибәләрен өйрәнде.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел 70тән артык эшкуар 104,9 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме алган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Лизинг-грант” программасын фермерлар башлыча техник базаны тулыландыру өчен куллана. Чәчкечләр, комбайннар, печән әзерләү җайланмалары алучылар шактый. 

Соңгы елларда грант акчасын чимал эшкәртү - сөт һәм ит эшкәртү җиһазларын сатып алуга файдаланучылар да арткан. Төзелеш материалларын - керамзит блок, брусчатка чыгару җиһазларын лизингка кайтаручылар да күп. Йөк машиналары алучылар да бар.

“Лизинг-грант” программасының максаты - республиканың инновация-сәнәгать кластерына кергән эшмәкәрлек субъектларына җиһазлар алырга ярдәм итү. 

Ярдәм кемнәргә күрсәтелә? Машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, җиңел сәнәгать, агач, каты көнкүреш калдыклары эшкәртү тармакларында эшләүчеләргә. 

Дәүләт ярдәме алуның үз тәртибе бар. Дөрес планлаштырып алмаган очракта, ниндидер проблемалар да килеп чыгуы бар. Шуңа күрә лизингны алган фермерларның тәҗрибәсе белән танышыгыз. 

Программалар хуҗалык эшен яхшыртуга булыша”

Борнак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – Балтач районында иң эре һәм алдынгы хуҗалыкларның берсе. Хуҗалык җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов техниканы ел саен яңартырга тырышуын әйтте. 2017 елда “Лизинг-грант” программасы ярдәмендә “КСУ” комбайны һәм трактор сатып алганнар. Быел программада катнашып тагын бер комбайн һәм техник инвентарь сатып алырга исәпли. 

Хуҗалыкта техник базаны ныгытуга зур игътибар бирүләре гаҗәп түгел. 2400 гектар җирне эшкәртергә, яхшы күрсәткечләргә ирешергә һәм мул уңыш алырга кирәк бит.



- “КСУ” комбайны җайланмалар белән җиһазланган, югары җитештерү көченә ия. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдалана алырлык үтемле программалар шактый булуы куандыра, - дип сөйләде Рәфкать Нәҗипов.

Аның әйтүенчә, республикадагы программалар арасында “Лизинг-грант” - иң отышлысы. 

- Беренче взносны программа безгә кире кайтара. Өч ел дәверендә ай саен 162 мең түләп барабыз. Акчаны берьюлы чыгарып салу түгел бит, шуңа күрә авырлыгы сизелми. Шуңа күрә бу программаның безгә файдасы юк дип әйтеп буламы инде?! Юк, әлбәттә. 

Программа кысаларында техник хезмәт күрсәтү дә яхшы оештырылган. Техника ватылган очракта шунда ук тиешле ярдәм күрсәтәчәкләр. Комбайнга, агрегатларына да запас частьләр алган юк. Барысы да яхшы гына эшли. 

Федераль программаларның да отышлы якларын күрәбез, шуның өчен быел тагын бер комбайн алырга планлаштырдык. “Лизинг-грант” программасы белән беренче елын гына эшләмибез, аның ярдәмендә “ДТ-75” тракторы да алган булды. Исәп - аз чыгымлы технологияләр куллану, - дип сөйләде ул.

“Кыйммәтле техника сатып алмаска кирәк”

Тәвәккәл җитәкче “Лизинг-грант” программасында катнашырга дәгъва итүчеләргә үзенең киңәшләрен бирде. Ул эшмәкәрләрне тагын да активрак булырга, дәүләт программаларыннан мөмкин кадәр ешрак файдаланырга өндәде. Аның сүзләренчә, документларны рәсмиләштерүнең бернинди дә авырлыгы юк.

- Үзегез аңлыйсыз: һәр эшне башлаганда аерым кыенлыклар белән очрашасың. Иң мөһиме: документларны вакытында тапшырырга кирәк. Күпләргә документларны шартына туры китереп җыя алмау кыенлык тудыра. Юк, миннән булмый дип кулны селтәмәскә һәм эшне ташламаска, программаның таләпләрен өйрәнергә кирәк. 

Грант алу өчен документ җыю эшенең бернинди дә авырлыгын күрмим. Кайнар ашны өстәл янына китереп куйгач, без шунда ук аны ашый башлыйбызмы? Юк, суынганын көтәбез. Авыз пешүе бар. Кәгазь эше белән дә шулай, барысын да җайлап җыярга кирәк. Ашыгып-кабаланып эш бармый. Нәтиҗәсе дә тиз генә булмаячак. Документлар белән йөрүгә бер ай вакыт китә. 

Нишлисең инде, бер башлагач ахырына җиткерергә кирәк. Аннан соң бу эштә тәҗрибәле ярдәмче дә кирәк, миңа үзебезнең район хисапчылары ярдәм итте.

Программада беренче тапкыр катнашучыларга шуны әйтәсем килә: беренче чиратта зур чыгымлы техника сатып алмаска тырышыгыз. Тәҗрибә булмау сәбәпле, эшне аздан башларга кирәк. Мәсәлән, бер трактор сатып алудан. 

Шулай ук беренче кертемне түләү өчен исәбендә акчаң булырга тиеш, бер тиенсез алга китеп булмый. Счетта акчасы булмаган яки салым инспекциясенә бурычы булган хуҗалыкка гарант бирелми. 

Кайберәүләр 4-5 миллионлык техника сатып алалар, соңыннан түләргә акчалары булмый. Билгеле, файдасын да күрми. “Бөтен акчам җилгә очты”, - дип әйтүчеләр очрый. Шулай күпчелегенең гайрәтләре чигә. Тик “Лизинг-грант” ярдәмендә ныклап аякка баскан хуҗалыкларның саны күбрәк, - диде җитәкче.

“Үзебезне үзебез туйдырабыз, бурычларыбыз юк”

“Борнак” дәүләт программаллары ярдәмендә уңышлы гына эшләп килгән хуҗалык.  

- Хуҗалык белән тугыз ел җитәкчелек итәм. Унҗиде елдан артык мал табибы булып эшләдем. 

Эш башлаганда акчага кытлык кичердек. 2010 елда корылык сынады. Игеннәр уңмады, терлек азыгы әзерләү белән проблемалар булды. Малларның баш санын киметергә туры килде. Шуның белән бәйле рәвештә хезмәт хакын вакытында түли алмадык, - дип сөйләде Рәфкать Нәҗипов.

Бүген барысы да яхшы, авырлыкларны җиңеп чыктык. Эшнең алга китүендә дәүләт программаларының ярдәме зур булды. Хәзерге вакытта хуҗалыкта сигез тоннадан артык сөт тапшырабыз. Начар күрсәткеч түгел. Меңнән артык баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның биш йөзе - савым сыерлары. Башкалар сөт бәясе төшә, дип булган сыерларын да бетерергә уйлап торганда без аларның баш санын арттырырга уйлыйбыз. Моның өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Дәүләт тә ярдәменнән ташламас. Төп максатым: хуҗалыкның өзлексез үсүе, - ди ул.

Рәфкать Нәҗипов хәзер үзебезнең җирне эшкәртергә техника бар дип куана. "Үзебезнең хуҗалыкны үзебез туйдырабыз. Бурычларыбыз, кредитыбыз юк", - ди ул.



Җитәкче сүзләренчә, эшләүчеләрнең хезмәт хакы 22 мең сум тәшкил итә.

- Авыл хуҗалыгында эшләгән кешенең кадере булырга тиеш. Хуҗалыкта белгечләр дә, эшчеләр дә җитәрлек. Эшләргә килгән яшьләрне бер ай дәвамында күзәтәбез, вазифасын әйбәт башкарган очракта өстәмә 30 процент стаж языла башлый. Бу үзенә күрә бер кызыксындыру чарасы. Кеше хезмәтен тиешле бәяләнүен тоя икән, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Өлкән һәм яшь тракторист бер үк җирне эшкәртә, билгеле, аларның тигез күләмдә акча аласы килә. 

Хәзер яшьләрнең фикерләве башка төрле бит. Безнең заманда эш кирәк булса, хәзерге вакытта аларга акча кирәк, - ди җитәкче. 

“Хуҗалык язгы кыр эшләренә 90 процент әзер”

- Хуҗалык 90 процентка кырга чыгарга әзер, - дип белдерде Рәфкать Нәҗипов.



- Хуҗалыкның 2400 гектар җире бар. Зур түгел, булганы җитә. Бүгенге көндә ел ярымлык терлек азыгы бар. Сигез сум сиксән тиеннән арыш сатабыз. Уҗым басуларының мәйданын бик аз калдырдык, шуның өчен сабанны зур мәйданнарда чәчәргә туры килә, - ди ул. 

- Авыл хуҗалыгында техниканың төзек булуы мул уңыш җыеп алуда төп факторларның берсе булып тора. Чәчү эшләрен вакытында башларга планлаштырабыз. Аның өчен орлыклар җитәрлек күләмдә тупланган, ашламалар бар. Ягулык-майлау материаллары да җитәрлек күләмдә. Механизаторлар сыналган, күпьеллык эшләү тәҗрибәләре бар. Уртак тырышлык белән барысын да башкарып чыга алырбыз. Безнең төп бурыч: җирләрне буш калдырмыйча, чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыгу. Дәүләт ярдәменә дә өметләнәбез, алар игътибарсыз калдырмас. Иң мөһиме еллар имин булсын, һава торышлары уңай саклансын, - диде ул.

“Бернәрсә дә бушка килми, барыбер түләп барырга кирәк”

Актаныш муниципаль районының “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Хәлил Хуҗин белән дә аралаштык. Авыл хуҗалыгында проблемалар артканнан-арта бара. Грант алдың да эш җайланды түгел бит, аны түләп барырга кирәк, ди ул.



- "Лизинг-грант" программасында узган ел катнаштык, аның ярдәмендә 400 мең сумлык техника сатып алдык. Бу программа ярдәмендә 3-4 миллионга техника сатып алган хуҗалыкларны да беләм. Безнең андый кыйммәтле техника алган юк. 

Быел конкурста катнашмаска уйлап торабыз, кирәге юк. Бүгенге көндә хуҗалык техника белән тулысынча тәэмин ителгән. Гомумән, соңгы елларда хуҗалык кеременең зур өлешен терлекчелек тармагын модернизацияләүгә һәм яңа техника сатып алуга юнәлттек, - дип билгеләп узды ул.

- Һәр башлаган эштә ярдәм кулы сузучы булганда, эшләве рәхәт. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тир түгүчеләр дәүләт ярдәменнән башка эш алып бара алмый. Министрлык төрле башлангычларда ярдәм итү йөзеннән грантлар уйната, субсидияләр бирә. Тик беренче чиратта хуҗалыкның капиталы булу кирәк. Счетыңда акча булмаган очракта нинди дә булса ярдәмгә өметләнеп булмый, - ди җитәкче.

Хәлил Хуҗин документлар белән дә йөрү күп вакытны ала дип саный.

- Карап торганда авырлыгы юк шикелле, тик артыннан йөри башласаң!.. Кайбер хуҗалыклар документларын алданрак бирә, кемнеңдер проекты уңышлырак, аны дөрес итеп яклый ала. Грантка дәгъва кылган зат конверт эченә барлык документларын салып, авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшыра. Тиешле таләпләргә җавап бирсә, конкурска үтә. Кәгазь боткасы кими дип ышандырсалар да, чынбарлыкта арта гына. Санаган белми, тураган белә дигәндәй, кыен яклары бар инде, - ди ул.

Быел "Башак" хуҗалыгы “Росагролизинг” дип аталучы машина-трактор паркын яңарту программасы буенча салам турау җайланмасы алырга теләгән. Тик эш бик озакка киткән, шуңа күрә кире уйларга мәҗбүр булган алар.

- Ул техника миңа февральнең башында кирәк иде, документ тутырганчы ай үтеп китә. Хуҗалыкка кайтып җиткәнче март җитә, ә яз көне аның безгә кирәге калмый. Киләсе ел өчен барлы-юклы акчаны сарыф итәсе килми. Юрганга карап аягыңны сузасың. Дәүләт программасы ярдәмгә килә, икенче яктан лизинг түләүләрне хуҗалык үзе башкара. Моннан тыш терлекчелек өлкәсен, төзелешен алып барырга кирәк, - дип сөйләде җитәкче.

“Эшлисе эшләр бар, һаман да шул акча ягын уйлыйсың”

Ул районнардагы эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәнче, үзең эшләүнең кулайрак булуын әйтте. Җитәкче әйтүенчә, үзәккә мөрәҗәгать итү акчаларны бары җилгә очыру гына.



- Нәрсә генә эшләсәк тә, ахыр чиктә барысы да акчага килеп төртелә. Андый үзәкләрнең дә хезмәте түләүле, арзан дип әйтмәс идем. Бер ел алар белән эшләп карадык без. Акчаларны җилгә очыру гына булды. Алар нәтиҗә өчен түгел, акча өчен генә эшли. 

Узган ел читтән кеше ялламадык, барысын да үз көчебез белән башкарып чыктык. Һәр программаның үз шарты бар. Документ җыймыйча, дөрес итеп рәсмиләштермичә генә конкурска үтеп булмый. Кирәк булгач, эшлисең инде. Техниканы яңартасы килә бит, сүз дә юк. Иске техника тыштан ялтырый, эчтән калтырый бит ул, эш вакытында аксатырга мөмкин. Шуның өчен соңгы ике елда хуҗалыкта машина-трактор паркын яңарту белән шөгыльләндек. Эшлисе эшләр бар әле, тик һаман да шул акча ягын уйлыйсың инде, - ди Хәлил Хуҗин.

“Башак” хуҗалыгында 2300 дән артык баш мөгезле эре терлек санала, шул исәптән 650 баш савым сыеры бар. Көнлек савым – 18 литр. Сөрүлек җирләре тулаем 3697 га мәйданны били. Төгәлрәк итеп әйтсәк, 1200 гектардан артык күпьеллык, 2000 гектардан артык азык культуралары мәйданнары бар. Хуҗалыкта 60 берәмлек техника исәпләнә. Соңгы елда гына ДОН-680 турагыч комбайны, үзйөрешле бер чапкыч, бер КамАЗ машинасы алганнар.

“Күз ачыла башлауга, бәяләрне уйнатып үз урыныбызга утырталар”

- Узган ел сөткә, икмәккә бәя төшеп бетте. Башка елларга караганда дефицит күләме 30-40 млн сумга җитте. Бернәрсә дә ала алмадык. Бары тик халыкка хезмәт хакы гына түләп бардык, акчаны кысып тотарга туры килде. Алга таба ничек булыр, билгесез. 

Аз гына күз ачыла башлауга, бәяләрне уйнатып безне үз урыныбызга утырталар. Без сатып алырга тиешле товарларның бәясе кыйммәтләнә, артканнан-арта бара. Тик игенчелек һәм терлекчелек продукциясенең бәясе гел бер урында тора. 20-30 ел элек нинди булган булса, хәзер дә шундый ук. Ягулыкка бәя үскәннән үсә. Сөткә бәя артсын дип барлык фермерлар да әйтә, әмма бәяләр шундый икән, нишлисең? Бездән генә тормый. Тир түгеп алган продукцияне бик арзанга бирәбез инде. 

Безнең тырышлыкны күрсеннәр иде, сөт – безнең керем чыганагы. Шул ук ярминкәләрне генә алыйк, күпме товар тиенгә китеп бара. Әле анда ачык чырай белән көтеп тормыйлар. Республиканың сәясәтенә каршы барып булмый. Катнашмый хәлебез юк инде. Нишләтик, менә шулай очын-очка ялгап барырга туры килә, - дип уфтана ул.

“Җирне сөрү - зур җинаять”

“Башак” хуҗалыгында үзгә алымнар кулланып эшлиләр, биредә минималь эшкәртү технологиясенә өстенлек бирәләр.



- Җирне әйләндереп эшкәрткәнебез юк. Безнең хуҗалыкта унсигез ел сабанның булганы юк, чәчү эшләре туфракны минималь эшкәртү технологиясе буенча башкарыла. Җирләрне сөрмичә, эшкәртмичә генә эшлибез. 

Ноу-тилл технологиясен үзләштердек, аның өстенлекле яклары шактый. Асылы - җирне эшкәртү тирәнлеген 5-6 см арттырмау. Технология туфракны саклап калырга һәм аның уңдырышлылыгын күтәрергә ярдәм итә. Артык күп ягулык та сарыф ителми. Җирне актармыйча, өстән генә эшкәртеп чәчү туфракның дымын саклап калырга ярдәм итә, - ди ул. 

Җитәкче һәрвакыт сабан белән эшләүгә өстенлек бирүне начар фикер дип саный. 

- Мин 42 ел агроном булып эшләгән кеше. Бу өлкәдә минем кадәр озак эшләүчеләр бармы икән? Җирне сөрүдән күптән ераклашырга кирәк инде. 70-80 елларда галимнәр бу технологиянең отышлы булуын раслады. "Җирне сөрү зур җинаять" дип әйтте алар. Сабанны пропагандалау хуҗалыкларга кыйммәтле чит ил техникасын сатучыларга файдалы. Сабан белән эшкәрткән очракта ягулык та күп кирәк. Шул ягы да отышлы.

Ноу-тилл технологиясе белән дымны саклап калып булмый дип сөйлиләр. Дөрес түгел, чөнки корылык елларында да хуҗалык яхшы уңыш алуга иреште. Иң мөһиме: эшне эзлекле рәвештә алып барырга кирәк. Бүген башлап, иртәгә ташласаң, алга китеш булмаячак. 

Тагын бер күренеш кәефне төшерә. Чит илләрдә чәчүлек җирләрен саклап калу өчен нәрсә генә эшләмиләр, бездә андый омтылыш юк. Чүп үләне баскан, буш җирләр күп. Әле шул өлкәдә хезмәт куйган кешенең эшләгәнен начар итеп күрсәтергә тырышалар.

Бүгенге көндә хуҗалыкта эшчеләргә кытлык күзәтелми, яшь кадрлар да бар. Хезмәт хакы 20-21 мең, , - ди Хәлил Хуҗин.

"Иң мөһиме: эшчеләргә уңай шартлар тудыру. Берәүнең дә салкында, тирескә батып эшлисе килми", - ди ул.

“Программалар ярдәмендә авыл хуҗалыгы өлкәсенең үсүенә өмет бар”

Лениногорскиның "Спартак агрофирмасы" җитәкчесе Фирдүс Өметбаев үз эшчәнлегендә дәүләт ярдәменә еш таянуы хакында әйтте. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы эшләвенең серләре белән уртаклашты һәм хуҗалыкны үстерүгә ярдәм итүче дәүләт программаларына аерым тукталды.

- Программаларның эшмәкәрләр арасында аеруча популярлык яулаганы - "Лизинг-грант". Анда елның-елында безнең район хуҗалыклары бик теләп катнаша. 

Грант отарга теләүчеләргә эшмәкәрләргә ярдәм итүче үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәм. Үзәкләрдә төрле юнәлештәге эшчәнлекне чагылдырган бизнес-проектлар тәкъдим ителә. Гомумән, хәзерге заманда мөмкинлекләр күп, тәвәккәл булып, аларны күрә белергә, өйрәнергә генә кирәк. Хуҗалык җитәкчеләренә дә киңәшем шул: дәүләт программаларында актив катнашырга кирәк, эшчәнлекне үстерергә дәүләт тарафыннан саллы гына ярдәм бит бу, - диде ул.

“Спартак агрофирмасы” эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән “Лизинг-грант” программасында ике тапкыр грант откан.

- Алган техниканы тиздән түләп бетерәбез, утыз проценты гына калды. Аннан соң тагын катнашырга уйлап торабыз. Соңгы биш елда техника яңарттык. Заманча, куәтле техника булган очракта терлек азыгы да әзерләргә була, җирен дә эшкәртеп була. Кешеләрне эш урыны белән тәэмин итә алабыз, табыш алырга мөмкин. 

Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, диләр. Документларны алдан әзерләргә кирәк, икътисад министрлыгы сайтында барлык мәгълүмат та бар. Бу программалар булганда рәхәтләнеп эшләп була, авыл хуҗалыгы өлкәсенең үсүенә өмет бар, - диде җитәкче.

“Сөт бәясе арзан түгел, без кәнәгать”

- Тулаем алганда, кырга чыгасы техника әзер дип әйтергә була, - диде Фирдүс Өметбаев. 

- Без язгы кыр эшләренә җитмеш процент кына әзер. Күптән түгел генә авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды, анда чәчү чорында дәүләттән ярдәм булачагын әйттеләр. Шуңа өметләнәбез.



- Хуҗалыкта 1075 баш мөгезле эре терлек бар. Сөт бәясе арзан түгел, без канәгать. Җәй аенда гына бәяләр уйнап алды, шуның нәтиҗәсендә табыш кимеде үзе. Бүгенге көндә сөтне 24 сумнан үзебезнең Лениногорск сөт комбинатына тапшырабыз. 

Соңгы вакытта хөкүмәтнең авыл кешесенә йөз белән борылуы, хуҗалыкларга күрсәткән ярдәмче программалар аркасында, терлек саны, аерым алганда, савым сыерлары артты. Алар - хуҗалыкка төп акча кертүчеләр, - диде Фирдүс Өметбаев.

“Терлекчелек өлкәсендә бәяләр арзан булганда грантларның файдасы күзгә күренми”

Балык Бистәсе районындагы “Шәмсетдинов” фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов әйтүенчә, терлекчелек өлкәсендә бәяләр арзан булганда “Лизинг-грант”ның файдасы күзгә күренми. Сөт җитештерү тармагындагы хәлләрне “аяныч” дип бәяләде ул.

- Хуҗалыкта 840 савым сыеры исәпләнә. Көнлек савым дүрт тоннадан артык. Сөт бәясенең кимүе хуҗалыкның кесәсенә дә каты суга. 

“Сөт сәясәт”е бик кызыклы. Мәсәлән, хәзер дизель ягулыгы 40-45 сум тора. Сөт 23 сум 50 тиен. Элек без бер литр сөт бәясеннән өч литр ягулык алырга була иде. Менә шуннан чамалап карагыз. 

Аның бит запас частьләре дә кыйммәт. Хуҗалыклардан “күбрәк сөт тапшыр, күбрәк сөт җитештер” дип таләп итәләр. Булган продукциянең табышын да күрәсе килә бит. Әмма грантның файдасы бик күзгә күренми, чөнки сөткә түбән бәяләр безнең тырышлыкларны җилгә очыра. Ә сөтне урнаштыру белән кыенлыклар юк үзе, сатып алырга чират торалар, - ди җитәкче.



- Ә "Лизинг-грант" программасының өстенлекле яклары шактый. Сигез миллион сумлык комбайн сатып алдым. Хәзер аның белән уңышлы гына дүртенче сезон эшлим. Узган ел шулай ук сигез миллионга чапкыч, дүрт трактор алдым. Техник базаны тулысынча әлеге программа ярдәмендә генә булдырдым. 

Узган ел грант акчасы алдым. Быел шуңа ике йөз баш сыерга исәпләнгән ферма төзим. Җитәкчеләр ярдәм итә, ташлаганнары юк. Гомумән, авыл җирендә эшен башларга теләүчеләр өчен дәүләтнең бу ярдәме бик урынлы, үз эшеңне башларга мөмкинлек бар, - ди Нияз Шәмсетдинов.

“Сыер савырга теләүчеләрне табып булмый”

Фермер әйтүенчә, бүгенге көндә хуҗалыкка төп керемне игенчелек тармагы китерә. Терлекчелек өлкәсендә авырдан барабыз, ди ул. 

- Сыер савучыларны табып булмый. Акчасын да вакытында биреп барам. Хезмәт хакын да унбиш меңнән дә ким түләгән юк, эшчеләр кирәк. 2010 елдагы корылык ничек яшәргә кирәклеген өйрәтте инде. Ул елны җәй аенда 1500 тонна сенажны сыерларга ашатып бетердем, табыш алып булмады, - ди ул.

Шуңа да карамаста эшкуарның киләчәккә үз эшен киңәйтү буенча планнары да бар. Улы Дамир Кәримовта аның юлыннан киткән. Аларның Мамадыш районында урнашкан крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Җиде йөз гектардан артык җирләре бар. Һәр гектардан узган ел егерме җиде центнердан артык уңыш алганнар. Шулай ук узган ел йөз баш авыр йөк атлары өчен абзарлар җиткергәннәр.



- Улым Дамир ат фермасы төзү белән янып яшәде, грант акчасын шушы максатка тотты. Кайбер кеше: “Ат асрама, табышы юк аның”, ди. Мондый сүзне ялкау кеше генә әйтә ала. Табыш алу өчен тырышырга кирәк. Атлар - талымсыз, саламын, печәнен, кыскасы, нәрсә бирсәң, шуны ашый. Бер яктан, аны асрау үз-үзен аклый дияр идем. Соңгы арада күпләп ат асраучы хуҗалыклар ишәеп бара, чөнки ат итенен сату бәясе зарланырлык түгел. Атларны тере килеш алып китүчеләр дә бар, иткә дә сатабыз. Чит төбәкләрдән сатып алырга килүчеләр бик күп. Алга таба фермаларны киңәйтергә, мал башын арттырырга ниятлибез, - ди Нияз Шәмсетдинов.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Юл каткач йөрерләр әле!” Арчаның Казаклар авылында, урамга ак балчык салып, халыкны юлсыз калдырганнар

“Казаклар авылында юл юк”, “Авыл советы нәрсә карый?”, “Авыл кешесеннән шулай көлмиләр инде”. Арча районы Казаклар авылында урамга салынган “грунтощебень”, көчле яңгырлар яуганнан соң изелеп, халыкны юлсыз калдырган. Хәзер авылдан чыгасы кеше чыга, керәсе кеше керә алмый. “Татар-информ” хәбәрчесе авыл халкы һәм җитәкчелек белән аралашып, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты. 

Авыл

«Авыл халкы ашата инде безне». Көзге ярминкәдә ит, бал, сөт һәм балыкны ничә сумнан саталар?

Көз җитте, димәк ярминкәләр башланды дигән сүз. Авыл шәһәр халкын ите, мае, сөте, йомыркасы, бәрәңгесе, балыгы белән «сыйлый». «Татар-информ» хәбәрчесе дә ярминкәдә нәрсәләр бар, аларның бәясе, сатучыларның һәм сатып алучыларның фикерләрен, теләкләрен белеп кайтты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла