Президент әйтте: Рөстәм Миңнехановның татар авыл эшмәкәрләренә җиткергән 10 фикере

4 март 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали
Мартның беренче өч көнендә Татарстан VII Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре съездын кабул итте. Кичә съездның пленар утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бөтен илдән җыелган татар авыл эшмәкәрләренә Президент нинди киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде соң?

"Татарлар артырга тиеш!"

“Барыгызга да, эшегездә уңышларга ирешү белән бергә, матур итеп балалар үстерүне дә телисем килә. Иң мөһиме - безнең татарлар артырга тиеш. Шуңа күрә һәммәгез дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирегез. Балалар күп тусын, алар бәхетле булсыннар. Сез - күпбалалыкның үрнәге булырга тиеш”.

"Сез авыл яшәешенә сулыш өргән катлам"

“Барысын да эшләп була, тик акчасыз түгел. Әгәр дә сезнең бизнесыгыз әйбәт барса, әгәр дә зәкәтне вакытында тапшырып, ул акчалар гел дөрес юлда кулланылса, әлбәттә, без күп кенә эшләр эшли алабыз. Рәхмәт сезгә, татар эшмәкәрләре! Сез авыл җирендә үз тамагыгызны гына кайгыртмыйча, эш урыннары булдырып, авыл яшәешенә сулыш өргән катлам”. 

"Авыл - милләт өчен нигез" 

"Безне барыбызны да милләтнең киләчәге борчый. Нишләрбез, нәрсә булыр безнең белән? Татар милләте өчен генә түгел, һәр милләт өчен авыл ул нигез булып тора. Авылны саклый алсак, киләчәгебез бар дигән сүз. Әлбәттә, без авылны  хөкүмәт хисабына гына күтәрә алмыйбыз.  Авылларда сезнең кебек эшмәкәрләр булмаса, эш булмаса,  авылның киләчәге һәм тормышы юк".

"Без татарча сөйләшергә тиеш"

“Без, үз телебезне саклау өчен, аны үзебез кулланырга тиеш. Бүген чыгышлар татар телендә булды. Моның өчен зур рәхмәт сезгә. Оялырга ярамый. Безгә һәммәбезгә дә татарча өйрәнергә тырышырга, шушы юлны үтәргә тырышырга кирәк. Кыска гына булса да, безнең чыгышлар татар телендә икән, бу - бик әйбәт күрсәткеч. Сез - безнең үрнәк, татар - халкының уңган-булган егетләре-кызлары. Әгәр дә сез татарча сөйләшсәгез, башкалар да үзгәрәчәк. Әгәр дә без үзебезнең телне кирәк дип тапмасак, кемгә кирәк ул? Шуңа күрә, беренче чиратта, безнең үзебезгә үрнәк күрсәтергә кирәк. Булдырганча, үз фикерегезне татар телендә белдерергә тырышыгыз”.

"Чит төбәкләрне татар теле укытучылары белән тәэмин итүдә ярдәм итәчәкбез"

“Һәр төбәктә дә татар мәктәбе юк. Шуңа да без татар телен өйрәтү юнәлешендә башка өлкәләр белән эшләргә риза. Әмма укытучылар әзерләргә кирәк. Әгәр дә сез Татарстанга, безнең педагогия училищеларына кадрлар җибәрсәгез, без аларны кабул итәрбез. Укыту процессларына ярдәм итә алабыз. Татарлар яши торган авылларда тел өйрәнү мәсьәләсен без бергәләп хәл итә алабыз. Иң уңае - безнең мәчетләребез. Татар имамнары булган мәчетләрдә бу мәсьәләләрне оештырырга кирәк. Мәчет ул - дин генә түгел, ул гореф-гадәтләр һәм башка мәсьәләләрне хәл итә торган урын”.

"Татар авыллары турында тапшырулар кирәк"

“Авыл тормышы, авылда эшли торган кеше - бөтенләй икенче, андагы гаиләләр икенче. Авылда балалар эшне яратып үсә, эш күреп үсәләр. Сезне үрнәк кешеләр дип күрсәтергә кирәк. Шуңа да татар авыллары турында тапшырулар булырга тиеш”.

"Аралашып яшик"

"Һәммәгезнең ниндидер тарихы, тәҗрибәсе бар. Бер-берегез белән аралашып, фикерләшеп яшисез. Бу безнең өчен дә мөһим. Сезнең белән сөйләшеп, сезне нинди мәсьәләләр борчуы турында без дә белергә тиеш. Хәл итү юлларын да бергә эзләргә тиешбез".

"Товарларыгызны интернет-кибетләрдә дә тәкъдим итегез"

"Үзегез җитештергән товарларны Россия күләмендә генә түгел, чит илләргә дә чыгару юнәлешендә эшләргә кирәк. Интернет кибет дигән әйбер бар, дөнья шунда күчеп бара. Шушы юнәлешне алсак, без үзебезнең продукция белән күп илләргә чыга алабыз".

"Авылыгызга ярдәм итегез"

"Сез авылыгызга һәр төрле ярдәм күрсәтәсез, без дә сезгә ярдәм кулы сузарбыз. Без моңа әзер".

Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләренең VII съездына Россиянең 37 төбәгендәге татар авылларыннан, шул исәптән Татарстан районнарыннан 750  кеше -– кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре җыелды. 

***
Татарстанда бүген авылга ярдәм күрсәтүгә һәм авылны үстерүгә юнәлгән күп кенә республика программалары гамәлгә ашырыла. 2017 елда алар 37әү иде, быел – 38 программа.

Быел Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты узачак, аның күп өлеше хәләл индустриягә багышланачак. Татарстан Президенты татар авыллары эшкуарлары, бу мәйданчыкны файдаланып, яңа базарларга чыга алачак, дип билгеләп узды.





Фикерләр








Авыл

Яңа Чишмә комбайнчылары табиблар карамагында – район басуыннан репортаж

Комбайнчыларның "эше хутта": кирәк икән, сагышларын җырчылар тарата, хәлләре мөшкелрәк булса, табиблар булыша. Кәттәрәк чит ил комбайнына утырганнары челләдә дә тилмерми: эсселектән кызышкан тәннәрен кондиционер суыта. Яңа Чишмә районында медицина хезмәткәрләренең игенчеләрне үз химаясенә алып, өф-өф итеп торуларын журналистлар да күреп кайтты.

Авыл

"Шәхси хуҗалыктагы бәрәңге бакчасының яртысында - чирәм..." Министрлык авылны уятырлык лидерлар эзли

Совет заманындагы райпо системасы җимерелгәч, авыл халкы өчен продукция сату пробелмасы барлыкка килде. Шул сәбәпле, күпләр инде бакчасына бәрәңге утыртудан да туктады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу проблеманы хәл итү максатыннан заманча кооперативлар төзергә тели. 

Авыл

Питрауга кадәр һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт: каен, мари, чия, артыш, имән пиннекләренең сере нидә?

«Питрау үтте – җәй бетте” дигән гыйбарә яши халыкта. 12 июль җәйне кыл урталай бүлә. Питраудан соң көннәр көзгә авыша, кошлар сайраудан туктый. “Питрауга кадәр үлән шифасы – яфракта, Питраудан соң тамырда” диләр. Шуңа күрә, татар һәм керәшен халкы, гомер-гомергә Питрау тирәләрендә мунча себеркесе әзерләгән.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла