Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Нигез миңа рәнҗидер кебек тоелды”: әтисе вафатыннан соң таушала башлаган өйгә Әлфинур Әхмәтшина яңа сулыш өрә

Кеше туган җиренең туфрагына кендек каны белән бәйләнгән дип яза шагыйрьләр. Шулайдыр. Юкса, картлык көзенә кергәндә җир-су тартуы, туган нигез чакыруы булыр иде микән?

news_top_970_100
“Нигез миңа рәнҗидер кебек тоелды”: әтисе вафатыннан соң таушала башлаган өйгә Әлфинур Әхмәтшина яңа сулыш өрә

Апас районы Кече Болгаер авылында туып-үскән Әлфинур апа Әхмәтшина да шундыйлардан. Әти-әнисе вафатыннан соң, чүп үләне баскан, капкалары авышкан, сарайлары чүгә башлаган, нигезе тарала башлаган өйгә кайтып, җан өрә ул. Хәзер исә әлеге җәннәт почмагында рәхәтләнеп яши бирә.

Әлфинур апаның өе әллә каян балкып тора. Капкалары – чәчәкле, рәшәткәләре дә икешәр төскә буялган. Рәшәткәгә сыешмыйча үскән чәчәкләр. Ә ишегалдына керсәң, бөтенләй аһ итәсең. Монда нинди генә төсле чәчәк үсми. Әлфинур апа тал чыбыгыннан читәннәр дә үргән, күл дә ясаган, хәтта кош оясы да бар. Мунча, беседкасы да чәчәк арасында утыра.

“29 яшемдә – бер, 41 яшемдә икенче тапкыр тол калдым”

1972 елда мәктәпне тәмамлагач, Казанга киттем, - дип яшьлеген искә төшерә башлады Әлфинур ханым. - Казанга китеп, маляр-штукатур булып урнаштым. Тормышка чыктым. Улыбыз туды. Дөньябыз түгәрәкләнде дигәндә генә, ирем үлем китте. Миңа 29 яшь иде ул вакытта. Бәхетемне сынап карарга дип, икенче тапкыр тормыш кордым. Кызыбыз туды. Әмма ул никах та озын гомерле булмаган. Ирем йөрәк белән китеп барды. 41 яшемдә кабат тол калдым. Авыр еллар. Акча юк. Көндез эштән кайтам да кич белән шабашка чыгып китәм. Сәламәтлегем белән дә проблемалар булды. Бер бөеремне, ярты бәвел куыгын алдылар.

Ничек итсә-итә, очын-очка ялгап булса да, ике баласын аякка бастыра Әлфинур ханым. Бүген улы – эшмәкәр, кызы тәрбияче булып эшли. Дүрт оныкка дәү әни ул хәзер.

- Тормыш юлымда югалтулар аннан соң да булып торды. Әнием гомер буе, 30 яшеннән шикәр чире белән авырды. 52 яшендә начар авыру белән бертуган апам дөнья куйды. Үзенең артыннан ук улын машина бәрдереп вафат булды. 

Сеңлем Әлфия гаиләсе белән шушы авылда яши, - дип сөйли Әлфинур ханым.


“Капка-койма ава, нигез ишелә башлады”

“Ир-ат өйнең бер почмагын, хатын-кыз дүрт почмагын тотар”, ди татар халык мәкале. Әнисе вафат булгач, әтиләре янына кайтып йөри әле Әлфинур ханым, авыл белән Казан арасына тузан кундырмый. Әмма 2007 елда әтиләре вафат булгач, йорт бушап кала.

- Җиде ел буш торды өй. Сеңлем авылда яшәгәч, аларга кайтып йөрдек. Йортыбыз яныннан үтеп китәбез. Йөрәк сыкрый, күңел елый. Өйнең нигезе ярыла, капка-коймалар ава башлады, эчебез бик пошты инде моңа. Капканы ачып, ишегалдына керәбез. Миннән биек чүп үләне үсә. Елый-елый китеп барам. Нигез бетә бит, минәйтәм. Һәр кайтып киткән саен нигез үпкәләп кала кебек иде. Шуннан соң тәвәккәлләдем: әкренләп тергезә башладык. Бик күп көч китте. Үлән баскан иде бөтен җирне. Әллә ничә машина чүп-чар түктек. Иске корылмаларны сүттек, - ди Әлфинур апа.

Бирегә кайтып, яңа тормыш башлаганда күршеләр һәм авылдашлары һәртөрле ярдәм кулын сузалар.

- Мунчабыз юк иде, чакырып тордылар. Хәзер үзләрен мин кунак итәм, - ди Әлфинур апа. – Быел киявем мунча салып бирде менә. Беседка ясап куйдык.

“Гыйнварда рассада утырта башлыйм”

Әлфинур Әхмәтшина авылда ел әйләнәсе яшәми, сезоны биш ай. Авыл сезонын 1 майда ача, 1 октябрьдә яба ул.

- Авылны бик сагынам. Кыш буе “кайчан җәй җитәр икән?” дип тилмереп бетәм. Гыйнварда рассада чәчә башлыйм. Яшелчәләрне дә, чәчәкләрне дә рассадага утыртам. 1 майда кыш буе җыйган әйберләремне алып, йөгереп кайтабыз монда. Октябрьнең 1сендә сарымсаклар утыртабыз да, сезонны ябып китәбез, - ди ул.

Алда әйтеп үткәнемчә, Әлфинур апа биләмәсе – гөлбакча. Нинди генә төрле чәчәк юк монда!

“Авылга кайтып яши башлагач, кан басымым уйнамый башлады”

- Әни ул гомер буе чәчәк үстерде. Штукатур-маляр булгач, матурлыкны яраткандыр инде. Безнең тәрәзә төпләре шау чәчәктә утыра. Урамнан үткән кеше: “Монда нинди әби яши икән?” дип китә иде. Чөнки тәрәз төбендә яраннар шаулап утыра, - дип сөйләшүгә кушылды кызы Алсу.


- Монда кайтып яши башлагач, күңелемә тынычлык иңде. Кан басымым уйный иде, анысын да оныттым. Очып йөрим.

Фантазия дә әйбәт эшли. Төне буе уйлап ятам, “Бу чатка нәрсә куйыйм икән, бу почмакны нишләтим икән” дим. Урамнан таш җыеп кердем дә, цемент белән катырып, гөл чүлмәге ясадым әнә. Читәннәрне дә яшь тал ботакларыннан үреп куйдым.


Чәчәк кенә үстерә икән дип уйламагыз, бөтен төр яшелчә урын тапкан бу бакчада.

- Быел виноград, виктория утырттык. Әтидән калган бер алмагачыбыз бар менә, уңыш биреп утыра. Аны саклап кына торабыз.


“Мичкә утын ягам, сыйпый-сыйпып тутырам утыннарны”

Әлфинур апа иске әйберләргә дә яңа тормыш биреп, җан өргән. Ике яклы авыл өендә әле дә ике мич утыра биредә.

- Сүттермәдем. Балаларга да “Тимисез” дип кенә торам. Салкында мичкә ягам. Утынның исен иснәп туймалы түгел, сыйпый-сыйпый тутырам мичкә утынны. Әти исе, әни исе дип. Башта шарт-шорт яна утын, аннары чытыр-чытыр килә башлый, - дип тәмләп сөйли Әлфинур апа.


Тынгысыз ханым сарык тиресен юып та натураль келәм ясаган. Әтисеннән калган шкафларны да үзенчә яңарткан. Антиквариат. Мичләр дә кәләш кебек утыра. Кершән урынына рәсемнәр төшерелгән. Чигүле әйберләр дә, челтәр белән дә каймаланган. Әйтергә онытып торам, мунча эскәмияләрендә дә бал итәкле япмалар. Беседкадагы люстра да Әлфинур апаның фантазия җимеше – ясалма чәчәк кәрҗинен кире ягы белән элеп ясалган.


Әлфинур апаның әтисе колхозның беренче шоферы була. Авылга беренче “ЗИС-5” машинасын алып кайта ул. Әтисе истәлеге итеп, Әлфинур апа шушы машина макетын шашлык пешерү өчен мангал итеп ясаткан. Аны сеңлесенең улы тимердән коеп куйган.


Әлфинур апага бүген 62 яшь. Әмма ул тик утыруны белми, чакырсалар, каршы килми, әле дә авылдашларга ремонт ясап бирә.

- Миннән соң да балаларым кайтып йөрсен, нигезне бетермәсеннәр иде, теләгем шул. Диңгезгә дә бардым, бернинди Төркия кирәкми, моннан да рәхәт җир юк! Мин монда булгач, әти-әни дә тыныч ятадыр, – ди Әлфинур Әхмәтшина. 








Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 июль 2023
    Исемсез
    Ват унган апа бу ходай озын гомер бирсен сина сэлэмэт бул👍🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100