Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Әхмәтов сезонга йомгак ясады: сөт, ипи һәм шикәр комы

Авыл хезмәтчәннәре көне алдыннан узучы традицион брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге кыр эшләренә нәтиҗә ясады, авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре турында сөйләде, авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында хисап тотты һәм үзен борчыган мәсьәләләргә кагылып узды.

news_top_970_100
Марат Әхмәтов сезонга йомгак ясады: сөт, ипи һәм шикәр комы

Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уңыш бәйрәмен матур күрсәткечләр белән каршылый. Бүген республикада бөртекле культураларны җыеп алу төгәлләнгән (бары тик кукуруз гына калды, бөртеклеләрнең төп өлеше җыелгач, урак тәмам дип әйтергә буладыр) аграрийлар маржиналь культураларны игү белән мәшгуль.

Уңышлар:

"Биш миллион булмаса да, еларлык түгел: игенчеләр 3,7 млн тонна ашлык җыеп алды"

- Билгеле, Авыл хуҗалыгы министрлыгының да, тулаем агрокомплексның да бу елга куйган бурычлары югары иде. Бу - узган елгы кебек, рекордлы 5 млн тонна икмәк җитештерү. Әмма табигать шартлары үзенең төзәтмәләрен кертте, - диде Марат Әхмәтов.

Ашлык ул - авыл хуҗалыгының символик күрсәткече генә. Билгеле, авыл хуҗалыгы бөртеклеләр белән генә үлчәнми. Игенчелек үзе дә күптармаклы система. Әмма "Икмәк - бар нәрсәгә баш" дип әйтергә яратабыз. Быел ашлык сыйфатлы, дымлылыгы да яхшы.

Бүгенге көнгә без барлык бөртеклеләрне җыеп алдык. Республикада бөртекле культураларны җыю төгәлләнде. Бары тик бөртеккә кукуруз игәсе мәйданнар гына бар. Уңышның тулаем күләме 3,7 млн тонна. Бер гектар җирдән уртача уңыш 26 центнерны тәшкил итә, - диде авыл хуҗалыгы министры.

Алдынгылар һәм артта сөйрәлүчеләр

Марат Әхмәтов урып-җыюда алдынгы һәм артта калган районнарны атады.

  • Уңыш күләме буенча лидер районнар: Зәй – 37,1ц/га, Сарман – 33,6 ц/га, Әтнә – 33,2 ц/га, Актаныш – 32,5 ц/га, Норлат – 32,1 ц/га, Тукай – 31,3 ц/га.

Эре авыл хуҗалыгы компанияләре арасында алдынгылар: «Сервис - агро» ҖЧҖ - 37,7 ц/га, «Агросила» ЯАҖ – 33,1 ц/га, «КВ Агро» ЯАҖ –30,4 ц/га, «Агроинвест» ҖЧҖ – 30,4 ц/га.

Бөртеклеләрне тулаем урып-җыюда алдынгы районнар: Актаныш – 151,4 мең тонна, Арча – 150,5 мең тонна, Сарман – 148,0 мең тонна, Минзәлә – 138,1 мең тонна, Тәтеш – 133,7 мең тонна, Тукай – 133,2 мең тонна.

- Игенчелек белән ничек шөгыльләнергә кирәк - бу мәсьәләдә үрнәк булып "Агросила" ЯАҖ җәмгыяте тора. Алар үрнәге эре, вак инвесторларга, хәтта фермерларга да кирәкле. "Агросила" 366,1 мең тонна ашлык суктырды, «Ак Барс» – 286,7 мең тонна, «КВ Агро» ЯАҖ– 177,7 мең тонна. Нигә Зәй районы гектарыннан 37 центнер уңыш алганда, башкалар ала алмый? Әйтик, туфрак балчыклы икән, анда дым кара туфракка караганда яхшырак саклана. Кара туфрак корылыкны авыррак кичерә. "Койрыкта"гы Кама Тамагы, Питрәч, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт, Югары Ослан районнары әлеге алдынгылар үрнәгенә таянып эшләргә тиеш,- диде авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов.

Урып-җыюда икенче дулкын: 18 район көнбагыш игүгә чыккан

Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю эше дәвам итә. Бүгенге көндә бөртеккә кукуруз суктыру, көнбагыш, шикәр чөгендере, рапс, бәрәңге җыю эше тулы куәтенә бара.

- Без хәзер, табигать шартларын исәпкә алып, маржиналь культуралар үстерергә дә өйрәндек. 8 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 43,4 мең гектар мәйданнан 1508,8 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Бу – планның 68 процентын тәшкил итә", - диде министр.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, 5,2 мең гектар мәйданнан 142 мең тонна бәрәңге алынган. Бу планның 87 проценты дигән сүз. Бер гектардан уртача уңыш – 276 центнер.

3,5 мең гектардан 15,1 мең тонна кукуруз суктырылган. Уңыш – 42,8 /га.

Министр әйтүенчә, көнбагыш уңышын җыюга 18 район кереште. Бүгенгә 14,6 мең гектардан көнбагыш җыелган. Уңыш күләме - 17,2 ц/га. "Аның сатып алу бәясе дә яхшы - килограммы 20 сумнан. Рапска да бәяләр начар түгел", - диде ул.

- Республика хуҗалыклары 1,2 мең гектар мәйданнан яшелчәләрне җыеп алды. Тулаем җыем 24,4 мең тоннаны тәшкил итә. Бу – бер гектар җирдән 206 центнер уңыш дигән сүз. Кукурузны без октябрь ае буе җыячакбыз, бәлки ноябрьнең бер өлешенә дә чыгарга туры килер, - диде министр.

Шәһәрне авыл яшәтә: ярминкәләр гөрли

15 сентябрьдән Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Бүгенге көнгә республикада дүрт ярминкә узды. Аларда барлыгы 270 млн сумлык продукция сатылган.

– Ярминкәләр, кагыйдә буларак, Казанның 10 төп ярминкә мәйданы һәм 5 чатырында, Чаллының 3 мәйданчыгында һәм Осиново, Яңа Тура технополисында уза. Сәүдә эшләренә республиканың 32 районы җәлеп ителде. Шулай ук һәр төп мәйданга эре предприятиеләр беркетелде, - диде министр.

Быел узган 4 ярминкә нәтиҗәләре буенча, барлыгы 270 млн сумлык продукция сатылган. Шул исәптән 430 тонна ит, 114 литр сөт, 2,5 млн данә йомырка, 207 тонна он, 4000 тонна яшелчә, 217 тонна бәрәңге тәкъдим ителгән.

Бәяләр:

Шикәр комы – 40 сум!

Быел Татарстанда шикәр комының бәясе арткан. Хәзер ул 40 сум чамасы тора.

- Шикәр чөгендеренең сатып алу бәясе түбән булгач, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы “татлы тамыр” мәйданнарын киметү тәкъдиме белән чыккан иде. 2018 елда без дә барлык мәйданнарны 10 процентка, ягъни 10 мең гектарга киметтек. Шуңа күрә быел чөгендернең тулаем уңыш күләме узган елга караганда шактый ким булачак. Ул 2 млн 2 мең тонна тирәсе булыр дип фаразлыйм, - диде министр.

  • Узган ел аграрийлар 3 млн 100 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алды.

- Быел шикәр комына бәя җитәрлек, кызыктыргыч дәрәҗәдә куелды. Бу – килосына 40 сумны тәшкил итә. Соңгы өч елда без мондый бәяләр күрмәдек, - диде Марат Әхмәтов.

Ашлыкка бәя арткач, икмәкнең бәһасе дә артмагае

Ашлык бәясе арту сәбәпле, Татарстанда социаль ипи пешереп сатуга субсидияләр бүленергә мөмкин. 

  • Социаль ипи – икмәк эшләнмәләренең бер яки берничә төре, аңа дәүләт фиксацияләнгән бәя куя яки дәүләт бюджетыннан дотация бүленә. Бу төр ипи составы ягыннан башка ипиләрдән аерыла. Әйтик, андагы май һәм шикәр күләме кимрәк була.

Марат Әхмәтов, ипигә бәя арткан очракта, социаль ипи пешереп сату турында да әйтеп узды.

- Әлегә кирәге чыкмаса да, бу төр механизм кулланылырга мөмкин. Узган ел белән чагыштырганда, быел икмәккә бәя ике тапкырга артыграк, - диде Марат Әхмәтов.

Министр быел ашлык бәясенең сизелерлек дәрәҗәдә артуын әйтте. Шуннан чыгып, ипинең бәясе дә артырга мөмкинлеген фаразлады.

- Икмәкнең сатып алу бәясе арту товар җитештерүчеләр өчен файдага. Әмма ул шул ук вакытта җитештерелгән әзер продукция бәясенең сикерүенә дә китерергә мөмкин, - диде ул.

Марат Әхмәтов шул ук вакытта бу продуктны куллануда үзгәрешләр булуын әйтте.

- Дөрес, без хәзер елдан-ел ипине азрак ашыйбыз. Бер кеше башына тәүлек нормасы нибары 260 грамм туры килә. Әмма икмәк – ул сәясәт. Шуны онытырга ярамый, – диде министр.

Министр былтыр ашлыкның үзкыйммәтеннән дә арзанракка сатылуын искә төшерде. Мәсәлән, товар җитештерүчеләр узган ел өченче класслы бодайны нибары 6-7 сумга саткан.

Борчулар:

Көзнең коры килүе хафага сала

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов быелгы көзнең коры килүенә хафалануын белдерде.

– Быелгы көз 2009 елныкына охшаш. Көз коры. Бәлки сезгә асфальт дымлы булгач, көз яңгырлы килде дип уйларга җирлек бардыр. Әмма сентябрьдә дә, октябрьдә дә җитди явым-төшемнең әле булганы юк. Җир катламында нибары 45 мм дымлылык запасы бар. Кышка кергәндә, киләсе ел уңышына нигез булдыру өчен, 180-200 мм дымлылык белән керергә кирәк. Быел май-июль айларында кайбер районнарда күпьеллык планның 2,3 тапкырыннан кимрәк явым-төшем булды. Әмма тырышлык, алдынгы технологияләр аркасында, ситуациядән берникадәр чыга алдык. Шуңа күрә без хуҗалыкларга туфракны көздән югары дәрәҗәдә эшкәртергә, әзерләргә дигән бурыч куябыз. Хәтта пар җирләре дә язын эшкәртелергә калырга тиеш түгел, - диде министр.

Уҗымнар – шик астында

– Быелгы көз коры килгәнлектән, уҗым культураларының хәле дә мактанырлык түгел, - диде министр.

  • Татарстанда уҗым культуралары мәйданнары 550 мең гектарны тәшкил итә.

- Аеруча Татарстанның Идел аръягы районнары – Апас, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Осланда уҗым культуралары соңгы көннәрдә генә әзрәк тишелеп чыкты. Алар ничек кышлар – әлегә белмибез. Бүген барлык уҗым мәйданының яртысы шик астында. Көзге культураларга һәрвакыт уңышны саклап кала торган культуралар буларак карый идек. Бу да уйланырга җирлек тудыра, - дип борчылуын белдерде министр.

Федераль акчалар кече телгә дә йокмый

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов федераль үзәктән авыл хуҗалыгы тармагына бүленгән ярдәм күләменнән канәгать булмавын белдерде.

– Мин, гомумән, федераль бюджетның авыл хуҗалыгына ярдәменнән канәгать түгел. Бүген бездә иң зур ярдәм чыганагы булып авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, инвесторларның кредитларына субсидия исәпләнә. Киләсе елга да 2,5 млрд сум тирәсе ярдәм булачак. Шуның өстенә, бердәм субсидия дигән категория бар. Монда төрле юнәлешләрне берләштерергә кушалар да, рефендум кайсы тармакка күбрәк игътибар юнәлтергә дип саный, шул юнәлешләр белән эшли башлый. Бу безнең үзебезгә үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирә. Аның өстенә максатчан күрсәткечләрне тәэмин итү өчен, индикаторларны тәэмин итү дигән ярдәм суммасы бар, – диде министр.

Аның әйтүенчә, федераль бюджеттан киләсе ел өчен зур күләмдә ярдәм планлаштырылмый. “Әле инвестицияле кредитларның бер өлеше кими дә бара. Федераль бюджеттан расланган ярдәм күләме 6,5 млрд сум тирәсе җыела. Бу авыл хуҗалыгы өчен зур акча түгел.

- Әлбәттә, Россиягә авыл хуҗалыгын тамырдан үзгәртер өчен, бу ярдәмне ким дигәндә ике тапкырга арттырырга кирәк. Безгә җирнең егәрлеген, аның коралланышын үстерү мөһим. Алдагы ике-өч ел эчендә дә, 100 гектарга күчереп исәпләсәк, ким дигәндә 200 ат көче белән кораллану сорала. "Һай, ничек чыгып, чәчү эшләрен ничек башкарыйм икән” дип борчылырга тиеш түгел фермер яки хуҗалык җитәкчесе. Урак вакыты җиткән икән, иген өлгергәннән соң аны атна-ун көн эчендә җыеп алырга тиеш. Быел урып-җыюга һава шартлары идеаль булды, әмма югалту барыбер бар. Чеметеп кенә яуган яңгырлар туфракның өстенә дым бирде, өстә калган орлыклар хәзер тишелеп чыкты. Ул – ким дигәндә һәр гектардан икешәр центнерга якын югалту дигән сүз. Без көн саен, “Җирне сукалагыз, тирәнрәк сөрегез” дип торабыз. Әгәр дә көчең җитәрлек булса, болай кычкырып торуның кирәге юк, - ди Марат Әхмәтов.

Министр әйтүенчә, Россиягә төп игътибарны техник коралланылышка юнәлтергә кирәк.

Татарстан сөтенә ихтыяҗ юк

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Татарстан сөтенең кирәксез булуына борчылуын белдерде.

– Минем федераль хөкүмәткә сорау бирәсем килә: үзебезнең илдә 8 млн тонна сөт җитми дип сөйләшәбез, ни өчен соң Татарстан чималына ихтыяҗ юк? Илнең бөтен ишекләре ачык, кем нәрсә кертәсе килә, шуны китерә. Ил базарын көйләсәләр, Татарстан сөтенең литрына 28-30 сум акча бирәчәкләр. Әгәр дә сөтнең бәясе җитештерүчеләрдән 25-27 сумга китә торган булса, мин әйтмим 30 сум дип, ул хуҗалык итүче субъектларга киләчәктә бу юнәлеш белән шөгыльләнү өчен бик зур стимул булыр иде. Тик мин ышанычны җуймыйм, кайчан да булса акылга килеп, Россия базарын ил күләмендә көйләрләр дип өметләнәм”, - диде Марат Әхмәтов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100