Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маллар нинди үләннән агуланырга мөмкин, җимеш агачларын бактерияләрдән ничек сакларга, ашламаның кайсын сайларга? - Россельхознадзор белгечләре җавап бирә

“Татар-информ” мәгълүмәт агентлыгында “Татар төбәкара ветеринария лабораториясе” федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Айтуган Мөбәрәков һәм фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкның сыйфатына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров белән туры элемтә үтте. Чүп үләннәре, үсемлек авыруларына каршы көрәш чаралары, агулы үләннәр турында сөйләштек.

news_top_970_100
Маллар нинди үләннән агуланырга мөмкин, җимеш агачларын бактерияләрдән ничек сакларга, ашламаның кайсын сайларга? - Россельхознадзор белгечләре җавап бирә

Әтнәдән Фәния Саттарова:

- Быел күршебез бәрәңгене “Престиж” белән агулап утыртты. Миңа да шулай утыртып карарга киңәш итә. Янәсе, болай утыртсаң? зарарлы кортлар һәм бөҗәкләр бәрәңгегә зыян салмый ди. Дөрес әйтә микән?

Айтуган Мөбәрәков: - Чыннан да, күпләр хәзер бәрәңге бүлбеләрен эшкәртү өчен “Престиж” кебек махсус препаратлар куллана. “Престиж” – инсектофунгицидлар төркеменә керә, ул корткыч бөҗәкләрне һәм гөмбәле бактерияләрне юкка чыгарырга сәләтле. Әлеге препарат белән бәрәңге бакчасын эшкәртсәк, колорадо коңгызы бәрәңге яфрагына личинка сала алмый һәм корткычларның күбесе юк ителә. Тик препаратны кулланыр алдыннан шуңа игътибар итәргә кирәк: орлыкка дип калдырылган бәрәңгенең кабыгы зарарланмаган, киселмәгән булырга тиеш. Шул очракта гына ул кеше сәләмoтлегенә зыян салмаячак.



Күп кенә бакчачылар бәрәңгене бу рәвешле эшкәртү организмга зыян китерә дип уйлый. Әгәр дә сез “Престиж” белән агуланган бәрәңге бүлбеләрен май аенда утыртасыз икән, инде июль ахырында ук әлеге препараттагы зыянлы матдәләрнең берсе дә калмас. Чөнки ул җирнең өске катламына үтеп керә алмый. Исәпләп карасак, химик матдәләр тулысынча 50 көн узганнан соң чыгып бетә. Шул вакыт аралыгында препаратның зыянлы күзәнәкләре туфракта таралып бөтенләй юкка чыга. Шуңа күрә борчылырга кирәкми, болай агулап утыртуның бернинди начар ягы да юк.

- Һәр ел саен карлыган куаклары кортлый, пәрәвез белән каплана башлады. Нигә шулай була икән?

- Карлыган куагына пәрәвез талпаны (паутинный клещ) зыян сала торгандыр. Җәй башында, көннәр җылынгач, бу корткычлар аеруча активлаша. Алар агачларның яфрак ярган һәм чәчәк аткан чорында ботакларда пәрәвезле оя ясыйлар. Шул рәвешле, ботакларны тулысынча чорнап алып, бөреләргә һәм яшь яфракларга зыян китерәләр.

Куакны пәрәвез талпаны зарарламасын өчен һәр ел саен иртә язда дәвалау чаралары уздыру мөһим. Иң элек, ботакларны игътибар белән яхшылап тикшереп чыгыгыз, шулай ук аларны пәрәвездән чистартыгыз.



Язын яфрак ярганчы һәм чәчәк атканчы карлыган куагын “Фитовермом” химик препараты белән эшкәртергә киңәш итәм. Шулай ук, халык чараларын да кулланырга мөмкин. Иң яхшы ысул – карлыган куакларына кайнаган, эссе су сибү. Болай эшләгәндә пәрәвез талпаныннан котылып булачак, чөнки алар җылы, коры һава торышын гына ярата. Дым күп булса бу корткычлар “депрессия” кичерә. Шулай ук көндәлек тормышта куллана торган сабын да ярдәм итә ала. Зарарланган яфракларны сабынлы су белән чылатырга була.

Пәрәвез талпаннары алоэ, базилик, петрушка, бархатцы, календула, тузганак, ромашка кебек үсемлекләрне “яратмый”. Шуңа күрә куакларга  тузганактан төнәтмә әзерләп сибәргә мөмкин. Моңын өчен, 20 г тузганак тамырын бер-ике сәгать 1 л суда тотыгыз. Суыгыз кайнар булса яхшырак.

- Узган ел бәрәңге уңышы бик начар булды. Июль башында ук сабаклары корып бетте. Помидорларым да шулай “авырды”. Күпләр аны фитофтороз диде. Быел бу авыруга юл куймас өчен миңа нәрсә эшләргә?

- Бәрәңге һәм помидорларда фитофтора булдырмас өчен гадәттә химик чаралар кулланалар. Алай эшләү яхшы нәтиҗә бирә, ләкин уңыш өлгергән чорда агуларга кирәкми. Шуңа күрә җәйнең икенче яртысында аларны “Фитоспорин” биологик препараты белән эшкәртергә була. Шулай ук халык чараларын кулланып карый аласыз. Мәсәлән, сарымсак һәм марганцовка төнәтмәсе, агач көле.



Казаннан Фәнүс:

- Юл кырыенда сату иткән бер ападан “Кыргый алмагач” сортлы алмагач сатып алдык. Чит илдән китерелгән, күп алма бирә диде. Алмагачны утыртып ике атна узганнан соң, ботаклары сап-сары төскә кереп гөмбәләнде. Ашаган кортлар да күренми үзе. Сәбәбе нәрсәдә икән?

Альберт Кадыйров: - Көньяк үсентеләр тиз үсүләре, бәбәк һәм тамыр системаларының кечкенә булулары белән аерылып торалар. Күп очракта андый үсентеләр безнең табигать шартларына туры килеп бетми, яраклаша алмый. Шуңа күрә сатучылар халыкны алдап, ялган юллар белән сатып җибәрергә тырышалар. Мәсәлән, кайберләренең исеме, сорты этикеткада язылганнар белән бөтенләй туры килмәскә мөмкин. Шуңа күрә агач үсентеләрен бары тик махсус җиләк-җимеш питомниклары, кибетләрдән сатып алыгыз. Анда сыйфатлы, яхшы сортлы агачлар таба алачаксыз.



Алма, груша агачларын сайлаган вакытта, югары һәм “модный” сортлы үсемтеләргә кызыкмаска киңәш итәм. Иң мөһиме – агачлар салкынга чыдам, авыруларга бирешми торган булырга тиеш.

- Кычыткан ефәге (повилика) нинди үсемлек һәм нәрсәсе белән куркыныч тудыра?

- Кычыткан ефәге (повилика) куркыныч һәм заралы үсемлекләр исемлегенә керә, ул карантинлылар рәтендә тора. Повиликаның тамыры һәм яфраклары юк, аның бары тик кызыл, сары төстәге җәеп шикелле сабаклары гына бар. Алар ярдәмендә үзенең корбаннарын чорнап ала.

Повиликалар туфрактан су һәм башка файдалы, туклыклы мәтдаләр алырга сәләтле түгел. Алар башка үсентеләр ярдәмендә генә тукланалар, бер үк җирдә 8 ел үсә алалар.

Повилика үсемлекләргә зур зыян китерергә сәләтле. Мәсәлән, шикәр чөгендерендә шикәр күләме кими, җиләк-җимеш үсентеләре авыруларга тиз бирешә башлый, уңыш начар була. Әлеге зарарлы үсемлекне ашаган терлекләр дә агуланырга һәм җитди авырый башларга мөмкин. Шуңа күрә повиликадан тиз арада котыларга, ул чәчәк ата башлаганчы өзеп ташларга кирәк.

Шулай ук зарарланган үсемлекләрне “Торнадо” һәм “Раундап” препаратлары белән дәваларга мөмкин. Шуны онытмаска кирәк: көз көне повилика үскән туфракны эшкәртергә була, аның өчен бары тик сульфат аммоний һәм аммиаклы селитр кулланырга киңәш итәм.

- Җимеш агачларында бактерияле пешү (ожог плодовых) авыруы хакында ишеткәнем бар. Минем бакчада аның барлыгын ничек ачыкларга мөмкин?

- Җимеш агачларында бактерияле пешү – иң куркыныч авыруларның берсе, чөнки ул җиләк-җимеш агачлары үсеп утырган әллә никадәр гектар җирне юк итәргә мөмкин. Шулай ук тиз арада башка җиргә тарала. Аннан соң ул җирләрне янәдән зарарсызландыру өчен бик күп чыгымнар тәлап ителә.

Россиядә җимеш агачларында бактерияле пешү очраклары Калининград, Самара, Саратов, Воронеж, Тамбов, Липецк, Белгород өлкәләрендә ачыкланган. Бу карантинлы зонадан кертелгән орлыклар безнең республикага да керергә мөмкин, шуңа күрә орлык сатып алганда бигрәк тә сак булырга кирәк.

Зарарлы авыру алма, груша, дүләнә, миләш һәм башка 180 төрле җимеш һәм куаклы агачларны юк итә ала. Шулай ук җиләк, роза, чия, слива, абрикос кебек декоратив үсемлекләр дә “авырырга” мөмкин.



Арчадан Альбина Хөсәинова:

- Базарда сатып алганда алданмас өчен авыру (карантинлы) үсемлекне сәләмәтеннән ничек аерырга?

Альберт Кадыйров: - Бакча сезоны булгач, хәзер кибетләрдә һәм базарларда күп төрле яшелчә үсентеләре һәм чәчәк орлыклары сатуга чыкты. Шуңа күрә үсемлекне сатып алганда кирәкле документлар белән танышырга, аларның эчтәлеген укырга кирәк. Сатучы сезгә яраклылык сертификатын һәм апробация Актын күрсәтергә тиеш. Аннан тыш, үсентенең сорты дәүләт реестырының селекция-орлыкчылык үзәгендә теркәлгән булсын. Әгәр дә үсенте, орлыклар башка төбәкләрдән, Россиянең фитосанитар зоналарыннан китерелгән булса, сатучылардан карантин фитосанитар контроль акты сорый аласыз.



Мөслимнән Гөлназ:

- Авылда күп итеп мал асрыйбыз. Көтүгә чыкмаган бозауларны болынга алып төшеп арканлыйбыз. Узган ел берсе ниндидер үлән ашап агуланды. Хәле китте, сулыш алуы авырайды. Нигә шулай килеп чыкканың мал табибы да аңлата алмады. Биология укытучысы бу үләнне “горчак” дип атады. Хәзер ул үлән быел да чыгып, маллар агуланмас микән дип куркабыз. Бу үләннән ничек котылыйк икән?

Альберт Кадыйров: - Бүген республика территориясендә 65 карантинлы фитосанитар зона исәпләнә, аларда 7 төрле карантин объектлар табылды. Исемлектә амброзия, 3 төрле кычыткан ефәге (повилика), алтынсу бәрәңге нематоды, кара нарат һәм чыршы мыекбае (усачи черный сосновый и еловый) бар. Барлыгы 114,9 мең гектар мәйданга зыян килгән, шуларның 103,8 меңе -  урманнар. 

Горчак – астралар семьялыгына караган күпъеллык үлән. Ул кыяфәте белән күкбашка (василек) охшаган, озынлыгы – 75 см. Аннан тиз арада гына котылып булмый, чөнки тамыры нык. Әлеге үсемлек Украина, Казахстан, Грузия, Әзербайжан, Польша, Германиядә күпләп үсә. Бүген республикада горчак теркәлгән җирләр юк, шуңа күрә бу башка төрле үсемлек дип уйлыйм. Тулырак җавап алырга теләсәгез, фотосүрәтен җибәрегез.

Балтачтан Мәдинә:

- Әнием – пенсионер. Мин – 2нче төркем инвалид. Авылда үзебез утыртканнан калган симәнә бәрәңгесен сатырга районга бардык. Тик сата алмыйча кайттык. Бәрәңгегез зарарланган, анда авыртулар булырга мөмкин дип кире бордылар. Безгә хәзер нәрсә эшләргә киңәш итәсез?

Альберт Кадыйров: - Базарда симәнә бәрәңгесен сатыр өчен сезгә яраклылык сертификаты булдырырга киңәш итәм. Аның тышында үсемлекнең сорты, сезнең адрес, телефон номеры, товарның партия номеры, массасы (г яки кг), күләме (штук) күрсәтелергә тиеш.

- Күпләр бакчага ашлама буларак гәрчич сибә. Аның файдасы бармы?

- Файдасы бар. Гәрчич - сидерат, яшел ашлама буларак кулланыла. Ул бакчаны чүп үләннәреннән арындыра, бик күп фитосанитар сыйфатларга ия. Борчак күбәләге (гороховая плодожорка), лайлалардан котылырга ярдәм итә һәм фитофтороз авыруына каршы көрәшә.



- Балтырган үләне тирене пешерергә мөмкин дип ишеттем. Дөрес микән?

- Россиядә балтырганның (борщевик) 15 төре бар. Шул исәптән кайбер балтырганны ашарга пешергәндә дә кулланалар. Мәсәлән, Себер балтырганын. Сосновский балтырганы (борщевик Сосновского) – агулы үлән, үсемлекләргә генә түгел? кеше сәламәтлегенә дә зыян китерергә мөмкин.

Кояш нурлары (ультрафиолет) төшкән җирдә үскән балтырганнын согы тәнгә тия икән, кеше һәм хайваннарның тән тиресендә төрле пигментлы таплар, дерматит барлыкка килә. Шуның нәтиҗәсендә тән тиресе пешә. Әгәр дә тәнегезгә балтырган согы зыян салган икән, тиз арада зарарланган җирне сабын һәм су белән юарга кирәк.

Балтырганнан котылу өчен болытлы көн кирәк. Бу эшкә тотынганчы киемегезгә игътибар итегез, калын өс киеме, маска, күзлек кияргә киңәш итәм. Әлеге зарарлы үсемлектән котылу өчен “Раудап” гербициды кулланыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100