Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Колхоз һәм совхозларны бетерү ялгышлык булды”: Хәерби игенчеләре язгы кыр эшләре һәм авылның киләчәге турында

Календарьдә апрель ае булса да, һава торышы бер дә яз уртасындагы кебек түгел соңгы көннәрдә. Быел яз соңга кала. Басу-болыннарда кар ята, үзәккә үтә торган салкын язгы кыр эшләрен тоткарлый. Үзе белән мең төрле мәшәкать алып килгән язның бер көне ел туйдыра. Шуңа күрә дә башкарылган эшләр уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын. “Уңыш мул булырмы?” дигән сорауга җавап табу максатыннан без Лаеш районының “Хәерби” хуҗалыгының язгы кыр эшләрен карарга киттек.

news_top_970_100
“Колхоз һәм совхозларны бетерү ялгышлык булды”: Хәерби игенчеләре язгы кыр эшләре һәм авылның киләчәге турында
Язгы кыр эшләре – авыл кешесе өчен генә түгел, шәһәр халкы өчен дә иң мөһим чорларның берсе. “Шәһәрне авыл туйдыра” диләр. Авыл шәһәрне генә түгел, бөтен илне туйдыра. Бу турыда онытмыйк! 

Авыл кешесе үзенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле, кирәкле эш башкарганын аңлый ул. Чын игенче-механизаторлар җирдә эшләүдән тәм таба ул. Өмет үлсә, авыл кешесе кырга чыгудан мәгънә күрми башларга да мөмкин. Алай булмасын өчен, ничек һәм нәрсә эшләргә кирәк? Бу хакта безгә “Хәерби”леләр сөйләде.

“Ботинкаларга кунган тузан”

“Хәерби” ширкәте җитәкчесе Радик Вафинны контор, гараж, ферма, басу һәм кырдан эзләдек. Аның шушы минутта кайда икәнен белү максатыннан шактый гына кешегә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Әйе, Радик абыйны рәсми эш урынында, ягъни “дүрт стенада” табармын димә. Хуҗалык җитәкчесе шундый булырга тиештер дә инде ул. Аның кул астында эшләгән кешеләре белән бертигез эшләве, ботинкаларына кунган калын тузан катламы эш кешесе дигән уңай тәэсирләр генә калдырды. 

Радик абыйны хезмәттәшләре нык хөрмәт итә. Ул - таләпчан җитәкче. Миңа бу хакта Хәерби кешеләре әйтте.



“Ир-атларча исәнләшкән яшь хатын-кыз”

Радик абыйны эзләгән чакта кулын сузып ир-атларча исәнләшкән яшь хатын-кыз (!) әйткәннәремә бер дәлил. Нигә дисезме? Радик абый хәтта хатын-кызларны да ир-атлар тәртибенә өйрәткән. Хәзер аңлатам.

Җитәкче хатын-кызлар белән ир-атларны аерса, хатын-кызларны ирләрдән көчсезрәк итеп күрсә, нинди дә булса бер эшне бары тик ир-атлар гына эшли ала дип уйлаганын барлык кеше янында белдерсә, коллективта гармония бозыла. Элек хатын-кызлар мораль яктан гына көчле дип саналса, хәзер исә аларны физик яктан да көчлерәк дияргә була. 

Радик абыйның коллективында гармония бозылмаган. Анда хатын-кызлар ир-атлар белән бертигез эшли. Теге яшь апаның бер ир-ат белән территория буенча төз атлавыннан, телефоннан мәш китереп кемгәдер эшнең ничек эшләнәсен аңлатуыннан без моны аңладык. Яшь апа “Татар-информ” агентлыгы шоферы белән үзе кул биреп ир-атларча исәнләште. Ә иң кызыгы менә нәрсәдә – аптырыйсы һәм уйланасы нәрсәләр алда булган икән әле.

Ярты гасырлык тәҗрибәсе булган агроном

Киттек. Радик абыйны таптык. Язгы кыр эшләре турында авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Радик абый сөйләр дип канатланып барган идем. Ә Радик абый сөйләшергә теләмәде. Ахырдан мин аны аңладым һәм хәтта аның хәленә кереп, үзем дә мөгаен шулай эшләр идем дип уйладым. Аның безнең белән бераз сак сөйләшүенә аптыраган идем, саллы сәбәпләре бар икән. Анысын ахырдан әйтермен. 
  
Радик абый безгә ярты гасырлык тәҗрибәсе булган агроном Шамил абыйны “тоттырды”. 

Менә сиңа мә! Шамил абый җирнең өлгерү-өлгермәвен аны кулы белән тотып карап белә икән. Бу сиңа китап сүзен сөйләп тору түгел. Озакка сузмыйча, язгы кыр эшләре турында сөйләшергә тотындык.

Гектарлар һәм агрегатлар

Лаеш районының “Хәерби” ширкәтенең баш агрономы Шамил Кушминның ярты гасырлык тәҗрибәсе бар. “Хәерби” хуҗалыгы эшчеләре язгы кыр эшләренә инде 10 көн элек әзерләнеп беткән. Гәрчә һава шартлары әлеге эшләргә каршы булса да.

-Безнең бүгенге көндә 3900 гектар сөрүлек җир бар. Шуның 900 гектарында – уҗым культуралары, 1050 гектарында – бөртекле ашлык, 1600 гектарында – азык культуралары урын алган. Шуңа өстәп 30 гектар кәбестә, 40 гектар бәрәңге һәм 10 гектар чөгендер һәм кишеребез бар, - дип башлады сүзен Шамил абый.



“Бүгенге көндә тукландыру бара”

“Хәерби” хуҗалыгында 4-5 агрегат тырмага чыга. Биредә язгы кыр эшләрен башкару өчен 15 тырма, 4 культиватор , 4 чәчкеч бар. Шушы техника белән “Хәерби”леләр дым каплатуны өч, җир әзерләүне алты, чәчүне алты көндә тәмамларга дип план тота. Бүгенге көндә басуларны тукландыру бара. Күп җирне инде тукландырып бетергәннәр. Без килгәндә уҗым арышын тукландыру бара иде.



“30 центнер уңыш көтелә”

Шамил абыйдан уңыш турында сорадым. “Шамил абый, уңыш чыгар дип уйлыйсызмы соң? Әйтегез әле”, - дидем.

-Бер 30 центнер уңыш булыр дип исәп тотабыз инде. Шулай булыр. Аның өчен безнең минераль ашламалар бар. Бер гектар җиргә 67 килограмм ашлама кертелә. Былтыргы уңыш белән быелгысы бер чамарак булыр инде, чөнки безнең ашлама кертүләр дә бер чама. Шул 30 инде. Былтыр да утызны алган идек инде без. Шул чама булыр, - диде Шамил абый.

“Һава шартларының мондый булганы юк иде әле”

Әлбәттә иң мөһим сорауларның берсе - һава шартлары. Табигатьнең үз кануннары аның. Әле өстәвенә быелгыдай хәлләрнең булганы юк икән әле. Әллә мул уңышка куркыныч яный инде?

-Һава шартларының мондый булганы юк иде әле. Без инде бу вакытта, шул 16 апрельләрдә тукландыруга чыга идек. Шуннан җылы көннәр дә китә иде. Ә менә хәзер бит үзегез күреп торасыз, төнлә туңдыра, 5 градус салкын була, ә көндез җылыта. Бу инде тырмалау процессына бераз комачаулый. Алла боерса, без моны барыбер дә җиңеп чыгачакбыз. Уңыш әйбәт булыр дип ышанабыз. Ә менә көзге культуралар, ни кызганыч, бераз начаррак. Тукландыргач, алар да әйбәтләнеп китәр әле. Әйбәтләнергә тиеш. Тамырлар әйбәт, - диде агроном абый.

“Үзебезнең җир генә җитми”

“Хәерби” хуҗалыгы үз эшен шулкадәр яратып, җиренә җиткереп башкара ки, хәтта территория җитми аларга! Күршеләреннән алалар. Күршеләре яхшы икән.

-Безнең 3900 гектар сөрүлек җире бар, үзебезнең хуҗалыктагысы – 2800 гектар. Без күрше Нармонка авыл җирлегеннән 300 гектар, Никольский авыл җирлегеннән 400 гектар алдык. Рождествено авыл җирлегенә кадәр дә барып җиттек, аннан 360 гектар җир алабыз. Безнең күләмгә үзебезнең җир генә җитми.



“Көн башланып, көн беткәнче эшлибез”

Техника, мөмкинлекләр, һава шартлары, хәтта күршеләр турында да сөйләштек! Ә иң мөһимен - кешеләр, эшче куллар турында онытып торабыз икән бит! Күпме кеше тир түгә биредә?

-“Хәерби” ширкәтендә барлыгы 80 эшче, шул исәптән 17 механизатор көч түгә. Шушы 17 механизатор белән барлык эшләрне җиңеп чыгарга уйлап торабыз. Эшләр иртәнге сәгать биштән төнге 10-11гә кадәр дәвам итә. Көн башланып, көн беткәнче дәвам итә инде ул.

“Мари егетләре белән җиңеп чыгабыз”

Бу һәр якка да хас күренештер инде мөгаен. Авылда “үзләренекеләр” эшләми. Кайда эшли ул җирле халык? Бу инде хәзер риторик сорауга әйләнде. Нигә дигәндә, җавабы юк чөнки. Җавап бирер идең дә, ни дияргә белмисең. Күрше тирәләрдән, башка төбәкләрдән, илләрдән (!) килеп эшлиләр бит. Ә безнекеләргә эш юк... “Хәерби”нең эшчәнлегенә бик зур өлешне марилар кертә. Молодцы, егетләр.

-Үзебезнең механизаторлар күп түгел, бер 50 проценты гына – безнекеләр, калган 50 процент – Марий Элдан килгән егетләр. Марилар эшләп ята. Нәкъ менә шулар белән хәлдән чыгабыз да инде. Орлыклар җитә, ашламалар бар, ягулыклар кайтарылган. Эшләргә генә кирәк! Эшлибез инде. Җиңеп чыгабыз, - ди Шамил абый.

Мине ышандыра кебек. Җиңеп чыгуыгызга ышанам ла, Шамил абый! Башкасына ышанып бетә алмыйм. Дәрәҗәле урынга “нәчәлник” итеп утыртып куйгач, әйтермен әле. Әйтермен генә дә түгел, эшләрмен дә, Алла боерса! Авылны яшәтергә кирәк. Сигез могҗизаларның берсе ул! Ә шәһәрдә әйтүдән мәгънә дә юк инде. Шәһәр кешесе мәңге аңламас...

Башка темаларны кузгатмыйча, авыл хуҗалыгында алар, мең рәхмәт, искитмәле күп, “Хәерби” турында гына сөйләшик. 



“Авыллар бетүгә бара” яки авыл хуҗалыгына мөнәсәбәт шундый

Шул нисбәттән Шамил абыйдан авыл белән шәһәрнең бәйләнеше турында да сорадым. Шамил абый, мин әйтәм, шәһәрләргә авыллар кирәкме ул? Сез кем өчен шулкадәр тырышып эшлисез? “Шәһәрне авыл туйдыра” диләр, сез моның белән килешәсезме, дим?

-Без шәһәрне авыл туйдыра дип әйтәбез, әмма авыллар бетүгә бара. Ник дисәң, авыл хуҗалыгына мөнәсәбәт шундый, диспропорция, ярашмаучанлык бара. Менә без саткан ипи-игеннәрнең бәясе ягулык, ашлама һәм техникалар бәясенә караганда бик күп аерма бирә. 

Мин 70нче елларда эшли башладым. Ул вакытта бер кило ипинең бәясе 30 тиен иде. Тиеннәр белән санала иде инде ул вакытта. Ә бер литр ягулык – 8 тиен иде. Хәзер киресенчә, бер литр ягулык – 40-50 тәңкә, ә игеннең бәясе – 10 тәңкә. Менә шуннан санагыз инде. Нинди диспропорция. Безнең саткан бәя запчастьләргә китеп бара, безгә яшәр өчен керем калмый, шуңа күрә яшьләрнең күбесе авылдан китә, - ди Шамил абый.

“Теге замана яшьләре юк хәзер!”

Яшьләр бар безнең, ди Шамил абый. Алар кошчылык фабрикасында эшли икән, анда эш сәгатьле. Алар эшне сәгать сигездә башлый һәм биштә кайта, ә ял көнне ял итә. Аэропорт бар, тагын шунда да эшлиләр. Май заводында, “кымыз” дибез инде анысын, шунда эшлиләр. Медик-инструменталь завод төзеделәр, шунда бер илле эшче китә хәзер диделәр. Әмма яшьләр юк икәнен күреп кайттым. Яшьләргә җиңел эш булсын. 

Үз буынымны мин әле “не всё потеряно” дип санасам да, хәзерге югары сыйныф укучыларына, аларның ниләр эшләгәненә карап, “Мин балама тиешле тәрбия бирәчәкмен. Ул теләсә-нәрсә эшләп йөрмәячәк” дип әйтеп куям. Җилбәзәклеккә шул җиңел эшкә тартылу, һөнәреңнең дәрәҗәсенә, аның атамасының яңгырашына карау керә дә инде ул. Акылыбыз үзебез белән булсын шул. Яшәү чыганагының кайда икәнен онытмыйк, зинһар! 

Шамил абый бүгенге яшьләр турында болай ди: “Яшьләр сәгатьле эшкә китә хәзер. Замана бүтән. Теге замана яшьләре юк!”. 
 
Шамил абый укучы-механизаторларның булмавына да басым ясады. Баксаң, аларга инде 6-7 ел дәвамында механизаторлар кайтмый икән. Лаешта училище да ябылган. Техникумда шул белгечлекне ачуын ачканнар, ләкин барырга теләүчеләр юк икән.

“Колхоз һәм совхозларны бетерү ялгышлык булды”

Шамил абый авыллар бетүгә бара дигәч, бу хакта төгәлрәк әйтүен сорадым. “Хәзер фермалар кирәк, диләр. Әмма бит ул фермалар үзләрен генә туйдыра. Аларның җирләре дә аз гына инде. Колхоз, совхозларны бетерү ялгышлык булды, миңа калса. Әле ярый безнең монда зур хуҗалык. Җитәкченең эшли белүе бу! Ул бу хуҗалыкны 24 ел алып бара инде. Аның таләпчәнлеге аркасында гына бу хуҗалык яши һәм эшли әле. Лаеш районында шул ике генә хуҗалык калгандыр инде ул. Безгә хәзер инвесторлар да керде. Әмма аларның нәтиҗәлелеге барыбер юк дип әйтәсем килә”, - диде Шамил абый.

“Авыл хуҗалыгындагы проблемаларны хәл итеп бетерә торган түгел”

-Авыл хуҗалыгында проблемалар бик күп инде ул. Аны хәл итеп бетерә торган түгел. Шул үзеннән-үзе хәл ителеп бара инде ул. Авырлыклар белән җиңеллекләр бергә. Авыл хуҗалыгында җиңел әйбер юк инде ул. Бөтенесе авыр. Ул һава торышы белән дә бәйле. Менә быел бит без 12 апрельдә тырмага чыккан идек, туңдырып җибәрде, туктап калырга туры килде. Монда бит һава торышы ничек була, шулай, - диде Шамил абый.



“Син шул казанның эчендә кайнарга тиеш”

50 еллык тәҗрибәсе һәм стажы булган агрономнан яхшы уңыш алу серләре турында сорамый кала алмадым! Шамил абый, мул уңыш алу өчен нишләргә, әйтегез әле, серләрегезне ачыгыз әле, дидем.

-Беренчедән, эшеңне яратырга кирәк! Кайда гына эшләсәң дә, үз хезмәтеңне яратып эшләмәсәң, эш бармаячак. Син шушы казанның эчендә кайнарга тиеш. Эшне казан дип алыйк инде. Шунда кайнамасаң, эш бармый. Монда нәрсә әйтәсең инде тагын. Һәр кешенең үз проблемасы инде аның, - диде ул.

“Илнең бөтен авыл хуҗалыгында да бар нәрсә дә акчага терәлеп кала”

“Хәерби” хуҗалыгының бүгенге көндәге төп проблемасы турында сорагач, Шамил абый бөтен әйбер дә финансларга терәлеп кала диде. “Мөмкинлекләр булса, без әзрәк хезмәт хакын арттырыр идек. Хезмәт хакын арттыргач, кешенең эшкә карата дәрте дә артыр иде. 

Арттырыр иде аны җитәкче рәхәтләнеп, ләкин хуты юк. Бөтенесе тимер-томырга, соляркага кереп бетә. Ашламасын да күбрәк алыр идек без. Бүгенге көндә, мәсәлән, бер гектар сөрү җиренә 67 килограмм гына түгел, бәлки 100 килограмм алыр идек. Татарда “Юрганыңа карап, аягыңны суз” дип әйтәләр бит әле. Бездә шулайрак менә. Проблема шул – акча. Акчага терәлеп кала бар нәрсә дә. 

Бездә генә түгел, илнең бөтен авыл хуҗалыгында шулай инде ул. Акча булса, бөтен әйберне дә эшләп була. Хезмәт хакын да түлисең, ашламасын да аласың, техникасын да. Без бит әле орлыкчылык хуҗалыгы да, аны сатып ала башладылар менә. Ник дисәң, аны алмаган кешегә субсидияләр бирмиләр. Быел Балык Бистәсе, Чистай яклары бик күп ала. Шунлыктан быел азрак җиңелрәк булыр дип ышанып торам инде. Орлыкларның бәясе дә артты быел. Узган ел 10-12 тәңкә булса, быел 15-17. Быел финанс хәл әйбәтрәк булыр дип беләм”, - диде Шамил Кушмин.

“Җирең матур булса, үзеңә дә күңелле”

Ярты гасырлык тәҗрибәсе булган агроном белән сөйләшкәннән соң, Татарстанның атказанган механизаторы Илдар Мингалиев белән дә сөйләшү бәхете елмайды.



-Техника әзер. Җирнең өлгергәнен генә көтәбез. Апрель аенда чәчәргә чыгарбыз инде. Әлегә тырмага чыгалар, ашлама сибәләр, шул. Узган ел иртәдән кичкә хәтле эшләдек, әйбәт чәчтек. Чәчүебез дә әйбәт булды, уңыш та. Матур итеп чәчәргә, булдырырга тырышабыз. Җирең матур булса, үзеңә дә күңелле, менә шул, - диде Илдар абый.

Ул, механизатор буларак, элекке техника әйбәтрәк күрә, әйбәтрәк сизә, ди. “Чәчүе дә матур”, - ди Илдар абый.



МТЗ-82 һәм Т-150 тракторлары: кайсы яхшырак?

Татарстанның атказанган механизаторының сүзләрен исегездә калдырыгыз: МТЗ-82 тракторы ягулыкны аз ашый, матур чәчә. Т-150 кебек зур тракторлар элекке җыйнак тракторларга оттыра!

“Мин генә карт калганмындыр инде”

“Яшьләр бармы соң?” дип сорагач, Илдар абый: “Мин генә карт калганмындыр инде”, - дип шаяртты. “Авыл малайлары бар-бар”, - ди ул.

“Без үзебезчә чамалыйбыз аны”

Серләрне ачарга сорагач, Илдар абый “Без үзебезчә чамалыйбыз аны”, - диде һәм әйтмәде.

“Кеше китмәсә, совхоз таралмый”

“Уңыш һава торышына карый. Ә һава торышының нинди булачагын белгән юк. Уңыш алганда карарбыз инде. Һава торышы, иң мөһиме, яңгырлы булырга тиеш”, - ди механизатор Илшат Хөсәинов. Ул шушы авыл кешесе, “Хәерби” хуҗалыгында 13 ел эшли, аңа 30 яшь.



Илшатның 4 һәм 2 яшьлек ике баласы бар. Хезмәт хакы – 25 мең сум, яшәргә җитә, ди. Авылдан китәргә теләк юк, мин авыл малае, ди. Авылның киләчәге турында исә “Кеше китмәсә, совхоз таралмый”, - ди.

“Авыл хуҗалыгының бүгенге хәле турында сүгенәсем килә”

“Хәерби” ширкәте җитәкчесе Радик Вафинның безнең белән бик сөйләшәсе килмәве турында язган идем. Азактан аның белән тагын сөйләшкәч, сәбәбен белдем. Бер мәгълүмат чарасына интервью биргәннән соң “башсыз кала” язган икән. Шул сәбәпле безнең белән артык сөйләшеп тормады. “Авыл хуҗалыгы, сезнең хуҗалык ни хәлдә соң?” - дип сорагач, “Сүгенәсем килә”, - диде. Менә шул.


  • Лаеш районында 47718 гектар чәчү мәйданы бар. Шуның 10507 гектарына уҗым культуралар чәчелгән, 28763 гектары сабан ашлыкка, 611 гектар – бәрәңге һәм 211 гектары яшелчәләргә тәгаенләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100