Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаражларга юл ачык: Мөслим җитәкчелеге “ике атна вулкан өстендә утырган" халкының хәлен аңлады

Бу атнада республика массакүләм мәгълүмат чараларында Мөслим районы хакимиятенең, район үзәгендәге Кооператив урамын ямьләндерергә уйлап, халыкта ризасызлык уятуы турында материаллар дөнья күрде. "Татар-информ"га бүген билгеле булганча, мәсьәлә халык теләгәнчә хәл ителгән.

news_top_970_100
Гаражларга юл ачык: Мөслим җитәкчелеге “ике атна вулкан өстендә утырган" халкының хәлен аңлады

Хәл болай була: район җитәкчелеге, бу урамда ике яклатып тротуар ясап, брусчатка түшәп, яшел зоналарын булдырып, аны матурайтырга җыена. Шуңа күрә бу урамда яшәүче һәр йортка ишегалдыннан чыгу юлын 4 метр 10 см күләмендә чикләргә дигән карар кыла. Әмма бу ара бары тик ишегалды капкасына гына җитә, ихаталарында гаражлары да булганнар гараждан чыгу юлыннан мәхрүм кала булып чыга. 

Гаражлары булганнар, моның белән килешә алмыйча, ризасызлык белдерә башлый. Алар җирле үзидарә советына, прокуратурага массакүләм мәгълүмат чараларына, шул исәптән "Татар-информ"га мөрәҗәгать итә. "10 ел торабыз, шулкадәр рәхәт итеп сөенә-сөенә яши идек, менә ике атна инде без вулкан өстендә утырган кебек", - дип тасвирлаган иде үзенең кичерешләрен шушы урамда яшәүче Рамилә Галимова.

"Татар-информ" хәбәрчеләре әлеге низаг турында материалны әзәрләп бетереп килгәндә, ягъни бүген, мәсьәләнең халык файдасына хәл ителгәне ачыкланды. Шушы урамда яшәгән һәм, гараждан чыгу юлын капламауларын сорап, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән Рамилә һәм Фәнис Галимовларга бүген Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шаймөхәммәтовтан җавап хаты килгән. 

Хатта болай диелә: "Кооператив урамы буенча, юл хәрәкәте иминлеге өчен кирәкле тротуарларны, гаражларга юлларны каплап ясау һәм ямьләндерү буенча эшләр - әлеге территорияләрне ямьләндерү вариантларының берсе итеп кенә каралган иде. Шуны билгеләп узу кирәк: бу эшләр гараж хуҗаларының ризалыгы буенча гына башкарыла ала. Халык фикерен өйрәнеп, йорт капкаларына гына түгел, гаражларга да керү юлын ясау турында карар кабул ителде. Кооператив урамында төзекләндерү эшләрен 2018 елның сентябренә кадәр тәмамлау ниятләнә. Төзелеш эшләре барышында тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез".    

Мөслим районы башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә бу карарны аңлатты: “Өстәмә чыгымнар китерсә дә, без моны куертмас өчен, халык файдасына хәл итәргә уйладык, аларның теләгенә каршы бармадык. Без шулай хәл иттек”, - диде. Рафаэль Шәрифуллин урамда асфальт юлны яңарту Татарстан бюджеты акчасына, ә урамны яктырту үзара салым акчасына башкарылачагын әйтте. Урамны үзгәртеп кору эшләренә Казан дәүләт төзелеш университеты белгечләре җәлеп ителгәнен билгеләп узды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100