Идеаль сөтне Сабада савалар, татар токымлы атлар документлы булды, терлекчеләр үгезләр тууны чикләргә өйрәнгән - терлекчелек елы нәтиҗәләре

20 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Марат МӨБӘРӘКШИН
Фото: Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов, Илнар Төхбәтов
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагына еллык нәтиҗәләр турында сөйләде.

2018 ел терлекчелек тармагы өчен югары күрсәткечле булмаган.

2018 ел терлекчелек тармагы өчен бик үк уңышлы булмаган. Шулай да үсеш 1-4 % тирәсен тәшкил иткән. 

2019 елда Татарстанда 2 млн тонна сөт җитештерү бурычы куелган.

2018 елда республикада 1 845 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу күрсәткеч, узган елгы белән чагыштырганда, 22 мең тоннага артыграк."Әлбәттә, зуррак күрсәткечләр күрәсе килгән иде, әмма сөт бәяләре төшү безне итәктән тартып торды", - диде министр урынбасары.

Сөт җитештерү күләме буенча Татарстан Россиядә беренче урынны саклап калды. Республика ил күләмендәге сөтнең 7,7 процентын җитештерә. “Иң күп сөт җитештерүчеләр рәтенә Әтнә, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара районнары керә”, - диде Нәҗип Хаҗипов. 

Бер сыердан 5,6 мең кг сөт савып алына, аны 6 тоннага җиткерү бурычы куелган. "Бер сыердан 7-8 тонна сөт савып алырга мөмкинлек бар", - ди министр урынбасары.

Татарстанда савылган сөтнең барысын да Татарстанда эшкәртергә дигән бурыч куелган.

Киләсе елда савымчылыкта яңа технологияле робот объектлары барлыкка киләчәк.

2018 елда Казан шәһәре, Биектау, Әлмәт, Теләче районнарында сөт эшкәртү заводлары төзелгән. 2019 елда сөт саву буенча 12-14 яңа технологияле робот объектлары барлыкка киләчәк. Бу Балтач, Әтнә районнарында булыр дип көтелә. Бүген мондый төр объектлар Саба, Актаныш районнарында бар.

Татарстан авыл хуҗалыгы белгечләре үгезләр туу санын чикләргә өйрәнгән.

"Безнең табигать ничек? Иллегә илле. Илле егет туа, илле кыз. Терлекчелектә дә шулай ул. Безгә бит күбрәк сөт саварга кирәк. Хәзер шуны эшләү мөмкинлеге бар. Сперманы салып әйләндерәләр, үгезләр ясый торганын читкә ата, таналар ясый торганы кала. Шуны гына аерып алып, шулар белән белән каплатабыз. Табигатькә дә керергә өйрәндек, белгечләрне шуңа өйрәтәбез".

Ит җитештерү буенча үсеш 1 процент тәшкил иткән.

Ит җитештерү буенча күбрәк кош-корт, дуңгызчылык тармагында үсеш булган. “Соңгы өч елда дуңгыз, тавык итенә, йомыркага бәя арту күзәтелми. Бу безне бераз тоткарлап тора”, - диде министр урынбасары. 

2019-2021 елларга 700 мең тонна ит җитештерү максаты куелган. 

1 миллиард 375 миллион йомырка җитештереләчәк дип ниятләнә. Үсеш - 116 процент.

Татарстанда савым сыерларының баш санын арттыру ниятләнми.

Республикада 354 400 баш савым сыер исәпләнелә. Бу Россиядә иң зур саннарның берсе санала. Савым сыерларының баш саны кимемәгән.

"Татарстанда сыерларны арттырырга да, киметергә дә түгел, бер күләмдә тотарга ниятлибез. Бер сыердан савып алынган сөт күләмен генә арттырырга телибез. Сыерларның санын арттыру күздә тотылмый, чөнки бу чыгымлы эш. 354 мең сыер аз түгел. Аның күләмен нәрсәгә арттырырга? Сыерларның туклану рационын, структурасын үзгәртеп, сөт күләмен, сыйфатын яхшырту кулайрак", - диде Нәҗип Хаҗипов.

Татарстанда мөгезле эре төрлекнең гомуми күләме - 1 миллион 007 мең. Терлек саны 98,4 процентка кимегән. 

2018 елда шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны 109,8 мең баш тәшкил иткән һәм ул узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда (110,2 мең) кимемәгән диярлек.

Дуңгызлар - 464 мең, кәҗә һәм сарыклар – 450 мең (98 процентка кимегән), кош-корт - 18 млн (104 процентка арткан). 

2019 елда шәхси хуҗалыкларга субсидияләр күләме үзгәрешсез калачак.

“2019 елда да мөгезле эре терлек асраучыларга субсидияләр бирү үз көчендә калачак”, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр урынбасары. Фермерларга грант күләме 30 миллион, башлап җибәрүчеләргә 3 миллион сум булачак.

Татарстанда савым сыерларын саклап калу өчен 2,4 миллиард сум ярдәм күрсәтелгән.

Татарстан авыл хуҗалыгына иң зур табыш китергән товар - сөт.

Татарстан авыл хуҗалыгына 90 миллиард сум табыш кергән. Шуның 57,7 проценты терлекчелектән. Шушы сумманың 64 проценты сөттән килә. Бу былтырга караганда 2 процентка кимрәк.

Республикадагы иң чиста сөтне Саба районында савалар.

Сөтне хуҗалыклардан сатып алу бәясе 26 сум тирәсе. Сөт бәясе нефть төбәгендә - Баулы, Лениногорск, Әлмәт районнарында арзан. "Кемнең күләме һәм сыйфаты бар, шуларның сөте иң кыйммәт", - диде белгеч.

Татарстанда иң чиста сөт Саба районында "Икшермә" хуҗалыгында җитештерелә. "Анда роботлар сава. Зөфәр Зиннәтовичның сыерлары ап-ак, сөте идеаль", - диде министр урынбасары.

Шәхси хуҗалыклардагы сөт бәясе 18 сумга кадәр җитә.

Терлекчелек тармагында белгечләргә кытлык бар.

Нәҗип Хаҗиев сүзләренчә югары белемле белгечләр әзерләү һәм аларны эш белән тәэмин итү юнәлешендә эш алып барыла. Элек республикада 24 зоотехник әзерләнсә, бу сан ике тапкырга - 50гә арттырылган. 

Бүген Татарстанда зоотехник белгечләре белән тәэмин ителеш 86 % тәшкил иткән. Казан ветеринария академиясендә студентларны хуҗалыкларда эшләргә әзерләү өчен ферма төзелә. "Лаеш районы “Нармонка” хуҗалыгында агрономнар әзерләү буенча эш алып барыла”, - диде Нәҗип Хаҗипов.

Татар токымлы атлар рәсми рәвештә теркәлгән

“Татар токымлы атларны үрчетүне без 2005 елда башлап җибәргән идек. 2018 елның 4 декабрендә без татар токымлы атларга рәсми таныклык бирелде", - диде Нәҗип Хаҗипов.

Татар токымлы атлар спорт юнәлешендә һәм кымыз җитештерү максатыннан үрчетелә. Бүген Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында татар токымлы атларны үрчетәләр. Татарстанда барлыгы 300 тирәсе татар токымлы ат бар.

Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, бу атлар бик чыдам, көненә 120-130 км үтәргә сәләтле. Кышын азыкны тояклары белән үзләре казып таба.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Авыл

Фишман паркы, ике катлы йортлар һәм ачык капкалар: Кукмараның Вахите - татарның иң бай авылларының берсе

«Там гора, тут гора, уртасында Кукмара» дигән сүзне һаман кабатлап йөрим әле. Кайсы якка карама - тау тау. Үземне Урал тауларына сәяхәт итеп кайткан кешедәй хис итәм. Аннары тагын Кукмара киез итеге, Кукмара шәле, Кукмара табасы дигән нәрсә дә бар бит әле. Данлыклы Вахит авылы, данлыклы Вахит колхозы турында да ишеткән бар иде. Йөз кат тыңлаганчы, бер тапкыр күрүең яхшы диләр бит. Кукмараның гына түгел, Татарстанның да бренды була алырлык Вахит җирлегендә күргәннәремне язып китәргә булдым.

Авыл

Илдус Хатыйпов: Авыл хуҗалыгындагы бөтен проблемалар да хисап булмаганнан

Мал табибы Илдус Хатыйпов “Татар-информ”га интервьюсында бүгенге авыл хуҗалыгына анализ бирде, сөтне ничек арттырырга, ничек итеп ашатырга, авылга кадрларны ничек кайтарырга кирәклеге турында сөйләде.

Авыл

Дамир Фәттахов авыл яшьләренең тәнкыйтен кабул итте: "Әйе, җиренә җиткереп эшләмибез..."

Авыл яшьләренә ни кирәк? Торак, тәҗрибәле фермерлардан остазлык, авылда өч балалы, пособиегә өмет итә алучы әниләрнең яшен 29 дан 35 кә кадәр арттыру, эш башлаучы фермерларга ярдәм, модульле кош абзарлары... Бүген алар шушыларны сорый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры яшьләр белән эшләү үрнәген күрсәтте, Яшьләр эшләре министры кимчелекләрен танырга мәҗбүр булды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла