Фишман паркы, ике катлы йортлар һәм ачык капкалар: Кукмараның Вахите - татарның иң бай авылларының берсе

16 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
Фото: Салават Камалетдинов
«Там гора, тут гора, уртасында Кукмара» дигән сүзне һаман кабатлап йөрим әле. Кайсы якка карама - тау тау. Үземне Урал тауларына сәяхәт итеп кайткан кешедәй хис итәм. Аннары тагын Кукмара киез итеге, Кукмара шәле, Кукмара табасы дигән нәрсә дә бар бит әле. Данлыклы Вахит авылы, данлыклы Вахит колхозы турында да ишеткән бар иде. Йөз кат тыңлаганчы, бер тапкыр күрүең яхшы диләр бит. Кукмараның гына түгел, Татарстанның да бренды була алырлык Вахит җирлегендә күргәннәремне язып китәргә булдым.

Җирлек рәисе: "Бездә халыкның каны башка"

«Кукмарада Вахит дигән бай авыл бар, анда урамның ике ягында да ике катлы йортлар тезелеп утыра». Менә шундый образ тудырдылар мин Кукмарага барганчы ук. 

Вахитның кешеләре генә түгел, тарихы да бай икән. Бу җирләрдә 1678 елгы халык санын алу вакытында авыл булган, кешеләр теркәлгән булган. Ул чакта аның исеме бер дә матур түгел - «Новая Вонь» дип аталган. Революциядән соң, 30-40 нчы елларда ямьсез атамалы авылга Мулланур Вахитов исемен бирәләр. Колхоз да «Вахитов» исемендәге колхоз дип атала. Хәзер инде аны Вахитов түгел, ә Вахит авылы дип кенә йөртәләр аны. 

Вахит Янил авыл җирлегенә керә. Вахит – чиста татар авылы, ә Янилдә керәшеннәр бар икән.

- Шушы җирлектә 1503 кеше яши. Җирлеккә Янил, Вахит, Бөяр авыллары керә. Бөярдә инде 3-4 йорт кына калган. Вахиттә 870 эшкә сәләтле кешенең 300ләбе шушы Вахит хуҗалыгында хезмәт итә. 170ләп кеше бюджет өлкәсендә эшли. Читкә чыгып эшләүчеләребез дә бар. Авылыбызда калган яшьләр күп. Янилдәге Кукмара агрокөллиятендә 100ләп укытучыбыз эшли. Анда урта мәктәп, Вахиттә башлангыч белем бирү мәктәбе, ике авылда да балалар бакчасы бар. Янилдә кафе, «Пятерочка» һәм сигез кечкенәрәк кибетләр бар. 

Вахиттә 886 кеше яши, 212 йорт бар. Җирлектә барысы 220 сыер өч көтүгә бүленеп чыга, – дип таныштырып китте җирлек башлыгы Корбанов Илгизәр Халит улы.

Ул үзе 2006дан бирле авыл җирлеге башлыгы булып эшли икән инде, 13 ел быел. Авылда, беренчедән, төпчек малай булганга калдым ди.

- Башта агрокөллияттә эшләдем, агроном булып та эшләдем монда, аннары шушында сайлап алдылар. Китү турында уйлаган да булмады. Хәзер кусалар да китмим инде. «Где родился, там пригодился» диләр бит.

Янилгә Вахиттән өч чакрым икән, балаларны автобус белән йөртәләр. Вахиттә күпфункцияле үзәк бар. Аңа мәдәният йорты, библиотека, авыл җирлеге, участок полиция хезмәткәре урыны, спорт комплексы керә. Искиткеч зур бина, дөресен әйтергә кирәк, беркем дә кош оясындагы кебек кенә җирдә кысылып утырмый, рәхәтләнеп эшлиләр.

Без килгән көнне бөтен халык урамда иде. Берсе себерә, берсе буяу эшләре белән шөгыльләнә, берсе нәрсәдер кисә, берсе үлән чаба, һәм башкалар... Өмә боларда. Бөтен төрле профессия кешесе дә, дәрәҗәсенә карамастан, авыл өчен тырыша. Чөнки Вахит тарихка тагын бер вакыйга белән кереп калачак: республикада парклар төзү программасы буенча авылдагы беренче парк Вахиттә төзелгән! Узган ел Президент аларга 10 миллионга парк бүләк итә, 17се көнне аны зурлап ачачаклар, зур кунаклар да көтелә икән. Шуңа беркемнең дә сөйләшеп торырга да вакыты юк. Тегесе монда чаба, монысы тегендә, кырмыска оясы кебек, кыскасы.

- Парк кемнең инициативасы?

Без моны хуҗалык җитәкчесе белән күптән уйлашып йөри идек. 2013 елны мәдәният йортын салдылар монда. Шул чакта ук хыялланган идек. Хуҗалык җитәкчесенең авторитеты зур булгач, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегиясендә доклад белән чыкканда, Президентыбыздан сорады. Вахиттә шуның чаклы сөт савып ала, парк булса иде дигәч, Президентыбыз безгә акча бүлеп бирде инде. Үткән ел башланган иде төзелеш, быел инде ачарга җыенып йөрибез.

Шул 10 миллион акча җиттеме?

Юк, ул акча гына җитмәде инде. Хуҗалык та ярдәм итте, үзара салым акчаларын да тоттык.

Фишман проекты диделәр бу паркны. Үзе килдеме соң?

Әйе, килде. Берничә тапкыр килде әле ул.

Авылның байлыгы турында бөтен кеше ишетеп беләдер инде. Әйтеп үтүемчә, кирпечтән ике катлы йортларны 7 меңгә эшләгән кеше салып чыга алмый, ничек кенә бөтерелмәсен. Авыл җирлеге исә башлыгы "бездә халыкның каны башка", ди.. 

- Сезнең авыл нигә шундый бай икән ул?

- Халык тырыш бездә. Элек-электән тырыш. Элек халык күннән бүрек, тун теккән, тире эшкәрткәннәр, шәл бәйләгән. Малны өйдә дә күп асрыйлар. Шуның хисабына авылыбызда матур, ике катлы йортлар салына. Һәрбер кешедә икешәр-өчешәр машина. Табигый байлыклар юк, халык үз көче белән, хуҗалыкта эшләп, җир белән, мал белән эшләп шулай итеп яши. Ташкүмере дә юк, нефте дә, рудасы да юк бит.

Татар халкы гомумән тырыш бит ул. Нигә сезнең авыл гына шулай баеп киткән?

Безнең авылның халкы икенче, халыкның каны икенче. Бездә бик тырышлар. Ашамаса ашамый, өен сала, капкасын рәтли, машинасын ала. Бүтән җирләрдә өйләрне дә шулай матур итеп салырга ашыкмыйлар. Акча булмаса, аны эшләп булмый, билгеле. Хуҗалыкта эш булгач, өйдә дә тырышкач, барысына да җиткереп баралар. Халык бар җирдә дә тырыштыр инде ул. Ялкау кеше өй салалмый инде. Халык ак көнләшү белән көнләшеп, берсеннән берсе күреп эшли. Шуңа шулай инде ул.

Мишәр авылларын бай диләр. Аннары Шыгырдан, Урмай, Гали дип кенә сөйләшәләр. Нигә Вахитны да шулай дип сөйләмиләр? Әлдермеш кебек җыр да язмыйлар?

Нишләп? Безнең Вахит турында җырлар бик күп бит! Әле бит яңа күтәрелә башладык. Алла боерса, танылырбыз әле! Әле конкурсларда катнашабыз республика күләмендә. «Иң төзек торак пункт» дигән конкурста Вахит авылы белән өч ел рәттән катнаштык. Өченче ел өченче урын алган идек, үткән елны – беренче, менә быел тагын шунда катнашабыз. Әле бит монда күрсәтер әйбер дә юк иде. Әле танылырбыз, Алла Боерса, танылырбыз. Без Галиләрдән нәрсә белән ким?! Әле алардан яхшырак та булырбыз.

Авыл буйлап сәяхәтне парк тирәсеннән башлаган идек. Авылга кергәндә генә «РифЭль» дигән сәүдә үзәге бар. Монда ашамлыгы да, киеме дә, йорт-кирәк ярагы да бар ди. Кыскасы, җаның нәрсә тели, шуны керәсең дә аласың. Шәһәргә барып, көне-төне эзләп, арып-талчыгып кайтканчы, менә дигән әйбер инде бу.

Шаккатырлык тагын бер әйбер күрдем әле. Ул да булса, шәһәр кешесе әйтмешли, «набережная». Авыл уртасында берничә күл ясап, аларны кечкенә күперләр белән тоташтырып, яр буе мәйданчыгы ясаганнар. Авыл уртасы, Карл, авыл уртасы! Әле җәелеп яткан елгасы булса ярар иде. Бу урында ташландык куаклык булган. Хуҗалык ярдәме белән зур экскаватор чакыртып, утыз алты көн буе ул агачларны төяп, ташып, түгеп, чистартып куйганнар. Күле дә күл диярлек булмаган әле ул чакта. Хәзер шундый биш күл бар, ди. Әле моны авылның икенче башына хәтле җиткереп, парк белән кушмакчы булып торалар. Әле малайлар балык тотып утыралар иде, балыгы да бар ди. Юк, билләһи, шәһәрдә мондый нәрсәне тиеш кебек кабул итсәң, авыл уртасында «Набережная» күрермен дип башыма китермәгән идем. Ярар, ике этажлы өйләрне күргән бар ул, ну яр буе мәйданчыгы шаккаттырды.



Авыл уртасында мәчет утыра. Аны да 5 миллионга эшләгәннәр. Эче дә Кол Шәрифнекеннән ким түгел, ди. Моңа кадәр юлны гел хуҗалык чистарткан, хәзер үзара салым бәясеннән түли башларга уйлыйбыз, ди җирлек башлыгы. Акчаны электрга җыябыз, суга җыйганнары гомумән юк ди. Менә ичмасам яшәп яталар.

Яшьләр кайтып төпләнәме?

Мин 100 процент китмиләр дип әйтмим, китәләр инде. Ә эше булганы монда кала. Авылда, мегафермада эшлиләр. Яшьләр соң шәһәргә омтыла инде, авыл җирендә генә торасылары килми. Тик безнең монда бөтен шартлар да тудырылган. Әйтәм бит, яр буе ял итү мәйданчыгы, парклар бар. Балалар бакчалары да шәһәр җирендәге кебек монда.

Балалар күпме соң?

Күп. 42 бала мәктәптә укый, 66 бала балалар бакчасына йөри бу авылда. Әле өйдә тора торганнары 40лап бардыр. Балалар бар, Аллага шөкер.

Вахит колхозы чәчәк ата. Бу яхшы җитәкче нәтиҗәсе генәме?

Һичшиксез! Республикада гына түгел, Россиядә танылды бит инде ул. Бөтен кешедә бер үк шартларда яшәдек бит совет заманында. Менә шул яхшы җитәкчеләр алып калмаса, мондый әйбәт колхозлар булмас иде дә. Җитәкче факторы инде. Аннары җитәкченең кул астында эшләүче белгечләрне дөрес сайлау, шулар белән бер команда булып эшләү һәм халыкның тырышлык нәтиҗәсе инде. Эшләгән эшенә түләгәч, халык, әлбәттә, эшли, тырыша.

"Бездә халык сөйләшми, эшли генә"

Ул урамның ике ягында да тезелеп утырган ике катлы коттеджларны күрәсе килде инде минем. Чыннан да шулай икән - кып-кызыл кирпечтән төрле бизәкләр ясый-ясый төзелгән өйләр, матур-матур капка-коймалар, ишек алдында түшәлгән тротуар да бар.

Авыл урамыннан барганда шуңа игътибар иттем: бөтен кешенең дә диярлек капкалары ачык тора. Бүтән якта андыйны күргән юк иде минем. Иртән торуга, капканы ачып куялар. Ә иртә ул иртәнге биш икән. Кич белән, 10нар тирәсендә ябып куялар. Электән калган шундый гадәт, ди. Ходай Тәгаләнең шәфкате, бәрәкәте керсен дип ачалар, ә кич белән чыгып китмәсен дип ябалар, ди. Аннары бу кунакчыллык та билгесе. Ишекне ачып, көтеп торалар дигән сүз. Кайбер якларда көндез ни, төн ни - кырык кат йозак астында яталар бит. Ә монда кермәс җиреңнән керәсе килеп тора. Берсеннән берсе шикләнми дә, димәк. Әле тагын бу хуҗаның өйдә икәнлеген дә белдереп тора. Ябык икән, хуҗа өйдә юк дигән сүз.

Шундый бер капкалары ачык өйгә кердек. Зиннәтулла абый Кәримуллин капкадан үткәндә үк кулларын җәеп каршы алды, якын туганнары кайтканмыни! Аның белән бераз сүз куертып алдык, аннары безгә аның иптәше Гөлсинә апа да кушылды.

- Шушы авылныкымы сез?

- Әйе. Туганнан бирле шушында торам.

- Бу зур өйне үзегез салып чыктыгызмы?

- Әйе, үз кулларыбыз белән салдык. Улыбыз да булышты инде. Монда иптәшем белән бергә яшибез, оныгыбыз да тора әлегә.

- Кайда эшләдегез?

- Мин шушы авылда 40 ел буе тракторда эшләдем. Элек Шәмәрдән урманыннан агач та ташыдык.

- Мин 41 ел сыер савучы булып эшләдем. Шушы авылда тудым, шушында үстем. Икебез дә шушы авылныкы. Колхозда эшләдек, тырышып эшләдек. Мактау кәгазьләре дә алдык. Хезмәт ветераны исемен дә бирделәр. 15 мең пенсия алабыз хәзер, артты алар, -диде Гөлсинә апа.

Гөлсинә апа белән Зиннәтулла абый 43 ел бергә яшиләр. Ике малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары хәзер үз гаиләләре белән яшиләр.

Алардан да авылның байлыгы турында сораштырып карадым.

- Авылыбыз элеккедән бай инде ул. Элек мондый ук купшы түгел иде шулай да, хәзер кеше баеды инде. Авыл һаман үсә, ныгая. Безнең Вахит элек - хәерче вакытларда ук тире, шәл белән алдырды. Шуннан баеп китте инде, – диләр.

Тырыштыр, чыннан да тырыштыр халык. Тырыш булмаса, мондый өйләр салып чыкмас иде.

Аннары бөтен төрле профессия кешесе дә өмәгә чыккан дидем бит әле, шуларның берсен тотып алдым. Бер төркем ир-ат авылдагы үләннәрне чабып йөри иде. Билгеле, электр чалгысы белән.

- Вахиттә туып үстем, Янилдә мәктәптә эшлим. Әти-әни үзе генә калмасын дип авылда калдым, беренчедән, аннары шәһәргә кызыкмадым. Укыгач та кайттым. Хәзер дә барасы килми Казанга. Аннары Вахитне бай дигәнгә ияләштек инде, игътибар биргән юк. Кеше тырыш булганга шулайдыр инде ул. Бөтен нәрсә тырышлыктан, үҗәтлектән тора. Кеше бер-берсенә карап ак көнләшү белән көнләшеп яши, эшли. Аннары шушылай ял вакытында да эшләп йөргәч кенә матур була шул ул, – ди Рәйхан абый Гыйльмуллин.

Ну сөйләшми мондагы халык, ну сөйләшми дә соң. Елмаеп кына карап торалар, үлеп китеп сөйләшми берсе дә. Илгизәр абый Корбанов та: «Бездә халык алай сөйләшми, эшли генә», – ди.

Данлыклы Вахит колхозына кыскача күзәтү

Вахит хуҗалыгы бер көнгә 77 тонна сөт савып ала. Чагыштыру өчен - Татарстанда 23 районның күрсәткечләре бу шушы бәләкәй генә хуҗалыкның күрсәткечләреннән азрак! Мәсәлән, Кама Тамагы 28,8, Спас 32, Минзәлә 52 тонна сөт сава.

Ульяновск өлкәсе - тулы бер өлкә 355 тонна сөт сава. 

Вахитка бар да, колхозына кермә, имеш. Ул колхоз үзе бер дөнья булып чыкты әле. Авылдан ерак түгел, тик асфальт юлдан азмы-күпме барасы бар. Бер-бер артлы яңа-яңа корылмалар тезелеп киткән, бер башыннан икенчесенә барып җитеп булмый торган комплексның бөтен җирендә дә эш кайный: монда нидер төзиләр, тегендә сенаж таптыйлар, бер очта сыер куалар, икенче очта азык ташыйлар.. Кырмыска оясы – 2 бүлек.

Иң беренче булып азык әзерли торган корылмага кердек. Монда инде кул көче бөтенләй юк – Израиль җиһазлары бөтен кеше өчен дә «бил бөгә». Азыкны болгата торган техника 30ар кублы. Бөтен колхозны бер оператор туендыра дисәк тә була әле. Чөнки ике компьтерны бер кеше карап тора. Шул компьютер кирәкле күләмдә барлык матдәләрне дә сала, болгата, җитми икән, «җитми» дип күрсәтеп тә тора. Бер тәүлеккә 224 тонна азык әзерләнә, шул бетеп тә бара ди. Әйтәм бит, колхоз дигән булалар, мондый технологияләр белән әле эшли белергә кирәк бит. Үзе бер дөнья бу.

- Колхозда 4150 баш мал исәпләнә, шуларның 2240 савым сыеры. Бүгенге көндә 1768 сыер савыла, калганнар буаз. Бер сыерга 30 литр сөт савабыз. Таналар бүлеге, сата торган терлек бүлеге дә бар. Бер фермага 600-650 баш мал сыя, – дип комплекстагы статитика белән таныштырып китте комплекс җитәкчесе Гомәр абый Кәримов.

«Бигрәк зур бу. Мәйданы күпме» соң дигән идем, «Аны белүче дә юктыр инде, көн саен арта бит», – дип җавап бирделәр. Чама белән 600 метрга 800 метр ди. Әле бу комплекс һаман да төзелә икән. Без барган көнне дә бер корылманы тикшерүче комиссия кабул итеп ята иде.

Колхозда белгечләр белән бергә бөтенесе 120ләп кеше берсен-берсе алыштырып эшлиләр. Ял иттерүче сменада бар икән. Шуларның 20 проценттан артыгы яшьләр ди. Әле тагын «деревня» дип, авыл кешесен бетереп тә куялар бит әле ул. Колхозның Whattsap месенджерында төркеме бар, мин сиңа әйтим! Ферманың аерым, агрономнарның аерым, ди. Шул төркемгә көн саен күпме сөт сатылган, нәрсә алып кайтылган – барысын да җибәреп баралар икән. Бөтен кеше бөтен нәрсәдән хәбәрдар монда. Хезмәт хаклары турында белешкән идем, белгечләр 40 мең ала дип җавап бирделәр. Авылда типтереп яшәрлек! Булдыралар. 

Сыер саву залларына кергәндә ниндидер лаборатория кергән кебек булып китте. Мин бөтен нәрсәне чагыштырып карап йөрим ул, алай яхшырак күренә кыек яклар. Гадәттә, сыер торган җир ул пычрак белән ассоцияцияләнә. Булган ди! Фермада ап-ак диварлар, хет менә бер генә сыер эзе булсын. Ул корылмаларны юып кына тора торган җыештыручы кызлар да бар икән монда. Менә ап-ак итеп кенә торалар икән. Шаккаттым.

Савымчылар кырына кергәндә беренче савымны бетергәннәр иде. Үзләренең ял итү бүлмәләре дә бар. Фәния апа Габидуллина белән Гөлнур апа Төхвәтуллина инде кайтырга җыенып йөриләр иде. «Эх, Тәнзилә киткән генә иде. Ул сезне үзегезне төшереп, инстаграмына куяр иде, блогер ул безнең», – диләр. Мин әйтәм, тракторист блогерны беләбез инде, сыер савучы блогерны күрми калдым инде менә, дим.

Бу саву залында бер тапкырдан 56 сыер савыла. Бозаулаган сыерлар өчен икенче корылма бар, аңа 10шар керә ала. Әле тагын һәрбер сыерның күпме литр сөт биргәнен компьютер күрсәтеп бара. Һәм гомуми «исемлектә» башта күпме булганын, хәзер күпме икәнен чагыштырып язып бара, сыерның авырлыгы күпме икәнен дә күрсәтеп тора. Бөтен мәгълүмат та сакланып бара, ди. Кыскасы, әкәмәт монда.

- Тудырылган шартлар ошыймы соң?

- Ошый инде хәзер. Сыерлар кырында эшлисе юк, авыр-авыр әйберләр күтәрәсе юк. Элеккегә караганда җиңелрәк. Хәзер кул хезмәте юк бит инде. Сәнәкләр, көрәкләр дә, чиләкләр дә күтәрмибез.

- Хезмәт хаклары күпме?

- 30-32не алабыз. Ул ничек эшләвеңә дә карый. Элек болай ук түгел иде, элек соң моның кадәр сыер да саумый идек бит.

- Сезнең хезмәт нәрсәдән гыйбарәт?

- Биш сыерны кертәбез дә, яхшылап күбеклибез, аның да схемасы бар инде. Аннары өчәр тапкыр имчәк башын тартабыз. Аннары салфетка белән сөртеп алабыз. Һәр сыерга бер рулон салфетка. Аннары соң аппаратны киертәбез. Компьютер аппаратны үзе ала. Аннары тагын бишәү керә. Шулай эшлибез инде.

- Ничәшәр сәгать эшлисез көненә?

- Менә бүген беренче сменага иртәнге биштә килдек. 6-7 сәгать савабыз. Ике көн беренче сменага киләбез, ике көн – икенче, өченче көн – өченчегә, аннары ике көн ял итәбез. Кыскасы, сыерны тәүлек буы савабыз, – диләр савымчылар.

Гадәттә, колхоз кешесенә Яңа ел ни, Сабантуй ни була бит. Сыерга синең бәйрәмең "нипачум", димәк, ял дигән сүз белән хушлашырга кирәк. Ә монда барысы да уйланылган. Колхоз дип, ял итәргә дә кирәк бит.

Гомәр абый Кәримов сыерның канын да еш алып торабыз ди.

- Канны еш алалар. Сыерның физиологик халәтен гел белеп торыр өчен кирәк. Кешенең дә канын алып, бөтен авыруын белә алалар бит, сыерның да шулай. Авыра башласа, шунда ук канын анализга җибәрәбез Казанга. Мәгълүмат тиз генә килә.

Сыерларга карап йөрдем дә, ике әйбергә күз төште. Беренчесе – мөгезләре юк, икенчесе – койрыклары кыска. Боларның мөгезләрен сөзешмәсеннән өчен бәләкәй чакларында яндыралар, ә койрыкларын сыер сауганда комаучауламасын өчен кыскарталар икән. Әкәмәт инде. Ну сыерларны жәлке булып китте, табигать шулай яраткан бит инде аларны. Бер уч озынлыгындагы койрык белән ул чебен куа ала мени инде. 

Һәйкәл куярлык хуҗалык башлыгы

Нәфыйк абый Хөсәеновны Вахит дию белән, Вахитны Нәфыйк абый дию белән аңлыйлар. Менә һәйкәл куярлык кеше инде, билләһи! Бер начар сүз ишетмәдем аның турында. Халык бит ул, эчендә берәр нәрсә булас, әйтергә ярамаган сүзне йөзенә булса да чыгарып күрсәтә, шунда ук аңлыйсың кемнең кем икәнен.

- Хуҗалык җитәкчесе корабльнең капитаны кебек. Ничек җитәкли, шулай бара инде ул. Иң беренче бар әйбер дә аннан тора. Нинди генә авыр вакытларда да колхозны бетермичә саклап калган. Зур батырлык инде ул. Күп җирдә таралды бит, әлеге дә баягы «Вамин»га бирделәр күбесен. Ул чакта да саклап калды. Биргән булса, алырлар иде, аннары таратырлар иде, – ди Гомәр абый Кәримов.

Колхозлар шундый җитәкчеләр аркасында гына исән калган инде ул. Нәфыйк абыйны тотып булмас дип уйлаган идем ул көнне. Яңа корылма тапшырып йөри, эше муеннан гына дип җавап биргәннәр иде. «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлыңа» дигән мәкаль бар бит әле, дөрес икән ул. Үзем таныш түгел идем аның белән, бигрәк ачык кеше булып чыкты.

- Колхозны тернәкләндереп җибәрү авыр булгандыр. Инде бетте, югалды дигән чаклар күп булдымы?

- 90 нчы елларда эшли башладым. Әле ул вакытта миңа 35 яшь иде. Яше дә шундый. Монда инде бик көчле белгечләр эшли иде. Баш агроном, баш икътисадчы атказанган хезмәткәрләр иде. Барыбер алар кырында ярамаган сүз чыгып китәр дип тә куркып куясың бит инде. Теләсә нәрсә эшләп тә булмый. Шуңа күрә ул вакытларда шулайрак булды. 

Безнең бер очрак булды. Азык әзерли торган техниканың эше бик сүлпән бара, сыйфаты да юк. Мин инде тяхшы азык әзерли торган импорт техника - «Ягуар» алырга тәкъдим иттем. Алар куркып калды. Ул вакытта 8 миллион ярым тора иде бәясе. Хәзер ул техниканы алсак, колхозны бетерәбез, тарала дип кабатлап кына торды олырак абзыйлар. Әле аны алырга акча да юк. Мин аларны күндердем, алар ризалашты. Бергәләп җыелышып сөйләштек, кредит алып, шул «Ягуарны» алып кайттык. Шуннан соң фермага яхшы азык кайта башлады. Сөтләр дә артып китте. Шуннан эшләр уңайланып китә башлады. Аннары техниканың тагын икенчеләр, яңа төрлерәкләрен кайтарттык.

Мин эшли башлаганда бу хуҗалыкта 4 тонна 800 сөт бар иде. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, 80 тоннага менеп җиттек. Боларның берсе дә эшләмәгәннән генә килмәгән. Шуңа күрә мин бүген үзем белән эшләгән механизаторларга, терлекчеләргә, белгечләргә бик рәхмәтле. Без бер-беребезне аңлашып, күп еллар бергә матур итеп эшләдек, Аллага шөкер, нәтиҗәсе дә бар.

- Бу комплекс кайчан төзелә башлады?

- Моның беренче нигезе 2014 нче елның көзендә салынды. Һәм 2015 елның башыннан гөрләп төзелеш башланды. 2016да без 1200 башка беренче мегаферманы кулланышка тапшырдык. 2017дә шулай ук 1200 башка икенче мегаферманы башладык, ансын быел суыкларга кадәр бетерергә дип тырышабыз. Әле тикшерү комиссиясе ике корпусны кабул итте, өченче корпус кына калды әлегә. Анысын да тапшырып бетерсәк, «Вахит» ягында 2400 савым сыеры булачак. Әле бүген монда 1800 генә.

- Сез тумышыгыз белән Вахит авылыннанмы? Нишләп авылда калырга булдыгыз?

- Әйе, Вахиттә тудым, Вахиттә яшим. Мин җитәкче булып эшләр алдыннан гына Кировның Малмыж районындагы агрокөллияткә кергән идем, анда укып чыктым. Аннары Мәскәүнең Тимирязев исемендәге Дәүләт аграр университетында читтән торып укыдым. Аннары кандидат исемен алдым.

Мин шәһәргә барсам, ике көннән артык торалмыйм, авылга кайтасы килә. Авыл якынрак. Армиягә киткәнче мин ДТ тракторында да, комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләдем. Аннан электән шундый булганбыздыр инде. Мин 9 нчы класста укыганда ел әрәм булмасын дип, 9 нчы классны кич белән укыдым, көндез көллияттә укып, механизатор таныклыгы алдым. Бер елга ике эшне эшләп куйдым шулай. Аннары икенче елга 10 нчы класска бардым көндезгә. Кечкенәдән эшләп үстек, шуннан кереп киттек инде. Армиядән соң райондагы көллияттә эшләдем әле биш ел. 

Шуннан мине элеккеге колхоз рәисе Миннәхмәт абый «синең урының монда түгел, авылга кайт» дип алып китте. Кайтып, биш ел бригадир булып эшләдем. Шул бригадир булган чорда үземә зур тәҗрибә тупладым, олы абыйлардан күреп, өйрәнеп калдым барысын да. Аннары шуның нәтиҗәсе – башлык булып эшләп китүе дә җиңелрәк булды. 91 нче елдан бирле башлык инде менә, 28 ел.

- Хуҗалык бүтән төбәкләр белән эш алып барамы?

- Без әллә кемнәр белән эшлибез инде. Азык өстәмәләрен читтән китерәләр. Кайбер өстәмәләр Италиядән, Германиядән кайта. Аларга инде үзебезгә азыкны кайтартучылар белән бергә барабыз, өйрәнәбез. Барамы ул бездә, бармыймы, кирәме, кирәкмиме. Шуннан соң гына алар белән хезмәттәшлек итә башлыйбыз. Сөтне исә Казаннар үзләре килеп ала моннан ук, аннары күпмеседер Удмуртиягә «УВА» дигән җиргә китә, алар белән бер елдан артык эшлибез инде.

- Менә «Нәфыйк Хөсәеновка һәйкәл куярга кирәк!» дигән сүзне күтәреп алды халык, бертавыштан килештеләр. Моңа мөнәсәбәтегез ничек? Халык сезне хөрмәт итә.

- Һәйкәлләр кирәк түгел инде! Шул картайгач авылдан гына куып чыгармасалар, - дип көлде Нәфыйк абый.

- Эшләдек инде, эшләдек, Аллага шөкер. Бөтенесе дә шул халыкка булсын, халыкка әйбәт булсын дидек, кеше начар яшәмәсен дидек. Бөтен урамнарда асфальт, газы кергән, суы кергән. Ферма территорияләрендә бөтен җирдә дә юллар әйбәт. Эшләгән кешегә бөтен шартлар да тудырылган дип әйтәсе килә. Аннары колхозчыларны ел саен 20-30 кешебезне ял итәргә санаторияләргә җибәрәбез, шул хуҗалык исәбеннән. Аннары ярдәм итү дигән нәрсә дә бар. Гаилә булгач, үлем-китүләр дә була, оперцияләр дә, авырып китүләр дә була. Андый чакта кайгыга тарыган кешеләргә ярдәм итүне бурычыбыз дип саныйбыз. Ел саен бәйрәмнәр үткәрергә, ярдәм итүләргә 11 миллион акча тотыла безнең. Балалар бакчалыр, мәктәпләр, мәдәният йортлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Үзебезнең җирлек территориясендә көллият бар. Егетләр безгә килеп практика узалар, техниканы өйрәнәләр, саву залларында эшлиләр. Алар белән менә шулай матур итеп эшләп яшәп ятабыз. Аллага шөкер. Бу аңлашып, бергәләшеп эшләүнең нәтиҗәсе инде.

- Көне-төне колхоз дип йөргән кешенең гаиләсе моңа ничек карады икән?

- Гаилә, Аллага шөкер. 3 кызыбыз бар. Быел өченчесен тормышка бирдек. Ике кызга биш онык бар. Мин хәзер «пятикратный» бабай. Без үзебезнең балаларны үскәндә күрмәдек, дөресен әйтергә кирәк. Мин үземнең кызларның ничек үскәннәрен белмим. Иптәшем күрше авылда кибеттә эшли иде. Балаларны да балалар бакчасына шул авылга бирдек. Ул аларның өчесен дә иртә белән олы юлга җитәкләп чыгып баса иде. Аларны илтеп куеп, барып алырга вакытым булмый торган иде. Ул чакта әле мотоцикл белән дә йөри идем. Алар шул "попутный" белән йөреп, укыдылар, эшләделәр. Хәзер эшләр дә җайга салынгач инде, оныклар белән яшибез. Алар кайтса, бергә-бергә мәш килеп, уйнашып-көлешеп яшибез инде. Кызларның үскәнен күрмәдем шул. Аллага шөкер, болай әти дип эндәшәләр инде, - дип тагын бер көлде хуҗалык җитәкчесе. 

- Алмаш турында уйламыйсызмы әле? Бу хуҗалыкны ышанычлы кулларга тапшырырга кирәк бит. 

Казанда ике малай минем. Аларга әйтеп карыйм да, «Хәзер бабаегыз картая инде. Әйдә, авыл тирәсенә кайтыгыз инде. Минем эшне дәвам итәрсез» дип карыйм, бик ярар дип әйтмиләр. Кечкенәсе генә «Уйлап карыйм әле башта» дигән була, зурысы «юк, мин кайтмыйм монда» ди. Булмады бит, менә берәр малай булган булса, мин аны ничек тә булса кайтарткан булыр идем инде. Менә кызлар белән алай булмый. Аларга җитәкче булып китү дә авыррак. Бар инде ул җитәкче хатын-кызлар. Тик алар барыбер сүзне әйткәч, куркып, каушап калалар. Булыр әле, Алла боерса, бәлки кияүләр берәр нәрсә уйлап куяр. Инде быел юбилей, алмаш турында уйлый башларга кирәк. Әйтәләр бит әле, яшең артса кырыктан, эшең китәр шырыктан дип. 

Сүз уңаеннан, 15 июль көнне Нәфыйк Хөсәеновка 60 яшь тулды. 

Нәфыйк абый белән сөйләшкәндә шуңа игътибар иттем: ул хуҗалык эшләре турында сөйләгәндә «мин» дип сөйләшми, һәрчак «без» ди. Үз эшенең остасы икәнлеге күренә. Мондый җитәкчеләр булганда авыллар яшәр әле, Алла боерса. 

Нәтиҗә

Вахит авылы – Гали, Шыгырдан, Урмайлар белән тиңләшерлек чип-чиста татар авылы. Вахитны бренд итеп күтәрергә кирәк. Бүтәннәр дә күреп, кызыгырлык, тырышырлык булсын өчен. Бай мишәр авыллары янында чиста татар авылы нәрсәсе белән ким?! Мондый шартлар шәһәр җирендә дә юк ул, ә алар авылны шундый дәрәҗәгә күтәргәннәр. Юк, ул байлык күктән яумаган икән аларга, авыл артындагы таудан да ишелеп төшмәгән. Чыннан да тырыш халык яши Вахиттә. Инандым, ышандым, үз күзләрем белән күреп, үз колакларым белән ишетеп кайттым. Тырышканнар, булдырганнар һәм булдырачаклар әле. Афәрин!

Вахит авылыннан фоторепортаж:


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Авыл

Кош гриппы кабат яный: кош-корт саткан машиналарның номерларын исегездә калдырыгыз

Авыл кешеснең күңелен ел саен шомландыра торган нәрсә - кош гриппы быел да яный. Кош-кортларыгыз әлеге вирусны эләктермәсен өчен нәрсә эшләргә? "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында белгечләр шул хакта бәян итте. 

Авыл

Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре, уңышны аз җыячак хуҗалыклар һәм Габдулла Тукай турында

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында язгы кыр эшләренең торышы турында сөйләде һәм һава торышы шартларына фаразлары белән уртаклашты. Сыерлары аз сөт биргән хуҗалыкларны киләчәктә дә өстерәү кирәкме-юкмы икәнлеге, авыл җирендә торак төзелешен арттыру һәм Габдулла Тукай хакында фикерләре белән уртаклашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла