"Чаллы халкы бидоннар белән тора; ул кешеләр янына килсәң, талап җибәрерләр иде". Авыл хуҗалыгы киңәшмәләре: күзәтү һәм нәтиҗәләр

10 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: "Татар-информ", ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Еламаган балага имезлек каптырмыйлар. Авылда яшәп көн күрүчеләргә дә булмаганын сорап, ошамаганына зарланырга, ирешкәне белән мактанырга мөмкинлекләр туды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлеклелек активлыгын күтәрү буенча киңәшмәләрне доклад тыңлау гына түгел, ә сорау-җаваплар форматында үткәрү кулай диде. Сайлау алдыннан республиканың бөтен районнары катнашында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру темасына семинар-киңәшмәләр үтте.

Август буе авыл хезмәтчәннәре “тонуста” булды. Берөзлексез яуган яңгырлар аркасында уракка чыга алмый торучыларга иркенәерлек җай чыкмады.

Теләче

Иң элек, Теләчегә юл тоттык. Биредә Теләче, Саба, Кукмара, Биектау, Питрәч, Балтач, Балык Бистәсе, Мамадыш, Арча, Әтнә, Лаеш районнары вәкилләре җыелган иде.

Анда күтәрелгән төп тема – терлек азыгына бәя.

Кукмаралылар савымны арттыру өчен җаен тапкан: төрле компонентлардан торган терлек азыгы хәстәрлиләр. Сөтлебикәләре супер тәм-том ашап, тәмлетамакларга әйләнмәгәе, дип тә уйларга була. Яхшыга тиз ияләнәсең, диләр бит. Тик коры печән, башак белән генә ерак китеп булмый икән, шуңа күрә шәхси хуҗалыкларга да капчыкларга салып өләшәләр.

Проект турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев сөйләде.

– Терлекне “корм-үзәкләр” аша тукландыру максатын куябыз. Бу Россиядә моңарчы булмаган яңа эшчәнлек. 35кг капчыкларга кислород керми торган итеп тутырып, өч һәм күбрәк сыерлы шәхси хуҗалыкларга илтәчәкбез. Хуҗалыклар ун көн баланслы азык белән ашатты – өстәмә 9-11 литрга кадәр артым күзәтелә. Экономиканы санасак, рентабельлек 53 процентка үсте. Бер сыер тоткан кешенең кереме ике тапкыр артачак дигән сүз. Халык кызыксыныр дип ышанып калабыз, - ди Сергей Димитриев.

“Вахит” хуҗалыгы терлек азыгы үзәге оештырган. Бу эш шушы үзәк аша башкарыла. Терлек азыгы җитештерү белән Кукмараның “Монокорм” авыл хуҗалыгы кооперативы шөгыльләнә. Аның рәисе Алексей Леонтьев сөт күләменең 65 проценты азыкка бәйле булуын әйтте.

– Мин “Восток” хуҗалыгының директоры да. 730 сыерга көндәлек 20 тонна сөт савып барабыз. Бер малдан 26-27 литр килеп чыга. Җирлегебездә 4 авыл бар, 256 сыер. 2,5-3,5 тонна сөт савыла, бер сыерга 10-15 литр туры килә. Димәк, хуҗалыклар коры печән, башак кына ашата. Без әле агрохолдинглар кебек ашата белмибез, - ди Алексей Леонтьев.

Аның сүзләренчә, кооперативта торуның файдасы бар: кооператив әгъзасының сөте 10 процентка кыйбатрак бәядән җыела. Монокорм бәясе дә алар өчен 10 процентка арзанрак.

– Әзерләнгән ризыкны өч төрле рационда һәр кешенең ишегалдына кадәр китереп җиткерәбез. Миңа бу атнада савым сыерына, үгезгә, ташлата торган сыерга фәлән-фәлән кадәр кирәк, дип кеше заказ бирә. Һәркайсына аерым рецепт, - диде кооператив рәисе.

Катнаш азык 16 компоненттан тора. Силос, сенаж, фураж, мөгезле эре терлек өчен кирәкле азык кушылмалары бар.

Бүген Кукмара районы Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче һәм Лаеш районнары барысы бергә җитештергән сөттән дә күбрәк сава. Кукмарада көненә 280 тоннан сөт савылса, саналган дүрт районда ул 236,7 тонна тәшкил итә. Кукмаралыларга "сөт җене" кагылган, моның белән генә туктап калырга җыенмыйлар да.

– 2020 елга 300 тоннага чыгу бурычын куябыз. Районда дүрт зур комплексны да эшкә җигеп, 2023-2024 елларга 450-500 тонна сөт җитештерүне фаразлыйбыз, - диде Димитриев.

ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шәхси хуҗалыклар терлекне гади азык белән ашатуы белән килеште. “Баланслы ашатса, сөт ике тапкыр артыр иде. Хуҗалыктан алып киткән сөт хисабына терлек азыгы бәясен каплап булыр иде”, - диде.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыклар өчен терлек азыгы бәясен үтемле итәргә кирәк дигән фикердә.

– Терлек азыгы күләмнәрен арттырырга һәм шәхси хуҗалыклар өчен бәясен үтемле итәргә кирәк. Бигрәк тә олы яшьтәгеләргә. Ул бит сыерны теләмәгәнгә түгел, ашатырга әйбере булмаганга тотмый, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Сыерлар саны: кайда артым, кайда кимү?

Марат Әхмәтов, электрон хуҗалык китабы буенча, һәр зонада сыерлар һәм мөгезле эре терлек санын арттырган һәм киметкән, грант программаларында актив һәм сүлпән катнашкан районнарны атады.

Узган ел белән чагыштырганда, шәхси хуҗалыкларда сыер санын арттыручылар:

Әтнәдә 17 сыерга (барлыгы 2714 сыер)

Лаешта 1 сыерга (барлыгы 1038 сыер) арткан.

Киметүчеләр:

Теләчедә 5 (2104 сыер),

Сабада 9 (2545 сыер),

Кукмарада 51 (5145 сыер),

Биектауда 57 (2068 сыер),

Питрәчтә 59 (1087 сыер),

Балтачта 63 (6675 сыер),

Балык Бистәсендә 79 (2482 сыер),

Мамадышта 93 (3622 сыер),

Арчада 99 сыерга (5981 сыер) кимегән.

КФХларда Әтнә, Арча, Мамадышта мөгезле эре терлек баш саны кимегән, шул исәптән сыерлар баш саны кимүе ягыннан Арча гына “кызыл” зонада.

“Агростартап”ка старт

Теләчедә яңа “Агростартап” программасы эшләтеп җибәрелде. Программа эш башлаучы фермерларга грант ярдәмен һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү максатын күздә тота.

– Бу проект фермерларга материаль ресурслар алырга мөмкинлек һәм тоткан чыгымнарына компенсация бирүне күздә тота. Төрле юнәлешләрдә кооперацияне ныгыту исәбе дә бар, кооперативларның тоткан чыгымнары - техника, ашлама яки азык сатып алалармы - шул чыгымнарны 50 процентка кадәр каплый торган программа. Быелга 418 млн ярдәм суммасы каралган, - диде министр.

– Министрлык тарафыннан һәр районга кооперативларга әгъзалар кертү буенча план-бирем җиткерелгән. Сорау катгый булачак. Кооперация үсешендә безгә кооператив әгъзаларының керемлелеген тәэмин итәргә кирәк. Дәүләт ярдәме шуның өчен юнәлтелә дә, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшиннан авыл җирлекләре башлыкларына үгет-нәсихәт:

– Безнең бурыч – тәвәккәл кешеләрне табып, аларга үз эшен ачарга ярдәм итү. “Авыл буйлап чыгып китим әле, бу кеше булдыра бит, кызыксындырыйм әле, күндерим әле” дип эзләнергә кирәк. Бу - сезнең эш.

– Грант ярдәме булганда, кулланып калырга кирәк. Республика казнасына гына өмет итеп утырып булмый. Сезнең инициатива кирәк. Терлек санын арттыруга ирешкән, ниндидер производстволарга инициативалы кешеләрне тапкан авыл җирлекләре башлыкларын ел азагында бүләкләячәкбез.

– Намус белән эшләү. Авыл халкы бик сизгер, ул авыл җирлеге башлыгының нинди уй-фикерләр белән яшәвен-эшләвен яхшы тоемлый. Бу эшкә алынгансың икән, ныклап тотынырга кирәк. Авыл халкы “җитәкче тормышын безнең белән бергә көйли” дип әйтерлек булсын.

– Авыл җирлекләре башлыклары мал асрасын.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтүенчә, кайбер авыл җирлекләре башлыклары мал асрауны үз үрнәгендә күрсәтә. Мисал өчен, Лаеш районы Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова сыер тотмаса да, симертүдә өч бозаулары булуын әйтте. “Авыл җирлеге башлыгы үзе үрнәк күрсәтсә, башкаларны терлек асрауга өндәү җиңелрәк булачак”, - диде Ришат Хәбипов. Фәрит Мөхәммәтшин мал асрамаучы авыл җирлекләре башлыкларының кул күтәрүләрен сорады, ләкин куллар күренмәде.

– Авыл халкының тормыш тонусын күтәрү кирәк. Авылда халык кими бит, без халыкны тотып калуны кайгыртырга тиеш. Тел, гореф-гадәтләр, традицияләр авылда саклана.

Аксубай

Икенче нокта Аксубай иде. Бирегә Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Чирмешән, Әлки, Әлмәт, Спас, Лениногорск, Нурлат районнары вәкилләре җыелган. Иң җанлысы шунда булды кебек: сораулар да күп булды, Әлмәт главасы Тимур Нагуманов килмәве аркасында пыран-заран да кубып алды. Аның урынына башкарма комитет җитәкчесе урынбасары килгән. Фәрит Мөхәммәтшин моның өчен шелтә ясады һәм “кайнар” сәлам юллады.

– Нагумановка миннән сәлам әйт. Аңа шушы залда утырып, шушы мәсьәләләрнең эченә керү кирәк иде. Ул киңәшмә турында белмәгән диләр, башка главалар белә, ул белми калган, - дип аптырады Фәрит Мөхәммәтшин.

Әлмәт районы 2019 елда крестьян-фермер хуҗалыкларына грант ярдәме программасында сүлпән катнашкан районнар сафында. Бары тик бер генә кеше грантка лаек булган.

– Әлмәтлеләр, сез болай оятка калмагыз. Биргән акчаны да ала алмыйсыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сүз уңаеннан, Тимур Нагумановның утырышка килмәвен Фәрит Мөхәммәтшин тиз генә онытмаган булып чыкты. Яңа главага, Әлмәт ул зонага кермәсә дә, Тукай районындагы утырышка килергә туры килгән. 

Шушы зонага кергән районнардан Әлмәттән тыш, Спас, Лениногорск районнарында берәү дә грант алмаган. Чистайда 12, Яңа Чишмәдә 6, Аксубай, Нурлат, Чирмешәндә өчәр, Алексеевск, Әлкидә икешәр кеше грантка лаек булган.

2019 елның 1 гыйнварына шәхси хуҗалыкларда сыерлар:

Кайда арткан:

Әлмәттә - 45,

Әлкидә - 8,

Алексеевск районында 3 сыерга арту күзәтелә.

Кайда кимегән:

Лениногорск – 21гә

Яңа Чишмәдә - 23,

Чистайда - 46,

Чирмешәндә - 69,

Нурлатта - 80,

Спас районында - 255,

Аксубайда 319 башка кимегән.

КФХларда:

2018 елның 1 июле белән чагыштырганда, Аксубай җирлегендә мөгезле эре терлек саны 2 390га, шул исәптән сыерлар 1 120гә артык.

Яңа Чишмә районында 115кә, шул исәптән сыерлар 100гә күбрәк.

Әлки районы да алдынгылар рәтендә – мөгезле терлекне 156га, шул исәптән сыерларны 86 башка арттыруга ирешкәннәр.

Лениногорск фермерларында мөгезле эре терлек саны 300гә, шул исәптән сыерлар 76га күбәйгән.

Алексеевск, Чистай да “плюс” тамгасы белән бара.

Әлмәт районы хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 52гә артса да, сыерлар 4кә кимегән.

Нурлатта мөгезле эре терлек 5 башка, сөтлебикәләр 15кә азрак.

Чирмешән районында мөгезле терлек саны 346га арткан, тик сыерлар 65кә кимегән.

Спас районы “кызыл” зонада – былтыргыга караганда, мөгезле терлек 768кә, сыерлар 327гә кимегән.

Аксубайда уңышлы гына эшләп килүчеләрнең берсе – Тархан авылында яшәүче Валерий Сапеев. Республика программасы буенча беренчеләрдән булып грант откан эшмәкәр кошчылык бизнесы белән мәшгуль. 2013 елда күркә үрчетүгә 1 миллион сум күләмендә грант җиңгән. Сапеев алга таба күркә генә түгел, үрдәк, тавык, каз чебешләре үстереп, халыкка сата башлаган. Бер ел эчендә аның хуҗалыгында 220 меңгә якын кош тәрбияләнә.

Сорау һәм тәкъдимнәр:

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов районда 62 КФХ, 31 гаилә фермасы булуын әйтте. Ул фермер хуҗалыкларына юллар төзүгә игътибарны арттыруны сорады. Шулай ук сугым цехлары кирәклеген әйтте.

Яңа Чишмә районы Гарифуллин КФХ җитәкчесе, яшь фермерлар күбәя, ләкин техника юнәтү авыр, диде. Бу нисбәттән, банктан кредит белән ярдәм кирәклеген әйтте. Ул, шулай ук, сөт бәяләре буенча минималь чик куеп булмыймы, дип сорады. “Безнең авылда гына да кемдер 18 сумнан, кемдер 22 сумнан сатып ала - аерма зур”, - диде.

Марат Әхмәтов өч һәм күбрәк сыер асраучыларга субсидияне арттыру кулайрак булачак, дип саный. “Сыер асрауга ярдәмне көчәйтергә дә, сорауны шуның белән ябарга”, - ди министр.

Аксубай районы Иске Мукшы авылы фермеры Анатолий Самаренкин гөмбә үрчетү белән шөгыльләнә. “Авылда халыкның эшсезлеге борчыды, шуңа күрә улым белән шушы эшне ачып җибәрдем. Өч гаилә Казанга күченү уеннан кире кайтты”, - диде.

Әлки районыннан КФХ башлыгы Фәнис Хәмитов эш башлаучы фермерларга җир белән ярдәм итеп булмасмы, дип сорады. Марат Әхмәтов район башлыклары белән очрашу уздырырга кирәклеген әйтте. “Җир булса, эш башлаучы фермерларга ничек бирү механизмын уйларга була”, - диде.

Чистайда ат үрчетү белән шөгыльләнүче Фәридә ханым грант конкурсларын уңайлы вакытка күчерүне сорады.

– Грант кулланышы буенча тикшерүләр дә уңайсыз вакытта. Барлык программалар яз-көз, язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында, шуңа күрә фермерлар катнаша да алмый. Кышын үткәрәсе иде, - диде. ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов моны исәпкә алырга вәгъдә бирде.

Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина исә кыеклатып кына яңа мәктәп сорады. Сүз башы авыл хуҗалыгы юнәлешендә укытырга теләк белдерүдән иде.

– Бер генә мәктәп тә балаларны авыл хуҗалыгы өчен әзерләми. Балаларның күбесе ничек сыер савуны да, мал асрауны да белми. Хезмәт дәресендә малайлар кызларның күлмәк теккәнен карап тора. Бәлки, безгә авыл хуҗалыгы юнәлешендә мәктәпләр кирәктер. Безнең мәктәп авария хәлендә. Ун ел мәктәп көтәбез. Авыл хуҗалыгына багышланган программа эшләдек. Әгәр безне шул программага кертсәгез, республикада беренче мәктәп булыр идек. Каршыгыздагы блокнотыгызга “Яңа Кәшер мәктәбе” дип язып куегыз әле”, - ди җирлек рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга. “Без сыер башын киметмибез, ел саен арттырабыз” дип өстәп пичәтләп тә куйды.

Лилия Гыйниятуллина шул хуттан тагын бер сорау бирде. Җир категориясенә үзгәреш кертеп буламы, дип кызыксынды.

– Мини-ферма төзегәндә, җирнең категориясе шәхси ярдәмче хуҗалык өчен билгеләнештә булырга тиеш. Безнең быел өч кеше теләк белдерде, берсенең җире шәхси торак төзелеше өчен билгеләнештә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов “Моны хәл итеп була”, - диде.

Яшь гаиләләргә – авылда бушлай җир

ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин авылда яшь гаиләләргә (яше 35 тән кимрәк) торак төзү өчен бушлай җир бирергә тәкъдим итте.

Фәрит Мөхәммәтшин бу бер тырмага ике тапкыр басу кебегрәк килеп чыкмасын диебрәк сагаеп та калды. Әнә бит, күп балалы гаиләләргә сөенә-сөенә җир өләштеләр дә, кайбер урыннарда “аю хезмәте” кебек килеп чыкты, я йорт төзи алмыйлар, я инфраструктурасы юк.

– Бу гади сорау түгел. Күп балалы гаиләләргә җир бирү белән бәйле вазгыятьне кабатламагаек. Җир бирдек тә, шуның белән бетә. Ә күп балалы гаиләнең кредит алу өчен залогы да юк. Инфраструктура, юллар, газ да юк. Шул хатаны кабатлау булмасын. РФ төбәкләре белән бергәләп финанслау да уйланган булса, бу мәсьәлә алга китәр иде, - ди Мөхәммәтшин.

Спас районы башлыгы Камил Нугаев бу мәсьәләдә нәрсәдер әйтә башлаган иде, үзенә киресе белән әйләнеп кайтты.

– Камил бу районнан китсә, кем килер, нәрсә эшләрбез икән дип уйлыйм. Синең урынга килгән кеше бәхетле була ул, рәхәт булачак аңа. Сездә сыерлар башы саны кими, күп балалылар саны кими, башкасы кими. Яңа килгән кеше аз гына эшләсә дә, дәрәҗәсе күтәреләчәк. Бер-ике тапкыр бармак селкетсә, терлекне 50 башка күтәрсә дә, аны мактаячаклар. Син шуңа җирлек тудырасың әллә? - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Спас районы КФХларда мөгезле эре терлек саны буенча шушы зонага кергән ун район арасында "кара" исемлектә. Узган ел белән чагыштырганда, терлек баш саны 768 гә, шул исәптән сыерлар 327 гә кимегән. Шәхси хуҗалыкларда 2574 сыер исәпләнә, былтыргыга караганда, 255 башка кимегән. Спас районында барлыгы 19 мини-ферма, быел бер ферма төзелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин Аксубайдагы киңәшмәне төгәлләп:

Авыл үсешендә иң мөһим фактор – авыл халкының мәшгульлеген һәм югары керемлелеген тәэмин итү. Авыл халкы кимүгә юл куярга хокукыбыз юк. Бары тик авылда гына тел, милли кухня, традицияләр саклана. Зур шәһәрләрдә югала, юыла ул. Без күп нәрсәләргә ирештек. Халык эшлекле бит безнең, бары тик грантлар, программалар белән ярдәм итәргә, этәреп җибәрергә генә кирәк, - диде.

Яшел Үзән

Яшел Үзәндәге семинарга Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнары вәкилләре җыелган иде.

Яшел Үзәнлеләр җиләк үстерү белән хирысланып киткән. Киңәшмәгә кадәр кунаклар җиләк үстерүче “ТатЯгода” җиләк кластеры белән танышты. Бүген анда бер гектар мәйданда 50 мең җиләк үсентесе бар. Барлыгы 25 тонна уңышка өмет итәләр. Алга таба технологияләрне камилләштереп, бер үсентедән 1 кг га кадәр җиләк алып, уңышны 100 тоннага җиткерергә исәплиләр.

Алга таба Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов Алсу һәм Илнур Мөхәммәтҗановлар шәхси хуҗалыгында булды. Гаилә фермасы өчен алар 200 мең сум грант откан. "Кайсыгыз командир сез", дип кызыксынды Фәрит Мөхәммәтшин. Ире хатынын, хатыны ирен әйтте.

Барлыгы 20 мөгезле эре терлек, шул исәптән 7 сыер асрыйлар. Ике аппаратлары бар - берсен районнан биргәннәр, берсен сатып алганнар. Көненә 70-80 литр сөт савалар, бер сыерга 10-15 литр сөт туры килә. Сөтне шәхси эшмәкәргә 19 сумнан саталар. Атнага бер тапкыр үзләре дә саталар. Инде клиентлар базасы да формалашкан.

Булат Җиһаншин КФХсында 18 мең 754 күркә исәпләнә. Алар 3 млн сум грант алган булган. 2018 елда 564 тонна, 2019 елның 1 июненә 182 тонна күркә ите җитештерелгән. Былтыр 33 млн сумга якын табыш алганнар, быел җәй башына ул 17 млн сумнан арткан. "Кредитларның яртысын инде капладык", - ди Булат Җиһаншин.

Шәхси хуҗалыкларда сыерлар.

Былтыргы белән чагыштырганда, зона буенча барлыгы 487 сыерга азрак.

Алдынгылар: Кама Тамагында шәхси хуҗалыкларда сыер саны 2019 елның 1 гыйнварына 21гә арткан.

Аутсайдерлар:

Кайбычта 19га, Югары Осланда 24кә, Апаста 30га, Тәтештә 47гә, Буада 59га, Чүпрәледә 82гә, Яшел Үзәндә 247 сыерга кимегән.

КФХларга грант ярдәме:

2019 елда КФХларга грант ярдәме программаларында Югары Осланнан берәү дә катнашмаган.

Яшел Үзән, Апас, Кама Тамагы районнарында берәр хуҗалык грант алган.

Буада дүрт, Кайбычта, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарында өчәр грант алучы булган.

КФХларда терлек саны

Аутсайдерлар: 2018 елның 1 июле белән чагыштырганда, быел Яшел Үзәндә мөгезле эре терлек 18гә, шул исәптән сыерлар җидегә кимегән.

Алдынгылар: иң үрнәге – Тәтеш. Анда терлек саны 212гә, шул исәптән сыерлар 135кә арткан.

Буа районында терлек саны 204кә, шул исәптән сыерлар 103кә күбрәк.

Чүпрәледә терлек саны 68гә (шуның 63е – сыерлар),

Кама Тамагында 127 гә (утызы – сыерлар),

Югары Осланда 145кә (шуның 27се – сыерлар),

Апаста 28гә (шуның дүртесе – сыерлар),

Кайбычта 55кә (өчесе – сыерлар) арткан.

Районнарда мини-фермалар

Яшел Үзән (барлыгы ун ферма) һәм Югары Ослан (бер мини-ферма) районнарында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда быел бер мини-ферма да төзелмәгән.

2019 елда берәр генә мини-ферма төзелгән районнар – Тәтеш, Кама Тамагы һәм Кайбыч. Апаслылар быел ике, чүпрәлеләр ун, буалылар унбер мини-ферма сафка бастырган.

Тәтештә барлыгы 21, Кама Тамагында 25, Кайбычта 39, Апаста 28, Буада 39 һәм Чүпрәледә 73 мини-ферма бар.

8-10 сыерлары булганнарга ярдәм кирәк

Кайбыч вәкиле 8-10 сыер асраучыларга дәүләттән ярдәм сорады.

– Өч сыерлылар белән чагыштырганда, безнең хәл отышлырак түгел. Программаның шарты шундый: өч сыерың булып, санын сигезгә җиткерсәң, ферма төзелеше өчен 400 мең сум аласың. Ә 8-10 сыерың бар икән, шулай ук бишкә арттыру сорала. Ферма да төзергә кирәк, әлегә ул кадәр терлек асрый алмыйбыз. Программага үзгәреш кертү ярамыймы? Биш башка арттырмаска рөхсәт булмасмы икән? - диде.

Марат Әхмәтов шаяртып: "Хәбипов (Ришат Хәбипов - министр урынбасары - Т-и. иск.) гаепле. Актив белән яхшы контактта булса, 8 һәм күбрәк сыеры булганнарга югарырак субсидия түләүне положениегә кертер иде. Эшләгез, - дип күрсәтмә бирде урынбасарына. – Без андый кешеләргә мөмкинлек бирергә тиеш. Республика буенча шундый 10-15 кеше булсын - без аларга яраклашырга тиеш".

Киңәшмәдә, шулай ук, фермерлык хуҗалыкларын киңәйтү өчен ташламалы кредитлар бары тик залог белән генә бирелү, процентлар югары булуы кебек проблемалар да күтәрелде. Икътисад министры Фәрит Габделганиев министрлыкның Гарантия фондына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Фәрит Мөхәммәтшин югары 16 процентлы кредитларны реструктуризацияләү механизмын да карауны сорады.

Фәрит Мөхәммәтшин кече хуҗалык формалары үсеше өчен 2 млрд сум акча бүлеп бирелүен, грант ярдәмен дә искәртте.

– Алдынгы карашлы җирлек башлыклары эшмәкәрләрне таба, тырышалар. Битарафлар да бар, әллә аңламыйлар, әллә белмиләр. Сәбәпләрен ачыклыйсы, халык эшчәнлеген уртача дәрәҗәгә менгезәсе иде. Авылларның яшәве мөһим. Россиядә бер ел эчендә генә дә картадан 300гә якын авыл юкка чыга бит. Авыл халкы кими”, - диде. Сүз уңаеннан, соңгы 20 ел эчендә Татарстанда авыл халкы 100 меңгә кимегән.

Тукайдагы "перекличка"

Тукай районы – соңгы зональ утырыш урыны. Бирегә Азнакай, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Баулы, Мөслим, Тукай, Ютазы, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Әгерҗе, Бөгелмә районнары вәкилләре җыелган иде.

Ышанычны бер югалтсаң, яңадан яулау авыр бит ул. Аксубайдагы киңәшмәгә Әлмәт башлыгы килмәгәч, Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районында "перекличка" үткәрергә уйлады. Һәр районны берәм-берәм санап-барлап чыкты. Әлмәт шушы зонага кермәсә дә, Тимур Нагумановка Чаллыга килергә туры килгән. “Алабуга мондамы”, “Минзәлә мондамы”.... Ә “Тукай мондамы?” дигәч, залга кызык та булып китте.

– Әйе, сайлау алды, беркемнең дә буш вакыты юк, эш бик күп. Кайбер главалар килмәгәндер дигән идем, шуңа барлап чыгарга уйладым, ди ул.

Тикмәгә генә түгел, башка сәбәбе дә бар икән. Тукай районына вертолетта очканда, Мөхәммәтшин басуларда бер комбайн да күрмәгән.

– Уңга, сулга, алга карап бардык – эт тә юк. Без Марат Готович белән килергә вакыт табып та, кайбер районнар булмаса, буш эш белән йөрибез икән дип борчылып куйган иде. Шөкер, барыгыз да килгәнсез икән, - диде.

Районнарда мини-фермалар:

Быел Бөгелмә, Минзәлә, Менделеевск, Алабуга районнарында бер мини-ферма да төзелмәгән.

Бу зонага кергән Актаныш районында быел 40, Тукай районында 16, Азнакайда 12, Мөслимдә 8, Зәйдә 6, Түбән Кама белән Ютазы районнарында бишәр, Сарман, Әгерҗе, Баулы районарында өчәр мини-ферма төзелгән.

Шәхси хуҗалыкларда сыерлар

2019 елның гыйнварына зона буенча сыерлар 2002 башка кимегән.

2018 ел белән чагыштырганда, Ютазыда сыерлар саны 118, Тукай районында 102, Сарманда 96, Түбән Камада 52, Алабугада 25, Менделеевскида 2, Мөслимдә 288, Зәйдә 241, Азнакайда 231, Баулыда 215, Минзәләдә 188, Актанышта 163, Әгерҗедә 141, Бөгелмәдә 140 башка кимегән.

– Сыер тотуга күндерүнең иң яхшы ысулларының берсе авыл хуҗалыгы продукциясенә яхшы бәяләр. Монда проблема бар. Районнарның яртысында сөт бәяләре республика буенча уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә, калганнарында түбән, кими бара. Район һәм авыл җирлеге башлыклары, идарә механизмнары сездә. Балтач, Буада җәйге кызу чорда сөт бәясе литры өчен 20 сумнан төшмәде, - диде министр.

КФХларга грант:

Менделеевск, Актаныш, Бөгелмә районнарында бер грант алучы да булмаган. Иң күп грантны быел азнакайлылар алган - 7 кеше.

Тукай, Мөслим дә актив: 6 шар грант алучы.

Фермерлар продукциясе Чаллыда сатылачак

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев фермер продукциясе артык калу төп проблема булуын әйтте. Кече хуҗалык формаларының сәүдә челтәрләренә, предприятиеләргә үтеп керү проблемасы бар. Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме буенча бүген Тукай районы республикада дүртенче урында.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Тукай һәм башка күрше-тирә районнар өчен Яр Чаллы шәһәрендә үз продукцияләрен сату өчен шартлар тудырылачагын әйтте.

– Тукай районы һәм Чаллыга якын районнар - бер тукыма кебек. Бер минутка гына Тукай районы һәм күрше-тирә районнар булмаса дип күз алдыбызга китерсәк, Чаллыны сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алмасалар, шәһәрнең хәле ничек булыр иде?! Без Тукай һәм күрше тирә районнарның продукциясен алырга әзер. Сату өчен яхшы шартлар тудырабыз, - диде Наил Мәһдиев.

Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан үз фикерен әйтте.

– Тукай районыннан китерелгән сөт сата торган машина янында туктыйсым килгән иде, ләкин җөрьәт итмәдем, чөнки чират зур иде. Чаллы халкы бидоннар белән тора. Ул кешеләр янына килсәң, талап җибәрерләр иде, мөгаен. Әйдәгез, уйлагыз, ничек оештырырга, - дип мөрәҗәгать итте ул Тукай районы һәм Чаллы шәһәре башлыкларына.

Сорау-тәкъдимнәр:

Минзәләдән Нәсим Дәүләтов 700 гектар җирдә бәрәңге үстергәннәрен сөйләп, аны җирле сәүдә челтәрләренә сатуда ярдәм сорады. “Сәүдә челтәрләрендә колач җәеп каршы алып тормыйлар. Дәүләттән ярдәм булсын иде”, - диде. Агросәнәгать паркы гына аларны канәгатьләндерми, аларга зуррак мәйданнар, күпләп сакларга урыны да кирәк.

Игенчегә - игътибар

КФХ Миңнеханов җитәкчесе Минталип Миңнеханов ризык җитештерүгә хөрмәт булырга тиешлеген ассызыклады.

– Хоккейчы алка кертсә, бөтен ил дәррәү күтәрелә, игенчегә игътибар аз. Мораль психологик климат тудыру кирәк. Аеруча гаилә династияләрдә эшләүчеләргә хөрмәт кирәк, - диде.

Миңнеханов кооперативларны үстерүгә ярдәмне көчәйтүне дә сорады. Бүген ул 40 ка 60 нисбәтендә, ягъни, шартлы рәвештә алсак, 10 млн сумның 6 миллионын дәүләт бирсә, эшмәкәр 4 млн сумын кертергә тиеш дигән сүз. “Программа, ким дигәндә, 80 гә 20 булсын – 80 процентын бюджет, 20 процентын авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр бирсен”, - ди Миңнеханов.

Марат Әхмәтов программага киләсе елдан үзгәрешләр керәчәген әйтте. “Фермерлар өлешен 30 процентка кадәр киметәбез, бюджеттан акчаны 70 процентка кадәр арттырабыз”, - диде.

Министр, шулай ук, федераль программа эшләнүен әйтте. Техника бәясенең 20 процентын төбәк бюджетыннан субсидияләү күздә тотыла. Әхмәтов “ике соравыңа да җавап булды, Минталип, утыр” дисә дә, үҗәт Минталип әле тиз генә утырырга җыенмый иде.

Баулыда аграр көллият тулай торагы ремонтка мохтаҗ. Эш бәясе 116 млн сум дип бәяләнгән. Баулы вәкиле дәүләттән ярдәм сорап, ремонт мәсьәләсен тизләтүне үтенде.

Уңышлы эшләүчеләрдән Хановларны атарга була. Тукай районы фермеры Айгөл Ханова 2019 ел башында 10 корпустан торган ташландык бер комплекс сатып алганнарын әйтте. Ярты ел эчендә үз көчләре белән биш корпусны торгызалар, бер корпус гаилә фермасына грант хисабына. 20 млн сумны алар ферма реконструкциясенә, кош, техника сатып алуга сарыф иткән. Ханов фермер хуҗалыклары акрынлап җидегә җиткән, быел алар кооперативка берләшкән.

Утырышта катнашучылар, шулай ук, җирләрне рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләрне дә кузгатты. Фермерлар банктан кредит ала алмау проблемасы да күтәрелде. Залогка кертерлек әйберләре юк, чөнки милек әле рәсмиләштерелмәгән. Мөхәммәтшин бу проблема һәр зональ киңәшмәдә күтәрелүен әйтте.

– Бәлки, яңа чакырылышта, аванс белән әйтәм, законлы инициатива белән чыгарбыз, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин мөмкинлекләр якынча бертөрлерәк булып та, төрле районнарның казанышларында аерма зурлыгын искәртте.

– Үсеш өчен шартлар якынча бертигез, әмма төрле районнарда ирешелгән эшләрдә аерма зур булу борчый. Я авыл җирлекләренең үгетләве, я район-шәһәр башлыкларының таләпчәнлеге җитми. Грантлар, программалар күп, бюджеттан шактый акча бирелә. Авыл халкы өчен эшләп булганның бөтенесен эшләргә кирәк. Өстәвенә, әле без бәхетле кешеләр, илкүләм проектларда катнашучылар. Мөмкинлекләр ачылганда йоклап калмаска кирәк, - диде парламент рәисе.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Авыл

"Артлары күмәч булып кайтып китәрлек булсын!" Ясалма орлыкландыручылар бәйгесендә күргәннәр

Биектауның “Элита” нәселле эре терлек оешмасында 41нче тапкыр ясалма орлыкландыру операторлының конкурсы узды. Икенче кат зоотехник-селекционерлар - осеменаторлар арасында иң яхшы һөнәр иясен дә ачыкладылар. “Татар-информ” хәбәрчесе катнашучылар белән аралашып, гадәттә мәзәк итеп телгә алынган профессия вәкилләренең конкурсы ничек узуын үз күзләре белән күреп кайтты. 

Авыл

Фишман паркы, ике катлы йортлар һәм ачык капкалар: Кукмараның Вахите - татарның иң бай авылларының берсе

«Там гора, тут гора, уртасында Кукмара» дигән сүзне һаман кабатлап йөрим әле. Кайсы якка карама - тау тау. Үземне Урал тауларына сәяхәт итеп кайткан кешедәй хис итәм. Аннары тагын Кукмара киез итеге, Кукмара шәле, Кукмара табасы дигән нәрсә дә бар бит әле. Данлыклы Вахит авылы, данлыклы Вахит колхозы турында да ишеткән бар иде. Йөз кат тыңлаганчы, бер тапкыр күрүең яхшы диләр бит. Кукмараның гына түгел, Татарстанның да бренды була алырлык Вахит җирлегендә күргәннәремне язып китәргә булдым.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла