Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Безнең заман герое: "Татагролизинг” агрофирмасының терлекчесе Роза ханым Гафиятуллина

Лениногорск районының Мичурин авылы терлекчесе Роза ханым Гафиятуллина турында “Ферманы саклап калучы”, диләр. Вак хуҗалыкларны берләштерү, үзәкләштерү чорында Мичурин авылы фермасын да ябырга карар кылган булганнар. Ләкин орчык кадәрле генә гәүдәле Роза апаның тынгысызлынып бөтерелүе, барысын да эшкә күтәрүе җитәкчелекне ул уйдан кире кайтырга мәҗбүр иткән.

news_top_970_100
Безнең заман герое: "Татагролизинг” агрофирмасының терлекчесе Роза ханым Гафиятуллина

“Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте идарәсенә караган “Лениногорск” агрофирмасының Мичурин бүлеге фермасында үгезләр симертелә. Җитештерү күрсәткечләре сокланырлык – терлекләрнең тәүлеклек артымы берәр килограммга кадәр җитә. Әлеге уңышлар, әлбәттә, иң элек ферма мөдире Роза ханым Гафиятуллина һәм аның коллективы хезмәте нәтиҗәсе. 

Бу көннәрдә Роза апа олуг юбилеен билгеләп үтте, аңа инде 70 яшь тулды. Тик ул ял итү турында уйламый да. Ару-талуны белмәс тынгысыз җан Роза Гафиятуллина, хезмәттән яшәү көче табып, әле дә орчык кебек бөтерелә бирә.

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач та, 1965 нче елның июнендә тәүге тапкыр фермага эшкә килә Роза Гафиятуллина. Шул вакыттан бирле инде 54 ел гомер узып киткән. Роза апа Гафиятуллина туктаусыз хезмәттә, бүген дә яраткан эшендә. Әгәр терлекче хезмәтен, малларны дөрестән дә яратмаган булса, шул чаклы түзә алган булыр иде микән? Терлекче хезмәте бигрәк кыенга туры килгән бит. Сыерларны кул белән сауганнар, басудан терлекләргә азык чабып алып кайту, ат белән сенаж, фураж ташу – барысы да савымчылар җилкәсендә булган.

- Кичке савымны тәмамлап кайтып, йорт мәшәкатьләреннән соң башны мендәргә тидерәсең генә, иртәнге савымга вакыт җитә, - дип искә ала Роза ханым. Иртәнге чык белән ашагында, сыерлар сөтлерәк була дип, терлекләрне иртәнге биштән үк көтүгә алып китә торган булганнар. Аңарчы сыерларны савып өлгерергә кирәк бит. Барлык хезмәт кул көче белән башкарылган.

Шундый авыр хезмәт юлын үтеп, әле ул гына түгел – гаиләдә алты бала анасы булып, аларны тәрбияләп үстереп, инде җитмеш яшен тутырса да, әле һаман җитештерүчән хезмәттә: фермалар бетмәсен, авыл халкына эш булсын дип янып яшәүче Роза апа Гафиятуллинаны чорыбыз герое дип атарга тулы хак бардыр. Ул җитәкчелек иткән Мичурин бүлеге фермасында бүген 500 башка чаклы терлек симертәләр. Хезмәт нәтиҗәләре буенча ферма районда иң алдынгылардан санала.

Үзара хөрмәт, коллективта аңлашу булганда гына, яңа хезмәт үрләре яуларга мөмкин бит. Ә ул мохиткә ирешү җитәкченең осталыгына нык бәйле. Роза апа җитәкче буларак та колликтив алдында зур абруйга ия.

- Элеккеге белән чагыштырганда, хәзер терлекче, сыер савучы булып эшләүнең бер авырлыгы да юк. Мондый шартларда начар эшләү оят, - ди Роза апа, агрофирмадагы терлек торакларының заманча җиһазланган булуын, җитәкчелекнең хезмәт өчен уңай шартлар тудыруын искәртеп. Һәм 70 яшендә булуга карамастан, яшьләргә үрнәк булырлык итеп эшли дә. Бик күп мактау грамоталарына ия инде ул. Хезмәт даны ордены кавалеры да. Ә күптән түгел генә республиканың аграр тармак алдынгылары белән бергә аны да Казанга чакырып, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүләкләгән. 100 мең сумга сертификат тапшырган министр үзенә.

-Казанга чаклы чакырып, министрның тәбрикләве яңа көч-дәрт өстәде. Җәмгыять өчен кирәклегемне тойдым. Саулык булганда, эшләрмен әле, - ди Роза ханым Гафиятуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100