Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Безнең авыл миллилеге белән аерылып тора". Үзмәшгуль Ришат Якупов туган ягын милли бизәкләргә төргән

Металлга милли бизәк төшереп тәрәзә, капка йөзлекләре ясаучы Ришат Якупов "Татар-информ"га үз һөнәре турында сөйләде. 

news_top_970_100
"Безнең авыл миллилеге белән аерылып тора". Үзмәшгуль Ришат Якупов туган ягын милли бизәкләргә төргән

Ямаширмә авылы безне үзенең чисталыгы, төзек өйләре, һәр йортта диярлек татар милли бизәкле тәрәзә-капкалары белән каршы алды.

Үз эшен ачкан, металлга милли бизәкләр ясап, тәрәзә, капка йөзлекләре ясаган 25 яшьлек Ришат Якупов Биектау районының Ямаширмә авылында яши. Әтисе тарих укытучысы, әнисе больницада эшли. Абыйсы бар. Ул үз куллары белән металлга милли бизәкләр төшереп, тәрәзә, капка йөзлекләре эшли, төрле кул эшләнмәләре, күбәләкләр, чәчәкләр ясый. Аның эшләре күргәзмәләргә дә куела.

Авылга килеп керүгә үк бизәлгән йортларны күреп шаккаттым. Ришатка да беренче соравым шул булды: “Синең эшләнмәләреңме?” - дидем. Чыннан да ул эшләгән булып чыкты.

Килүгә үк туры мастерскоена юнәлдек. Бар уңайлыклары тудырылган. Үзенең эш урынын яратканы күренеп тора. Һәр инструменты үз урынында. Кыш көне салкын булмасынга кечкенә генә миче дә урнаштырылган. Кондиционеры гына юк, җәй көне эссе булмасынга вентилятор гына.Эш кораллары да гадәти кешенеке сыман түгел, төрле бизәкләр уелган.

- Инструментларны бизәү сиңа эшеңдә булышамы?

- Инструментларны яратырга кирәк. Миңа аларны бизәп кую да ошый, агачтан уеп рәсем ясарга яратам. Мондый эш кораллары белән эшләү дә рәхәт. Үз эшеңне яраткан очракта гына ул сиңа бәхет китерә ала.

- Нинди районнардан заказлар килә соң?

- Биектау, Питрәч, Арча, Әтнә...

- Яраткан бизәгең бармы?

- Бар. Үземә эшләгән. Карыйсың киләме? Әнә - тәрәзә йөзлеге. Ул гадәти дә түгел, артык чуар да. Мин артык кычкырып торган әйберләрне яратмыйм. Шул ук вакытта ул гадилеге белән дә югалырга тиеш түгел. Үземнең өйнең тәрәзен шулай үзем теләгәнчә, хыялланганча бизәдем.

- Ничек теркәлдегез?

- Мин башта ИП алып бардым. Уңайсыз булды. Документлар белән озак йөрергә туры килде. Аннары үзмәшгуль булырга теркәлдем. Алай җиңелрәк.

- Ничә яшьтән металл белән эш итәсең?

- 16-17 яшьләрдә башладым. Үзлегемнән өйрәндем. Элегрәк эшләнмәләрне агачтан ясый идем. Мәктәп вакытларында көрәкләр ясарга бик ярата идем. Нәселдә Исхак бабай балта остасы булган, миңа сәләт аннан килгән.

- Беренче ясаган эшләнмәңне хәтерлисеңме?

- Әйе. Бизәкләр ясадым. Башта агачтан кисеп ясый идем, аннары металлга күчтем.

- Агачтан эшләнмәләр ясау металлга караганда җиңелрәкме? Кайсы кыенрак?

- Үзенчәлекләре бар. Каты металл булгач,  калайны кисү авыр. Кайвакытта кырылып та китергә мөмкин, төрле вакыт була.

- Иң беренче килгән заказны хәтерлисеңме?

- Төгәл хәтерләмим. Тәрәзә йөзлеге иде, ахрысы. Үзебезнең районнан, туганнарга эшләдем.

- Реклама бирәсеңме?

- Юк. Күршеләргә эшләдем башта. Алар сорагач, калганнар да сорый башлады. 

- Заказлар күп киләме?

- Төрлечә. Җәен заказлар күбрәк була. Кешеләр нәрсәдер төзиләр. Кыш көне дә эш җитәрлек була.

- Сер булмаса, айга күпме чыга?

- Анысын әйтә алмыйм.

- Бу шөгыльне сайларга нәрсә этәргеч бирде?

- Бу һөнәрне сайлаганыма шатмын. Эшкә кереп китү дигәннән, үзең нәрсәнедер тудыра алу ул зур бәхет. Күңелгә ята. Балачактан ук кул эшләнмәләрен ярата идем. Мәктәптә вакытта ук көрәкләр ясап мавыга идем.

- Нәрсәгә заказны күбрәк бирәләр?

- Тәрәзә йөзлекләре, капка, почта тартмалары, капка өстенә куела торган капкачлар.

- Син үзең генә эшлисеңме?

- Әйе. Зуррак әйберләр алып барганда абый булыша.

- Бер тәрәзә йөзлеге ясарга күпме вакыт китә?

- Төрлечә. Әгәр зур кирәк булса, бер көн ясарга мөмкинмен. Фасон, бизәккә дә карый.

- Авырлыклар туганы бармы?

- Төрле вакыт була. Ошамый дип килгәннәре юк. Эшләремне ошатып алалар. Заказ бирер алдыннан размерын, бизәкләрен сорыйбыз. Мин бизәкләр күрсәтелгән папканы бирәм. Төсләрен сайлыйбыз. Заказ бирүченең теләкләрен исәпкә алып эшләргә тырышабыз.

- Бизәкләрне үзең уйлап ясыйсыңмы, әллә булганнарыннан алып эшләргә тырышасыңмы?

- Булган элеккеге бизәкләрдән төшерәм. Калайга төрле рәсемнәр карап төшерәм. Бизәкләрне үзем дә уйлап табам. Идея кинәт кенә килергә мөмкин. Тиз генә ясап куям. Төсләрен бер-берсенә туры китерәм. Һәр кеше үзенә ошаганча заказ бирә, мин эшләрем күрсәтелгән папканы күрсәтәм, аннан да сайлап алалар.

- Үз эшләрен башларга теләгән кешеләргә нинди киңәш бирер идең?

- Иң беренче эшне ярату һәм тырышлык кирәк. Үзең өчен генә, акча эшлим дип кенә эшләргә ярамый. Акча өчен түгел, кеше өчен эшләргә кирәк. Ошасын, файда китерсен. Шундый очракта гына уңышка ирешеп була. Эшне башта теркәлүдән һәм кирәкле инструментлар алудан башларга кирәк. Эш кораллары әллә ни кыйбат тормый. Металл кисәр өчен кайчы, дрель, пневма җитә. Кайсы белән эшләргә җиңел, шунысын сайларга кирәк. Инструмент белән эшләгәннән соң аны чистартып саклап тотарга кирәк, әйбәт инструмент белән генә эш тиз һәм яхшы бара. Тиешлесен аласың да эшли башлыйсың.

- Үзмәшгуль булып теркәлүнең плюс һәм минус яклары?

- Теркәлү зур файда китерә. Курыкмыйча заказлар бирергә була. Кибетләр, оешмалар белән эшләргә була. Үзмәшгуль булу җиңел. Декларацияләр биреп йөрисе юк. Барысын да телефон аша эш итеп була.

- Нинди хыялың бар иде?

- Заказлар күп булсын, чит районнардан да килсеннәр дип теләгән идем. Шулай булды да, теләк чынга ашты.

- Алга таба нинди планнар?

- Яраткан эшемне дәвам итәргә.

Кызыгып, үзем дә металлга бизәк төшереп, кисеп карарга булдым. Балачактан бирле абыйның дуслары белән үскәнгә күрәме, миндә һәрвакыт бер кечкенә генә малай яши. Металл кисүче, яисә машина рәтләүче кешене күрсә, шундук бу малай кабына да китә иде.

Ришатның күрсәткәннәренә карап, бизәк төшергән булам. Бик җиңел дип уйлаган эшем авыр булып чыкты. Металлны кисеп, бөгеп куяр өчен шактый гына көч кулланырга кирәген аңладым.

Тагын шунысы бар - бу авыл аерылып тора. Хатлар тартмасы, тәрәзә, капка йөзлекләренә чын татар милли бизәкләр төшерелгән. Милләт үсешенә ярдәм иткән бер адым сыман тоелды бу миңа.

Китәргә чыкканда гына Ришат Якуповның күршесе Вәгыйз Хәйретдинов капка төбенә чыкты. Авылдашының да Ришат турында фикерен белми китә алмадым. "Ришат бик тырыш егет. Коймаларны ничек матур итеп эшләп бирде. Бөтен авыл халкының өенә ямь кертте. Безнең авыл башка авыллардан миллилеге белән аерылып тора хәзер. Бизәкләрне дә сайлашты, күңелгә ятышлы итеп эшләп тә бирде",- дип сөйләде ул.

Үз эшләрен башларга курыкмаган, чынлап торып үз шөгыленә бирелгән Ришат алга таба да зур уңышларга ирешер дип уйлыйм. Дөньяны яхшы үзгәртергә теләсәң, эшне беренче үзеңнән башла диләр. Ришатның бу эше бик яхшы килеп чыга. Үзенең, авылының тәрәзә, ишекләрен бизәп, ул ниндидер дәрәҗәдә булса да тирә-якны матурлата, кеше күзен сөендерә алырлык эш эшли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100