Авылда Җиңү көне: үзара салым акчасына куелган обелиск, "Үлемсез полк" йөреше, бәйрәм митингы. Теләче районыннан репортаж

9 май 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
1945 елның 9 мае бездән ерагая, шулай да, Җиңүне якынайткан әби-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын хөрмәтләү традициясе сүрелми. Теләче районының Шәтке авылында Җиңү көнендә урамга Үлемсез полк чыкты. Шул ук көнне авылда сугыш каһарманнарына обелиск куелды. Обелискны авыл халкы үзара салым акчасына куйдыртты.


Сугыш елларында Теләчедән фронтка 4,5 меңләп кеше киткән, өчтән бере генә әйләнеп кайткан. Хәзерге вакытта районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 5 ветеран, 27 тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яши.

Обелиск авыл халкының ярдәме белән төзелгән

Моннан ике ел элек Шәтке авыл җирлеге авылдашларына Бөек Ватан сугышында катнашканнар рухына обелиск куюда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Авыл кешеләренең берсе дә үтенечне кире какмый - үзара салым акчасына бу обелискны куярга булалар.
 


- Һәркем дә бу бәйрәмне дулкынланып көтеп ала торгандыр. Һәркемгә һәм барлык кешеләргә дә кагылган бу бәйрәм, 73 ел вакыт узса да, дулкынландырмый калмый. Бу көн безнең өчен аеруча истәлекле, чөнки ул Бөек Ватан Сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары истәлеген мәңгеләштергән яңа обелиск ачу белән башланып китте. Төзелеш эшләре авыл халкының хезмәте һәм үзара салым акчасы ярдәмендә башкарылды. Районыбыздан яу кырына киткән күпләргә туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый. Шуңа күрә дә аларның батырлыклары безнең, бигрәк тә яшь буыннын хәтереннән җуелырга тиеш түгел. Батыр йөрәкле авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатында обелиск кую ниятен хуплап каршы алганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт , - дип чыгыш ясады Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров обелискны ачу тантанасында.
  


                                    


Митингта катнашучыларны Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов та тәбрикләде:

- Шәткедә дулкынландыргыч, шатлыклы вакыйга. Беренчедән, без Җиңү бәйрәмен каршы алабыз. Икенчедән, монда тарихка язылырлык, истә калырлык вакыйга уза. Авыл җирлеге башлыгы һәм авыл халкы бик зур эш башкарган. Төзелеш алдыннан Фәрит Кадыйров күп районнарда булды, обелискларны карап йөрде. Хәзер бу һәйкәл авылның уртасында, аның горурлыгы булып тора.  Бүген безнең Җиңү хакына гомерләрен корбан иткән авылдашларыбызны искә алып, алар батырлыклары алдында баш ияргә менә дигән һәйкәл һәм обелискыбыз бар.



- Кызганыч, районда ветераннар саны елдан-ел сирәгәя. Шуңа күрә илгә Җиңү алып кайткан фронтовикларыбыз, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балалары турында кайгырту гамәлләренә барыбыз да актив кушылыйк, аны изге бурычыбыз итеп тойыйк. Һәркайсыгызга ихлас күңелдән сәламәтлек, якты көннәр, имин тормыш телим, - диде район башлыгы.


Обелискны сугыш ветераны Александр Писарев ачты

Һәйкәл янәшәсендә яңа төзелгән обелискны ачу мактаулы хокукы авылдагы сугыш ветераны Александр Писаревка тапшырылды. Алар район башлыгы Илдус Зарипов белән бергә кызыл тасманы кисеп, яу кырында һәлак булган авылдашларының исемнәре уеп язылган обелиск-һәйкәлне ачтылар.



  - Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Илебез бәйсезлеге өчен яу кырында ятып калган батырларны онытмыйк. Җиңү Көне котлы булсын, - диде чыгышында ветеран.



Александр Писарев Олы Мирәтәк авылында туып үсә. 17 яше тулуга, хуҗалык эшеннән туры туган илен сакларга чыгып китә. Ульяновск шәһәрендә танк училищесында кыска срокларда әзерлек курслары уза. Аннары аларның полкы Сталинград фронтында оборона тота. Сугыш кырында танклар йөртә, Ерак Көнчыгышта булган дәһшәтле сугышта катнаша. Туган ягына 1951 елда гына әйләнеп кайта.



Сугыш ветераны тормыш иптәше Александра белән 3 кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер ул Олы Нырсы авылында кызының йортында, якыннарының кадер - хөрмәтен тоеп, бәхетле картлык кичерә.

- Безнең теләк бер генә: сугышлар була күрмәсен, без күргән авырлыкларны яшь буын белмәсен иде. Тыныч тормышның кадерен белеп яшик - диде ул.



Оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре Мәңгелек ут һәм Бөек Ватан сугышы геройлары обелискына веноклар куйдылар. Яу кырында ятып калган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


Чарада мәктәп укучылары сугыш кырларында ятып калган һәм Җиңү белән кайткан сугышчыларга багышланган театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Кызлар-егетләр Җиңү турында җырлар белән чыгыш ясадылар, биюләрен башкардылар.


          “Шәткедә  ”Үлемсез полк” акциясе узды”

“Үлемсез полк” акциясе – 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга.

 

Шәткедә дә ”Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар урамны тутырып, ташкын булып агылды. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз олы бәйрәм көнендә әнә шул рәвешле исәннәр белән бергә "сафка басты". Район башлыгы, акциянең әһәмияте турында искәртеп, “Үлемсез полк” гаилә тарихын белергә, сакларга ярдәм итүен ассызыклады. 




Шәтке авыл җирлеге территориясенә дүрт авыл: Шәтке, Олы Мирәтәк, Югары Мирәтәк, Удельный Мирәтәк авыллары керә. Аларда барлыгы 822 кеше яши. Шуларның 793 е татарлар, 27 се руслар.                   

Алан һәм Күкчә авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алдылар

Бәйрәм митингы Теләче районы Алан авылында да узды.



Алан авыл җирлеге район үзәге Теләчедән 12 км читтә урнашкан. Авыл җирлегенә 4 авыл: Алан, Балыклы, Күкчә һәм Ключище авыллары керә. Авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 551 кеше киткән. Шуларның 327 әйләнеп кайтмаган. 



- Ветераннарны хөрмәтләп, һәр елны бәйрәм чаралары оештырабыз. Алан - безнең үзәк авыл булып исәпләнә. Шуңа күрә митингны анда башлап җибәрдек, соңыннан Күкчә авылына төштек. Аллага Шөкер, ике сугыш ветераныбыз исән-сау. Берсе - Күкчә авылыннан Таисия Сабирҗанова, икенчесе - Аланнан Барый Галиев. Тыл ветераннары - 27 кеше. Фронтта да, тылда да бердәм көч куеп фашизмны юк итә алган халкыбызның батырлыгы онытылырга тиеш түгел. Җиңүгә үз өлешен керткән һәр авылдашыбыз олы хөрмәткә лаек, - диде Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев.



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Авыл

Фишман паркы, ике катлы йортлар һәм ачык капкалар: Кукмараның Вахите - татарның иң бай авылларының берсе

«Там гора, тут гора, уртасында Кукмара» дигән сүзне һаман кабатлап йөрим әле. Кайсы якка карама - тау тау. Үземне Урал тауларына сәяхәт итеп кайткан кешедәй хис итәм. Аннары тагын Кукмара киез итеге, Кукмара шәле, Кукмара табасы дигән нәрсә дә бар бит әле. Данлыклы Вахит авылы, данлыклы Вахит колхозы турында да ишеткән бар иде. Йөз кат тыңлаганчы, бер тапкыр күрүең яхшы диләр бит. Кукмараның гына түгел, Татарстанның да бренды була алырлык Вахит җирлегендә күргәннәремне язып китәргә булдым.

Авыл

Илдус Хатыйпов: Авыл хуҗалыгындагы бөтен проблемалар да хисап булмаганнан

Мал табибы Илдус Хатыйпов “Татар-информ”га интервьюсында бүгенге авыл хуҗалыгына анализ бирде, сөтне ничек арттырырга, ничек итеп ашатырга, авылга кадрларны ничек кайтарырга кирәклеге турында сөйләде.

Авыл

Дамир Фәттахов авыл яшьләренең тәнкыйтен кабул итте: "Әйе, җиренә җиткереп эшләмибез..."

Авыл яшьләренә ни кирәк? Торак, тәҗрибәле фермерлардан остазлык, авылда өч балалы, пособиегә өмет итә алучы әниләрнең яшен 29 дан 35 кә кадәр арттыру, эш башлаучы фермерларга ярдәм, модульле кош абзарлары... Бүген алар шушыларны сорый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры яшьләр белән эшләү үрнәген күрсәтте, Яшьләр эшләре министры кимчелекләрен танырга мәҗбүр булды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла