Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл театры ни өчен популяр? Сыер-кәҗәләрен, тавык-чебешләрен калдырып сәхнәгә чыккан актерларны халык ни өчен ярата?

Үз авылдашларың куелышында спектакль карау бик күңелле. Андый чакта башкаланың мәшһүр актерлары бер якта торсын. Монда бит синең әниең, туганың, күршең яки хезмәттәшең уйный. Уйный дип әйтү генә бәлки аздыр да әле. Актерлар образга шулкадәр кереп бетә, актер белән әсәр героен аермыйсың да хәтта. Спектакль куелышының төп уңышы да әнә шундадыр ул, мөгаен.

news_top_970_100
Авыл театры ни өчен популяр? Сыер-кәҗәләрен, тавык-чебешләрен калдырып сәхнәгә чыккан актерларны халык ни өчен ярата?

Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында узган спектакльнең репетициясен карагач шундый фикерләр уянды. Бу авылга танышларыма килгән идем. Соры кирпечтән, өр-яңа, зур мәдәният йортын күргәч, туктале, мәдәни учак ничек микән бу авылда дип, кереп кызыксынасы иттем. Керсәм, мәдәният йорты директоры Фәнил Миннекәев авылдашлары белән бергәләп, гөр килеп спектакль өйрәнеп йөри. Авылдашларына спектакль куеп бүләк ясарга ниятләре. Нәкъ шул көнне Фәнил абыйның туган көне дә икән. Көндезге сәгать бергә репетициягә җыелганнар. Китапханәче, хуҗабикә, почта хезмәткәре, студент та бар актерлар арасында.

– Бездә театр коллективы күптәннән эшләп килә. Аның башлангыч чоры 1974 елларга барып тоташа. Мин үзем биредә 2009 елдан эшли башладым. Эшкә билгеләнүгә онытылган театр коллективын туплау, аны үстерүне үземә максат итеп куйдым. Коллектив 2011 елны халык театры исемен алды. Бүгенге көндә хәзер үз исемебез бар, “Чаткылар” халык театры дип атала. Театр төркемебез сатучы, мәгариф, мәдәният, колхоз системасында эшләүчеләрдән тупланган. Халык театрын исемен алу зур дәрәҗә һәм бик зур җаваплылык та өсти. Шулай ук тагын бер сөенечле ягы бар – коллективка режиссер штаты бирелә. Димәк, тагын да ныклап шөгыльләнергә мөмкинлек туа.

Авылыбыз театрына нигез салучылар– авылыбыз артистлары Рәхимҗан абый Мәннанов, Вакыйф абый Галявиев, Равил абый Галявиев, Галия апа Нуриев. Алар бүген юк инде, урыннары оҗмахта булсын. Аннан соң килә торган буын Гөлфия апа Зиннәтова, Нурзия апа Исмәгыйлева, Илдус Зәйнетдинов театрның якты маяклары булып торалар.

Һәр ел саен бер спектакль әзерләп чыгарабыз. Репертуарны коллектив белән киңәшеп сайлыйбыз. Район, республикада узучы төрле конкурсларда катнашабыз. 2016 елда Әтнәдә узган “Идел-йорт театр-фестивалендә катнаштык. Театр коллективына йөрүчеләр мәдәният йортында штатта утырмый бит, мәдәният-сәнгатьне яраткан авылдашлар сәхнәгә чыга. Киләчәктә дә авылда театр сәнгатен үстерербез дип ышандырам. Дәүләт ягыннан да театр коллективларына ярдәм булса бик яхшы булыр иде, – дип фикерләре белән уртаклашты Фәнил Миннекәев.

Әле ярый артистлыкка шәһәргә китмәгән

Фәнил Миннекәевның мәдәният-сәнгатькә җан-фәрман тырышып йөрүе балачактан ук күңеленә салынган күрәсең. Сәхнә өчен яратылган төз гәүдә, мөлаем йөз, якты караш, көр тавыш аңа Аллаһтан бирелгән.

– Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, төп хыялым Казан театр училищесына укырга китү иде.Әти-әни артистның юньле тормышы юк, артист булмыйсың, диделәр. Ун яшемдә Саба сәхнәсендә фестивальләр алып бара башладым. Минем укытучыларым бик сәнгатькә гашыйк кешеләр иде. Әти-әни фикеренә каршы килмәдем, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле бүлеген тәмамладым. Бераз укытучы булып эшләп алдым, әмма күңелдә мәдәнияткә булган омтылыш барыбер үзенекен итте, – дип сөйли ул.

Фәнил Миннекәев теләчелеләргә Сабан туе, 9 май һәм башка зур тантаналарны алып баручы буларак билгеле. Әле ярый, артистлыкка шәһәргә китмәгән, дип уйлап куйдым аның янында бөтерелеп йөргән авыл актерларын күргәч. Авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтим дип тырышып йөргән көннәре бит аларның. 

Әле ярый артист булмаган дигәннән, тагын бер фикеремне язмый кала алмыйм. Хәзер күпчелек халык интернет челтәрендә утыра бит. Бервакыт, “ВКонтакте”дагы “Подслушано Тюлячи” төркемендә Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына халыкның Фәнил Миннекәевны тәкъдим иткән сүзләрен укып куркып калдым. Әгәр Фәнил абый ризалашса, мәдәниятнең бер чите кителер кебек тоелды миңа. Чөнки, мәдәният һәм иҗат эше ул тырышлыктан бигрәк хыялыйлык, талант, сәләт тә таләп итә. Хезмәт урыннарында очраклы рәвештә генә эләгеп, кәнәфи саклап утыручылар болай да күп тормышта. “Подслушано Тюлячи”да халыкның шундый фикер җиткерүләренә сөенеп тә куйдым. Димәк, халык аңа ышана икән бит. Туры сүзле, ихлас булуы белән авылдашлары, хезмәттәшләре күңелендә хөрмәт яулаган ул.

2013нең җәендә авыр хәсрәт тә кичерергә туры килгән Миннекәевларга. Юл һәлакәтендә бердәнбер улын югалтты Фәнил абый. Әтисе кебек сәхнә җанлы булып үсеп килүче егет бик яшьли мәңгелеккә күчте. Шушы авыр хәсрәттән соң да, күз яшьләрен эчкә йотып, улының хатирәләрен йөрәк түренә салып, сабыр итеп кала белде. Авыл халкы, милләтебез, киләчәгебез – яшьләр өчен мәдәни чаралар оештыруны дәвам итә. Көндәлек башкарган гади генә хезмәте белән ул киләчәк буынны тәрбияләүгә дә үзеннән зур өлеш кертә.

“Курчаклар белән уйнарга үзем дә өйрәнәм”

Шундый зур, яхшы күңелле кешеләр яши торган авылда балалар ничек читтә калсын, ди. Аларны да мәдәният йортына тарта оста җитәкче. Авылда моңарчы күрелмәгән курчак театрын оештырып җибәрә ул. Курчакларга кызыгып, балалар да килә башлый.

– Мәдәният йортында эшли башлагач та башыма бер фикер килде. Безнең яшь тамашачыбызга, балаларга хезмәт күрсәтү аз, дип уйладым. Туктале, мин әйтәм, курчак театры оештырып булмасмы, дип, республикада баручы программага кереп, грант артыннан йөри башладым. Бу тәкъдимемне район мәдәният бүлегендә дә хупладылар. Аллаһның рәхмәте белән, шул ук елны, 2012 ел инде бу, 150 мең сум күләмендә грант оттык. Һәм “Балачак” студиясен оештырып, Роза Сәхәбетдинованың“Тапкыр кәҗә” әкиятен сәхнәләштердек. Бишенче елыбызны эшлибез. Ел саен бер спектакль чыгарабыз. Бишенче сыйыфтан башлап унберенче сыйныф укучыларына кадәр йөри.Өч тапкыр Бөтенроссия конкурсында катнашып лауреат исеме алдык. Республикада бара торган, мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “Иделкәем” театр фестивалендә даими катнашып киләбез. Быел татар халкының “Дүрт дус” әкият-тамашасын тәкъдим итәбез. Курчак театрының эшчәнлегендә район хакимиятие һәм Чаллы курчак театрының зур ярдәмен тоябыз. Без күбрәк үзебез ясаган курчаклар белән түгел, профессиональ курчаклар белән эшлибез. Чаллы курчак театры безгә курчаклар белән ярдәм итә.

Чаллы һәм Казандагы курчак театрларына барып башта үзем уйнарга өйрәнеп кайтам, аннан соң балаларны өйрәтәм, аларга өйрәтә-өйрәтә үзем дә өйрәнәм. Балалар ике айда бик тиз үзләштерәләр, – ди Фәнил абый.

Авыл актерлары сокландырды

Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” әсәрен сәхнәләштерде ул көнне Югары Кибәхуҗа авылының үзешчән актерлары. Мияссәр карт ролен башкарган Фәнил Миннекәев, аның белән бергә интернатта тәрбияләнүче Рәшидә – Гөлназ Мәхмүтова, картлар йорты җитәкчесе Әсма – Гөлия Бикиеваның осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Аларның эшен дәвам итәрлек Рәсим – Илмир Минһаҗев һәм Шифан – Рәфинә Мөбәракҗанованың уены ышандырды. Мәдәният йортында газ котельныйсында оператор булып эшләүче Илмир шулкадәр самимилек һәм йөрәксенеп уйнады ки, спектакльдә генә түгел, чынлыкта да сөйгән кызы Рәфинә дә аңа кушылып елый-елый башкарды үзенә тапшырылган рольне. Авыл театры яшьләрне дуслаштыра, кавыштыра икән, бик сөенечле.

– Театр коллективына беренче генә килүем. Өйдәгеләр дә каршы килмәде, чакыргач уйнап кара диделәр. Мин әшәке килен ролен башкардым. Әмма яшьләр курыкмасыннар, ирләре катырак торса, хатыннар шулкадәр булдыра алмыйлар дип уйлыйм, – ди "Хурия" Зәлия Бәдретдинова.

– Әнисен картлар йортына тапшырган ир ролен уйнадым. Балалары була торып, әти-әниләрне чит кулларга калдырмасыннар иде, ролемне башкарганда да гел шундый теләктә уйнадым, – ди "Әдһәм" Илсур Низамов.

Үз авылларыннан тыш, Теләче, Арча, Саба районы авылларына да чыгалар икән спектакль куярга. Авыл актерлары шундый инде ул: сыер-кәҗәләрен, тавык-чебешләрен калдырып, машинага төялеп, кичкырын күрше авылга гастрольгә китәләр. Үзләре костюмер, үзләре грим салучы, үзләре режиссер алар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100