Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл хуҗалыгында - эшмәкәр хатын-кызлар: “Кулыңнан килә икән, ир-ат эше булса да, эшмәкәрлекнең ояты юк”

Татарстанда соңгы алты елда гаилә фермалары зур тизлек белән артты. Гадәттә, аларның күпчелеге ир-ат исемендә. Ә шул эшчәнлекнең күләгәсендә калучы, таңнан-төнгә кадәр чабучы хатын-кызлар гел икенче планда кала бирә. Юкса, ирләре алып бара торган эшмәкәрлектә хатыннарның роле аеруча да зур.

news_top_970_100
Авыл хуҗалыгында - эшмәкәр хатын-кызлар: “Кулыңнан килә икән, ир-ат эше булса да, эшмәкәрлекнең ояты юк”

Шунысын әйтергә кирәк, ялгыз башлары гына эшмәкәрлек арбасын өстери торган ханымнар да күп бездә! Берничәсе белән без Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыенында таныштык.

Кукмара районында яшәүче Лилия Шакирова, язмыш дулкыннары кагып, сыңар канат белән калса да, эшмәкәрлек эшенә кул селтәмәгән. Киресенчә, ул аның яңа өлкәсенә керешкән. 

“Балаларга күз-колак булырга дип, бәрәңге игүдән баш тартып, терлекчелеккә күчтем”

Лилия Шакирова “Сементал” һәм “Герефорд” токымлы ит таналары үрчетә. Хуҗалыкта бүген 105 мал эре мөгезле терлек. Ул елына 25,5 тонна ит сатып, 3 млн 600 мең сум керем алган.

– Фермерлык эшен 1989 елда ирем Илдар башлаган иде. Ул чагында Голландия технологиясе белән бәрәңге үстердек”, – диде Лилия Шакирова “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Ирләр бар чагында хатын-кыз аның ярдәмчесе генә булып йөри инде ул. Илдар 2008 елда, 42 яшендә кинәт вафат булды. Шуннан соң хуҗалык үз кулыма калды.

Лилия Шакирова – өч бала анасы. Бүген олы кызы Эльвира кияүдә. Икенче баласы Иреккә – 16, Камиләгә – 14 яшь.

– 2008 елда Оренбургта көчле корылык булды. Шул вакытта алар безнең яктан бәрәңге ташый башлады. Бездә уңыш мул булгач, аларга “Камаз”лап бәрәңге илттек. Шулай бер баруда бәрәңгене ит токымлы “Сементал” бозауларына алышып кайттык. 25 тана, 2 үгез бозау алдык. Бу вакытта ирем дә исән иде әле. Итчелек тармагын шулай үзләштерә башладык, 2009 елда “Гаилә фермасы” булып теркәлдек , – ди фермер ханым.

Лилия Шакированың бүген төп кәсебе – итчелек тармагы.

– Голландия технологиясе белән ничек бәрәңге үстерәсен төнлә уятып сорасалар да, биш бармагым кебек беләм. Әмма бер елны бәрәңге уңышын җыеп алгач, 10 көн буе уйлангач, әлегә бу эшне туктатып торырга дигән карарга килдем. Моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, бәрәңге игү өчен мартта чыгып китәсең дә, урнаштырып бетергәч, ноябрьдә генә күренәсең өйдә. Ә минем балаларымның үсмер чагы, күчеш чоры. Аларга күз-колак булмасаң, Алла сакласын, аннары бәрәңгесе дә, акчасы да кирәкми. Икенчедән, бәрәңге ишелеп уңган елны бәясе юнь, уңмаган елны кыйммәт. Бу да урнаштыруда кыенлыклар тудыра, – ди Лилия Шакирова.

Фермер ханым ашлык һәм печәнне үзләренең 450 гектар җирендә үстерә. Барлык техникасы кул астында – ике “МТЗ – 1221”, өч “МТЗ – 82” тракторы, “НИВА” комбайны, бер “КамАЗ” һәм чәчү-уру өчен барлык агрегатлары бар. Хуҗалыгына ярдәмчеләр алып, дүрт кешене дә эшле һәм ашлы иткән ул.

– Икмәк тә, печән дә җитәрлек. Ашлык сатып та 3 млн 600 мең сум акча эшләдек быел. Әле бүген дә 150 тонна запас ашлык бар. Берни чәчмичә дә бер елга җитәрлек иген дә, фуражыбыз да бар, – ди эшмәкәр ханым.

Лилия Шакирова итне арадашчыларга сата. Әйтергә кирәк, хуҗалыктагы бу токымнар итле булуы белән аерылып тора. Фермер сүзләренчә, маллар карап торышка кечкенә генә икән. Ә үзләреннән 3 центнер ит чыга.

Хуҗабикә әйтүенчә, терлекне яшь ярымга җиткәч кенә чалалар.

– Таналар фураж һәм печән генә ашап тора. Чит катнашмалар ашатмыйбыз. Безнең ит экологик яктан чиста. Шуңа күрә аны Чаллы арадашчылары алып китеп, шәһәр мәчетләренә тарата. Таналар суыкка чыдам, калайдан ясалган биналарда яшиләр, – ди фермер.

Лилия Шакированың киләчәктә итне эшкәртү юнәлешендә дә эш ачасы килә.

– Үз итеңне арадашчыларга бирмичә, үзең эшкәртеп сатсаң, бик зур плюс. Балалар әзрәк аякка баскач, шул эшкә дә тотынып карыйсы килә, – диде ул.

“Авыл хатыны дигәч тә, үзең турында онытырга ярамый”

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районыннан Хәят Азизбаева – гаилә фермасы башлыгы.

– Дүрт-биш елдан бирле атлар, сарыклар үрчетәбез. 30 баш атыбыз бар. Казылыклар да ясап сатабыз. Гомер-гомергә маллар асрадык. Үзем авыл советында белгеч булып эшләдем. Ике ел инде лаеклы ялда, – диде Хәят ханым.

    Хәят ханымның өч баласы бар. Илһам белән Гөлнур Мәскәүдә гомер кичерә, Хәммәт авылда төпләнеп калган, өйләнгән, өч баласы бар.

    – Бу эштә ир-атлар булмаса, хатын-кыз гына әллә ни ерак китә алмый. Иптәшем дә, улым да булыша. Минем өстә оештыру эшләре генә, – ди Хәят Азизбаева. – Хатын-кызга эшмәкәр булу җиңел түгел, ирләр эше инде бу. Шулай да бу эшкә бер кереп киткәнсең икән, хәлдән килгәндә, эшләргә әле исәп.

    Аның авылдашы Наилә Измагилова үзен кош-корт үрчетү юнәлешендә тапкан. Наилә ханым лаеклы ялда, аңа кадәр 40 ел почта мөдире булып эшләгән.

    “Май аенда күпләп каз бәбкәсе, тавык-чебеш алабыз. Декабрь анда суеп сатабыз аларны. Сыерлар, атлар да бар. Гомергә мал-туарсыз тормадык. Почтада акча әз, үзегез беләсез. Шул терлекчелек тартып барды көнебезне. Пенсиягә чыккач та эшләдек. Инде хәзер мал-туардан аерыласы килми. Ирем белән икәү генә калсак та (өч баласы - Миләүшә, Гөлшат, Камил шәһәргә күчеп киткән), үзебезчә тырышып ятабыз. Сарайлар яңа, әйбәт. Аны буш тотып булмый бит. Эшебез дә бар, ашыбыз да бар, Аллага шөкер, – ди Нурия ханым.

    Сергач эшмәкәрләре авыл җирендә яшәп, көне төнгә ялганган хезмәттә булса да, хатын-кыз булгач, үзеңә дә вакыт табарга кирәк дигән фикердә.

    – Вакыт табарга була, үзеңнән тора барысы да. Җаен, рәтен тапсаң, матурланып та өлгерергә була. Авыл хатыны булдым дигәч тә, үзеңә кул селтәргә ярамый. Матурлыкны сакларга, үз-үзеңне карарга кирәк. Авыл җирендә хезмәт күп, шулай булса да, чисталык та, пөхтәлек тә кирәк. Модадан да калышырга ярамый, – диләр алар.

      “Яныңда ирең әйбәт, гаиләң ышанычлы булса, эшмәкәр хатын-кыз булуның авырлыгы юк”

      Пенза өлкәсенең Бистән авылында яшәүче Галия Шаипова эшмәкәр булырга да, хатын-кыз икәнеңне онытмыйча, үзеңне тәртиптә тотарга да мөмкин дип исәпли. Моның өчен бары яныңдагы иреңнең ышанычлы булуы кирәк.

      – 10 елдан бирле фермерлык белән шөгыльләнәбез. Берничә ел элек күпләп мал-туар асрадык. Аннан соң бу юнәлешне калдырып торып, үсемчелеккә кереп киттек. Бәрәңге һәм бөртекле культуралар – солы, бодай, печән үстереп сатабыз. Мин тумышым белән Урта Әләзән кызы. Безнең якта мал асрамаган кеше юк бит. Бабайлар гомер буе күпләп ат тотты. Әти-әниләр дә терлек белән яши. Үзем дә маллар яратам. Шуңа күрә менә быел тагын бер юнәлеш буенча эш башларга торабыз. Мал-туар асрап, ит сатарга уйлыйбыз. Фермалар да төзеп куйдык инде, – диде Галия ханым.

      Галия һәм Гомәр Шаиповлар ике бала тәрбияләп үстергән. Бер малай, бер кыз.


      Галия ханым ире һәм улы белән

      – Улыбыз Казанга килеп, 6 ел Ислам университетында белем алды. 15 яшендә яныбыздан чыгып китте. Абыйсы артыннан кызыбыз да Татарстанның башкаласын сайлады. Балаларны читкә җибәрү читен булса да, киләчәкләре өчен дип ризалаштык. Кызым 4 лицейда белем ала. Укымышлы булу кирәк бит хәзерге заманда. Пензада да укып була иде. Әмма инглиз теле кирәк дип, Казанда белем алуны дөресрәк дип таптык, – ди эшмәкәр ханым.

        Эшмәкәр кем булырга тиеш, ир-атмы, хатын-кызмы дигәндә, Галия ханымның җавабы мондый:

        – Булдырасың икән, эшмәкәр хатын-кыз булуның бер ояты да юк. Хуҗалык кем исемендә булу мөһим түгел, барыбер гаилә белән эшлисең. Тормышың, ирең яхшы булса, маңгайда да, биттә дә җыерчык булмый. Хатын-кыз гармониядә икән, матурланырга да, үз-үзеңне карарга да вакыт кала.

        Үз-үзеңне карау дигәннән, Галия ханым спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.

        – Кыш айларында, бушрак вакытта, Кузнецк шәһәренә фитнеска йөрим. Ара 25 чакрым булса да, көн саен да барырга вакыт табам, – ди Галия Шаипова.   

          Комментарийлар (0)
          Калган символлар:
          news_right_column_1_240_400
          news_right_column_2_240_400
          news_right_column_3_240_400
          news_bot_970_100