Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ат үрчетүче Равил Гәйнетдинов: "Элек атлар авылның төп бизәге иде, ә хәзер нәрсә?"

Арча районы Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Равил Гәйнетдинов "Русский тяжеловес", “Рус юртагы (русский рысистый)", "Литовский тяжеловес" токымлы авыр йөк атлары асрый. Бүген аның хуҗалыгында 30 баш ат бар. Соңгы вакытта уңган фермер ат итеннән казылык та ясап сата башлаган. Дәүләттән бер тиен дә ярдәм алмыйча, үз көче белән әлеге эшне башлап җибәргән җитештерүче белән “Интертат” хәбәрчесе аралашып кайтты.

news_top_970_100
Ат үрчетүче Равил Гәйнетдинов: "Элек атлар авылның төп бизәге иде, ә хәзер нәрсә?"

“Атсыз авыл - авыл түгел инде ул”

Арчага туганнарга кайткан саен, еш кына: “Кибеттән күптән казылык сатып алганыбыз юк, бары тик Мәтәскә Равилнекен генә алабыз. Бик сыйфатлы эшли, бернинди дә химия кулланмыйча әзерли” – дип мактаганнарын ишетергә туры килде. Шул вакытта ук аның белән танышасы килү  теләге уянган иде. Фермерны бик тиз эзләп таптык, ул үзенең эш урынында кайнаша иде. Равил Гәйнетдиновның, “тәмләп”, атлары белән сөйләшеп йөргән чагына туры килдек. Күренеп тора: алаларны чын күңелдән ярата ул. Бахбайлары да аны бер сүзсез, тавышланмыйча тыңлап басып торалар.



- Таң ату белән иртән өйдән чыгып китәм, кич белән кояш баегач кына кайтам. Көннәр буе монда мин, гаиләдәгеләрне күрмәгән вакытлар да була. Һәр иртәне менә шулай бер-беребезне сәләмләп башлап җибәрәбез. Мин шуңа ияләнгән: алар белән исәнләшми генә үтеп китсәм, үпкәләрләр кебек. Алар белән дорфа кылынсаң, сиңа да шулай ук җавап бирәчәкләр. Шуңа күрә атлар янында бер тапкыр да кычкырып, ямьсез сүзләр әйтеп сөйләшкәнем юк. Атлар – матур җан ияләре генә түгел, акыллы да әле алар. Яратуны һәм назны сизәләр, бер елмаеп карау да җитә аларга. Атка булган ярату хисен сүзләр белән генә аңлатып бирергә мөмкин түгел. Беләсезме, алар янында бөтен тормыш авырлыклары онытыла бит. Атлардан уңай энергия килә. Нинди генә чаклар булмасын, электән үк атлар кешеләрнең иң якын дусты, ныклы таянычы булган. Кызганыч, хәзер авылларда аларга булган кадер-хөрмәт юкка чыгып бара. Колхоз, хуҗалыкларда ат асраучылар бармак белән генә санарлык. Атсыз авыл - авыл түгел инде ул. Авылда яшәп мал да асрамагач, нәрсә эшләргә кирәк? Аңламыйм, - дип сөйли фермер.



Сәбәбе гади: атлар үрчетү икътисадый яктан отышлы түгел, дип билгеләп үтте фермер. Гәйнетдиновларга да гаилә фермасын төзеп, атлардан табыш ала башлаганчы бик күп тырышлык, зур көч куярга туры килгән. 

“Авыл малайлары атларны күреп үссен өчен тырышам”

Равил Гәйнетдинов 1960 елны Түбән Мәтәскә авылында туа. Күрше Күпербаш авылындагы сигезъеллык мәктәптә укый, тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны Казанбашта тәмамлый. Техниканы яраткан егет Үрнәк авылында урнашкан Арча агро-сәнәгать һөнәр көллиятендә техник-механик белгечлеге ала. Укуын тәмамлаганнан соң Свердловск өлкәсендә армия хезмәтен үти. 1986 елда туган ягына кайта һәм Чиканас авылы кызы Рәмзиягә өйләнә.  

Бу урында шуны да әйтергә кирәк: Гәйнетдиновлар гаиләсендә биш бала, бишесе дә кызлар!

Фермер 1998 елга кадәр колхозда “Камаз” шоферы булып эшли. Эшенә җаваплы карагач, ерак юлларга йөрүне дә аңа гына ышанып тапшырганнар. Равил әфәнде озак еллар милли көрәш белән дә шөгыльләнгән, Сабан туйларда баш батыр калып, 57 тәкә алган. 1998 елда Татарстанның абсолют батыры исеменә лаек була.



Гаилә башлыгы балачак елларыннан ук атлар үрчетү турында хыялланган, чөнки кечкенәдән атларга мөккибән булып үскән. Тик әлеге хыялын лаеклы ялга чыккан соң гына тормышка ашыра ул. Шунысын әйтергә кирәк: фермерның әтисе дә колхозда ат җигеп эшләгән, үз хуҗалыгында да авыр йөк атлары асраган. Әтисенең кул арасына кереп үскән Равил малай чактан ук атлар янында йөргән, аларда җилдерергә яраткан. Атлар белән кызыксынуы да шуннан башланган.



- Мәктәптән кайтуга кесәгә шикәр һәм ипи кисәге тотып абзарга чыгып китә идем. Атларны карашырга күрше малайлары да керә, чират торып ашатабыз. Әле чиратны да җирәбә ярдәмендә билгеләдек. Дәррәү килеп атларны су коендырырга алып төшәбез, аларга печән әзерли идек. Күңелле балачак...Эшлибез дә, ял итәргә дә вакыт таба идек. Хәзерге балалар атлар янына килеп тә карамый, ат исе килә диләр. Әти-әниләре дә якын җибәрергә курка.

Ат янында үскән бала миһербанлы булып үсә, аның фикерләве һәм дөньяга карашы башка төрле була. Тик моны аңлаучы гына юк. Җәй көне атлар саф һавада, җәйләүдә торалар. Авыл балалары велосипедта, ә яшьләре машинада җилдерә, ник берсе монда килеп карасын. Юк исә, атта йөртеп килер идем үзләрен, кызыксынмыйлар. Шәһәрдән кайткан балалар карарга килә үзе. Ләкин алары да яратырга түгел, атларга таш атып уйнау өчен килә. Авыл малайлары атларның барлыгын белеп үссен өчен тырышам. Ат җене кагылган әби-бабайлар аларны яратып, сокланыр өчен киләләр. Араларында тәҗрибә уртаклашыр өчен килүчеләр дә булгалый. Кукмарадан олы яшьләрдәге бер апа килә, атлар белән сөйләшеп күңелен бушатып китә.

Элек атлар авылның яме, төп бизәге булган. Сабан туйлары аттан башка узмый иде, ә хәзер нәрсә? Сабан туйга бүләкне дә гармунсыз һәм атсыз җыялар, - дип уфтана Равил Гайнетдинов.

“Айга 40 меңнән артык акча китә”

Лаеклы ялга чыккач, тәвәккәлләп үз эшен ачарга карар кыла фермер. Эшмәкәрлекне нинди юнәлештә башларга дип озак уйлап торырга туры килми аңа – билгеле инде, атлар үрчетергә тели. 2012 елда җыйган акчаларын туплап, Түбән Мәтәскә авылында ферма төзи һәм авыр йөк атлары сатып алып кайта. Эш һәм авырлыклардан курыкмаган, атларны яратучы ир ныклап әлеге шөгыльгә тотына. Хуҗалыктагы барлык эш-мәшәкатьләрне ул нигездә үзе алып бара, кешеләр яллап эшләтми.



- Иртәнге биштә монда инде мин. Җәй аеруча мәшәкатьле вакыт, күпләп терлек азыгы әзерләп калырга кирәк. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, анысын да үз көчем белән әзерлим. Мондый зур хуҗалыкта үз техникаңнан башка булмый, шуңа күрә трактор сатып алдым. Терлек азыгы белән кыенлыклар туганы булмады, чөнки рәсмиләштерелгән үз җирем бар. Анда печән үстерәбез, быел солы да чәчтем. Печән чапкан вакытта туганнар килеп ярдәм итә, аларга зур рәхмәт. Атлар көнгә 1 төргәк печән ашый. Ат асрау җиңел эш түгел, беренче чиратта күп чыгымнар таләп итә. Иң элек бөтен таләпләргә туры китереп тәрбияләргә, тиешенчә ашатырга кирәк. Күптән түгел исәпләп карадым, айга 40 меңнән артык акча китә икән. Ләкин зарланып утырасым килми, мин үз хыялымны чынга ашыра алганга куанам. Атларны бик нык яратсаң, бернинди чыгымнар турында да уйлап тормыйсың, - ди Равил Гәйнетдинов.



- Ат асраучыларга районнан ярдәм күрсәтеләме соң? 

- Акчалата ярдәм иткәннәре юк, кереп хәлне белеп чыгалар үзе. Атчылыкны үстерү өчен бернәрсә дә эшләмиләр. Барысына да үз көчен белән ирешсәң генә. Заманында шушы ферманы аякка бастыру өчен элеккеге район башлыгы Алмас Нәзиров зур булышлык күрсәтте. Районнан ярдәм булса, җиңел булыр иде, шул рәвешле ат асрарга теләүчеләр дә артачак. Ашаган белми, тураган белә, диләр. Аңлап җиткермиләрдер инде.

“Атлары татар исемнәрен йөртә”

Тагын шуңа игътибар иттек: фермер атларын татар исемнәре белән атый. Араларында Мәликә, Миңсылу, Нәзифә, Сара, Таңсылулар бар.



- Атларның һәрберсен аерам, холыклары ук бер-берсенә ошамаган. Кайберәүләре тыныч, араларында бик чаялары да бар. Исемнәргә килгәндә, татар исемнәрен генә кушам. Аларны истә калдырырга җайлы, аннан соң - татар авылында Машка һәм Сашка дип йөрисем килми, - ди ул.

“Төп керем ат ите сатудан керә”

Гәйнетдиновлар атларны ит һәм казылык ясау өчен асрый. Бүгенге көндә үзләренең даими сатып алучылары бар. Безнең белән сөйләшкәндә дә фермерның телефоны тынып тормады. Кемдер ит алырга, кемдер әзер казылыкны алып китәргә тели... Кайчандыр бу эшне үзләре өчен генә башкарган булган алар. Кунакка килгән туганнары, алар ясаган казылыкны ошатып, үзләренә дә ясауларын сорый. Менә шуннан барысы да башлана инде...



- Үз алдыбызга андый зур планнар кормаган идек, барысы да очраклы рәвештә генә башланып китте. Бер елны ат итен үзебезгә алып калдык, шуннан соң тормыш иптәшем Рәмзия белән үзебез өчен генә дип, казылык ясап карадык. Элек безнең әти дә казылык ясый иде, аның рецептын искә төшердем. Бик тәмле килеп чыкты, без ошаттык. Туганнарга да авыз иттердек, алар киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга тәкъдим иттеләр. Аннан соң авылдашлар заказ бирә башлады, кире бормадык инде, менә шулай үзебез дә көтмәгәндә әлеге эшкә алындык. Хәзер “сарафан радио”сы аша ишетеп күрше районнардан да киләләр. Кеше экологик яктан чиста, сыйфатлы продукт алырга тели. Мин чын иттән эшлим, әллә нинди тәмләткечләр дә кушмыйм. Шуңа күрә, рәхмәт әйтеп, яратып ашыйлар безнең казылыкларны. Казылыкны күпләп ясамыйм, ул сезонлы гына эш. Күңел өчен генә эшлибез. Төп керем ат ите сатудан керә. Ат итен кило­грамм­лап, боты белән алып китүчеләр дә бар. Аңа сорау зур, чөнки ат итендә холестерин юк дәрәҗәсендә. Ул, шулай ук, матдәләр алмашынуын яхшырта. Әгәр ел әйләнәсе ит сату белән шөгыльләнсәң, яхшы гына табыш алып була, - ди фермер.



Аттан кала сыер, бозаулар, сарыклар, куяннар да асрый әле Гәйнетдиновлар. Кош-кортны әйткән дә юк инде. Фермер буш вакытларында шигырьләр иҗат итә, аны да үзенең атларына багышлап яза ул.

Моңсуланып, башын иеп тора.
Ниләр уйлыйсың син, аткаем?
Күзләреңдә ачы күз яшьләре,
Елыйсыңмы әллә, малкаем?

Сагынасыңмы колын вакытында
Яшел болыннарда чапканны?
Уйлыйсыңмы көзге салкыннарда
Егыла-егыла йөкләр тартканын?

Күпме күрдең тормыш юлларында,
Атларда да кеше язмышы.
Кайда гына булый, ниләр күрми,
Ир-егетләр белән ат башы!?




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100