Актаныштагы “Олимпия уеннары”: трактор йөртү, сыер саву, таяк тарту һәм Авыл яшьләре уеннары җиңүчесенә бирелгән 300 мең

18 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
Фото: автор
XI нче Авыл яшьләре уеннарын карап кайттым. Быел аны Актанышта уздырырга уйлаганнар. Өч сүз белән "Республика Олимпия уеннары" дип әйтеп була. 
10-14 сентябрь көннәрендә 43 районнан килгән 1500 нән артык авыл җирлегендә яшәүче хезмәтчәннәр унике ярыш төре буенча көч сынашты. Алар - механизаторлар, савымчылар ярышы, өстәл теннисы, хатын-кызлар һәм ирләр волейболы, бадминтон, йөгерү, көрәш, мас-рестлинг, шахмат, шашка һәм аркан тарту ярышлары. 14е көнне Актанышның үзәк стадионында җиңүчеләрне мактадылар, матур-матур санлы сертификатлар да бүләк иттеләр әле. Аның турында бераз соңрак. Башта ничек итеп ачканнарын һәм нигә Олимпия уеннары икәнен сөйләп китәсе килә.


Татарстан Олимпиадасы

Үзе Актанышныкы, шуңа мактап туя алмый дия күрмәгез. Кулымны йөрәгемә куеп, ничек бар – шулай язам. Чөнки Актанышта һәрбер чараны шулай зурдан кубып үткәрәләр. Яраталар, кыскасы. Матур булсын, шәп булсын, аерылып торсын, иң әйбәте булсын. Февраль аенда көрәш буенча Муса Җәлил исемендәге Россия һәм Республика турниры, июнь аенда Ык буе Сабан туе, хәзер Авыл яшьләре уеннары. Аның ачылыш тантанасына күпме көч киткәндер: футбол стадионын тутырып тамаша ясадылар. Татарстан Олимпиадасы булды ул, кыскасы. 


Дөньякүләм чараларның ачылыш тантаналарын Татарстанда галәмәт итеп үткәрәләр бит. Монда да шундый ук хәл: Республика аренасында Актаныш шундый берәр галәмәт ясамый калмый. Бер яктан флаглар күтәреп чабалар, икенче яктан мини-тракторлар чыга, өченче яктан «Агыйдел»ләр кыздыра, алар белән бергә мәктәп балалары да бии бит әле. Актанышның игенле як, спортлы як, җырлы-биюле як икәнен дә күрсәттеләр. Бөтен миргә, русча әйтмешли, душасын җәеп салды Актаныш.


Ярышлар 10сы башланып, 14е бетте. Ә ачылыш тантанасы 13е көнне булды. Сәерсенеп йөрделәр бераз барысы да. Өч көн буе ярыш та, иртәгә бетә дигән көнне ачылу тантанасы ясап куй имеш. Бу дөньяда чебен дә тик торганнан гына очмый. Өч көн буена барлык спортчыларның җыелып беткәнен көткәннәр икән. Ул көн – кульминация ноктасы булды. Әле ачылышта катнашучыларның парадын да үткәрделәр. Мәйдан уртасыннан горур атлап, куллар болгый-болгый районыңның «йөзек кашы» булып йөре әле! Тамашачылар кул чаба, алып баручылар кат-кат район исемен әллә нинди матур сүзләр белән мактый-мактый кабатлый, тантаналы музыка, син барасың.. Олимпиададан нәрсәсе белән ким? Бер дигән авыл Олимпиадасы.


Республика Олимпиадасы дип әйтерлек тагын берничә күренеш булды әле. Әйткәнемчә, Актаныш халкы аерылып торырга ярата ул. Әле Республика бәйгеләрендә Олимпиада, Универсиададагы кебек узган елгы җиңүчеләрнең мәйдан буйлап әләм йөрткәне булмагандыр. Хәтерем ялгышмаса, бөтенләй юк.


Аннары, халыкка иң ошаганы: бер генә ярышта да факел кабызганнары юк иде. Авыл яшьләре уеннарының утын Актанышның спорт һәм хезмәт алдынгылары озатып барды. Өстәл теннисы буенча Россия чемпионы 17 яшьлек Актаныш егете Марат Солтанов факелны кабызды. Ай-яй галәмәт булды ул! Һаман бер сүзне тукылдап тора дисәгез дә, тагын бер кат кабатламый булдыра алмыйм: Олимпиададан нәрсәсе белән ким?!



“Көн саен колхозда сыер савып кара”

Шул көнне иртәнге якта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килеп, карап, белеп, күреп китте. Шуңа күрә 13е көнне ике ачылу тантанасы булды. Берсе иртән, министр каршында, икенчесе кич, министрсыз, тик салют белән.

Марат Готыф улы һәрбер мәйданчыкка барып, уеннарның ничек узуын карады. Савымчылар ярышында сыер саву аппаратын җыю этабы иде. Ике Актаныш егете белән бер Балтач кызы ду китереп аппарат җыеп яталар. Савымчылар ярышы өч өлештән тора. Берсе – йөгерү, икенчесе турникта күтәрелү, өченчесе савым аппаратын сүтеп-җыю.


Марат Готыф улы белән Энгель Нәвап улының бер диалогын китерәм әле.
«- Юк, Энгель Нәвапович, син нәрсәнедер шомарткансың монда. Колхозчы турникта 65 тапкыр күтәрелә алмый ул.
- Ала, ала, көн саен колхозда сыер савып кара».
Сүз ни турында бара икән дисәм, Актаныштан Ирек Мөхәммәтовны сөйлиләр икән. 2012 елдан бирле ел саен катнашам, ди Ирек абый. Бер елны – Республикада, икенче ел Россиядә. Кышкы һәм җәйге полиатлон буенча спорт остасына кандидат, ничә ел рәттән савымчылар ярышында чемпион калган кеше ул. Районда аның кебек 65 тапкыр күтәрелгән кеше дә юк ди әле. Рекорд. Быел да беренче урын алды.


Актанышның икенче каһарманы – Равил Хаҗиев. Ул да, Ирек Мөхәммәтов кебек, Татарстан чемпионы. Шулай ук кышкы полиатлон буенча спорт остасына кандидат, җәйге Авыл яшьләре уеннары чемпионы. Равил абый савымчыларда икенче урын алды. Үзен тотып булмады, Мәскәүгә «Гонка Героев»ның супер-финалына киткән булып чыкты.


Иң яхшы механизаторлар: Мамадыш белән Сабада

Икенче тукталыш – механизаторлар кыры. Тракторларны матур итеп тезеп куйганнар, мәйданны әзерләгәннәр, катнашучылар җирне тырный-тырный үз чиратлары җитүен көтеп тора. Марат Әхмәтов белән Энгель Фәттаховны да, сынап карарга дип, тракторга менгезеп утырттылар. «Энгель бит ул инженер кеше, мине узып китә», – ди Марат Готыф улы. Ярыштырып тормадылар инде, тезелеп басып фотога төшердек тә, бетте. Бер җилфердәтеп урап килсәләр, әкәмәт күңелле булыр иде дә.


Механизаторлар ярышында финалны күзәттек. Кукмарадан Игорь Костин белән Мамадыштан Альберт Әкбәров ярышты. Алар шартлы рәвештә ясалган лабиринт кебек җирдән урап килергә тиеш. Тик артларына кечкенә йөк тә тагалар. Ул төшеп калса, бетте баш, калды муен тырпаеп була. Әле төшереп калдырмыйча гына уратып алып килсәң дә, кире урынына миллиметрына хәтле төгәл итеп куймыйсың икән, секундлар өстәлә. Выжт итеп кенә урап килгән Мамадыш механизаторы да йөген 24 сантиметрга читкә китерде дә куйды. Ашыккан ашка пешкән чөнки. «Әз генә ялгышлык булды. Дулкынлану үзенекен эшли икән, каушата да. Барлык катнашучылар да көчле иде», – диде Альберт Әкбәров ярышып чыгу белән.

(уңда - Мамадыштан Альберт Әкбәров, сул якта Кукмарадан Игорь Костин)

- Мамадыш районы башлыгы Анатолий Петровичка, үзебезнең технадзорга рәхмәт әйтәсем килә. Алар көн дә чакырып, әзерләделәр. Үзем фермер булып эшлим. Өйдәгеләр сүгә инде, һаман ярышта йөрисең, өйдәгене карамыйсың дип. Әле Россиякүләм ярышларга да чыгып китәбез. Илкүләмендә инде өченче тапкыр катнаштым. Республикакүләм авыл яшьләре уеннары Мамадышта узган елны беренче тапкыр катнашкан идем.

- Синең гел дә катнашасың килеп торамы?

- Менә яратам дип... Моның чаклы технадзор кешеләрен кайда күрер идем әле тагын (көлә).

- Фермерлар ничек яши бүгенге көндә?

- Җир белән күк арасында инде. Эшләсәң, тырышсаң, бар нәрсә дә була. Авыр инде. Әйтәм бит, өйдәгеләр «өйдәге эшне карамыйча, һаман чыгып китәсең» дип сүгәләр. Актанышка 11е көнне килгән идек. Шуңа 10сы көнне төнгә хәтле калып эшләдек, үзем 2ләргә хәтле дә калдым. Эшне бетермичә, китеп булмый бит.


Икенче катнашучы Кукмарадан Игорь Костин трактор йөртү буенча беренче булырмын дип уйламаган да идем дип җавап бирде.

- Кукмара районы Лубян авылыннан килдем. Хәзерге вакытта монтажник булып эшлим. Ә тракторларны кечкенәдән ярата идем, җиде яшьтән йөри башладым. Аннары тракторист булып та эшләдем. Шул соңгы дүрт елда гына элемтәгә күчтем. Район өчен чыгыш ясавымны сорадылар – килдем. Беренче тапкыр гына әле. Тракторлар ярышында җиңәрмен дип түгел, кичә үк төшеп калырмын дип уйлаган идем. Миннән дә яхшырак йөрүчеләр бар иде, тик күбесенең йөкләре төшеп калды. Бераз гына уңыш та елмайды дип була инде, – диде Игорь.

Ә гомуми баллар саны буенча беренчелекне барыбер Мамадыштан Альберт Әкбәров яулады. Гомуми дигәнемә, ирләрнең турникта тартылуы, хатын-кызларның яткан килеш гәүдә күтәрүе һәм йөгерү керә.


Хатын-кызлар арасында механизаторлар ярышында Саба кызы Зәлия Маннапова җиңеп чыкты. Үзе зифа, үзенең биле сыгылып кына тора торган кыз, ә үзе тракторны иярләп, 20 яшендә чемпион булды да куйды. Гәүдәдәмени эш!?

- Казанда медицина көллиятендә укыйм. Быел икенче тапкыр катнашам инде, беренче тапкыр 2017 елда Зәйгә барган идем. Ярышка җәй буе әзерләндек. Күрше авылга барып, тракторда йөрүне кабатладык. Аннары Сабага стадионга барып, йөгердек, пресслар эшләдек. Бу җиңү минем генә җиңү түгел, остазымның да җиңүе. Ирек Рамазан улына зур рәхмәтемне әйтәсем килә.


- Сине Сабада ничек күреп алып, әйдә трактор йөртеп кайт әле диделәр соң?

- Спорткомплекска йөргәндә чакырып алдылар. Спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнмим инде, үзем өчен генә.

- 20 яшеңдә чемпион булдың, нинди хисләр кичерәсең?

- Дөресен әйткәндә, җиңәрмен дип уйламаган да идем. Җиңел булмады. Тракторда йөрүдә алтынчы булдым, йөгерүдә – ике, ә пресс ясау буенча беренче булып, җиңеп чыктым. Мин бәхетле, тагын нәрсә әйтим инде.

Йөгерүдә - Саба

Марат Готыф улы җиңел атлетика ярышында старт бирә торган аткыч белән ир-атлар арасында 1500гә йөгерүчеләргә старт та бирде әле. Җиңел атлетика буенча иң көчле команда булып Саба командасы табылды. Икедә – Зәй, өчтә исә Баулы командалары. 14е көнне егетләр 3000 метрга йөгерергә әзерләнгән чакта Актаныш егете Искәндәр Һадиевны тотып алдым. Йөгереп чыккач кына сөйлим дип киреләнсә дә, сөйләде тагын. Искәндәрне беләләр инде, ул йөгерү буенча юниорлар арасында Россия чемпионы. Тик монда ике дистанциядә дә икенче булырга язган икән. Ул икесендә дә Баулыдан Сидоров Олегка оттырды.


- Авыл яшьләре уеннарында дүртенче тапкыр катнашам инде. Ике ел Россиядә, ике ел Республикада менә. Узган елны Курска көмеш белән бакыр медальләр алып кайткан идем. Үзем Чаллыда Казан инновация институтының филиалында юридик факультетта укыйм. Профессиональ рәвештә җиңел атлетика белән шөгыльләнәм. Татарстан һәм Россия командалары өчен чыгыш ясыйм. Дөрес, 16 яшьтән генә йөгерә башладым, аңа кадәр йөзүгә йөрдем.


- Актаныш командасы быел ничек?

- Актаныш командасымы?.. Уртача инде, уртача. Узган елны күпкә көчлерәк иде команда. Эстафетада дүртенче калдык. Гомуми баллар саны буенча да юк.

Калган ике мәйданда көрәш һәм өстәл теннисы ярышлары үтте. Көрәшергә теләүчеләр саны аз булган, ул иң тиз бетүче ярышларның берсе түгел, беренчесе булды. Зәйләргә беренчелекне Чаллы егете Эльдар Хәмитов белән Ульяннан Сергей Павлик алып бирде. Икенчедә Актаныш командасы, өчтә – Мамадыш.


Волейболда - Актаныш

Шушы берничә көннең иң хисле ярышы, минемчә, ир-атлар волейболы булды. Тыныч кына карап булмый икән аны. “Батыр” спорт сарае менә ичмасам гөжләп торды. Иң соңгы һәм хәлиткеч уенда Актаныш белән Саба командалары очрашты. Әгәр дә Актаныш җиңә икән, бернәрсәне берничек итеп тә санамыйча гына Актаныш чемпион булып кала. Әгәр Саба җиңә икән, өч команда – Актаныш, Мамадыша һәм Сабаның өчесенең дә берешәр җиңү һәм берешәр җиңелү булу сәбәпле, балларны санарга мәҗбүр булалар. Ничек кенә итеп җан атсалар да, ничек кенә итеп җиңәргә тырышсалар да, район башлыгы карап торса да, Актаныш уенны 1:2 исәбе белән оттырды. Кәеф төште, халык сукрана, егетләрнең йөзендә матәм көне чагылыш тапкан. Тик берничә минуттан балларны санап бетереп, нәтиҗәләрне әйткәч, дөнья үзгәрде дә куйды бит. Кыскасы, Саба өченче урында, Мамадыша – икедә, ә Актаныш – бердә. 

Актанышның 10 елдан артык Татарстан чемпионы булганы юк икән инде. И сөенделәр егетләр сабый балалар кебек. Берсе ятып балавыз да сыгып алды малайкаем! Еламас җиреңнән еларсың, үзенең туган көне, үзе Татарстан чемпионы. Күңел тулды бераз ди соңыннан, Рәзил Хәбибуллин.


- Үзем Актаныш егете. Быел гына Идел буе спорт академиясен тәмамлап кайттым. Хәзер шушы спорт сараенда бадминтон секциясен алып барам. Алла боерса, кызларның волейбол командасын да җыясы килә. Җәй буе Авыл яшьләре уеннарына әзерләнә башладык, көчле әзерләндек. Команда булгач, нәтиҗә бөтен уенчылардан да тора. Бөтен егетләргә рәхмәт, тырыштылар. Энгель Нәвап улына, остазыбыз Ибнеев Ленарга һәм командама зур рәхмәт әйтәм. Болай Аллага шөкер.

- Туган көнеңә дә туры килгән бит әле.

- Туган көнгә дә туры килде шул. Икеләтә бәйрәм булды бу миңа. Аннары андый көнне сынатырга бөтенләй ярамый. Туган көнгә мондый бүләк – ул миллионга берәү генә була.


- Күңелең дә тулып китте.

- Әйе, күңел тулды. Аннары Авыл яшьләре уеннарында кем беренче урын ала, шулар Россиякүләм ярышка да бара. Алла боерса, шунда барырга тиешбез, шуңа өметләнеп торабыз. Анда алып барабыз дигән сүзләр чыкса, безнең инде әзерлек башланачак.


- Рәзил бадминтон уйнаса, бадминтонда җиңеп, волейболда җиңелер идек, ә монда киресенчә булды диделәр. Синнән генә торды дип уйлыйсыңмы?

- Бәлки. Безнең команда бер организм кебек, бер кеше китсә, аның эшчәнлеге бозыла бит. 2006да мин волейболга йөри башладым, 2008дә бадминтонны башлап җибәрдек. Тик мин команда белән булган спорт төрләрен яратам. Аерым гына катнашу күңелгә алай ук якын түгел. Шуңа күрә дә бадминтоннан баш тарттым.


Актаныш волейбол командасы капитаны Ренат Газетдинов та шатлыгыннан очып кына йөри иде. Район җитәкчелегенә, остазларга, егетләргә, җанатарларга, әти-әниләргә, оештыручыларга һәм башка бик-бик күп кешеләргә рәхмәтен тезеп кенә китте. Актаныш командасына Актанышта узган өчен генә беренче урын бирелмәвен, ә очколар саны буенча чутлап чыгарылган гадел җиңү булуын да билгеләп китте.

- Әлһәмдуллилләһ! Бу ярышның бездә узуына чиксез шатмын. Без кабул итә дә, оештыра да беләбез, Аллага Шөкер. Егетләрнең күбесе волейбол мәктәбен узган кешеләр, күптән уйныйлар. Яз көне зона ярышлары булган иде. 20 команда Зәйдә, 20се Мамадышта уйнады. Шуннан сөзелеп чыккан бишәр-бишәр иң көчле командалар килде. Ягъни, 43 районнан ике төркемдә 10 команда катнашты. Өчәр команда чыкты, алар белән «крест на крест» уйнадык. Безгә матур уен күрсәтергә уңайлыклар булды, Аллага Шөкер. Сабага 2:1 белән җиңелсәк тә, беренче партиядәге очколар күпкә артык иде. Без шулар белән беренче урынга чыктык та инде. Барысы да гадел булды. Күптәннән инде беренче урын алган юк иде. Безнең тренерлар да, Рушат, Ильяс, Артур, Ленар абыйлар сигез тапкыр Татарстан чемпионы булган кешеләр. Менә аларның эзләрен таптарга язсын иде, Иншә Аллаһ.

(Ренат Газетдинов хатыны Шәһриназ белән)

- Командада гел Актанышта яшәүче, эшләүче егетләрме соң? Читләрне кертмәдегезме?

- Юк. Актанышта туып-үскән һәм хәзер дә эшләп, яшәп ятучы егетләр генә. Тик монда командага тугыз гына кешене кертеп була, ә без гомумән унҗиде егет иркенләп уйный алабыз. Волейбол белән күп кеше шөгыльләнә хәзер, Аллага Шөкер, яшьләр дә үсеп килә.

“Безне сүрәделәр дә алдылар алар!”

Иң көчлеләрен билгеләү өчен ике төрле ярыш бар иде. Берсе – аркан тарту, икенчесе таяк тарту. Ул таяк тартуга, кеше аңламасын дип микән инде, яңа төрле исем уйлап тапканнар икән. Хәзер ул таяк тарту түгел, ә мас-рестлинг. Белмәсәгез, белеп калыгыз, кая масы, кая рестлингы дип тормас өчен инде. Шул ярышларга исем бирүчеләрнең күзләренә тутырып карап: “Тормыш болай да катлаулы, зинһар тагын да катлауландырмагыз әле!” – дип әйтәсе килә.


Монда да чемпионнар килгән инде. Бөтенесе дә түгел, билгеле. Чын авыл хатыннары бар. “Беләкләре менә моның кадәр!” дия торганнары да. Минзәләдән Эльвира Ишимбаева белән сөйләшкәндә әле авыр үлчәүдәгеләрнең финалы булмаган иде. Җиңде ул, эх та итмәде. Унҗиде сыерның җидесен кул белән савам ди чөнки.

- 40 тула инде миңа. Мөслимдә спорт мәктәбендә эшлим, әйдәп баручы белгеч. Кул көрәшенә йөргән бар иде. Армспорт буена Россия чемпионы да булдым. Ну бу мас-рестлингта беренче тапкыр кердем, беренче тапкыр таяк тоттым. Кул көрәше белән аерыла икән, күк белән җир арасы. Беренче көндәш булып, Кукмарадан шушы таяк тарту буенча Россиянең атказанган спорт остасы эләкте. Аны алдым. Бөтен көчне дә алды ул көрәш, бил дә ычкынды бугай (көлә). Икенчесе Түбән Камадан иде, аны да алдым.

- Ничек әзерләндегез ярышларга?

- Бер ничек тә әзерләнмәдем. 10сы көнне әйттеләр, 12се үлчәнү булды.


- Нишләп авыл җирендә калырга уйладыгыз соң?

- Гомер буе авылда яшәгәч, китәргә уйлаган да юк ул. Белмим тагын. Авыл да эш тә күбрәк бит. Бәрәңге, сыер саву, мал асты алу... Әле унҗиде сыерым бар. Шуның җидесен кул белән савам, унысын аппарат белән.

Аркан тартуга килгәндә Мамадышларга тиңе булмады. Ачылу тантанасында аркан тарту ярышының финалы булды. Кискен көрәш, акырыш-бакырыш, сөенеш-шатланыш һәм башкалар, һәм башкалар. “Күрдеңме син аларны? Нинди алпамшалар килгән? Безне сүрәделәр дә алдылар алар”, – дип сөйләшеп тора ике егет Мамадышларга карап. Алар шулай матур итеп кенә Зәй белән Саба командаларын да "сүрәп" алдылар. Булдыра Мамадышлар! 


Әллә район башлыклары үзе килгәнгә микән. Мамадыш башлыгы Анатолий Петрович ялкынлы сүзләре белән ачылыш тантанасында да чыгыш ясады. Аның сөйләвен иллә дә яратты халык. Миллионнар бирергә кирәк, автобуслар бирергә кирәк дип торган кешене дә яратмасаң. Дөрес сөйли ул, Авыл яшьләре уеннарын Республиканың Олимпия уеннарына әйләндерергә дә, җиңгән командаларга да Олимпия уеннарындагы кебек бүләкләр бирергә кирәк. Җиңүче Саба командасына 300 мең сум бирделәр быел. Әз дип булмый инде, тик миллион да түгел. Шәһәрдә кеше болай да күп, авылларны яшәтергә дә кирәк бит. Көрәш тагын да кискенләшер, чемпионнар тагына да күбәер дә иде. Алсу хыяллар һәм буш сүзләр генә булып калмасын иде бу.


Быелгы Авыл яшьләре уеннарында беренчелекне Саба районы алса, икенче урынны Мамадыша, ә өченчене Актаныш командалары яулады. Дүртенче, бишенче, алтынчы урыннарны да бүләкләделәр әле. 300, 200, 100 мең акчага призерлар ия булды. 


Кыскасы, XI Авыл яшьләре уеннары хәтердә факелы, адым саен очраган спорт мастерлары һәм кызу көннәре белән истә калды. Уеннарны бит башта июль уртасында уздырырга уйлаганнар, аннары ул әкрен генә күчкән дә күчкән, күчкән дә күчкән. Нәтиҗәдә сентябрьнең кызу көннәренә хәтле килеп җиткән. Ул бетү белән икенче көнне үк күкләр дә бозылды. Махсус ул. Авыллар яшәсен, мондый уеннар үткәрелсен, бүләкләре артсын, чемпионнары күбәйсен дигән теләкләр генә телисе дә телисе.






  Без Инстаграмда

Фикерләр








Авыл

Яңа себерке яңача себерә, яки Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров командасына күзәтү

Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров үзенең яңа урынбасарларын халыкка тәкъдим итте. Кемдер яхшыга өметләнеп, урынбасарларның эш кылганын көтеп утыра, кемдер министрлыкны бөтенләй ябып куяр иде. «Татар-информ» хәбәрчесе министрлыкның «яңа йөзләре»н барлады, аларның һәм башка белгечләрнең фикерләрен белеште.

Авыл

«Авыл халкы ашата инде безне». Көзге ярминкәдә ит, бал, сөт һәм балыкны ничә сумнан саталар?

Көз җитте, димәк ярминкәләр башланды дигән сүз. Авыл шәһәр халкын ите, мае, сөте, йомыркасы, бәрәңгесе, балыгы белән «сыйлый». «Татар-информ» хәбәрчесе дә ярминкәдә нәрсәләр бар, аларның бәясе, сатучыларның һәм сатып алучыларның фикерләрен, теләкләрен белеп кайтты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла