Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 еллык эстафетадан соң: Уңыш бәйрәмендә кунак ролендәге Марат Әхмәтов һәм яңа министрдан беренче "Бәйрәм белән!"

Казанның “Корстон” комплексында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Уңыш бәйрәмен билгеләп үтте. Җәйге-көзге эшләр әле бетеп үк җитмәсә дә, октябрьнең һәр икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме үткәрелә. Быел тармакка килгән яңа министр Марат Җәббаров беренче нотыгы белән чыгыш ясаса, экс-министр Марат Әхмәтов 20 ел эшләү дәверендә үзенә түзгән Президентларга рәхмәтен җиткерде. 

news_top_970_100
20 еллык эстафетадан соң: Уңыш бәйрәмендә кунак ролендәге Марат Әхмәтов һәм яңа министрдан беренче "Бәйрәм белән!"

Тантана урыны авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең күңел халәтенә туры килерлек итеп бизәлгән. Игенчеләр сарае бүген “Корстон”га күчкән кебек иде. 3D форматта ясалган Игенчеләр сарае фонында мәш килеп фотога төштеләр. Стеналарда да – “иген басулары” җәйрәп ята. Җырлы-биюле чыгышлардан торган матур концерт тамаша кылды кунаклар. Җырчыларның да нәкъ менә авыл кешесе күңеленә бик якын булганнары, халыкчан моңга ия булганнары чакырылган. Раяз Фасыйхов, Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина, Алинә Кәримова һәм башкалар.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

– Якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Авыл хуҗалыгы - республика икътисадының төп ноктасы, ул төбәк тулай продуктының 10 проценттан артык өлешен тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы тулай төбәк продукт күләме буенча республика Россия субъектлары арасында лидерлар сафында, Идел буе округында беренче урында.

Бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле тармакка әйләнде. Соңгы заманча казанышларны дөрес итеп куллану республикада сыйфатлы продукция производстволарын арттырырга, тирән эшкәртүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, - ди Президент.

Ул быелгы уңышның төп саннарына да тукталды.

– Быел катлаулы һава торышына карамастан, 4,4 млн т икмәк, 2,5 млн т шикәр чөгендере җыеп алыначак. 527 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Республика берничә ел дәвамында сөт җитештерү буенча лидерлык позициясендә. Быел 1 млн 900 мең тонна сөт җитештереләчәк", - диде Президент.

Миңнеханов экологик чиста продукция җитештерүгә, авыл кооперациясенең ачылып бетмәгән потенциалына игътибар бирү кирәк, дигән бурыч куйды.

– Татарстанда дистәләгән терлекчелек комплекслары, ындыр табаклары, элеваторлар, теплица комплекслары төзелә һәм яңартып корыла. Быел агросәнәгать комплексы проектларына инвестицияләр күләме 15 мрд сум булачак, - диде ул.

Нефтьчеләр, галимнәр эше турында...

Президент авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнештәге берничә тармакны телгә алды. "Татнефть" компаниясенә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен ташламалы ягулык белән тәэмин иткәне өчен рәхмәтен җиткерде.

– Агрофәнгә һөнәри кадрлар әзерләгәне, агрокультураларның яңа сортлары селекциясендә уңышлары өчен рәхмәт. ТАССРның 100 еллыгында сездән яңа казанышлар көтәбез, - дип белдерде.

Республикада кече хуҗалык формаларын үстерү буенча актив эш үткәрелүен искә алды.

– 450 мең шәхси хуҗалык исәпләнә. 4600 дан артык фермер хуҗалыгы, 1200 дән артык гаилә фермасы бар. Кече хуҗалык формаларында барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы җитештерелә, - диде.

Рөстәм Миңнеханов хәләл продукциянең экспортка озатылуын да искәртеп узды. Бүген 72 эшкәртү предприятиесе хәләл продукция җитештерүгә аккредитацияләнгән.

– Татарстанда авылда тормыш сыйфатын күтәрү өстенлекле бурыч булып кала. Авыл ул – Татарстанның күп милләтле халкы традицияләрен саклаучы. Ун елдан артк респубикада бигрәк тә авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә юнәлеш алган программа гамәлгә ашырыла. Быел юллар төзү һәм ремонтлауга 32 млрд сумга якын акча бүлеп биреләчәк, - диде Президент.

40 республика программасына 40 млрд сумга якын акча каралган.

Миңнеханов атна саен оештырыла торган ярминкәләрне телгә алып: "Актив катнашучы районнарга аеруча рәхмәт", - дип әйтте һәм тармак ветераннарына рәхмәтен ирештерде. "Сезнең хезмәтегез - безгә үрнәк", - диде.

Менә бүләкләү мизгелләре. 19 кеше Президент кулыннан дәүләт бүләкләре алды. Иң беренчесе экс-министр, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов булды. РФ Президенты Указы нигезендә, күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул Александр Невский Ордены белән бүләкләнде. Александр Невский Ордены - РФ Дәүләт бүләге. СССР да 1942 елда гамәлгә куелган.

Рөстәм Миңнеханов Әхмәтовның 20 елдан артык Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында эшләгәнен искәртте.

Хәзер Марат Әхмәтов законнар язачак!

– Хәзер ул башка эш күчте, законнар язачак. Аның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше , закон чыгару өлкәсендәге хезмәте республика өчен зур файда китерер, - дип ышанычын белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Авыл хуҗалыгы министрының беркайчан “уңайлы” булганы юк, чөнки аңа гел күп кирәк

Марат Әхмәтов та тәмле сүзен кызганмады.

– Миңа озак эшләргә мөмкинлек биргәне өчен Президентыбызга бик зур рәхмәт. Минтимер Шәрипович, сезгә дә зур рәхмәт. Беренче ун еллыгымны Сезнең җитәкчелектә эшләргә туры килде, - дип мөрәҗәгать итте. 

– Авыл хуҗалыгы министрының беркайчан “уңайлы” булганы юк, чөнки аңа гел күп кирәк. Кайчак туйдырадыр да, шуңа күрә сабырлык өчен икегезгә дә зур рәхмәт. Мин булдыра алмаганны яңа команда эшләр инде. Без кулдан килгәнен эшләргә тырыштык. Минем ярдәм, киңәшем кирәк булса, үземне тулысынча багышларга әзермен, - диде Марат Әхмәтов.

– Иң мөһиме – ел яхшы перспективалардан башланды. Урып-җыюга таба һава торышы яхшырды, - дип җавап кайтарды Рөстәм Миңнеханов .

Сүз уңаеннан, бәйрәмнең башында ук соңгы 20 елда агросәнәгать комплексында казанышлар турында фильм карадык. Ул гүя Марат Әхмәтов эшчәнлегенә йомгак ясауга ишарә кебек булды.

ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның министр ролендә катнашкан беренче Уңыш бәйрәме.

– Бүген Татарстан кырларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермаларында армый эшләүчеләрне хөрмәтлибез. Катлаулы, ләкин мөһим хезмәтегез ярдәмендә, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлектә тотрыклы үсеш саклый һәм республика имимнлеге өчен хезмәт итә, - диде яңа министр. Ул соңгы егерме елда аграр тармакта үсешкә барлык авыл хезмәтчәннәренең көндәлек фидакарь хезмәте бәрабәренә, Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановның тармакка күрсәтелгән ярдәме хисабына ирешелгәнен билгеләп узды.

– Шушы елларда руль артында Марат Готович торды. Идарә итү таланты, бай интеллект, перспективаны күрә белүчәнлек шушы нәтиҗәләргә китерде. Ирешелгәннәрдә туктап калмыйча производствларның нәтиҗәлелеген арттыру, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын яңарту, җитештерелгән продукция сату мөмкинлекләрен киңәйтү, хезмәт кешесе шартларын яхшырту бурычларын куябыз. ТАССР ның 100 еллыгына югары күрсәткечләр белән килербез дип ышанабыз, - диде Марат Җәббаров.

“Рәхмәт сезгә! Бәйрәм белән!" – яңа министрдан нибары шушы ике җөмлә генә татарча яңгырады. Марат Әхмәтовның, үзе әйтмешли, “идарә итү таланты, бай интеллекты, перспективаны күрә белүчәнлек” кебек сыйфатлары гына түгел, татарча саф ихлас чыгышларының дәвамчысы да булыр дип ышанып каласы килә.

Тантанада, шулай ук, мактаулы исемнәр һәм башка дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Саба районы Юлбат авылыннан Энҗе Хаҗиева Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы исеменә лаек булды.

– Мин аграр тармакта 32 ел, зоотехник булып 16 ел эшлим. Үз һөнәремне яратып башкарам, бу һөнәрне ни өчен сайлаганны эшли-эшли аңлыйсың икән. Хезмәтеңне чын күңеленнән ярату шул зур бәхет була икән. Эшли-эшли бу һөнәрнең асылын, аның нинди кирәкле һөнәр булуын аңлап эшлибез. Бүген сәхнәгә менгәндә дә, эшләгән чорлар, шушы хөрмәткә этәргән, минем хезмәтемне күргән олы җитәкчеләр күз алдыннан үтеп китте. Бу хезмәтне күрә белгән өчен район, хуҗалык җитәкчеләренә мин бик рәхмәтле.

Ел дәвамында терлекне ашатырлык сыйфатлы азык була икән, сөт, ит булачак дигән сүз. Сыйфатлы терлек азыгы булса, кышка тыныч күңел белән керәбез. Терлек тораклары яхшы булса, без тыныч инде. Безнең район бу өлкәдә яхшы эшли. Фермаларда кул хезмәте артта калып бара. Эшчеләргә дә эш җиңеләйде. 30 ел элек белән чагыштырганда, хәзер күпкә җиңелрәк, - дип сөйләде Энҗе ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә кошчылык предприятиесендә эшләүче Татьяна Петрова Татарстан Республикасы атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре булды.

– 25 ел шушы һөнәрдә мин. Ялкауланмаска, үз эшеңне яратып эшләргә кирәк. Бик авыр вакытлар булды, түздек. Әле бүген дә элекке директорлар яныма килде дә, “300 сум алганда да беркая качмадык, эшебездә калдык, эшләдек бит”дип искә алдык, - диде.

“Көздән эшләмим дисең, яз җиттеме – эшлисе килә”

Президент өстәлендә ветераннар булмый калганы юк. Быел бу бәхет Зәй районы Аксар авылыннан Фәрит Миннебаевка елмайды. Ул СССР Дәүләт премиясе лауреаты.

– “21 нче партсъезд” хуҗалыгында механизатор-чөгендерче булып эшләдем. 10 ел лаеклы ялда инде мин. Төрле вакытлар булды, авыр мизгелләре дә. Көзен арылган чаклар булды, эшләмим дисең, яз җиттеме – эшлисе килә. Шулай дия-дия “чөгендер”дә 20 ел узган. Салкын һава торышлары, сазлыкларда, хәта кар явып бураннарда да эшләргә туры килде. Мин эшләгәндә гектарыннан иң зур уңыш - 350 центнер чөгендер алган идек.

Хәзер комбайннары яхшы. Беренче көненнән җир эшкәртүдән тотынып, уңыш алуга кадәр. Техникасы, орлыклары яхшы, җир яхшы эшкәртелә, - диде “Татар-информ”га.

“Бүген Президент белән бер өстәлдә утырасыз” дим Фәрит абыйга. “Әйе. Мин аңа лаектыр инде” дип җавап бирде ул.

Мамадыштан Сания Насыйбуллина – сыерларны аппарат белән савуда җиде тапкыр абсолют чемпион. Ул да Президент өстәле кунагы. Хезмәт агачы һәрвакыт мул китерер җимеш, диләр шул. Бүгенге бәйрәм табынында да җимешләрнең әллә ниндиләрен авыз итәргә була иде. Өстәвенә, Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бер өстәл артында.

Күп еллар буе Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Булат Камалов бу бәйрәмнең көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе булуын яшермәде.

– Күп еллар дәверендә корылык булу сәбәпле икмәкне аз алдык. Бүген 4 млн тоннадан артык икмәк булуы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бик куандыра, чөнки авыр хезмәт үзенең нәтиҗәләрен бирде.

Ветеринария хезмәте – гомер гомергә авыр тармакларның берсе булды. Йогышлы авырулар, чит илдән нәселле терлекләр кайтарабыз, алар белән бик күп вируслы авырулар кайта, шулай булгач, хезмәткә эш күләме, җаваплылык та арта. Минем чорда ветеринария участокларын кыскарткан идек, хәзер яңа программа керде. 450 дән артык участок ветеринария пунктлары төзеләчәк. Бүген 350 дән артыгы төзелгән, - диде.

Ветеран хезмәткәрләрнең берсе – Балтач районыннан Васыйл Гыйләҗев. Институт бетереп, пенсиягә чыкканчы 35 ел ветврач булып эшләгән.

– Безнең нәселдән килгән һөнәр бу. Бабай да эшләгән, абый да ветврач минем, - диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100