Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зебра-каймак пирогы рецепты

Хәтерлисездер, кайчандыр зебра торты бик популяр иде. Эчлекне нәкъ менә шул тәртиптә - бер ак эчлек, аның өстенә какаолыны, янә ак һәм какаолы эчлек салып каймак пирогы пешерергә тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Зебра-каймак пирогы рецепты
Камыр өчен: 2 йомырка, 200 грамм атланмай яки маргарин, 200 грамм кибет каймагы, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, он, ярты стакан кайнаган су,  "Люкс" чүпрәсе.

Беренче эш итеп ярты стакан җылымса суга чүпрәне салып кабартып алырга кирәк.

Аннары барлык ингредиентларны бергә кушып камыр басарга. Май бүлмә температурасында йомшарган булырга тиеш. Камырны 1 сәгать җылы урында тотып кабартырга.

Бу камырдан уртачада табада ике бәлеш чыга.

Бер пирог өчен эчлек: 500 грамм 20 процентлы кибет  каймагы, 3 йомырка, 4-5 аш кашыгы шикәр комы. 


Эчлекне яхшылап болгатып ясагач, икегә бүләргә һәм бер савытка 2-3 аш кашыгы какао салырга.

Үсемлек мае белән майланган табага камыр җәеп салырга. Уртага бер чүмеч ак эчлек, аның өстенә үк какаолы эчлек, шул тәртиптә эчлекләр беткәнче дәвам итәргә. Ә эчлекне бизәкле итү өчен "таякчык" белән пирог уртасыннан таба кырыена таба сызыклар ясап чыгарга.

Пирогның кырыйларын ясап, 180 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә.


Зебра-каймак пирогын бераз суынгач кисәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100