Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Хәмитовадан алмадан как ясау рецепты

Август - табигать нигъмәтләренә, яшелчә һәм җиләк-җимешкә иң бай вакытларның берсе дисәк, һич ялгышмабыз. Игътибар иткәнсездер, алма быел аеруча күп булды. Юл читләрендә дә адым саен диярлек алма саталар. Әле аның да ниндие генә юк, кызыл, яшел, сары – үз бакчаңда булмаса, сатып алырга да мөмкин. Хәзер барлык хуҗабикәләрне, бер сорау борчый: алмадан нәрсә эшләргә була? Шуңа күрә как ясау сере барлык хуҗабикәләргә ярап куяр дип уйлыйбыз. “Интертат” хәбәрчесе җырчы Лилия Хәмитовадан алмадан как ясау рецептын белеште.

news_top_970_100
Җырчы Лилия Хәмитовадан алмадан как ясау рецепты

- Бөтен җәем бакчада үтә, җир эшен яратам. Беркайчан да чит илләргә барырга кызыкмадым, чөнки иң яхшысы – үз өеңдә ял итү. Алма быел бик күп, кая куярга да белмәссең. Төннәр буе алмадан как ясыйм, кичә дә соң гына йокларга яттым. Булган әйберне әрәм-шәрәм итәсе килми бит. Танышларым: “Лилия, сиңа хәзер җырлап йөрергә кирәкми, рәхәтләнеп как сатып акча эшлә”, - дип көләләр. Көненә 50дән артык как ясыйм, сатканым юк. Килгән һәрбер кешегә күчтәнәчкә биреп җибәрәм, шуннан күңелемә рәхәтлек алам. Как бит ул бозылмый, яхшы саклана. Баллы кәнфитләр урынына, как ашау күпкә файдалырак. Кибеттә какның 100 граммы 100 сум тора”, - дип каршы алды безне җырчы.



Лилия Хәмитова какны махсус аппарат ярдәмендә ясый, аны күптән түгел генә социаль челтәрдән заказ белән алдырган. Аппарат ярдәмендә кышка кура җиләге, виктория, кишер, кабак, суган һәм сарымсак та киптергән.



Хуҗабикәләр өчен алмадан как ясау рецепты.

Чиләк ярым алмаларның үзәген алып, зур булмаган кисәкләргә турыйбыз. Шуңа 4 стакан шикәр комы салабыз. Кәстрүлгә 500 гр су салып 15-20 минут томалап, повидло кайнаткан кебек кайнатабыз. Әзер булган массаны иләктән чыгарып, алманың баллылыгын тикшерәбез. Ачы булса бераз гына шикәр комы өстибез. Аппаратның өстен аз гына майлап шушы катнашманы кайнар килеш юка гына итеп җәябез. Бу очракта таба куллансагыз да була. Шуны онытмагыз: җәемегез артык юка да булмасын, чөнки как ертылып китәргә мөмкин. Какны 8 сәгать аппаратта киптереп алабыз һәм махсус пленка белән чорныйбыз. Табынга какны эченә куертылган сөт (сгущенка) белән чикләвек тутырып, төрелгән килеш чәй янына чыгарырга була. Тәмле булсын!



Лилия Хәмитова кыш көне алма озак саклансын өчен үзенең киңәшләрен бирде.



- Алманы бөтен килеш саклау өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Коелган түгел, ә агачтагы алмаларны сайлап алыгыз. Алар бәрелмәгән, корткыч бөҗәкләр тарафыннан зарарланмаган булырга тиеш. Алмаларны тартмага урнаштырганда пычкы чүбе җәеп салыгыз, ул озак сакланыр өчен иң зур ярдәм. Алманы башка яшелчә, җиләк-җимешләр белән бергә сакларга ярамый. Аңа аерым урын кирәк. Һава дымлылыгы 95 процент булырга тиеш, - диде ул.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100