Җырчы Ландыштан рогаликлар рецепты

3 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан рогаликлар рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт яки су, 1 аш кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 230 грамм эретелгән сыер мае, 1 йомырка, 0,5 чәй кашыгы тоз.

Беренче өч ингредиентны бергә кушып болгатырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннары калганнарын салырга һәм тыгыз итмичә генә камыр басарга.
 
Камырны бер-ике сәгатькә суыткычка куярга, ул шунда кабара.

"Камырны алабыз, бик басмыйча гына алтыга бүләбез дә, видеода күрсәтелгәнчә ясыйбыз", - дигән җырчы.

Бер стакан сөткә, 1 стаканга якын шикәр комы салып газда эретәбез,  кайнатырга кирәкми.
Пешкән рогаликиларны шунда манабыз.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле көннәр☺️ Рогалики 1 стакан ( сөт+су) җылы- Шуңа салабыз 1 аш кашыгы чүперә( дрожжи), 1 аш кашыгы шикәр комы( сахарный песок)-бер 20 минут тора 230 гр. эретелгән сыер мае( сливочное масло) 1 йомырка 0,5 чәй кашыгы тоз Тыгыз итмичә генә басабыз Камырны тундырмага( хололильникка) тыгып куябыз бер ике сәгатькә ( шунда кабара) Һәм бүтән эшләрегезне эшли торасыз инде Аннары алабыз , бик басмыйча гына алтыга бүләбез дә, ясыйбыз... Видеода күрсәтелгән Бер стакан сөткә, 1 стаканга якын шикәр көмы эретәбез газда, эреп беткәч алабыз, кайнатмыйбыз! Пешкән рогаликиларны шунда манабыз #ландышнигматжанова #татарстан #балтаси

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Аш-су

Карлыганнан кайнатма ясауның берничә ысулы

Карлыганнан кайнатма ясау буенча һәр хуҗабикәнең үз сере бар. Кемдер стаканлап үлчи, кемдер үлчәү белән, ә кемдер чама белән эшли. Уңган хуҗабикәләрдән берсеннән-берсе тәмле кайнатма рецептларын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Чөгендерле хумус

Зур Кукмара авылында яшәүче укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан дөрес тукланучылар өчен чөгендерле хумус рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Исмегөл ападан җәйге бакча салаты рецепты

Исмегөл апа Зәйнуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә җәйге бакча салаты рецептын тәкъдим итә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла