Җырчы Ландыштан кәбестә пирогы рецепты

12 февраль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан тәмле кәбестә пирогы рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 1/4 кап сыер мае, 1/4 стакан үсемлек мае, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз (өймичә), 1 аш кашыгы каймак, 1/2 стакан сөт, 2 стакан+1/4 стакан он.

Эчлек өчен суганны кыздырга, кәбестә турап салырга, каплап пешерергә, тоз, бераз су да (кәбестәнең үз суы чыкмаса) салырга. Пешкәч суытырга, 5 йомырка турап салырга, болгатырга.

Хәерле көннәр!!!! Кем нишли микән бүген?) ә без өйдә, пешеренәбез! Сезнең белән дә бүлешәм ,искиткеч тәмле кәбестә пирогы белән. Камыр: 1/4 пачка сыер мае 1/4 стакан посолнечн.май 1 күкәй 1 аш кашыгы шикәр комы ярты чәй кашыгы тоз( өймичә) 1 аш кашыгы сметана 1/2 стакан сөт 2 стакан+1/4 стакан он Бүтән кирәкми он Бу камыр, бер пироглык кына! Эченә: Суганны кыздырабыз, кәбестә салабыз да, тушить итәбез, тоз, бераз су да, кәбестәнең үз суы чыкмаса...күкәй пешерәбез бер бишне.. Пешкэч суытабыз, күкәй турап салабыз, болгатабыз.. Тозларын үзегез чамалагыз инде #ландышнигматжанова

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Фикерләр








Аш-су

Киптерелгән помидор

Бу рецептны икетуган сеңлем Әлфия Газизова бирде. "Берәр тәмле нәрсә" яки "әллә нәрсә ашыйсы килгәндә" бик тәмле була диде.

Аш-су

Каймактан супербәлеш

Бу каймак бәлеше рецептын миңа Рязань өлкәсендә яшәүче икетуган сеңлем Лена җибәрде. Миңа ул тәүге тапкыр пешереп карау белән ошады. Шуңа мин аны сезгә дә тәкъдим итәргә булдым

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла