Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айсылу Габдиновадан "Кырмыска оясы" торты рецепты

Җырчы Айсылу Габдинова әтисенең туган көненә "Кырмыска оясы" тортын пешергән. "Торт тел йотарлык тәмле чыкты", - ди җырчы һәм Инстаграмда рецепты белән уртаклаша.

news_top_970_100
Җырчы Айсылу Габдиновадан "Кырмыска оясы" торты рецепты
Камыр өчен: 1 кап май (майлылыгы 72 яки 82 процент), 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы кибет каймагы, 2 чәй калагы көпшәкләндергеч, чама белән он.

Башта 1 кап ак майны эретергә куярга. Ул эреп беткәндә  3 аш кашыгы шикәр комы салырга. Әкрен генә болгата-болгата шикәрне эретеп бетерергә. Май суынуга, өстенә кибет каймагы салырга, аннары онга 2 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч өстәргә дә каты итеп камыр басарга.

Шуннан аны туңдыргычка "ял итәргә" озатырга. 12 сәгать ял иткәч, я иттарткыч аша, я кыргыч аша чыгарып, камырны табага тезәргә. 

Алдан җылынырга куелган духовкада 15-20 минут чамасы (кызара башлаганчы) пешерергә.

Кремы өчен бер банка куертылган сөткә (вареная сгущенка) 1 каптан чак кына азрак йомшарган ак май салып тугларга.

Искәрмә: май кушмасаң, торт корырак килеп чыга. Аннары вакланган камырны кремы белән бутап, тыгызламыйча гына тәлинкәгә өяргә һәм өстенә мәк сибәргә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100