Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ялкауларча” пицца

Бу пицца өчен камыр ясарга кирәкми, шуңа да “ялкауларча” дип атадым. Кайбер хатын-кызлар камыр эшен гомумән яратмый, менә алар өчен дә кулай булачак. 

news_top_970_100
“Ялкауларча” пицца
Пицца өчен: 1 “нарезной” батоны, 2 аш кашыгы тәмле майонез, 4 аш кашыгы кетчуп, 2 тырнак сарымсак, 10 телем колбаса, ике уртача тозлы кыяр, 4 шампиньон гөмбәсе һәм 1 уртача суган, яңа өзелгән 2 кечкенә помидор, 150 грамм каты сыр. 

Шулай итеп пиццаның нигезе өчен бер батон (“нарезной” яки суга пешкәнне дә сайларга мөмкин) кирәк булачак. Батонны буйга урталай кисәргә, кашык белән йомшагын (кәтлиткә кушарга яхшы булачак, шуңа туңдыргычка куярга яки киптереп сохари вагы ясарга була) алырга кирәк. 

Батон эченә бер тырнак сарымсак уарга, 2 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы кетчуп салырга һәм шунда ук болгатып эченә ягып чыгарга. Телемләп туралган колбаса тезәргә, тозлы кыяр (эре угычтан уарга һәм согын сыгарга), гөмбә белән суган, яңа өзелгән помидор, эре угычтан сыр уарга һәм үсемлек мае белән майланган табага батонлы пиццаны куярга.

Гөмбә белән колбасаны аерым да салып ясарга мөмкин.
 
180 градуска кадәр кызган мичтә 20-25 минут пешерергә. Мичтән алгач, өстенә 15 минутка тастымал ябып куярга, аннары уртага кисеп ашарга мөмкин. 

Пицца нигезе булган батон кетердәп торачак. Бик тәмле һәм туклыклы булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100