Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ялкаубикә кәрзиннәре" рецепты

Бер көнне ләвәштән "Ялкаубикә" кәрзиннәре пешердем. Эшләргә 2-3 минут вакыт җитте. Шундый тәмле булды. "Һә" дигәнче ашалып бетте. Бу ризыкны эшкә алып барырга да уңайлы. Эссе килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле.

news_top_970_100
"Ялкаубикә кәрзиннәре" рецепты
Ингредиентлар: ләвәш, колбаса (мин хәләлне кулланам) , йомырка, сыр. 



Эш барышы:

1.Ләвәшләрдән шакмаклар кисәбез һәм кекс пешерә торган савытларга кәрзин сыман итеп урнаштырабыз. 

2. Аерым савытта 4 йомырка туглыйбыз, шуңа шакмаклап колбаса турап салабыз, тоз, тәмләткечләр кушабыз һәм шул катнашманы кәрзиннәрнең эченә салабыз һәм духовкага озатабыз. 

15 минуттан соң "кәрзин"нәрне алып, өстенә угычтан уылган сыр сибәбез һәм шул сыр эреп беткәнчегә кадәр янә духовкада тотабыз. 
 
20 минут дигәндә "кәрзин"нәр әзер дә була. 

"Кәрзин"нең кырыйлары - ләвәш кисәкләре кетер-кетер килеп тора. Бик тә туклыклы ризык килеп чыга. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100