Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй шартларында прәннек

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан прәннек рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Өй шартларында прәннек
Камыр өчен: 0,5 литр оеган сөт яки кефир, 3 йомырка, 11 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 стакан песок, 1 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы сода, аш серкәсе, чама белән он. 

Крем: 2 стакан шикәр комы, 180 грамм су.
  
Су кайнап чыккач, шикәр комын салып, 10 мин кайнатырга һәм шунда ук прәннек өстенә агызырга. 
 
Йомшак итеп камыр басарга. Камырны җәеп формалап кисәргә. Майланган табага прәннекләрне тезеп, духовкада пешерергә. Пешкән прәннекләр өстенә кремны агызырга һәм яхшылап болгатырга. Кремы катып киткәч, прәннекләрне савытка салып куярга. 
  
"Хәтерләсәгез, 1994-1996 нчы елларда бу прәннекләрне һәр гаилә пешерә иде, бик популяр иде ул. Кибетләрдэ булмаганмы, әллә хәзерге кебек төрлелек җитмәгәнгәме, өйдә пешергән прәннекләр шулкадэр тәмле була иде. Шул вакытларны искә төшереп пешердем эле, тәме дә шул елларныкы кебек", - дип язган Исмегөл ханым Инстаграмда

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100