Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй шартларында мохито һәм куас ясау рецептлары

Кызу көнне сусауны басу өчен өй шартларында куас һәм мохито ясап эчәргә була. 

news_top_970_100
Өй шартларында мохито һәм куас ясау рецептлары
Мохито өчен: 1, 5 минераль су (мин гади су алдым), 3-4 тармак бөтнек (лимонлы төрен сайлыйм), 1 лимон, 100 грамм шикәр комы, боз. 

Мохито ясарга уйлаган очракта  махсус формаларга су салып туңдыргычка куярга, чөнки боз кирәк булачак. Аннары лимонны 5-6 кисәккә турарга һәм калган ингредиентларны бергә салып кайнатып чыгарырга. 


Эчемлекнең өстен каплап куярга һәм суынганын көтәргә кирәк. Аннары мохито эчемлеген сөзәргә һәм бокалның яртысыннан артыгы тулырлык итеп салырга. Ә калганына боз өстәргә була. 

Куас өчен 3 литрлы банкага кайнаган җылымса су салырга, 1 бармак башы кадәр "тере" чүпрә ("Люкс"), 1 стаканнан артыграк (230 грамм чамсы) шикәр комы, 4-5 аш кашыгы куас сосласы (куе төстә булсын өчен күбрәк салырга), тәм өчен 7-8 йөзем җимеше салырга һәм яхшылап болгатырга кирәк.

 
Куас кояшлы урында 24 сәгать кайнап утырырга тиеш. Аннары суыткычка куярга. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100