Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй шартларында бик җиңел ясалучы туңдырма

"Туры элемтә" сәхифәсе кысаларында, рецептны ресторатор Резеда Хөсәенова әйтте.

news_top_970_100
Өй шартларында бик җиңел ясалучы туңдырма
- Улым туңдырма ашарга ярата, аны өй шартларында ясарга өйрәтегез әле. Кибеттән алганнары бик үк ышанычлы түгел бит. (Гөлназ Зарипова, Арча)

- Җәй көне балаларның иң яраткан тәм-томы, әлбәттә, туңдырма. Интернетта өйдә ясала торган туңдырмаларның рецептлары бик күп. Ләкин алар шактый катлаулы була, ясау өчен шактый вакыт китә. Күпләр сөт кайнатып ясый, тик балалар аны ошатмаска мөмкин. Мин сезгә бик тәмле, файдалы десерт тәкъдим итәм. Әлеге туңдырманы ясау өчен нибары 2 генә әйбер кирәк булачак. Ул да булса йогурт һәм җиләк-җимешләр. Аеруча карлыган, җиләк, киви белән тәмле чыга. Йогурт куерак һәм тәмлерәк булган саен яхшырак. Баллылыгы күбрәк булуын теләсәгез бераз гына шикәр комы салыгыз. Аннан соң, савытка салып, өстенә шоколад уарга мөмкин. Туңдырманы суыткычка куеп катырырга кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100