Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Умак рецепты

Зифа Исхаковадан умак рецепты тәкъдим итәбез. 

news_top_970_100
Умак рецепты

Ингредиентлар: 2,5 чынаяк сөт, 50 грамм чүпрә (“Люкс”), 0,5 чынаяк майонез, 0,5 чынаяк көнбагыш мае, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз, 500-700 грамм он, 3 йомырка.

Сөткә чүпрәне кушабыз. Тоз, шикәр арттырып болгатабыз. Шуннан соң йомырка, майонез һәм көнбагыш маен арттырабыз да, янәдән кул белән болгатабыз. Болгаткач онны салабыз да камыр басабыз. Шуннан соң камырның өстен каплап, сөлгегә төреп, күтәрелгәнен көтәбез. Камыр 40 минут күтәреләчәк. 

Тиешле вакыт үткәннән соң камырны кашыклап аерып алып түгәрәк форма бирәбез. Умакларны арасында 4-5 сантиметр ара калдырып, майлаган табага куя барабыз. Һәм 20 минутка духовкага озатабыз. Умак 180 градуста пешерелә.


Искәрмә: умакның ингредиентлары салкын булырга тиеш түгел.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100